Әлифбалы гаилә нур чәчә тирә-юньгә!

Максат: Укучыларны Әлифба китабының дөньяви әһәмияте белән таныштыру; укуга теләк, дәрт тәрбияләү; балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү; әти – әниләр белән мәктәп арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлгән, стенада плакатлар, кисмә хәрефләр, балаларның язу, математика, рус теле дәфтәрләре күргәзмәсе, проектор һәм укучыларның дәресләреннән һәм класс бәйрәмнәреннән төзелгән презентация. Кулланылган әдәбият:1. “Ачык дәрес” 2010 ел №2 2. “Мәгариф” журналы  2008 ел ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем оешмасы

"Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе"



Тема: Әлифбалы гаилә нур чәчә тирә - юньгә!












Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ибраһимова Айсылу Фидәил кызы


2014 ел

Максат: Укучыларны Әлифба китабының дөньяви әһәмияте белән таныштыру; укуга теләк, дәрт тәрбияләү; балаларны сәнгатьле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү; әти - әниләр белән мәктәп арасындагы бәйләнешләрне ныгыту.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлгән, стенада плакатлар, кисмә хәрефләр, балаларның язу, математика, рус теле дәфтәрләре күргәзмәсе, проектор һәм укучыларның дәресләреннән һәм класс бәйрәмнәреннән төзелгән презентация.

Кулланылган әдәбият:1. "Ачык дәрес" 2010 ел №2

2. "Мәгариф" журналы 2008 ел №10

3. "Балачак бәйрәме" китабы 2007 ел

4. nsportal.ru/nachalnaya-shkola/vospitatelnaya-rabota/%D3%99lifba-b%D3%99ir%D3%99me

Бәйрәмнең барышы.

Җыр "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".

Укытучы: Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле әти - әниләр, кунакларыбыз! Бүген бездә зур бәйрәм! 1 нче сыйныф укучылары үзләренең якын дуслары - Әлифба китабы белән саубуллашырга җыелдылар. Хәзер инде аларның барысы да укырга һәм язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, дуслык кадерен белергә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.

Хөрмәтле әти - әниләр! Бүген сезнең өчен дә зур бәйрәм! Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур.

Укучы:

Әлифба алды

Әтием миңа,

Бик - бик сөендем

Бүген мин шуңа.

Белдем Әлифба -

Телнең ачкычы.

Белем иленең

Тәүге баскычы.

Баскычка басып

Югары менәм

Фән нигезенең

Серләрен беләм.

Укытучы: Кадерле укучылар! Сезнең мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне уңышлы тәмамлавыгыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, тату, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Укучы:

Өйрәттең син мине

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

Әлифба, әлифба

Син минем юл башым

Син белем илендә

Иң якты кояшым.

Укытучы: Әйе, 1 сентябрьдә сез барыгызда беренче мәртәбә кулларыгызга "Әлифба" китабын алдыгыз. Инде без аны сезнең белән укып бетердек һәм менә бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз.

Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. "Әлифба" китабы сезне үзендәге 39 хәреф белән таныштырды һәм шул хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмлә төзергә, җөмләләр ярдәмендә хикәяләр укырга, сөйләргә һәм язарга өйрәтте.

Ә хәзер котлау өчен сүз, мәктәбебез директоры, Аида Вафа кызына бирелә.

"Әлифба" китабын укырга өйрәтүдә зур куючы 1 укытучыбыз - Айсылу Фидәил кызына, мәктәп дирекциясенә, әти - әниләребезгә зур РӘХМӘТ!

Укучы:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,

Үзе бәйрәм - балачак!

Әлифбалы гаиләдә

Нурлар балкып торачак.

Укучы:

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме!

Укучы:

Бу матур бәйрәмгә,

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Укытучы: Без бүген кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган Әлифба бәйрәмен уздырабыз. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын исенә төшерә торгандыр. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан башлана. Әлифба ул озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез зур байлык. Әлифба ул иҗат уңышлары, гаилә бәйрәме.

Укучы:

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, Җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Әлифба бәйрәме!

