Классный час «Птицы-наши друзья»

Тема:   Кошлар- безнең дусларыбыз. Максат:1.укучыларның кошлар турында белемнәрен арттыру;               2.иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;               3. экологик тәрбия. Материал:    матур әдәбият;  Татар халык иҗаты; интернет материаллары; Җиһазлау:  кош рәсемнәре; презентация” Кошлар-безнең дусларыбыз”                          Дәрес барышы 1.Оештыру өлеше - Хәерле көн укучылар! Әйдәгез бер- беребезгә карап бер елмаеп алыйк, безгә күңелле һәм рәхәт булсын. Мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде Елап елгалар, яшьләр түгелде. Көннәр озая, төннәр кыскара- Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара? -Яз. -Бик дөрес укучылар. Бу табышмакны укучылар Г.Тукай язган . Аның тиздән туган көне, 26 апрельдә 128 яшь тула. - Яз билгеләрен санап чгыйк әле. -Карлар эри. Гөрләвекләр ага. Көннәр  озая.Төннәр кыскара. Агачларда бөреләр барлыкка килә.Кошлар кайта. -Укучылар, сез яз билгеләрен санаганда кошлар кайта дидегез. Яз хәбәрчеләре дип кайсы кошларны әйтәбез икән, әйдәгез экраннан табышмакларны укыйк һәм бу кошларны исегезгә төшерерсез. - Беренче табышмакны Гали укый. -Купшы итеп киенгән Кап-кара күлмәк кигән, Яз килгәнен хәбәр итеп, Җылы яклардан килгән. -Кара карга. - Колга башында йорты Эчендә аның җырчы. -Сыерчык. -Бер кошым бар :тынмый Агачка оя кормый. Өе –җирдә Җыры күктә. -Тургай. -Кулы юк, балчык ташый Балтасы юк, өй ясый. - Карлыгач. - Молодцы, укучылар. - Укучылар, әйтегез әле, бу кошларны нинди кошлар дип әйтербез икән? - Күчмә. - Ә кыш көне безнең якта калганнарын? - Кышлаучы( утрак) кошлар дибез. - Берничә кошны әйтеп карагыз әле? - Чыпчык, тукран, саескан, ала карга, песнәк. - Укучылар, әйтегез әле, 1 апрель- нинди көн ул? - Көлке көне.Кошлар көне. - Димәк , укучылар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшербез. -Кошлар турында.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Кошлар- безнең дусларыбыз.

Максат:1.укучыларның кошлар турында белемнәрен арттыру;

2.иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

3. экологик тәрбия.

Материал: матур әдәбият; Татар халык иҗаты; интернет материаллары;

Җиһазлау: кош рәсемнәре; презентация" Кошлар-безнең дусларыбыз"

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше

- Хәерле көн укучылар! Әйдәгез бер- беребезгә карап бер елмаеп алыйк, безгә күңелле һәм рәхәт булсын. Мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара-

Бу кайсы вакыт, я әйтеп кара?

-Яз.

-Бик дөрес укучылар. Бу табышмакны укучылар Г.Тукай язган . Аның тиздән туган көне, 26 апрельдә 128 яшь тула.

- Яз билгеләрен санап чгыйк әле.

-Карлар эри. Гөрләвекләр ага. Көннәр озая.Төннәр кыскара. Агачларда бөреләр барлыкка килә.Кошлар кайта.

-Укучылар, сез яз билгеләрен санаганда кошлар кайта дидегез. Яз хәбәрчеләре дип кайсы кошларны әйтәбез икән, әйдәгез экраннан табышмакларны укыйк һәм бу кошларны исегезгә төшерерсез.

- Беренче табышмакны Гали укый.

-Купшы итеп киенгән

Кап-кара күлмәк кигән,

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Җылы яклардан килгән.

-Кара карга.

- Колга башында йорты

Эчендә аның җырчы.

-Сыерчык.

-Бер кошым бар :тынмый

Агачка оя кормый.

Өе -җирдә

Җыры күктә.

-Тургай.

-Кулы юк, балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый.

- Карлыгач.

- Молодцы, укучылар.

- Укучылар, әйтегез әле, бу кошларны нинди кошлар дип әйтербез икән?

- Күчмә.

- Ә кыш көне безнең якта калганнарын?

- Кышлаучы( утрак) кошлар дибез.

- Берничә кошны әйтеп карагыз әле?

- Чыпчык, тукран, саескан, ала карга, песнәк.

- Укучылар, әйтегез әле, 1 апрель- нинди көн ул?

- Көлке көне.Кошлар көне.

- Димәк , укучылар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләшербез.

-Кошлар турында.

2. Төп өлеш

- Укучылар, бераз гына тарихка күз салсак 1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә халыкара кошлар көне билгеләп үтелә.Һәм шул елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

- Мин сезгә өй эшенә кошлар турында җырлар, шигырьләр өйрәнергә һәм кошлар турында мәглуматлар язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, Зәринәне тыңлыйк. Ул " Чыпчык һәм сыерчык" дигән җыр башкарыр.

-В.Зәлия " Сыерчык" шигырь сөйли.

- Гали" Кошларым" җырын башкара.

- Дилүс" Карлыгач" шигырен сөйли.

-Зәлинә бер кош турында проект эше эшләгән.

- Молодцы, укучылар. Тырышкансыз, рәхмәт.

3.Парларда эш.

-Әйдәгез, хәзер парларда эшләп алырбыз.1нче пар күчмә кошларны, 2нче пар кышлаучы кошларны язсын.( укучылар эшлиләр). Язып бетергәч 1 укучы кычкырып укыр.

- Укучылар, кошлар турында язылган сынамышларны да укып карыйк әле.

( Сынамышлар тактада язып эленгән)

- Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

-Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.( Укучылар аккошларны Ашыт елгасында күрергә мөмкин.)

-Чыпчыклар агач очына кунсалар, көн салкын була, түбән ботаклары-на кунсалар , җил чыга.

Ял минуты " Күрсәт әле ,үскәнем"

- Укучылар, сезнең кошлар турында нинди әкиятләр, хикәяләр укыганыгыз бар.Исегезгә төшереп карагыз әле.

( укучылар җавабы тыңлана)

- Кем сөйләп күрсәтәм ди.

( теләгән укучы сөйли)

4.Төркемдә эш ( кош тавышлары музыка уйный)

-Укучылар, мин сезгә мәкальләр дә язып килгән идем.Әмир өстәл өстендәге мәкальләрне бутап бетергән. Мәкальләрне сезгә төзергә кирәк булыр инде.Менә бу партага бер төркемгә берләшегез, 5 мәкаль булырга тиеш. Мәкальләр баш хәрефтән языла башлаганын исегездән чыгармагыз.

-Кошның да туган оясы бар.

- Талпынган кош очмый калмас.

-Көчсез кошның оясы бөркет янында булыр.

-Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш.

- Сыерчык диңгез артына китсә дә, үзе туган ояга кайта.

-Әйдәге, мәкальләрне укып, аңлатып карыйк.( укучылар укый, аңлата)

-Укучылар, кыш көне кошларга җимлекләр элеп җимнәр салабыз, яз көне сыерчыкларга оялар куярга кирәклеген дә онытмагыз. Сыерчык оялары бармы?Алар нинди булырга тиеш икәнен сөйләштек, исегезгә төшереп алыйк.

( укучылар җавабы)

5.Рефлексия

- Укучылар, бүгенге тәрбия сәгатендә үзегез өчен нинди яңалык алдыгыз?

- Ни өчен кошларны сакларга кирәк?

- Табигатьне матурлыйлар, корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек бирәләр.







© 2010-2022