Яңа ел кичәсе сөенарий

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:













"Яңа ел килә"


( Чыршы бәйрәме сценарие)







Зал уртасында бизәлгән чыршы. Стенаны төрле сыйныф укучылары чыгарган газеталар, тәбрикләүләр бизи.

Матур көй уйный. Залга маскарад киемнәреннән үзләренең укытучылары белән башлангыч сыйныф укучылары керә. Чыршы тирәли басалар.

Руслан. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән кунакларыбыз! Яңа ел белән сезне!

Дилара. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.

Руслан. Яңа ел диюгә - уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

Г. Радмир . Өр-яңа ел килә, өр-яңа.

Чынлап яңа булсын ул.

Кояш кебек, һәммә кешегә дә

Тигез көлеп торсын ул.

Александра . Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар

Алып баручы. Шундый матур чыршыбызга берәр җыр җырламыйча булмас.

(Зур капчык сөйрәп, Убырлы керә)

Убырлы Мин беләм, мин беләм чыршы турында җыр!

Алып баручы. Исәнмесез. сез кем?

Убырлы. Мин- Убырлы. Мине Кыш бабай бүләкләрне өләшә тор, дип җибәрде.

Алып баручы. Кыш бабайның үзеннән башка өләшергә ярамас бит,Убырлы. Ул килгәнче без җыр башкарабыз.

Убырлы. Җырлый беләсезме соң сез, ә? Миңа менә бу җыр бик ошый (җырлый):

Урманда яшәгән ди бер кечкенә чыршы,

Аның янында гел булган куркак куян җырчы...

Алып баручы.Туктале, туктале Убырлы! Син бит бу җырның көен генә дөрес җырлыйсың, ә сүзләре аның бөтенләй икенче төрле бит. Шулаймы, балалар?

Алып баручы. Әйдәгез, балалар, җырлап күрсәтик әле Убырлыга аның яраткан җырын. Чыршыбызга да күңелле булып китәр.

(" Яна ел" җыры башкарыла)

(Ишек шакыйлар)

Печкин. Тук- тук!

Алып баручы.Кем бар анда?

Печкин. Бу- мин, почтальон Печкин. Сезгә котлау китердем.

Алып баручы. Рәхим итегез!

Убырлы. Печкин иптәш, китер котлауларыңны. Үзем тапшырырмын.

Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп директорына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.

Алып баручы. Алайса, чакырырга кирәк.

Печкин. Директор иптәш, бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.

Директор. Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларның әти-әниләрен кул кысып котларга, дип язган Кыш бабай.

Директор. Печкин әфәнде, хәзерге заманда бик белемле кешеләр кирәк бит, ә сез ничек уйлыйсыз?

Печкин. Әйтмәгез дә инде, директор иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.

Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.

Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп

җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!

(Директор чыгышы)

3а и 3б " Современный " биюе башларыла)

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

(Ике куян килеп керә һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

Ринат куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

Глеб куян. Юк, үзем, үзем тапшырам!

Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

Ринат куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

Султан куян. Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу ике урындыкны күрәсезме? Берегез монысына, ә икенчегез монысына утырырсыз. Сигнал булуга каршы яктагы урындыкка йөгереп барып урындык астыннан сузылган бауны тартып алырга тырышыгыз. Кем беренче булып тартып ала, шул безгә хатны тапшырыр. Аңл адыгызмы? Килешәсезме?

Ильнар куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

Артур 2 куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы.Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

(Уен «Кем беренче?» Музыка.)

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы. (Конвертны ача. Укый. Анда кыш бабайга телеграмма язырга кирәк диелгән).

Кыш бабайга телеграмма

Текст: "Симез, кызыл борынлы Кыш бабай! Бер ай инде балалар синең килгәнне көтәләр. Безнең уку турында сөйләшәсебез дә килми. Тизрәк килеп, үзеңнең зур капчыгыңны ач та, безгә бүләкләреңне тапшыр. Малайлар һәм кызлар!"

