Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе, миһербанлыкка багышланган. Монда шигырьлэр, мэкальлэр урын алган.Максат: Сөйләм телен үстерү; Укучыларда кешелеклелек, изгелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү; Халык авыз иҗаты аша әхлак тәрбиясе бирү; Үзендә әхлак сыйфатлары туплаган шәхес тәрбияләү. Җиһазлау: Р.Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, Н.Исәнбәт “Татар халык мәкальләре”, В.Казыйханов “Әхлак дәресләре”, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин “Бәхетлеләрнең серл...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Шәфкатьлелек бизи кешене (7 нче сыйныфта үткәрелгән әхлак дәресе)

Максат: Сөйләм телен үстерү;

Укучыларда кешелеклелек, изгелек, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;

Халык авыз иҗаты аша әхлак тәрбиясе бирү;

Үзендә әхлак сыйфатлары туплаган шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Фәхреддин "Балаларга үгет-нәсыйхәт", Н.Исәнбәт "Татар халык мәкальләре", В.Казыйханов "Әхлак дәресләре", Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин "Бәхетлеләрнең серләре".

Предметара бәйләнеш: музыка

Техник чаралар: мультипроектор.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресеШәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

"Елмай" җырын җырлау. Слайд №1

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар! Көнебез җырдагыча күңелле үтсен дигән теләктә дәресебезне башлыйбыз.

  1. Яңа материал өстендә эш

Укытучы. Балалар, без әле яңа гына сезнең белән нәрсә турында җырладык?

Укучылар. Елмаю.

Укытучы. Чыннан да, иртәңне елмаеп башласаң, көнең шатлык-сөенечләрдән генә торыр. Ләкин кайбер көнне кояш болытлар арасына кереп киткән шикелле була, кулдан эш төшә, үзең дә сизмәстән, якыннарыңа дорфа сүзләр әйтеп ташлыйсың, үпкәләтәсең. Бу нилектән шулай була?

Укучы. Берәр кеше сине рәнҗетсә.

Укучы. Авыр сүз әйтсә.

Укытучы. Бик дөрес. Безнең бүгенге сөйләшүебез дә нәкъ шул хакта булыр.

Слайд №2

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Укытучы. Балалар, "шәфкать" сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Укучы. Изгелек.

Укучы. Ярдәмчел булу.

Укучы. Мәрхәмәтле булу.

Укытучы. Әйе, бик дөрес. Элек-электән изге "Коръән" хәдисләрендә бу сыйфатларга мактаулы урын бирелгән. Безнең әби-бабаларыбыз бер-берсенә игелекле, миһербанлы, туганчыл булганнар. Кызганычка каршы, елдан-ел кешеләрдә бу күркәм сыйфатлар югала бара. Танылган мәгърифәтче Р.Фәхреддин безгә түбәндәге юлларны язып калдырган: Слайд №3

" Халыкларны сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш-гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелап тору, явызлыкларга изгелек белән каршы тору, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк".

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе Р.Фәхреддин.

Укытучы. Куе зәңгәр белән сызылган сүзләрне кем аңлатыр икән? Кеше сиңа явызлык кылса, ничек инде аңа яхшылык кыласың?! (укучыларның фикерләре тыңлана)

Халык авыз иҗатында да игелеклелек турында мәкальләр бик күп. Өстәлдә конвертларда сүзләр бирелгән, кем шуларны дөрес тәртиптә тезә, татар, чуваш, кытай мәкальләре килеп чыгачак. (укучыларның җаваплары тикшерелә) Слайд №4

ИГЕЛЕКЛЕ ЭШНЕҢ ИРТӘСЕ-КИЧЕ ЮК. (Татар халык мәкале)

ИГЕЛЕК ИТКӘН ЮЛДА КАЛМАС. (Татар халык мәкале)

ИЗГЕЛЕК ИТӘ АЛМАСАҢ, ЯМАНЛЫК КЫЛМА. (Татар халык мәкале)

КЕШЕГӘ ИГЕЛЕК ИТСӘҢ, ҮЗЕҢӘ БУЛЫШАСЫҢ.(Кытай мәкале)

МАТУРЛЫК - БЕР КӨНЛЕК, ИГЕЛЕК - МӘҢГЕЛЕК. (Чуваш мәкале)

Укытучы. Булдырдыгыз. Мәкальләр төзү ошадымы? Дәресебезне күренекле педагог Ян Амос Коменский сүзләре белән дәвам итәсем килә: Слайд №5Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

"Кеше - иң камил һәм иң гүзәл зат".

