- Преподавателю
- Классному руководителю
- Классный час на татарском языке
Классный час на татарском языке
Раздел | Классному руководителю |
Класс | 4 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Шайдуллина Г.Я. |
Дата | 09.10.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Әлмәт шәһәре
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия"
югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Шайдуллина Гөлчәчәк Яхъя кызы
4нче сыйныф кызы балалары өчен сыйныф сәгате.
Тема: Тылсымлы бизәк.
ИСКӘРМӘ: Алдагы сыйныф сәгатьләрендә укучылар татар халык костюмы тарихы һәм элементлары белән таныштылар.
Максат:
-
татар халык орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинлекләрен ачыклау;
-
дизайнер, тегүче һөнәрләренең нечкәлекләре белән таныштыру
Ачыклыйсы сораулар:
-
татар халык орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинлекләрен ачыклау
-
орнаментның нәрсә икәнен белү;
-
татар халык хатын-кыз костюмын нинди орнаментлар бизәвен ачыклау;
-
татар халык хатын-кыз костюмында орнаментларның мегънәсен ачыклау;
-
дизайнер, тегүче һөнәрләренең үзенчәлекләре белән танышу һәм алар эшен башкарып карау.
-
Белемнәрне актуальләштерү һәм проблема кую
Милли кием кигән балалар "Кәләпүшем - калфагым" (Р.Вәлиева -Л. Батыр-Булгари) җырын башка.
1.Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән, гүя
Чын әкият иленнән.
2. Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
3. Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөргәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
-
Балалар, ә бүгенге көндә милли кием кигән кешене кайда күреп була?
-
Татар милли бизәкләре нинди була икән?
-
Проблеманы ачыклау.
ПРЕЗЕНТАЦИЯ: «Милли орнамент" (Бу эштә милли бизәктә нинди элементлар куллану күрсәтелә.)
Татар орнаменты тулысынча үсемлек-чәчәк мотивларыннан тора. Озын кышкы кичләрдә кызлар бергә җыелып чигү чиккәннәр. Алар чәчәкләр, яфраклардан торган төрле куңелле бизәкләр белән алъяпкычлар, түбәтәйләр, калфаклар, мендәр тышлары бизәгәннәр. Бизәкләр тирән мәгънәгә ия булганнар:
Туры сызыклар - җир өсте
Дулкынлы сызыклар - су
Түгәрәк - ай, кояш
Роза чәчәге - матурлык һәм мәхәббәт
Лалә чәчәге - яңару (Татарстан гербында)
Гөлҗимеш чәчәге, миләш тәлгәше - бәхет
Кашкарый чәчәге - озын гомер
Чәчәк букеты - яшәү дәрте
Шул ук вакытта төрле бизәкләр белән эшләнгән татар халык костюмнары һәм әбиләр, әниләр көнкүрештә кулланган әйберләр күрсәтелә.
-
Балалар, ә сез үзегезнең тормышыгызда милли бизәкне ничек куллана аласыз? (Төрле җаваплар)
-
Бүген бездә кунакта Алсуның әнисе, ул ательеда тегүче булып эшли. Хәзер ул сезгә үзенең эше һөнәре турында сөйләр, һәм сезгә файдалы киңәшләр бирер.
ӘНГӘМӘ: (Тегүче, дизайнер һөнәрләре нәрсәдән гыйбәрәт һәм кайда белем алып булу турындада әйтелә).
3.Алган белемнәрне куллану.
- Хәзер һәрберебез дизайнер һәм тегүче булып карарбыз. Моның өчен Айсылу апагыз сезнең белән бергә татар халык костюмының бер элементын - ИЗҮНЕ бизәп карарга тели . Изү кияүгә чыккан хатын - кызларның кием элементы икәнен ачыклаган идек без. Ә әйткәнебезчә, дизайнерлар милли элементларны заманга яраклаштыралар. Безгә Алсу изүне үбезнең мәктәп формасына яраклаштырып яңа аксессуар буларак тәкъдим итә. Бу аксессуарны сез сыйныфның үзенчәлеге буларак бәйрәмнәрдә куллана аласыз.
(Чигү эше эшләнә)
-
4.Рефлексия
-
Укучылар, без алдыбызга куелган сорауга җавап таптыкмы? (татар халык орнаментларын хәзерге заман киемендә куллану мөмкинме?)
-
Моның өчен нинди һөнәр ияләренең белемнәре кирәк булды?
-
Сез нинди яңа белемнәр алдыгыз?
КУШЫМТА