Сценарий литературно-музыкального вечера, посвященный Факилю Сафину

Материал  посвящён творчеству Челнинского  писателя ,поэта, ученого, педагога, редактора детской газеты «Комеш кынгырау» Факиля Сафина. . Факиль Сафин – мастер глубокого психологизма, один из немногих писателей, сумевших достигнуть в своих произведениях философского осмысления. «Последняя осень», «Гульджихан», роман-трилогия «Заблудившийся рассвет»…   В ходе мероприятия была показана электронная презентация по творчеству писателя, также оформлена книжная выставка «Факиль Сафин – писатель, журнал...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5

Язучы, шагыйрь Факил Сафин белән очрашу кичәсе. 20.02.2014

Сценарийны төзүче Таҗиева Р.Р.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Язучы турында фикерләр язылган плакатлар, "Яшь каләмче" газетасы, язучының китаплары.Ф. Сафин җыры ишетелә

1 а.б.Исәнмесез , хөрмәтле кунагыбыз, хөрмәтле укытучылар, укучылар. Бүген бездә зур бәйрәм.

2а.бА.б. Әле генә яңгыраган җырның авторы,сезнең яраткан газетагыз "Көмеш кыңгырау"ның баш редакторы, балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан шагыйре ,күренекле язучы, галим, тәрҗемәче, күп җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, «Рухи мирасны өйрәнү үзәге» җитәкчесе Факил абый Сафин бездә кунакта .

-3д сыйныф укучылары чыгышы

Илизә

-Комеш кыңгырау гәзитен

Бик яратып укыйм ла

Аның бит баш мөхәррире

Факил абый сафин ла.

Сәйдә Өстәл артында елмаеп

Мыеклы абый утыра.

Сөйкемлеге, гадилеге

Әллә каян күренә.

Алмаз

Факил абый бигрәк кызык

Шигырьләр иҗат итә.

Зур рәхмәт дибез аңарга

Кунакка килгән безгә

С. алинә

Сэламәтлек, зур унышлар

Телибез бүген сезгә

Тагын шулай озак еллар

Иҗат итегез безгә.

Руслан

Һәрвакыт шук балаларны

Сөендереп яшәгез.

Сезне без кабат-кабат

Кунакларга дәшәрбез.

Акмалова

Үзебез дә шулай сездән

Үрнәк алып язарбыз.

Сез аларны , ышанабыз,

Яратып бастырырсыз.


азалия

Факил абый шигырьләрен

Өйрәндек бик тырышып.

Сөйләрбез аларны бүген

Сез тыңларсыз яратып.

1 а.б. Әйе, безнең мәктәп укучылары бөтен Татарстанга билгеле булган "Көмеш кыңгырау"газетасын яратып укыйлар, үзләре дә газетага матур-матур әкиятләр, хикәяләр язып җибәрәләр. Газета укучыларга татар телен яратырга, телебезне тагын да күбрәк белергә, чит төбәкләрдә яшәүче яшьтәшләре белән аралашырга ярдәм итә. Газетадагы материалларны без дәресләрдә дә кулланабыз.Газетаның матур бизәлешле, эчтәлекле итеп чыгуына без бик шатланабыз.

2 а.б.-Хөрмәтле кунагыбыз, хөрмәтле укучылар. Бүген без Факил абыйның тормыш юлы белән танышырбыз. Аның шигырьләрен, җырларын тыңларбыз. Кичә ахырында язучыга үзегезне кызыксындырган сораулар бирерсез.

Кичәбезне Ф. Сафинның бөтен тормышына эпиграф булып торырлык шигыре белән башлыйбыз

- "Булмышым" шигырен 10 сыйныф укучысы Низаметдинова Чулпан укый.

1 а.б.. Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә-биткә генә тугел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да узләреннән тирән эз калдырырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр.