Укучы:

Шатлыклар - күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Әлифба бәйрәме бездә!

Укучы:

Күтәренке күңелле

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

Укучы:

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да,

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә!

Укучы:

Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең Әлифба бәйрәме

Котлагыз безне бүген!

Җыр "Әлифбам".

Укучы:

Елмаясы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген барыбызның да.

Укучы:

Бүген Әлифба бәйрәме

Бар да көләч, шат бүген.

Әти - әни һәм кунаклар

Котларга килгән безне.

Звонок тавышы.

Укучы:

Без быел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчага йөрдек.

Укучы:

Кулыбызда безнең

Яңа Әлифба.

Менә монысы А

Менә монысы БА.

Җыр "Без инде хәзер зурлар".

Укытучы: Укучылар, безнең бәйрәмебезгә кунакларда килгән. Әйдәгез, аларны каршы алыйк.

(Кот Базилио һәм Лиса Алиса керә).

Кот Базилио: Ах, ашыйсым килә. Өч көн инде бернәрсә дә капканым юк, бер генә ит кисәге дә эләкмәде.

Лиса Алиса: Әйтәсе дә юк. Минем дә бик тә, бик тә ашыйсым килә. Ачлыктан йоннарым да коела башлады. Нишлисе булыр инде... (Башың тота.) Менә сина, мәче туган, тычканнарны тотсаң да ярый. Син аларны бик тәмләп, яратып ашыйсың бит. Үз күзләрем белән күргәнем бар.

Кот Базилио: Аларны тотар өчен дә, көч - хәл кирәк шул. Хе, оста, мин тоткан тычканнарны гына ашап ятыр иде бугай.

Лиса Алиса: Әйе шул, минем ул ямьсез, соры тычканнарны мәңге дә куып йөриячәгем юк. Ә менә сиңа тотсаң да ярый. Син ашамаганга түгел, эшләмәгәнгә хәлсезләнәсең, карт мәче. (Лиса Алиса артыннан Кот Базилио куа, алар кычкырышалар. Тавышны ишетеп Буратино килеп керә, аның кулында Әлифба китабы.)

Буратино: Нихәлләрегез бар? Сез монда мени әле, иске дуслар. Тагы нәрсә бүлешәсез? Нигә шулкадәр шаулысыз?

Кот Базилио: Ычкын күз алдымнан, нишләп йөрисең монда?

Лиса Алиса: Тукта әле, кит моннан (Базилионы кырыйга этеп җибәрә). Бу безнең иске дус бит. Исәңме Буратино дус, нихәлләрең бар, кайда барасың?

Буратино: Мәктәпкә белем алырга барам.

Лиса Алиса һәм Кот Базилио: Ә без сине җибәрмибез. Менә безнең мәсьәләләрне чишсәң, уйлап карарга була.

Буратино: Ә миңа дусларым ярдәм итәрләр. Менә алар никадәр күп (укучыларга күрсәтә).

Лиса Алиса: Болармы? Алар мәсьәлә чишә белмиләр бит.

Буратино: Беләләр - беләләр...

Кот Базилио: Белмим - белмим, менә хә тикшереп карыйбыз инде. Миңа бу мәсьәләләрне әбием калдырган иде. Менә шушы тычкан җыя торган кәрҗинемдә саклап йөрим (кәрҗинең күрстәтә). Үземнең дә чишеп караганым юк.

  1. Керпе урманга барды

9 ак гөмбә тапты.

3не бирде энесенә,

Калганың салды кәрҗиненә.

Керпе ничә гөмбә салды?

  1. Әбинең Динә исемле оныгы, Мырауҗан исемле песие, Акбай исемле эте, Сөтлебикә исемле сыеры булган. Әбинең ничә оныгы булган?

  2. Елганың бер ягында чебиләр,

Елганың икенче ягында үрдәк бибиләре,

Елганың уртасында утрау,

Чебиләр килеп җитәр микән иртәрәк утрауга яки

Үрдәкләр килер микән?

  1. Ике аю урманда йөри. Барысы ничә аяк?

