Доклад на тему: 8 төр махсус коррекция гомуми белем бирү мәктәбенең өйдә укучыларының уку һәм танып белү эшчәнлеген үстерү методлары

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 төр махсус коррекция гомуми белем бирү мәктәбенең өйдә укучыларының уку һәм танып белү эшчәнлеген үстерү методлары.

Без яңарыш чорында яшибез. Кайда гына эшләсәк тә,заман бездән яңадан-яңа белемнәр таләп итә Мәктәптә укый башлау - бала тормышында зур вакыйга. Ләкин, озак та үтми, ул әллә-никадәр кыенлыклар каршында япа-ялгыз кала. Аны дәресләрдә тыныч кына тыңлап утырырга, үзара сөйләшмәскә, үзең теләгәнне түгел, бәлки кушканны эшләргә мәҗбүр итәләр. Һәр дәрес укучыдан зур ихтияр көче, тырышлык таләп итә. Шуңа күрә бала укуның авыр һәм катлаулы , әмма кеше өчен бик кирәкле хезмәт икәнен яхшы белергә тиеш. Шундый әзерлеге булмаган укучы беренче авырлыклар каршында ук каушап калачак һәм алардан ничек тә качарга тырышачак, ә укытучыларга, тәрбиячеләргә, ата-аналарга андый бала белән икеләтә күбрәк эшләргә туры киләчәк.

Кул-аягы, сау-сәламәт, тулы акылга ия һәм фикерләү сәләте башка бик күпләрнеке кебек үк булган кешеләр, гадәттә, теге яки бу кимчелеге булганнарны аңлап бетерә алмыйлар. Ә бит сәламәт акыл ияләренең бурычы-тумыштан ук төрле яктан сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне читкә этәрү, үзеннән ким санау түгел, ә киресенчә, аларга бу тормыш җаена төшенергә, җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итү.

Сәламәтлекләре чикләнгән балалар ,калган барлык балалар кебек үк, закон тарафыннан яклана, аларның барлык хокуклары саклана, шул исәптән, белем алуга хокуклары да. Алар VIII төрдәге махсус(коррекция) интернат-мәктәптә укыйлар. Аномаль балаларны укыту һәм тәрбияләү-катлаулы социаль һәм педагогик проблема.Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм тәрбия бурычлары, максаты, бер яктан караганда, калган балаларны укыту-тәрбияләү максатлары кебек үк , икенче яктан караганда, тирән үзенчәлеккә ия.Барлык балаларны да укыту-тәрбияләү максатлары уртак -бала шәхесенең уңай якларын табып, үсешенә ярдәм итү, тискәре сыйфатларын бетерү, аларны эшкә сәләтле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү. Коррекция - интернат мәктәпләренең төп максаты - балаларның барлык танып-белү мөмкинлекләреннән файдаланып, аларны социаль тирәлектә мөстәкыйль яши алырлык шәхес итеп әзерләү, тормышка яраклаштыру,тормыш-көнкүрештә кирәк булачак беренчел мөһим күнекмәләр бирү, күнекмәләрне мөстәкыйль тормышта файдаланырга , хезмәт коллективында яшәргә өйрәтү. Әлеге максатларны тормышка ашыру коррекция интернат-мәктәбендә түбәндәге бурычларны хәл итү аша башкарыла:

1.Укыту процессында балаларның барлык психик функцияләрен һәм танып-белү эшчәнлекләрен үстерү, коррекцияләү. Дәресләр укытучы-дефектологлар, югары белемле укытучылар тарафыннан һәр баланың яшь һәм акыл үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып, шәхси якын килеп оештырыла. Балаларның акыл сәләтен үстерү, сөйләмдәге кимчелекләрен төзәтү, танып-белү эшчәнлекләрен үстерү эше күрсәтмә-практик методик алымнар аша тормышка ашырыла.

2.Балаларга үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре бирү.Дәресләрдә, дәрестән тыш чаралар вакытында , режим таләпләрен үтәүнең һәр этабында үзенчәлекле методик алымнар аша әдәп-әхлак тәрбиясе , үз-үзеңне культуралы тоту кагыйдәләре өйрәтелә, күнекмәләр булдырыла.

3.Хезмәт тәрбисе бирү һәм мөмкинлекләре рөхсәт иткән хезмәткә әзерләү.Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре бирү.Интернат-мәктәптә хезмәт тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар бирелә.Укучылар авыл хуҗалыгы хезмәте нигезләре дәресләре вакытында бакчада эшләргә өйрәнәләр, терлекчелек нигезләре серләренә төшенәләр. Малайлар столяр эше дәресләрендә ир-егетләр өчен көндәлек тормышта кирәк булырлык барлык хезмәткә дә өйрәнәләр. Кызлар тегү хезмәте дәресләрен яратып укыйлар, тегүче һөнәре нигезләренә төшенәләр. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә мәктәп-яны тәҗрибә участогында эшләүнең, дәрестән тыш чараларның әһәмияте бәхәссез.

4. Физик тәрбия бирү.Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту эше физкультура, сәламәтлек сәгате, дәвалау физкультурасы, логопедия, психомоторика һәм сенсор процессларны үстерү кебек дәресләр белән беррәттән, иртәнге гимнастика вакытында, дәрестән тыш чараларда, саф һавада хәрәкәтле уеннар, файдалы хезмәт аша тормышка ашырыла.Санитария-гигиена, режим таләпләрен төгәл үтәү, ашханәдә көнгә биш тапкыр кайнар аш белән туклану, авыруларны кисәтү һәм дәвалау эше шәфкать туташы җаваплылыгында башкарыла.