Алып баручы. Куянкайлар, сез нәрсә эшләдегез соң? Мондый телеграмманы Кыш

бабайга җибәрәләрме инде? Кыш бабай безгә бөтенләй килмәс бит, безне көлкегә калдырырга уйладыгызмы?

Куян (иптәшенә): Әй, синең белән бәхәсләшеп, бүтән кәгазьне биргәнмен икән.

Менә бу кәгазьне Кыш бабай бирде (икенчене бирә)

Алып баручы.Мин инде ачарга да куркам. (Укый. )

«Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.

Ляйсан 3 б (Җыр " Энием")

Җыр тәмамлангач, фонограммада кыңгырау чыңы, тояк дөпелдәве, җил сызгырган тавышлар ишетелә.

Алып баручы.Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

Музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, әниләр!

Исәнмесез, әбиләр!

Исәнмесез, бәбиләр!

Яңа ел бәйрәмегез мөбарәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди мәһабәт чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Без сезгә ерак- ераклардан сәлам алып килдек.

Балалар. Рәхим итегез, Кыш бабай һәм Кар кызы!

("Кыш бабай-бабакай" җыры башкарыла)

Кар кызы. Балалар, ә сез кем белән килдегез соң бүгенге бәйрәмгә?

Убырлы. Минем белән, минем белән. Мин алып килдем аларны. Алар бит бер нәрсә дә белмиләр, чыршының кайда икәнлеген дә белмиләр иде. Укучы булып йөриләр тагын шунда.

Алып баручы. Туктале, Убырлы. Син ник дип безнең балаларны шулай хурлыйсың?.

Убырлы. Кара ничек итеп киенеп килгәннәр, үзләре ялтыр-елтыр киләләр, күзләре янып тора, ә үзләре бер генә дә әйбер эшли белмиләр. Белмиләр шул, менә терә вәйт!

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, бер биеп алыйк әле, күрсәтик әле Кыш бабайга үзебезнең җитезлекне.

Стихи 3 б девочки

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк

Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

Танец Деда Мороза


Кыш бабай. Һай, кызым Карчәчәк,

Вәт биисез, ичмасам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да татарча көйгә биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Кар кызы. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

(Көйгә балалар бияләйне бер-берсенә бирәләр. Кыш бабай тотмакчы була)

Кыш бабай. Арыдым, балалар.

Көлми торган кыз. (кычкырып елый)

Кыш бабай. белән Кар кызы.: - Нәрсә булды сиңа? Ник елыйсын?

Көлми торган кыз.: - Бөтен кеше күңел ача, бии, җырлый, көлә. Ә минем гел елыйсым килә. Берәр дару юк микән минем бу чиремнән?

Убырлы. Хи-и, нишләп булмасын ди.Хәзер менә себерке белән менеп төшәм дә арт җиреңә, сразы елаудан туктарсың.

Кыш бабай. Чү,чү, туктале, Убырлы! Ник инде кызларны шулай куркытасын? Ул

болай да бит елак. Аны минемчә көлдерергә кирәк. Ә моның өчен кызык уен уйнарга кирәк.

Убырлы. Хи-и-и, уен ди. Кем белсен ди ул кызык уенны? Болар бит (балаларга күрсәтә) сикерә, йөгерә, җырлый, бии генә беләләр. Ә менә кызык уенны алар белми. Әйдә спорим!

Кыш бабай. Юк-юк, бәхәсләшеп тә тормыйм, чөнки безнең балалар барын да булдыралар. Кара әле, барысы да уйныйбыз дип торалар. Шулаймы, балалар? Уйныйбызмы кызык уенны? Яле, кызым, аңлат әле уенны.

