Конспект Яңа ел котлы булсын!

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа ел котлы булсын!

1.Аэропортта. Самолет тавышы.

2. Администратор тавышы

Администратор: Хөрмәтле 2015 нче рейска билет алган пассажирлар! Һава торышы начар булу сәбәпле рейс тоткарлана. Авиакомпания Яңа елны сезгә аэропортта каршыларга тәкъдим итә.

Режиссер: ничек инде аэропортта? Мин Голливудта яна фильм төшерәм бит.

Продюсер: Мин танылган продюсер! Миңа Нью- Йоркка очарга кирәк. Минем яңа шоу- группам Яңа ел төнендә телевидениедә чыгыш ясый.

Администратор: Хөрмәтле пассажирлар! Кызганычка каршы, бөтен рейслар да тоткарлана. Ә ни өчен соң безгә бәйрәмне кызыклы итеп шушында оештырмаска?

Продюсер: Сез нәрсә? Сез бездән көләсезме? Шаярасызмы?

Администратор: юк, мин шаярмыйм. Пассажирлар күп, теләсәгез дә теләмәсәгез дә, Яңа елны шушында каршыларга туры киләчәк.

Журналист: Иптәшләр! Безнең арада танылган алып баручы да бар бит, ә менә ризалыгын бирер микән ул?

Алып баручы: Менә сиңа мә.... Мин сезнең барыгызны да коткарып калырга тиеш булып чыгам түгелме соң?

Барысы да: Әйе....

А. Б. Хәерле кич, хәерле кич! Хөрмәтле туташлар һәм әфәнделәр! Бер караганда, булай килеп чыгу бик яхшы булды әле, берегезнең дә Яңа елны аэропортта каршылаганы булмагандыр. Шулай бит?Дуслар, әйдәгез күңелсезләнмик әле! Бу кич сезнең күңелләрдә мәңге онытылмас гаҗәеп бер вакыйга булып калырына мин һичшиксез ышанам! Ә хәзер әйдәгез, кәефләребезне күтәреп, бер биеп алыйк әле! Барыгызны да биергә чакырам!

Бию: Флешмоб ( 2а сыйныф укучылары)

А. Б. Сез бик шәп биедегез! Сезнең барыгыздан да бик яхшы биючеләр чыгарга ошаган.

Бию: 1а сыйныф

А. Б. Аэропортта да без вакытны бик күңелле үткәрә алабыз икән бит! Монда барысы да жыелган: режиссерлар дисеңме, продюсерлар, журналистлар, хәтта татар эстрадасы йолдызлары!

Җыр: Усманова Ләйсән" Әйт,авылым"

А. Б. Игътибар! Танылган музыка продюсерыбыз монда үзенең яңа шоу- группасын төзергә булды. Ә хәзер, әгәр сез каршы булмасагыз, сездән чын йолдызлар ясамакчы була ул. Иптәш продюсер, сүзне сезгә бирәбез.

Продюсер: Мин сезнең арада бик күп таланлы кешеләр күрдем һәм кастинг уздырырга булдым. Группа төзү өчен миңа барабанчы, гитарист, трубачы, пианист һәм, әлбәттә инде, солист кирәк булачак. Әйдәгез башлыйбыз!

1 конкурс " Трубач сайлау":

Конкурсантларның упкәләрен тикшерергә кирәк булачак. Бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Продюсер кушуы буенча алар музыка астында шарлар кабартырга тиеш. Музыка туктагач, кемнең шары зуррак, шул кеше шоу- группаның трубачы булачак. Аңа труба яки пионер быргысы бирәләр һәм ул сәхнәдә кала. Башкалар кул чабулар астында яисә башка бүләкләр алып сәхнәдән чыгып китәләр.

2 конкурс "Гитарист сайлау":

Конкурста 4 кеше катнаша. Максатлары: гитаристка охшатып музыка астында биергә. Җиңүчене тамашачылар билгелиләр: кемгә иң нык кул чабулар, ул җиңүче булып таныла. Һәм шоу- группаның гитаристы булачак.

Гитара музыкасын кую.

3 конкурс " Пианист сайлау":

Конкурста 3 кеше катнаша. Конкурсантларның максаты: музыка астында пианистка охшатып уйнау.

Пианинода уйнау музыкасын кую.

4 конкурс "Барабанчы сайлау":

Бәйгедә 4 кеше катнаша. Музыкага ияреп барабанчы булып уйнап күрсәтергә. Тамашачылар җиңүчене билгели.

Барабанда уйнау музыкасын кую.

5 конкурс " Солист сайлау":

Әлеге бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Һәрбер катнашучы бер куплет такмак-җыр җырлый.

Фанфаралар яңгырый.