5. Эстетик тәрбия бирү.Балаларны матурлыкны күрә белергә, аны сакларга , үзең булдырырга өйрәтү эше һәр дәрес, тәрбия чарасында , дәрестән тыш вакытларда башкарыла.

6. Социаль көнкүрештә ориентлашу дәресләрендә балаларның алган күнекмә-белемнәренә нәтиҗә ясала, күнекмәләр тормышчан ситуацияләрдә ныгытыла.

Гадәттә, укучылар белеме укытучы хезмәтенең төп күрсәткече булып санала. Ә менә индивидуаль укыту технологиясендә укучының белемне мөстәкыйль үзләштерә белү осталыгына басым ясала. Үзләштерелгән гыйлем, әгәр тормышта кулланылмый икән, бик тиз онытыла, югала. Ә балага һаман яңадан-яңа белемнәр кирәк. Шуңа күрә белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары,шәхеснең әхлак сыйфатлары,аның иҗади көче һәм сәләте ,үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш.

Мин үзем дә һәрбер бала белән индивидуаль якын килеп эшлим, бу минем сәламәтлеге буенча өйдә укырга мәҗбүр булган, 6 сыйныф укучысы Бадретдинов Нияз турында. Нияз индивидуаль программа буенча шөгыльләнә. Дәресләрдә аңа күбрәк рәсемле карточкалар белән эш бирәм, мәсәлән:

  1. Рәсемнәр арасыннан кешеләрне, хайваннарны, үсемлекләрне аерарга;

  2. Рәсем буенча хикәяләр һәм җөмләләр төзергә;

  3. Карточкаларны төркемнәргә аерып санарга һ.б.

Мин һәр дәрескә туры китереп, үземнең методик темадан чыгып, максатлар куярга тырышам.Нияз сүзләрне, җөмләләрне дөрес әйтмәү сәбәпле, күбрәк тел кимчелекләре өстендә эш алып барам, коррекцион эшне уен элементлары белән кызыклы итеп оештырам. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен аваз, хәреф, иҗек, сүз, җөмлә, тартык аваз, сузык аваз һ.б. терминнарны үзләштерү, хәрефләрне истә калдырып укырга өйрәнү җиңел эш түгел. Ләкин уеннар ярдәмендә боларның барысын да үзләштерү, алай гына да түгел, моның белән мавыктыру, укуга, белем алуга омтылыш тәрбияләү мөмкин эш. Кул һәм сөйләм моторикасы тыгыз бәйләнештә булуын исәпкә алып, шөгыльләр вакытында бармак моторикасына күнегүләр, сөйләмне хәрәкәтләр белән күрсәтү күнегүләре кертәм. Һәрбер дәрестә өйрәнелә торган материалларны бала күрергә, ишетергә, капшап карарга, тотып уйнарга тиеш. Шуның өчен мин дәресләрдә компьютер технологияләрен дә кулланам.Күбрәк мультимедиа чаралары белән эшлим, бу бигрәк тә, яңа материалны аңлатканда, өй эшен тикшергәндә, дәрес барышында белемнәрне тикшергәндә бик урынлы. Һәрбер дәрескә туры китереп төзелгән презентацияләр дәресне тагын да җанландырып җибәрә, шулай ук дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем, үстерелешле укытуның нигезе булып тора Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә,күзаллауларын үстерә.Белемле, укыган кеше генә нәрсәгә дә булса ирешә алганын, алган белемнәренең киләчәктә кирәк булуын һәрдаим аңлатып торам.Гомумән, минем укыткан укучыларым бу тормышта югалып калмаслар дип уйлыйм. Алар профессиональ училещега кереп, эретеп ябыштыручы, кондитер, тракторчы-машинист һәм көндәлек тормышта кирәкле башка һөнәрләрне үзләштерерләр дип ышанып калам.Минем коллегам Баһауова В.Г.кызы да әлеге фикерләрне раслар дип уйлыйм.Ул да индивидуаль программа нигезендә, сәламәтлеге буенча өйдә укырга мәҗбүр булган, 8 сыйныф укучысы Сахабиева Алсуга белем һәм тәрбия бирә.Диагнозлары бер-берсеннән аермалы буларак, укучыларга эш программаларын сәламәтлекләренә карап , индивидуаль төзи. Баһауова В.Г. индивидуаль якын килеп, баланың белемен тикшерү өчен махсус эзлеклелектә дидактик материаллар әзерли, математика дәресләрен авыр үзләштергәнгә күрә, ул аңа уен элементларын еш куллана. Тарих, әдәбияте фәннәрен күбрәк фронталь сораштыру белән үткәрә, баланың сөйләм телен үстерү өстендә эш алып бара. Баһауова В.Г. дәресләрне укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын истә тотып планлаштыра.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәргә тиеш түгел. Алар сау-сәламәт булганнар белән бертигез шартларда белем алырга, эшләргә, яшәргә хокуклы.VIII төр махсус(коррекция) интернат мәктәбе укучыларыннан атаклы математиклар да, тарихчылар да, яңа ачышлар ясаучы галимнәр дә чыкмас. Хәер, безгә-интернат -мәктәптәге укытучы һәм тәрбиячеләргә иң мөһиме, укучыларыбызның тормышта үз-үзләренә хезмәт күрсәтер дәрәҗәгә җитә алуларын күрү, замана арбасыннан төшеп калмауларын белеп тору зарур.

Язганнардан нәтиҗә ясап әйтсәк,без шуны күрәбез: коррекцион мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле.Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар.Ләкин хәлиткеч чара булып ,әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Мөслим районы Тойгелде коррекция интернат мәктәбенең

өйдә укучы балаларны индивидуаль программа буенча укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе Сайфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы

апрель, 2015 ел



© 2010-2022