Внеклассное мероприятие ко Дню матери

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«нил2р к0нен2 багышланган класстан тыш чара.

Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар.

Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Кадерле әниләр! Сезне әниләр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрчак юлдашыгыз булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый -

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген- әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем,сабырлы?

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.
Әниләргә Алла ярдәм бирсен
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә .

Шатлык - куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер - гомергә

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен

Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!

Көннәр якты булсын өчен Әни кирәк!

Йокы татлы булсын өчен Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен Әни кирәк!

Усаллардан яклар өчен Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен Әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк, әни кирәк!

Кадерлеләребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Хәзер яңгыраячак җыр, сөекле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

© 2010-2022