Ләкин хәзерге вакытта бу сүзләр бик күп бәхәсләр уята. Бигрәк тә башкорт шагыйре К.Нәҗминең "Ачыну" дигән шигырендә хәзерге заман кешеләренең әхлакый сыйфатлары ачык күренә.

Укучы. Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,

Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек?

Усалыкка, әдәпсезлекләргә

Нинди иләк аша иләндек?

Укытучы. Усаллык кебек начар сыйфатлардан ничек арынырга соң? Слайд №6

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Автор. Минем сезгә бер риваять сөйләп үтәсем килә. Көннәрдән-беркөнне әти кеше улына бер капчык кадак алып кайтып бирә. Малай аптырашта кала, чөнки гомерендә бер тапкыр да кадак какканы булмый. Әтисе улын чакырып ала.

Ата. Соңгы араларда холкың бик үзгәрде, улым, гел кычкырасың, каршы әйтәсең. Болай сөйләшәбез, ачуың килде исә, бакча ягына чыгасың да, киртәләргә кадак кагасың.

Автор. Малай ризалашты. Беркөн утыз җиде кадак бизәп торса коймаларны, ахыргы көннәрдә чүкеч рәхәтләнеп ял итте. Әтисе тагын улын чакырып алды.

Ата. Ә хәзер киресен эшлә, ачуың килдеме, кадакларны суырып ал.

Ул тагын кунде. Суырып алырга авыр икәнен белгәч, ачуын бөтенләй басарга өйрәнде. Ата кеше моны тагын үзенә дәште.

Ата. Менә, улым, күрдеңме?! Суырып алган кадаклар урынында ямьсез булып тирән эзләр уелып калган. Койма ул - кешенең йөрәге.Кешене рәнҗетеп, аннан кичерүен сорасаң да, йөрәктә тирән яралар барыбер калачак.

Укытучы. Рәхмәт. Балалар, ә Фәнис абый Яруллин йөрәкне нәрсәгә тиңли икән?

Слайд №7.

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Укучы. Теткәләнә, туза бик тиз,

Мишень җит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Елмайсак, куллар кысышсак

Йөрешсәк, әгәр күбрәк,

Булыр иде бу дөньялар

Тагы да мәхәббәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтлерәк.

Укытучы. Яхшы сүз яшәртә

Көч бирә,

Кулыңа сәләт һәм

Эш бирә.

Яхшы сүз кузгата

Җырларны,

Бизи ул, матурлый

Дөньяны.

Яхшы сүз шифалы,

Тылсымлы.

Юа ул яраны,

Борчуны.

Яхшы сүз тауларны

Күтәрә.

Давыллар аркылы

Үткәрә.

Яхшы сүз ярдәмгә

Ашыга.

Әйтерсең эретә ул

Ташны да. (Галимҗан Латыйп)

Слайд №8Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Укучы. Карга әйтте : "Аппагым!"

Керпе әйтте: "Йомшагым!"

Куян әйтте: "Батырым!"

Бака әйтте: "Матурым!"

Ә кешегә ни кала?

"Шәфкатьле бул син, бала!"

Укытучы. Балалар, нишләп карга үзенең кап-кара баласына "аппагым", керпе инәле керпекәенә "йомшагым", куян үзенең куркаккаена "батырым" дип дәшә? (укучыларның җавабы тыңлана)

Укучы. Энҗе Авзалова "Изгелек догасы"

Дога белмим дисең нигә?

Яхшылык - үзе дога!

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул - беркайчан да,

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт,

Ул үзе изге дога.

  1. Ныгыту.

Слайд №9. Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Автор. Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин "Мендәр мамыгы". Габдулла дигән бер кеше Җәмил дигән күршесен рәнҗеткән ди. Ләкин шул көннән башлап һәр көнне аны берәр уңышсызлык, бәла көтеп тора торган булган. Төн йокылары качкан, гаиләсендә дә, эшендә дә тынычлык югалган. Бәхет исә аңа бөтенләй елмаймаган.

Көннәрдән-беркөнне Габдулла күршесенә кергән, кичерүен сораган.

Габдулла. Теге юлы мин сине нахакка рәнҗеткән идем, кичерә күр, яшәвемнең яме бетте.

