Татар теленнән Нестеров Александр язган шигырьләр: “Китап укыйм” “Төш” “Кара карга” “Машина йөртә әни” “Алга барам”

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Нестеров Александр Сергей улы 89872794921

7нче сыйныф

Номинация: шигъри әсәрләр

Шигырьләр: "Китап укыйм"

"Төш"

"Кара карга"

"Машина йөртә әни"

"Алга барам"

Укытучы: Никитина Альбина Егор кызы, Түбән Кама шәһәре 10нчы урта мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы , 89872771261







Китап укыйм

Китап укы диеп әни миңа

Көн дә әйтә, ә мин тыңламыйм.

Китап укып кем акыллы булган,

Мин һаман да шуны аңламыйм.

Ә шулай да бер акылга килеп,

Укып карарга мин уйладым.

Укый-укый бик мавыгып китеп

Вакыт үткәнен дә тоймадым.

Хәзер инде көн дә китп укыйм,

Кат-кат укыйм мин ул китапны.

Оныттым мин хәтта вакыт ала торган

Телевизор белән интернетн

Төш

Йоклап киткәч, мин төш күрәм:

Тарих дәресе икән.

Укытучы апа миннән

Сорарга уйлый икән.

Ә мин дәшмим, басып торам,

Җавап та бирмим икән.

Ничек җавап бирим инде,

Сөйләшә алмыйм икән.

Сүз әйтим дип авыз ачсам,

Әйтәлмим, телсез торам.

Әйтер идем, йоклыйм икән,

Мин бит бары төш күрәм.

Кара карга

Карга килгән, карга килгән,

Кап-кара бөтен җире.

"Кар" да "кар" дип кычкыра ул

Яңгыратып бөтен җирне.

Кар-кар диеп кычкырып

Яз җиткәнен сиздерә.

Көтеп алган яз килә,

Белми дисеңме әллә.

Бәләм, беләм, син килгәч,

Озак тормас, яз җитәр.

Сагынып көткән язны

Күрер чаклар бар икән.

Машина йөртә әни

Права алды әнием

Машина йөртәм диеп.

Көн дә укырга йөрде,

Өйрәнәсе бик килде.

Хәзер инде руль артына

Утыра гел әнием.

Шәп йөртә ул, беләсезме,

Укытучысы бит - әтием.



Алга барам

Тукта диеп әллә мине

Туктатырга уйлыйсызмы?

Юк, туктамыйм, алга барам,

Хәзер бит шундый заман.

Алга бар да, алга бар дип,

Бар җирдә куалыйлар.

Алда барган кеше генә

Молодец дип алдалыйлар.

Ә мин барам, иң беренче

Буласым килә минем.

Иң кадерле, иң акыллы

Баласы мин әниемнең.





© 2010-2022