  2. Ике куянда ничә колак?

  3. Өстәлдә 3 стакан чия тора. Берсен мин ашадым. Ничә стакан калды?

Молодцы укучылар!

Лиса Алиса: Буратино, синең кулыңда нәрсә? Кая, бир әле, карыйм. Аны ашыйлармы?

Буратино: Әлифба - ул китап. Аның буенча балалар мәктәптә укырга өйрәнәләр. Ул укырга өйрәтә торган китап.

Лиса Алиса: Укырга - укырга дисең инде, Буратино. Үземнең чәчәк кебек вакытымны укырга әрәм итәмме соң?! Юк...

Кот Базилио: Менә мин дә укыйм - укыйм дип, күзлек киеп йөрергә калды. Барыбер укырга өйрәнә алмадым.

Лиса Алиса: Кит аннан, синең бит укырга өйрәнгәнең дә булмады. Син бит ата ялкау, хөрәсән. (Кот Базилиога төртеп күрсәтә.) Буратино, бәлки китапны биреп торырсың?

Буратино: Иң башта мисалларны чишеп күрсәтегез, аннан мин сезгә Әлифба китабын бирермен.

(Укучылар Буратиноның мисалларың чишәләр.)

Лиса Алиса: Рәхмәт дусларым. (Буратино китапны тапшыра.) Без мәктәпкә белем алырга киттек. Сау булыгыз.

(Барысы бергә саубулашып чыгып китәләр.)

Укучы:

Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә?

Укучы:

Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Әлифбаны тәмамлап,

"Туган тел"гә дә күчтек.

Укучы:

Без укучылар булдык.

Алда зур эшләр.

Өйдә ничек булышканны

Әниләр сөйләр.

Укучы:

Безнең кемнәр икәнлекне

Эшебез әйтер.

Барыбызда китап белән

Дуслаштык хәзер.

Укучы:

Бик күп нәрсәләр өйрәндем

Туган җирем турында.

Мин бит инде зур үстем

Әлифбам бар кулымда.

Укучы:

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр тезеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып киләбез,

Мәктәпне без яраттык.

Укучы:

Язарга да өйрәндек,

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

Укытучы: Безнең куллар күп нәрсәләр өйрәнде. Әйдәгез, шул турыда җыр тыңлап үтик. Лидия башкаруында җыр.

Җыр "Зилем".

Укучы:

Аннан мисал, мәсьәлә

Чишү юлын эзләдек.

Дәфтәрләрне, көндәлекне

"5" ләр белән бизәдек.

Укучы:

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

Укучы:

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем.

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Укытучы: Укучылар, ә хәзер сезне сынап карыйк. Сез экранда хәрефләр күрәсез. Алардан сезгә үзегезнең исемегезне табарга кирәк булыр. Игътибар белән карагыз әле.

(Укучылар үзләренең исемнәрен табып күрсәтәләр.)

Сез Әлифба өйрәнүне тәмамладыгыз. Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.

(Көй астында Әлифба керә.)

Бергә: Кадерле, Әлифба! Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

(Көй астында Әлифба керә.)

Әлифба: Исәнмесез, минем дусларым һәм хөрмәтле кунакларым!

Бергә: Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Минем шатлыгым бик зур! Бүген зур бәйрәм.

Укучы:

Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскачы.

Син кадерле туган телнең

Алтын ачкычы.

Укучы:

Иң якын дусларың

Булдык гел без синең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Укучы:

Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде.

Сүз тезеп укуы

Кызык һәм күңелле.

Бергә:

Кызык әкиятне

Укуы бик рәхәт.

Рәхмәт, Әлифба,

Сиңа зур рәхмәт!

Әлифба:

Нәни дусларым,

Рәхмәт сезгә дә,

Әлифбаны нык

Үзләштергәнгә.

Белем сараен

Керергә ачып

Сезнең кулларда

Хәзер бар ачкыч.

Һәрбер бала

Бик күп укысын!

Китап иң якын

Дустыгыз булсын!

Нәни дусларым,

Шуны белегез:

Фәкать Әлифба -

Белем нигез.