Җәмил. Кичеремен, тик бер үтенечем бар. Хәзер өеңә кайт та, иң зур мендәреңне урамга алып чык та йоннарын урам буйлап чәчеп йөр.

Автор. Габдулла шулай эшләгән дә. Шул ук көнне үтенечне үтәгәнлеген җиткерергә күршесенә кабат кергән.

Җәмил. Тиз булган бу. Ә хәзер шул йоннарның берсен дә калдырмыйча, кире тутыр. Анысын булдыра алсаң, кичерермен.

Габдулланың бүтән чарасы калмаган. Көне буе җыйган, төне буе җыйган чәчкән мендәр йоннарын. Аяклары, билләре сызлый башлаган. Җыеп бетергәч, үрмәләп, Җәмилләргә кергән. Күршесе аны бик кызганган.

Җәмил. Бу бирем бик авыр булган, ахры. Сиңа шуны гына аңлатасым килде: хатаны эшләве берни тормый, ә шуны төзәтергә алынсаң, төрле упкыннар сагалап тора үзеңне.

Укытучы. Рәхмәт. Укучылар, Җәмил - яхшы күңелле кеше. Ни өчен ул Габдулланы шулай газапларга уйлаган? (укучыларның җаваплары тыңлана)

Слайд № 10.

Шәфкатьлелек бизи кешене Хазеева Гульчачак Расимовна 7 нче сыйныфларда әхлак дәресе

Укучы. Вил Казыйханов. "Вөҗдан газабы".

Боргалана-сыргалана,

Йоклап китәлми Ләлә

Әнисе дә сизеп алды:

"Авырыйсыңмы әллә?"

"Юк,"-дигән булды да кызый,

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга,

Авыр итеп тын алды.

"Әйткәч әйтим, әни, - диде.-

Бүген мин трамвайда

Урынымны бирмәдем, - ди, -

Басып торган бабайга.

Ышан, әни, мондый хәлләр

Башкача кабатланмас".

  • Хатаңны аңлагач, кызым,

Вөҗданың газапламас.

Укытучы. Балалар, әйтегез әле, Ләлә ни өчен йоклый алмый? (укучыларның җаваплары тыңлана)

Түбәнгә төшү бер нәрсә -

Ансы бары бер яман.

Түбәнлеккә күнегеп китү -

Анысы инде мең яман.

Өч нәрсәдән саклан, балаа,

Киңәшемне ташлама:

Беренчесе - бер кабым да

Харам ризык ашама.

Икенчесе - күңелеңә

Ояламасын ялган

Ялган бар җирдә хаклык юк,

Шуны онытма, балам.

Өченчесе иң мөһиме -

Шәфкатъсез була күрмә.

Шәфкатъсез кеше - тиран ул,

Шәфкатъсез дөнья - төрмә.

  1. Йомгаклау.

Укытучы. Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул мәлдә -

Иң авыр минутларда да

Тормышына гашыйк хәлдә. (Р.Харис)

Ә хәзер без чыгышлары белән Саба якларыннан булган Рәисә апа Имамиева һәм Илфат абый Газизҗанов иҗат иткән җырны тыңлап үтәрбез.

ЯШИК ӘЛЕ

Изгелекләр эшләсен дип Ходай

Гомер биргән җирдә кешегә

Яшик әле мәңге тап төшерми

Кеше дигән бөек исемгә.

Гомер китабының һәрбер бите

Гүзәл эшләр белән бизәлсен.

Кылган гамәл тик изгелек булып

Калсын әле җирдә бездән соң.

Килешмәгән ямьсез сүзләр белән

Бер-беребезнең кәефен җибәрмик.

Иркә, җылы, назлы, йомшак сүзгә

Һәр күңелдә урын җитәрлек.

Онытмаек шуны кайчагында

Бер җылы сүз җитә кешегә.

Күңеле изгелектә булганнарның

Гөрләп бара һәммә эше дә.

Укытучы. Чын тормышның төп максаты - гадилекне аңлау, гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу. Әлеге сүзләр сезнең тормыш девизыгызга әверелсә, сез дөньядагы иң бәхетле кеше булачаксыз.

Өй эше. Яхшылык турында әкият язарга яки "Таш белән атканнарга аш белән җавап кайтар" дигән темага рәсем ясарга.

Билгеләр кую.





© 2010-2022