2 а.б.Бүген шундыйларның берсе, язучы һәм шагыйрь Факил Сафин бездә кунакта. Әйдәгез, аны зурлап, кул чабып каршы алыйк. Факил абыйның 2 гыйнварда матур юбилее иде. Без сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сэламәтлек, иҗади уңышлар телибез

(бер укучы чәчәк бирә)

1 а.б.Шәһәребездә күренекле язучы һәм шагыйрьнең яшәве безнең өчен зур горурлык һәм бәхет .Ни өчен горурлык, чөнки Факил абыйның шигырьләрен яратып укыйбыз, ә инде ни өчен бәхет дигәндә, ул безнең яратып укый торган "Көмеш кыңгырау" газетабызның баш мөхәррире.

2 а.б..Безгә аның "Гөлҗиһан" повесте, "Биек тауның башларында" романы, "Соңгы көз", "Тузганак чәчәге", "Ак канатлы йолдызлар", Кошлар яратучы малай,Галәм күзе -"Сәфәр" исемле шигыръ китаплары",Саташып аткан таң" роман-трилогиясе яхшы таныш. Факил абыйның барлыгы 18 китабы дөнья күргән..

  • "Исәнме, кеше" шигырен 8 д сыйныф укучысы Хөсәенов Алмаз сөйли.

1 а.б.Күренекле шагыйрь, язучы Факил Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мәктәп елларында ук иҗатка тартыла, тик әдәбиятка урау юллар аша килә.Үз авылларында сигезеллык мәктәпне тәмамлап, Күбәк урта мәктәбендә белем ала.

2 а.б.Бик яхшы укыган Ф.Сафинны укытучылар югары уку йортына керер дип өмет итәләр, ә ул, барысын да шаккаттырып, Минзәләгә шоферлар курсына укырга китә. Курсларны тәмамлап кайткач, колхозда механизатор булып эшли башлый.

- Ф.Сафин шигыре. Кайту - 7д сыйныф укучысы Җәләлов Раиль сөйли.

1 а.б.Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, нәкъ менә шул чакта аның иҗаты активлаша, вакытлы матбугатта шигырьләре еш басылып тора. Армиядән кайткач, егетнең активлыгын күреп, иң зур "Мөслим" совхозына комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Бераздан зур Иске Карамалы авылы мәдәният йорты директоры итеп билгеләнә.

2 а.б.2д сыйныф укучылары башкаруында ф.Сафин сүзләре һәм көенә " Матур җыр",

Л.Х "Мөслимдәге якты язлар", сөйли 8 д сыйныф укучысы Исламов Ильгиз

1 а.б.Факил Сафинның югары белем алу теләге көчле була. Ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Шактый вакыт Мөслим районы мәктәпләрендә укыта, мәктәп директоры булып эшли.

2 а.б.Кайда гына эшләсә дә, талантлы балаларны җыеп, әдәби иҗат түгәрәкләре оештыра,олпат әдипләр белән аралаша, алардан киңәшләр ала, өлкән шагыйрьләрнең фатихасы белән шигърият дөньясына чума.

Ә балачагында Факил абый бик шаян малай була.Бу сыйфатлары аның шигырьләрендә дә чагыла.

  • Хоккейчылар . 6 сыйныф укучысы Сирик Катя сөйли. җыр кушарга

1 а.б.1984 елдан Ф.Сафин Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Башта "КАМАЗ" заводында мастер, участок башлыгы вазыйфасын да башкара, заводның Мактау тактасына кертелә.Аннан соң ул укытучылык эшенә кайта,журналистика эшенә кереп чума. Шул елларда аның исеме республика матбугатында да ишетелә башлый.Аның оештыручы-җитәкче буларак та, иҗатчы буларак танылуы Чаллы белән бәйле.

2 а.б.Аспирантурада белем алып, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешкән галим буларак, әдәбият мәйданында фәнни тикшеренүләре игътибарга лаеклы. Балалар әдәбиятында да уңышлы иҗат итә.

- Ф.Сафинның "Сабак" шигыре, сөйли 3 д сыйныф укучысы Садикова Алинә сөйли.