Продюсер: Җиңүчеләр билгеләнде! Таныш булыгыз, яңа шоу- группа

" Яшьлек"

А. Б. Дуслар, сез әле генә яңа группа барлыкка килүнең шахитлары булдыгыз. Беренче тапкыр сезнең алда "" Яшьлек" группасы узенең тәүге җырын башкара. Барыгызны да биергэ чакырабыз.

Җыр " Чыршы" ( төрле-төрле утлар яна)

А. Б. Менә булдырдыгыз! Әфарин!!

А. Б. Дусларым, карагыз әле, карагыз! Чыршы моңаеп утыра түгелме соң?

-Әйе шул! Ул ерак урманын сагынгандыр.

-Ә безнеңчә, аның ботакларына төрле- төрле төсле утлар җитми.

А. Б. Әйе шул. Әйдәгез, бергәләшеп ул тылсымлы утларны кабызыйк.

А. Б. Яшел чыршы, борыл син, борыл син!

Утларыңны кабыз син!

Кабыз син!

(Утлар кабына, чыршы тирәли җыр башкарыла) - " Чыршы без сине ..."

1 нче сыйныф укучылары шигырь сөйли

Нинди гаҗәп!

Һәр кешегә бәйрәм буген

Бар да матур киенгән

Яңа елда җирне бизәп

Гүя, энҗе сибелгән.

Чын күңелдән котлыйм сезне

Яңа ел белән дуслар!

Бүген монда яңгырасын

Шат авазлар, шат җырлар.

Чыршы килгән бүлмәбезгә

Тәмле исләр аңкытып

Тора залның уртасында

Нурлы йөзен балкытып

Яшел күлмәге уналы,

Сәйлән белән чигелгән

Ә өстенә, әйтерсең лә

энҗе карлар сибелгән

Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

Без теләкләр телибез

Бүген бер- беребезгә

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә.

А. Б. Балалар, безнең бәйрәмдә тагын кемнәр юк соң?

Балалар. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел.

А. Б. Дөрес, балалар. Без аларны онытып та җибәргәнбез, игътибарсызлык күрсәткәнбез, әйдәгез, ялгышыбызны төзәтик: бәйрәмгә чакырыйк. Минем арттан кабатлагыз: "Суык бабай кил безгә, Яңа ел бәйрәменә!"

(Берничә кат кабатлаганнан соң Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел керәләр)

Кыш бабай:

Яңа елның ишеген ачып керэм

Йөрәктәге илгә булган

Олы мәхәббәт белән

Исәнмесез, минем күз нурларым

Сезне сагынып килдем мин менә

Сезнең кебек гүзәл балаларны

Күргән саен күңел сөенә

Көн буена, бөтен ел буена

Сезнең яннан килми китәсем.

Килә минем сезгә бу дөньяның

Тынычлыгын бүләк итәсем.

Кар кызы:

Исәнмесез, кадерле дуслар!

Яңа ел бәйрәменә,

Әйлән- бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик сагынып килдек сезгә.

Кыш бабай. Яңа ел белән, дуслар!

Яңа шатлыклар белән!

Кар кызы. Яңа ел котлы булсын!

Дөньялар тыныч булсын!

Кыш бабай. Һәр бала булсын тырыш!

Кар кызы. Күңелле үтсен тормыш!

Яңа ел. Саумысыз дусларым. Без бик вакытлы килеп җиткәнбез. Мин сезгә саулык, сәламәтлек, яңа шатлыклар алып килдем.

Яңа ел: Яңа көч белән, бик күп эш белән

Сүнмәс дәрт, батыр йөрәк,

Матур теләк белән

Яшьлек белән, шатлык белән

Яшьнәп күкрәп киләм.

Ә хәзер Кыш бабайга багышлап " Кыш бабай " җырын җырлыйк.

А. Б. Әйдәгез, әйдәгез, кунакларыбыз! Рәхим итегез!

Нинди яңалыклар бар,

Юлда ниләр күрдегез?

Ниләр алып килдегез?

Тизрәк сөйләп бирегез.

Кыш бабай . Капчыгым зур булмаса да

Күп нәрсә алып килдем

Карлы таулар, шугалаклар,

Чыршылар, уенчыклар, чикләвекләр, алмалар, конфетлар алып килдем.

Кар кызы.

Тәңкә- тәңкә карлар яусын.

Бар дөнья тулсын

Безнең көннәр карлар кебек

Ак һәм пакъ булсын.

Алып килдек без чыршының

Иң яшен, яшелен

Чыршы кебек зифа булсын

Минем яшьлегем.

А. Б. Рәхмәт сезгә Кыш бабай белән Кар кызык, матур теләкләрегез өчен!

Килеп керде Кыш бабай,

Куллары салкын, туңган.

Үзе шаярткан була:

" Йә, кем бии, кем уңган?" ( К.Б.)

