Классный час «Дуслык белән көчле без»

Максат:1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. 2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру. Җиһазлау: презентация, таратма рәсемнәр, “Чын мирас” журналы, Риза Фәхретдин “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы Дәрес барышы: I. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру II. Уку мәсьәләсен кую. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә, Дуслар кирәк һәрбер кешегә, Дуслык булса, яшәү дә күңелле, Уңай була һәрбер эшең дә. Барыбызгабезнеңдусларкирәк, Дустанбашкабулмыйяшәргә, Шуңакүрәдөньябуйлапкирәк Дуслыкорлыкларынчәчәргә. Укучылар, шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыйк. Нәрсә турында сүз бара? Безнең дәресе... -Нәрсә ул дуслык? (Уртак рухи якынлыкка, фикер уртаклыгына, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт) -Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? ( Кызлар, малайлар дуслыгы, хайваннар белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы һ.б.) Слайдта тәкъдим ителгән дуслык чәчәгенең таҗлары аша сөйләшик. -Кызлар һәм малайлар дуслыгы беренче һәм икенче таҗларда урын алган. Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз? - Үзебезнең класстагы мөнәсәбәтләр дусларчамы? Бер-берегезгә ышана аласызмы? Фикердәшләрме сез, әллә...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Дуслык белән көчле без" темасына класс сәгате

6 класс

Укытучы : Хабибуллина С.Г.

Максат:

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

  2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Җиһазлау: презентация, таратма рәсемнәр, "Чын мирас" журналы, Риза Фәхретдин "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабы

Дәрес барышы:

  1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру

  2. Уку мәсьәләсен кую.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Барыбызга безнең дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Укучылар, шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыйк. Нәрсә турында сүз бара? Безнең дәресебез нинди темага багышланыр? Димәк, бүгенге тәрбия сәгатенең темасы: "Дуслык белән көчле без"

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

-Нәрсә ул дуслык? (Уртак рухи якынлыкка, фикер уртаклыгына, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт)

-Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? ( Кызлар, малайлар дуслыгы, хайваннар белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы һ.б.) Слайдта тәкъдим ителгән дуслык чәчәгенең таҗлары аша сөйләшик.

Классный час «Дуслык белән көчле без»

-Кызлар һәм малайлар дуслыгы беренче һәм икенче таҗларда урын алган. Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз?

- Үзебезнең класстагы мөнәсәбәтләр дусларчамы? Бер-берегезгә ышана аласызмы? Фикердәшләрме сез, әллә күбрәк бәхәсләшәсезме? Дуслык ярдәмгә килгән вакытлар бармы? ( Бәйрәмнәр уздырганда, бәйгеләргә әзерләнгәндә класстагы дуслыкның көче күренә. Җиңүләргә ирешкәнсез икән, "дуслык белән көчле без" дип әйтергә тулы хакыгыз бар)

- Алдагы таҗыбызда - егет-кызлар арасындагы дуслык. Гадәттә, кызлар һәм егетләр арасында дуслык мәхәббәткә әверелә, диләр. Ә бу темага без исә югарырак класста сөйләшербез.

-Чәчәгебезне табигать белән дуслык таҗы да бизи. Кеше һәм табигать арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең табигатькә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ә һәрвакытта да дүстанә мөнәсәбәттә торабызмы соң?

(Кеше табигатьтән башка яши алмый. Ләкин без беренче чиратта үзебез турында уйлыйбыз. Шуңа күрә глобаль проблемаларның берсе булган экологик проблема турында чаң суга кешелек. 2013 ел Россиядә нинди ел дип игълан ителде?

Табигатькә карашыбыз уңай якка үзгәрмәсә, дуслык та бетәчәк.

-Чираттагы таҗыбызда - милләтләр дуслыгы. Нинди милләт вәкилләрен беләсез?Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан өстен санаса, нәрсә булыр иде?

Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә , дин кешеләренә ничек карарга кирәк?

( Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк.) Бу сүзне толерантлык дибез. Өйдәгез, дәфтәрләребезгә языып куйыйк. Толерантлык - башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу.