1 а.б.Чаллыда нәшер ителә торган "Таң йолдызы" газетасын,"Аргамак" журналын, беренчеләрдән булып, шагыйрь Факил Әмәк ачып керә. Теләкләре хәер-догада булган. Ф.Сафин "Көмеш кыңгырау" газетасын, "Фән һәм мәктәп", "Мәйдан" журналларын оештыра. Соңгы елларда үзе оештырган балаларның яраткан "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире дә ул Факил абый.

2 а.б.Күренекле фикер иясенең "Талантлы кеше барлык өлкәләрдә дә талантлы" дигән гыйбарәсе бар. Шигърияттә һәм прозада үз исемне таныткан, үз урынын тапкан әдипнең көйләр язуы да, Күренекле шәхесләрнең рухи мирасын укучыларга җиткерү юлында фидакарьләрчә эшләве дә, иҗатка тартылучы яшьләргә ярдәм күрсәтүе дә игътибарга лаек.

Ә хәзер Факил абыйга күчтәнәч итеп , Зөлфия Минхаҗеваның " Бичура" мәктәбебезнең йолдызы, шигырь сөйләү остасы, республика бәйгеләренең җиңүчесе 3 д сыйныф укучысы Юлдашева Сәйдә сөйли.

Бию

1 а.б.Факил абыйның иҗатына сокланып та, горурланып та карыйбыз, үзебезчә бәя бирәбез. Сез иҗат иткән һәр шигырь аша үзебезгә илаһи көч, илаһи дәрт, яшәү хозурлыгы, яшәү көче алып, янып-ялкынланып яшибез.
Без сезнең иҗат иткән шигырьләрегезне укыдык та , шул шигырьләргә, хикәяләргә рәсемнәр ясадык. Сез аларны күргәзмәдә күргәнсездер инде.
2 а.б.Балалар өчен язылган " Кәримнең теше чыкты" шигырен 6 нчы д сыйныфыннан Рәхимов Айрат сөйли

1 а.б.Укучылар сезнең шигырьләрне,хикәяләрне яратып укыйлар. Факил абыйның шигырьләрендә заман сулышы, бүгенгегә хас борчылулар, сөенечләр урын алган. Милләт язмышы, тел, Ватан язмышы. Китапка кергән һәр шигырь дәва булырлык тылсымга ия.

2 а.б.Факил абыйның "Татар теле" шигырен 3 д сыйныф укучысы Юлдашева Сәйдә сөйли.

1 а.б.. Татар әдәбиятында чын шагыйрьләрне әлегә авыл туфрагы биреп бара.Туган туфрак-изге. УЛ ӘНИ СҮЗЕ белән тәңгәл, әни сүзе белән янәшә ул туган туфрак! Әнкәйләргә булган олы мәхәббәт, яктылык сыйган Факил абыйның әниләргә багышланган шигырьләрендә.

2 а.б.Әнкәемнең җылы карашы" шигырен 7д сыйныф укучысы Гыйләҗева Дания сөйли

1 а.б.. Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек.13 февральдә Шәһәр балалар үзәгендә Факил абыйның тормышы һәм иҗатына багышланган зур кичә булды. Бу кичәгә Факил абыйны котларга Республикабызның халык депутатлары, танылган галим, язучылар, артистлар килгән иде.Шул кичәдән мин үзем бик зур тәэсирләр белән кайтып киттем. Бик гади генә, тыйнык, сабыр гына күренгән Факил абый искиткеч дәрәҗәле һәм мөхтәрәм шәхес икән. Ул- шагыйрь дә. язучы да, галим дә, укытучы да. Ләкин мине бик гаҗәпләндергәне аның җырлары булды.Залдагы тамашачыны ф.С. сүзләренә, аның көенә җырланган җырлар шаккатырды һәм сокландырды. Бер кешегә шул хәтле күп талант каян киләдер. Факил абый шагыйрь генә түгел,ә үзешчән композитор да икән Ул үзешчән композиторлар арасында "Гран-При" иясе дә әле.