Зур доктормы ул,

Укытучымы,

Яки төзелештә

Бер инженермы,

Космоновтмы ул,

Әллә галимме,

Агроном яисә

Гади эшчеме,

Үтәргә эшнең

Кечесен, зурын

Әлифбадан ул

Башлаган юлын.

Укучы:

Әлифба, әлифба

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз,

Иң соңгы битеңне.

Укытучы: Сылу кызларыбыз башкаруында "Гөлләр" җырын тыңлап үтик.

Җыр "Гөлләр".

Әлифба:

Кем кайсы хәрефне

Бигрәк ошатты.

Я, әйтеп бирегез,

Ачмыйча китапны.

(Укучылар хәрефләрне кулга тотып, алга чыгып сөйлиләр).

"Ә" хәрефе:

"Әни" диеп телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

"Ә" хәрефен язмаган.

"Л" хәрефе:

Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып тирләр түгеп.

Мин яратам Л хәрефен,

Кабатлыйм "лимон" диеп.

"И" хәрефе:

"И" хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

"И" хәрефе 2легә

Укымаска өйрәтә.

"Ф" хәрефе:

Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур

Узмый вакыт әрәмгә.

"Б" хәрефе:

Бәр, барабан, уйна быргы

Бар кешеләр сөенсен.

"Б" дан башка бәйрәм югын

Барчасы күреп китсен.

"А" хәрефе:

"А" хәрефе - алмада,

"А" хәрефе - агачта.

"А" хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Бергә:

Һәммәбезнең үз урыны

Барыбыз да кирәкле.

Безне "Әлифба" китабы

Дус булырга өйрәтте.

Җыр "Алфавит".

Ученик:

Мы сегодня очень рады

Всем ребятам, папам, мамам.

Мы приветствуем гостей,

Дорогих учителей.

Ученик:

Всех знакомых, незнакомых -

И серьезных, и веселых.

Первый класс, первый класс

Пригласил на праздник вас.

Ученик:

Сегодня мы говорим «спасибо» нашей Азбуке и хотим вам показать, что нам Азбука дала, как учила нас она.

Ученик:

Пусть зовут нас «шестилетки»,

Пусть не ставят нам отметки.

Не ведем мы дневники.

Всё же мы - ученики!

Ученик:

Букв сначала мы не знали,

Мамы сказки нам читали.

А теперь читаем сами,

Подружились буквы с нами.

Ученик:

Буквы - значки, как бойцы на парад,

В четком равнении строятся в ряд.

Каждый в условленном месте стоит,

И называется все - АЛФАВИТ.

Ученик:

Я с этой книжкой в первый раз

Пришел в свой светлый класс.

Я эту книжку полюбил,

Я в ней все буквы изучил,

И как мне радостно сказать:

«Умею я теперь читать!».

Ученик:

Смех и слезы, радость и печаль

За полгода довелось нам испытать.

Но стараний наших нам не жаль -

Книги нам легко теперь читать!

Ученик:

В день осенний, в день чудесный

В класс несмело мы вошли.

«Азбуку» - для всех подарок -

Старшеклассники внесли.

Ученик:

Вдоль картинок мы шагали,

По ступенькам - строчкам шли.

Ах, как много мы узнали!

Ах, как много мы прочли!

Ученик:

Был наш путь не очень долгим,

Незаметно дни бегут.

А теперь на книжной полке

Нас другие книжки ждут.

Ученик:

Тем, кто любит приключенья,

Мы откроем свой секрет.

Дети (хором):

Увлекательнее чтенья

Ничего на свете нет!

Учитель: Дети, а сколько букв в русском алфавите? (тридцать три)

Давайте напомним нашим родителям и гостям, что это за буквы.

А, Б, Г, Д, Е, Ё - постирали мы бельё.

Ж, З, И, Й, К, Л, М - кашу манную всю съем.

Н, О, П, Р, С, Т, У - посуду вымою.

Ф, Х, Ц, Ч, Ш и Щ - мы поймали два леща.

Ъ, Ы, Ь - не расстанутся никак.

Э, Ю, Я - буквы все - мои друзья.

