Эссе на конкурс Учитель года Мин-укытучы

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эссе

Мин - укытучы

"Укытучы" дигән данлы исем

Бирелмидер ул һәр кешегә.

Җан җылысын бирү һәр балага

Була алмый һәрбер кешедә.

Чыннан да, кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - сабый балага хәреф танытучы да, үсеп җитеп тормышка аяк басканда һәм дә аның ваклыклары арасында югалмасын өчен юл күрсәтүче дә ул. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз - үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул. Мин кечкенәдән ук укытучы булырга хыяллана идем. Иптәш кызларым белән "укытучылы" уйнарга ярата идек. Дәресләрдә өйрәнгәннәрне өйгә кайткач, үзебездән кечкенрәк күрше кызларына "укытам": дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куям, яңа теманы "аңлата" идем. Күңелемдә укытучы булу теләге мине Алабуга педагогия институтына алып килде. Һәм укып бетергәч, Дүсмәт урта мәктәбендә мин кечкенә сыйныф укучыларына белем бирә башладым. Аннан соң туган мәктәбемә эшкә кайттым. Мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен. Мәктәп- иң гаҗәп ил. Анда бер көн икенчесенә охшаш түгел. Һәр мизгел - нидәндер яңалык эзләү. Һәр укучы - киләчәк төзүче. Шулай булгач, бу илнең бөтен вәкилләре дә киләчәк өчен җаваплы. Монда һәрвакыт ашыгырга, соңга калмас өчен, тирә - яктагыларга кызыксынырлык булсын өчен, тирә - юньдәгеләргә белемеңне, энергияне, осталыкны таратыр өчен, яңалыкны белер өчен...ашыгырга кирәк. Төп максатым - балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү, аларда халкым, аның тарихына, мәдәниятенә, гореф - гадәтләренә кызыксыну, бөек кешеләргә ихтирам тәрбияләү, ана теле белән горурлану хисе уяту.

Бүгенге уку-укыту процессында яңа технологияләрне кулланып, иҗади, әхлаклы, милли җанлы шәхес тәрбияләү - укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Шул максаттан укучыларны кызыксындыру, белемнәрен тирәнәйтү өчен, уен, мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләрне, эшчәнлекле методны, сингапур структураларын, проблемалы укыту алымнарын кулланам. Эшлекле уен, төрле бәйгеләр формасында, төркемнәрдә һәм парларда эшләү алымнары да белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә. Әдәби уку дәресләре мөстәкыйль танып белү ихтыяҗын арттыра, аларны эзләнүгә этәрә, иҗади эшчәнлекне активлаштыра. Мин укучыларыма әзер белем генә бирмим, аларны иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтәм. Шуңа күрә дәреснең төрле формаларын: дәрес - сәяхәт, дәрес - бәйге, дәрес - презентацияләр кулланам, индивидуаль һәм дифференциаль укытуга, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар бирәм. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә омтылам. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне, тестларны, өй эшләрен төрле авырлыктагы биремнәр белән әзерләргә тырышам.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.

Әйе, укытучы- гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Укучыларым да бик теләп катнашалар.

Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

Очар кошлар күккә омтылгандай

Көн дә мәктәбемә юл алам,

Сабый күңеленә ачкыч табып,

Белем орлыклары мин салам.

Туган телем- татар теле аша

Тормыш серләренә өйрәтәм,

Авыр булуына карамастан,

Хезмәтемнән табам бары тәм.

Һәрбер укучымның уңышына

Сабыйларча ихлас сөенәм.

Биек-биек белем тауларына,

Алар түгел, гүя мин менәм.

Галиева Равия Зиятдиновна

башлангыч сыйныфлар укытучысы

© 2010-2022