2 а.б..Ф.С- Казанда үткәрелгән "Балалар җырлары" конкурсында Р.Бәшәр сүзләренә язган "Туган җир" җыры белән катнашып, лауреат,"Тургай" җыр фестиваленең беренче җиңүче-дипломанты булган. Аның 300 шигыренә көй язылган " 300 җыр"

исемле җырлар китабы 2013 елда басылып чыга.

-Ә хәзер 7д сыйныф укучылары Факил Сафинның "Дуслар кирәк җирдә яшәргә" җырын башкара

1 а.б.- Шагыйрьнең туган авылга булган мәхәббәте җыр булып күңелләргә күчә.Шагыйрь тудырган ана - бөек ана, шагыйрь тудырган авыл -бөек авыл!Бөтен дөньясын онытса да, туган авыл үз шагыйрен онытмый ул.Факил абый күп шигырләрендә үзенең туган ягына, туган авылына мәдхия җырлый. Шагыйрь үзенә псевдоним итеп үзләренең авыл исеме Әмәкәйне сайлаган. Укучы Факил Сафинны Факил Әмәк дип тә белә.

- 3д сыйныф укучылары башкаруында Ф.Сафин сүзләре һәм көе "Урманым"җыры

2 а.б.- Ә менә мәхәббәт темасына шигырьләр язмаган шагыйрь юктыр ул.Чөнки мәхәббәтсез дөньяда яшәп булмый. Әти-әнигә, туган җиргә, табигатькә, туган телеңә һәм әлбәттә инде тиң ярыңа мәхәббәт хисе кешене гомере буе озата бара, аңа яшәргә көч бирә. Факил Сафинның мәхәббәт турындагы шигырьләренә беркем дә битараф түгел: аларны яшь кызлар да, ак яулыклы әби-апалар да укый. Бу хис, бу тойгылар беркемгә дә чит түгел.

1 а.б.-"Хатлар язма" шигыре. Сөйли Низаметдинова Чулпан

Л.Х Күренекле Чаллы язучысы Айдар Хәлим 1993 елда ук Ф.Сафин турында болай дип яза: "Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме-соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит"

2 а.б.Әйе, Ф.Сафинның 60 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе Айдар Хәлимнең бу фикерләрен чын мәгънәсендә раслады.Аның бик талантлы язучы, шагыйрь, үзешчән композитор, Җәмәгать эшлеклесе, газета-журналлар оештыручы, укытучы,балаларның якын дусты икәнен раслады. Татарстан Республикасы хөкүмәте Факил Әмәкнең хезмәтләрен бәяләп, аны"Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләде.

Бу бүләге белән без дә хөрмәтле кунагыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

1 а.б.- Бездән, гади җир кешеләреннән нәрсә белән аерыла икән соң шагыйрьләр? Мөгаен, күңелләренең үтә нечкә, сизгер булуы белән, тынгы белмәс уйлары, әрнүләргә түзмәс җаннары беләндер. Үз йөрәкләрендә кайнаган хисләр өермәсен алар түкми-чәчми башкаларга җиткерә беләләр.

2 а.б.Х.Туфанның "Талантлы син, Кеше туганым!" шигыре нәкъ Ф.Сафинга багышлап язылган диярсең:

Талантлы син, Кеше туганым!-

Сәләтлесең һәрбер иҗатка;

Дөнья дигән Бөек китапка

Языла бара хезмәт юлларың.

Талантлы син, Кеше туганым!

1 а.б.Р.Миңнуллин сүзләренә. Ф. Сафин көе "Балаларның көлүләре". 6 д сыйныф укучылары башкара.

Ә хәзер кунагыбызга багышланган презентацияне карап китәрбез.

Укучылар , хәзер сүзне Факил абыйга бирсәк ничек булыр, аның безгә әйтәсе сүзләре бардыр , мөгаен.

Укучылар сораулар бирәләр. Язучы җаваплар бирә. Кичә шуның белән тәмамлана







© 2010-2022