Под музыке в зале появляется Баба - Яга.

Баба - Яга: Тихо! Что за шум здесь? Отчего? Не пойму я ничего!

Дети: Здравствуйте, Бабушка!

Баба - Яга: Здравствуйте, касатики! И зачем вы здесь собрались? Вам не лень? Лучше б дома на диванчике полежали, телевизор посмотрели. Это то? Буковки? Да что в них толку? А то еще придумали: гласные - согласные! (подходит к согласным буквам, рассматривает их) Ну эти еще ничего! Симпатичные! А эти? (рассматривает гласные) Ну что в них такого? Эта (показывает на букву И) вроде калитки, а эта (показывает на букву А) вроде шалаша. Вот уж без них - то наверняка обойтись можно, невзрачные какие - то.

Учитель: Ты ошибаешься, Баба - Яга. Без гласных ни одно слово не получится. Все буквы важны. Правда, ребята?

Дети: Да!

Баба - Яга: Ишь, умные какие! Все - то вы знаете! А все ли умеете? Вот я вам сейчас загадки загадаю. Если не отгадаете - праздник отменяется. Договорились? Уверены в своих силах?

  1. Не куст, а с листочками,
    Не рубаха, а сшита,

Не человек, а рассказывает. (Книга)

  1. Крошки птички сели в ряд

И словечки говорят,

С виду черные, кривые,

От рождения немые,

А как только встанут в ряд,

Сразу все заговорят. (Буквы)

  1. Стоит веселый, светлый дом,

Ребят проворных много в нем.

Там пишут и считают,

Рисуют и читают! (Школа)

Баба - Яга: А вы знаете как себя вести в школе?

Учитель: Да. Ребята, расскажите основные правила.

Ученик:

Ты не должен оставлять

Дома книжку и тетрадь.

Ученик:

Парта - это не кровать,
И нельзя на ней лежать.

Ученик:

Вставайте дружно каждый раз,

Когда учитель входит в класс.

Ученик:

Ты сиди за партой стройно

И веди себя достойно!

Ученик:

Ответить хочешь - не шуми,

А только руку подними.

Ученик:

На уроках не болтай,

Как заморский попугай.

Баба - Яга: Знаете ли вы дети, что нужно брать с собой в школу? А это мы сейчас проверим.

  1. Должен каждый ученик

В школу брать собой …(дневник).

  1. Чтобы ручками писать,

Приготовим мы … (тетрадь).

  1. Кто альбом раскрасит ваш?

Ну, конечно, … (карандаш).

  1. Чтобы вдруг он не пропал,
    Приготовим мы … (пенал).

Учитель: Знаешь, Баба - Яга, ребята любую твою загадку отгадают, ведь они учатся в школе. Так что отправляйся - ка ты назад в сой лес, на здесь не мешай.

Баба - Яга: Ладно, ладно, пойду пока. До свидания, касатики, может, встретимся еще. Коли будете плохо учиться, обязательно загляну.

Укытучы: Ә без бәйрәмебезне дәвам итик.

Әлифба: (Бер кырыйда укучыларның белемнәре тикшереп тора.) Балалар, бик күп белемнәр туплагансыз. Рәхмәт.

Укучы:

Шатлык балкый буген йөзебездә,

Моңсулык бар күзебездә.

Беренче битеңнән соңгы битеңә

Зур юл үттек үзебез дә.

Укучы:

Бәхетле мин, Әлифбам.

Укырга өйрәндем,

Үстем инде Әлифбам,
Тәртипкә дә өйрәндем.

Әлифба:

Беләсезме алмашка

"Туган тел" киләчәк.

Ул сезгә бигрәк күп

Бүләкләр бирәчәк.

Кадерле балалар!

Мин китәм хушыгыз.

Акыллы булыгыз.

Гел "5" кә укыгыз!

Бергә:

Рәхмәт, сиңа Әлифба!

(Көй аствнда Әлифбаны озаталар.)

Укытучы:

Туган тел ул - иң изге тел.

Шуны белегез!