-слайдтагы рәсемнәргә игътибар итик. Балалар, куллары нинди төстә булуына карамастан, бергә тотынышкан. Уртада - җир. Бердәм булганда гына кешелек көчле, дуслык кына җиребезне саклаячак.

-милләтләр дуслыгы дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли. Һәрвакытта да дәүләтләр дус яшиме? Ә бу очракта конфликт ничек чишелергә мөмкин? ( дәүләтләр арасында сугыш булырга мөмкин) Тарихтан мисаллар китерә аласызмы? Әйе, укучылар, кешелек тарихында сугышлар бик күп булган. Безнең көннәрдә дә кайтавызы яңгырап торган Бөек Ватан сугышы турында сөйләшик.

-Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә?... Бу көннәрдә бар халык бердәм булып, "син-мин"гә аерылмыйча, "Без" булып яшәде. Алар арасында , билгеле, татар халкы да бар. Нинди ярдәм күрсәтте алар?

Слайдтан карау. Татарстан җирендә җиде укчылар дивизиясе, дистәләгән полк һәм батальон, күпсанлы авиация полклары һәм эскадрильяләре оештырылды. Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киеме киде. Авыл халкы фронтны азык - төлек белән тәэмин итеп торды, армиягә, илгә бик күп икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырды.

Тормыш авырлыкларына карамастан Татарстан халкы танклар, очкычлар төзү, Ленинградны, Сталинградны, Орелны сугыш хәрабәләреннән торгызу өчен 380 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтте.

Сугыш кырында, мылтык тотып үз илен яклаган сугышчылар арасында безнең якташыбыз - Гомәр Һадимөхәммәтов та бар.

Гомәр Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 январенда Актаныш раоны Иске Бикчәнтәй авылында туа. 1941 елның ноябреннән сугышта катнаша. 1944 елның 23 июненнән 732 нче укчы полкның рота командиры , 43 нче армиянең 235 нче укчы дивизиясенең өлкән лейтенанты Жеребичи районындагы сугышта катнаша. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә бирелә. 1959 елның 21 февралендә вафат була.

Бүгенге көндә Бикчәнтәй авылында батыр якташыбызга бюст куелган.

-Ә хәзер барыгыз да такта янына чыгыгыз. Биредә сезнең өчен рәсемнәр әзерләнгән. Бер-берегезнең рәсемен дә карап, ике төркем ясагыз. (Карточкаларда роза, ромашка, астра кебек чәчәкләр һәм берсендә генә чүп үләне сурәтләнгән. Шул рәвешчә бер укучы берүзе кала.) Ялгыз калган укучыдан сорыйк әле, ул үзен ничек хис итә микән?

- тормышта һәрвакытта да дуслар кирәк. Булмаса, дуслашырга кирәк. Ничек дуслар табарга? Психолог киңәшләренә күз салыйк.

  • башкалар белән чын күңелдән кызыксыныгыз;

  • -елмаегыз;

  • -онытмагыз: кешенең исеме аның өчен иң әһәмиятле аваз;

  • -яхшы тыңлаучы булыгыз;

  • -уйлап сөйләшегез.

Миңа калса, кешеләр белән аралашканда, ничек сөйләшүең дә мөһим. Сүзнең куәте турында яраткан язучыларыбызның фикерләре белән таныштырам. ("Чын мирас" журналы, 118 бит)

  • Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән? Мәкальләрнең төгәлләгез.

  • Йөз сум акчаң булганчы, ( йөз дустың булсын)

  • Кош канаты белән, ( кеше дуслары белән көчле)

  • Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - (югалтма)

  • Иптәшең үзеңнән ( яхшырак булсын)

  • Дуслыкта, бердәмлектә - көч.

  1. Рефлексия.

Без бүгенге тәрбия сәгатендә нинди темага сөйләштек?

Дәресебезне шигырь юллары белән төгәллик.

Галәмнең серләрен белергә,

Укырга, эшләргә, төзергә.

Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк без гел бергә, гел бергә.



© 2010-2022