Доклад Һәр баланың җае бар

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Һәр баланы тәрбияләү җае бар

Галиуллина Гөлсинә Әнвәр кызы, ТР Әлки МР Карга төп белем

мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы

Киләчәк бүген төзелә диләр. Һәрвакытта да җәмгыять алдында яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү бурычы торды. Татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, күренекле фикер иясе, язучы журналист, тарихчы, педагог Ризаэддин Фәхреддин дә бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк дип язып калдыра. Ул "Бала тәрбияләү - бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурыч ул",- дип саный. Балага белем һәм тәрбия бирү - иң кыен, иң четерекле эш. Бу гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул - мәңгелек мәсъәлә.

Без авылда яшибез. Авылда бер кеше дә игътибарсыз калмый диярлек. Имеш, яшьләр усал, тәртипсез, әхлаксыз, тәмәке тарта, аракы эчә, сүгенә, әнисен әни дип, әтисен әти дип белми, картларны, кечкенәләрне кыерсыта, каршы дәшә...Шуның кадәр тәртипсез итеп кем үстерә соң аларны?! Туганда ук шундый булганнармы әллә? Әллә инде зурларга карап, үрнәк алып үскәнгә, олылар балаларга битараф булганга, шундый булып тәрбияләнделәр микән? Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата - аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче - өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, мәктәп, укытучы эше дип саныйлар. Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу - бәхәссез. Ә ата - ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, ата - ана да бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын исәпкә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшеүен берәү дә кире какмас. Иң беренче эш итеп, ата-ана баланы яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга, укытучы дәрестә башлаган эшне өйдә дәвам иттерергә тиеш. Ата-ана - баланың шәхси укытучысы ул. Без, ата-аналар балаларыбызга бары тик яхшылык кына телибез, өметләнәбез, хыялланабыз, ә тормыш кайвакыт хыялларыбызны чәлпәрәмә китерә. Үрнәк, зыялы гаиләләрдән дә әхлакый яктан тәрбиясез балалар үсә. "Үзебез гаепле, нәрсәнедер күреп җиткермәдек бугай. Монысына яхшы тәрбия бирә алмадык", - ди шундый гаилә атасы, сыкранып.

Адәм баласы дөньяга туа да - гаилә корбанына әверелә. Дилбегәне кай якка тартасың - шул якка чаба ул, нәрсә кушасың - шуны эшли. Әгәр баланы яшьли урманга илтсәң, хайвани кыланмышлар ала, (моңа фәнни әдәбиятта күп мисаллар бар), сөйләшә дә белмәс дәрәҗәдә була. Ата-ана кайвакыт үзенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләүнең әһәмиятен аңлап бетерми. Балаларны еш кына үзләре теләгән калыпка кертергә, башкалар кебек тәрбияләргә тырыша. Иҗади шәхес тәрбияләү балаларда үз-үзенә, үз теләкләренең тормышка ашыру мөмкинлегенә, кешенең язмышы үз кулында икәнлегенә, уңышсызлыкның, күбесенчә, ялкаулыктан килүенә ышаныч тудыра.

Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген турыдан-туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар. Балалар - гаиләнең көзгесе. Үзара хөрмәт һәм ышаныч булган, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала, кечкенә вакытыннан ук, ярамаган эшләр өчен җавап бирәчәген белергә тиеш.Тора-бара аның психик карашы формалаша. Гаилә әгъзаларының үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк була, шулай итеп Законны хөрмәт итү тәрбияләнә.

Тәрбия бирү тамак туйдыруга гына кайтып калмасын иде. Элек ашарга да булмаган, аның каравы, калепләре саф булган. Бала бишектән үк "Әллүки"гә, "Тәфтиләү"гә, әниләре иҗат иткән бишек җырларына изрәп йокыга киткән. Соңрак "Сак-сок" бәетендәге балаларны кызганып, әкиятләрдәге батырларга охшарга тырышкан. Ә хәзер бар нәрсәсе дә җитеш булган балаларның бер нәрсәгә омтылыш, кызыксыну, соклану юк. Мәгънәсе дә аңлаешсыз булган " башка сугып тора торган" чит ил җырын тыңлап, миңгерәп "ял итә" балалар. Дәүләт эшен генә белгән олылар тарафыннан игътибар да бик аз. Хәзер инде бүтән заман диләр. "Балалар мәктәп бетереп туа" ,- диләр, кисәтү дә юк, тирә - яктагы матурлыкны күрә белергә өйрәтүчеләр дә аз, кызганыч... Мәктәптә балаларга сыйныф сәгатендә әхлак дәресләре дә укытам. Бу дәресләргә чиратлап әти-әниләрен дә чакырам. Битараф булмаганнары килә. Балаларының уңай якка үзгәрүләрен шатланып сөйлиләр. Укучыларның ихтыяр көче, тырышлыклары сизелә. Минем уйлавымча, бүгенге көндә әхлак дәресләре программада булса, балалар арасында тәмәке тартучылар, наркоманнар, эчкечеләр булмаячак. Бүгенге көндә әхлак дәресе балаларга гына түгел, җир йөзендә яшәүче һәркемгә дә файдалы булачак.

Гаилә генә бирә торган бик күп сыйфатлар формалашуга бернинди компьютер, планшет, телевизор да йогынты ясый алмый. Әллә хәзерге балалар кичәге битараф буын балалары булганга шундыймы? Бу сорауга җавапны әллә нинди энциклопедик китаплардан эзләргә дә түгел, минемчә, Коръән алып укырга, буш сүз сөйләүдән, бу күпкә файдалырак.

Ата - аналар белән балаларда буш вакытларын бергә үткәрергә омтылыш тудыру бик мөһимдер, дип уйлыйм мин. Без яңарыш чорында яшибез. Киләчәккә өмет баглап, яшь буынны тәрбияләгәндә, әби-бабаларыбыз яшәгән дәверләргә караш тоту бик мөһим. Гаиләдә әби - бабай тәрбиясе дә зур роль уйный, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнеп үсә балалар. Баланың тәрбиялелеге үз өендә, туганнары белән аралашуында да күренә. Тәрбияле бала кешеләрдән узып сөйләшми, үзен-үзе зурга куймый. Өйдә балалар дәресләрен әзерләгән вакытта, теләсә ни белән( музыка "акырту", карта уеннары) шөгыльләнгән әти-әниләрнең балалары беркайчан тәрбияле булмый. Мондый гаиләләр тәрбияне күбрәк мәктәп өстенә тапшыра. Авылда ата тәрбиясе иң югары дәрәҗәдә тора. Ата - гаилә намусын саклаучы. Гаиләдә дини тәрбиянең булуы да балага уңай тәэсир итә. Бу алымнарның барысы да бер агач кәүсәсе формалаштырган кебек мәктәпнең методик җитәкчелегендә даими алып барылса, һичшиксез, тәрбияле бала үсәчәк.

© 2010-2022