Ишек ачык, кил, рәхим ит,
"Туган тел"ебез.

(Көй астында Туган тел керә.)

Туган тел:

Исәнмесез, минем нәни дусларым!

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Таныш булыйк, дуслар,

Мин "Туган тел" буламын.

Көн дә бергә йөрербез,

Бик күп белем бирербез.

Минем белән сөйләшеп,

Минем белән серләшеп,

Бик күп юллар үтәрсез,

Хыялыгызга җитәрсез.

Минем ни өчен "Туган тел" дип аталуымны белмисездер әле. Тыңлагыз: сөйлим.

"Дөньда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы," - дип язган сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.

Туган тел бик күп нәрсәгә өйрәтә. Мин быел сезгә туган илебез, туган телебез, батыр халкыбыз турында сөйләрмен. Сез ни өчен җил искәнен, кыш һәм җәй, көн һәм төн булуын белерсез. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә өр - яңа булсын.

Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен.

Мин әле өй - яңа

Бер тапсыз битләрем.

Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя

Мәкальләр күтәреп

Май ае җиткәнче

Укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын

Табышмак ничаклы.

Тик менә үтенеч -

Таплама китапны!

Бергә:

Туган тел, туган тел

Боларны без беләбез.

Өйрәндек күп нәрсә

Әлифба белән без.

Туган тел:

Балаларым, якыннарым -

Сүзләр, хәрефләр.

Китердем мин сезгә бик күп

Бүләкләр дәресләр.

Бүгеннән башлап фән иленә

Бергә барабыз.

Ләкин башта ни беләбез,

Әйтеп карагыз.

Кем зирәк, кем тапкыр икән

Сынап карыйк, әйдәгез!

Сез җавапларын табыгыз,

Без табышмак әйтәбез.

  1. Агач түгел, яфраклы

Тун түгел, тегелгән,

Кеше түгел, сөйли.

  1. Хәзер елның кайсы вакыты?

  2. 1 атнада ничә көн?

  3. Туган көнгә нәрсә бүләк итәләр?

  4. Өчпочмакның ничә ягы бар?

  5. Тавыкта ничә койрык?

  6. "З" хәрефе нинди цифрга ошаган?

  7. Квадрат якларын 5 кә арттырсаң ничә була?

  8. Кар бабай ясаганда нинди яшелчә кулланалар?

  9. Ике малайда ничә колак?

Укытучы: Күрдеңме "Туган тел" без барсында беләбез.

Туган тел: Хәзер дуслар, "Әлифба" өйрәткән шигырьләрне дә сөйләп күрсәтегез инде. (Укучылар шигырьләр сөйлиләр.)

Туган тел: Сез әле шигырьләр, җырлар, биюләр дә беләсездер. Хәзер шуларның берсен башкарып күрсәтмәссезме?

Укытучы: Әлбәттә, батыр егетләребез башкаруында "Бииләр итек - читекләр" җырын тыңлап үтәрбез.

Җыр "Бииләр итек - читекләр".

Туган тел: Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, дусларым. "Әлифба" белән дус булгансыз, бик күп нәрсәләр өйрәнгәнсез.

Укучы:

Зур белем иленә

Бик озак барасы.

Куркытмый авыр юл,
Тау ташлар арасы.

Укучы:

Әлифба, әлифба синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

Укучы:

Әлифба күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле юл

Теләп каласың.

Укучы:

Әлифюа тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Укучы:

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә!

Укытучы: Җырсыз юл булмый диләр бит. Хәзер барыбыз бергә бер тылсымлы җыр җырларбыз. Бу җыр сезгә юлдагы бик күп авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр.

Сез Тукай аыйны

Беләсез һәммәгез.

Ул язган бер җырны

Җырлыйбыз, әйдәгез.

"Туган тел" җыры башкарыла.

Укытучы: Шушының белән безнең "Әлифбалы гаилә нур чәчә тирә - юньгә" дип аталган кичәбез ахырына якынлашты. Бәйрәмдә катнашкан әти - әниләргә, килгән кунакларыбызга бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булып торыгыз.


© 2010-2022