Кар кызы. Мин бу уенга 2нче сыйныф укучыларын чакырам. Без чыршыбызны

төрле уенчыклар белән бизәдек. Ә урманда чыршыларның төрлесе үсә: юаннары, тәбәнәкләре, биекләре, нәзекләре. Хәзер бергәләп шуларны күрсәтик әле. Әгәр дә мин, "биекләр" дисәм, кулларыгызны өскә, "тәбәнәк" дисәм - чүгәлисез, кулларыгызны төшерәсез, "юан" дисәм - зур түгәрәк ясыйсыз, "нәзек" дисәм, түгәрәкне кечерәйтәсез. Әйдәгез башлыйбыз. (тиз-тиз әйтеп ялгыштырырга)

("Чыршы бизәү"уены)

Кыш бабай. Ә мин 3нче сыйныф укучыларын сынап карыйм әле. Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

(Уен: «Өшетәм»)

( Балалар түгәрәккә басалар да кулларын алга сузалар. Кыш бабай таягы белән аларның кулларына тимәкче була, ә балалар кулларын артка качыралар. Кемгә тия, шул кеше уеннан чыга)

Кыш бабай. Тагын уйныйбызмы, балалар?

Убырлы И, карт җүләр! Карт башыннан уйнап ята бит, әй!(җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. ( Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай.

Кызым,бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

Алып баручы

Юк, бабакай, юк. Нишләп без аны чакырыйк.

Кыш бабай.

Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан.(Таягы белән "дөп"итеп идәнгә суга)

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм убырлы, безнең яннан

Юк булсын!

(Убырлы себеркесенә атланып чыгып китә)

Алып баручы.

Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын гына монда калдырган. Әллә капчыгын да озатасыңмы, бабакай?

Кыш бабай.

Ашыкма әле, кызым. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?

(Капчыкны ачалар,эченнән Яңа ел килеп чыга)

Кыш бабай

Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?

Балалар.

Яңа ел бит бу, Кыш бабай.

Кыш бабай.

И картлык...! Танымый да торам, ләбаса. Исән- сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып,чыршы тирәли йөртә)Таныш бул, бу безнең мәктәпнең уңган балалары.

Балалар. Яңа ел! Түрдән уз, Яңа ел!

Яңа ел.

Дөнья әйләнеп, Картлары да шат,

Мин килдем менә. Җитсә дә йөзгә,

Урман, кырларга, Яңа бәхетләр

Чиксез бай җиргә. Китердем сезгә!

Монда - матурлык! Тик ул бәхетләр -

Монда - батырлык! Капчыкта түгел,

Зур төзелешләр Өләшеп бирергә

Шаклар катырлык! Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән

Тау ярып була

Күмәк көч белән!

Кыш бабай. Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар моңаеп,

Кар кызы. Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

(" " җыры,

нче сыйныф укучылары чыгышы.

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез.

Кар кызы. Хәзер уенга нче сыйныф укучыларын чакырам.

Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны "Әйе" яки "юк" сүзе белән генә әйтегез. "Әйе" булса, баскан килеш кенә түгәрәк ясап әйләнәсез, "юк" булса иелеп барасыз.




("Әйе. Юк" уены)

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

Кар кызы. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар. Нигәдер чыршыбыз күңелсезләнеп утыра. Әйдәгез, бер җыр җырлап әйләник.



( "В лесу родилась елочка " җыры башкарыла)

Кыш бабай капчыгы" уены

( нче сыйныф укучылары чыгышы)

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты -

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Кар кызы.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!

Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы! Сагынырбыз бер елдан соң, тагын килегез! (Кыш бабай, Кар кызы китә)

Алып баручы. Бәйрәмебез дәвам итә. Ә хәзер 4нче сыйныф укучыларының чыгышын карагыз.

(4нче сыйныф укучыларының чыгышы)

Алып баручы. Бәйрәмебез дәвам итә. Ә хәзер 5нче сыйныф укучыларының чыгышын карагыз.

( нче сыйныф укучыларының чыгышы)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырга якынлашты .

Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,

Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!

Без телибез илебезгә иминлек, байлык!

Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!

Сау булыгыз!

© 2010-2022