Бии ул безнең белән,

Җырлый да белә икән.

Үзе бик карт булса да,

Бик матур көлә икән.

Ә хәзер әйдәгез, 2 А сыйныфы укучылары башкаруында полька биюен карыйк.

А. Б. Кыш бабай, бүген безнең аэропортта " Минута славы" шоу- программасына баручы пассажирларыбыз да бар бит әле. Алар һәрберсе уңганнар, талантлы. Әйдәгез әле аларны без карап үтик. Рәхим итегез, дуслар! ( Аделина - восточный танец; 1а сыйн.- җыр; Пианинода уйнау; Б.Ралина " гимнастик бию")

К.Б. Булдырдыгыз, рәхмәт бик зур сезгә! Ә хәзер . Ә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны сыныйм. Минем бүләкләр капчыгымда табышмакларым бар(капчыгын эзли таба алмый.)

А. Б. Хәзер нишлибез инде бабакай? Музыка яңгырый( дию белән убырлы керер алдыннан)

Убырлы һәм дию керә

Дию. Кара әле, бездән башка гына бәйрәм ясап яталар.

Убырлы. Нигә безне чакырмыйсыз? Карагыз әле, мин нинди чибәр, матур, сөйкемле. Соңгы мода белән күлмәк тектердем.

Дию. Күчтәнәчләрегезне дә үзем ашап бетерәм, берегезгә дә бирмим!

Кыш бабай. Туктагыз әле, сез генә ашагач, нинди бәйрәм 8улла инде ул?

Дию. Ә нигә миңа бәйрәм? Иң мөһиме минем тамак тук булсын. Башкаларда минем эшем юк.

Кыш бабай. Эх сез, балалар шундый матур итеп Яңа ел үткәреп яталар. Әллә минем балаларга дигән күчтәнәч салынган капчыгымны да сез алдыгызмы?

Убырлы. Син бит аларны төшереп калдыргансың. Капчык безнеке, күчтәнәчләр дә безнеке.

Кыш бабай. Бүген Яңа ел. Бөтен нәрсә киресенчә булачак. Кая әле, тылсымлы таягым белән үзегезне бүкәннәргә әйләндереп, чыршы төбенә утыртып куям хәзер.

Дию.Кыш бабай гафу ит мине.

Убырлы. Кыш бабай, Кыш бабай дим гафу ит инде мине.

Кыш бабай. Ярар, Күчтәнәчләремне үзегез теләп бирсәгез, гафу итәрмен.

Дию, Убырлы. Ярар, без риза күчтәнәчләрне бирергә.

Кыш бабай капчыктан табышмыкларны ала.

Кыш бабай. Я, кайсыларыгыз тапкыр икән. Сынап карыйк әле.



  1. Бабай килгән сагынып,

Ак чикмәнен ябынып (Кыш)

2. Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына,

Өс- киемеңә куна,

Тәнгә тисә, су 9улла (Кар бөртеге)

3. Килә уйный- уйный,

Китә елый- елый (Кар)

4. Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күпер тактасыз (Боз)

5. Аягы юк- йөреп тора,

Ачык җиргә кереп тора,

Авызы юк- сызгыра,

Кар һәм тузан туздыра (Җил)

Кыш бабай. Бигрәк тапкыр балалар икән сез.

Ә хәзер ,дуслар, уеннар уйнап алыйк.

  • - Бияләй уены

  • -пима киеп йөгерү

  • -коротышкада ярышу

А. Б. Балалар, Кыш бабагыз арыгандыр, ул бераз ял итсен, аңа урындык китереп бирегезче.

Кыш бабай. Туктагыз әле балалар, минем Кар кызының да һөнәрен күреп калыгыз әле.

(Кар бөртеге булып киенгән кызлар белән "Кар бөртекләре" биюен башкаралар)-1 а класс кызлары

К.Б. Ягез,әле,дуслар үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

Йә,кайсыгыз бии,кайсыгыз уңган?

( балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтәләр - шигырьләр һ .б. )

2а- шигырьләр

1а- восток биюе

А.б. Кыш бабай! Үзең дә безгә бер биеп күрсәт әле!!!

Кыш бабай. Ярый ,болай бик сорагач ,биемичә булмас!!! ( бию көе куела )

К.Б.Кадерле дусларыбыз, безнең китәргә вакыт җитте. Башка балаларның да күңелен күрик, аларны да сөендерик. Хушыгыз иптәшләр , бәхетле булыгыз, яхшы укыгыз, әти- әниләрегезнең сүзләрен тыңлагыз.

Кар кызы. Эш сөеп үсегез.

Яңа ел. Дус, бердәм булыгыз.

А. Б. Рәхмәт, сиңа Кыш бабай!

Рәхмәт, сөекле Кар кызы!

Балалар. Сау бул, Кыш бабай!

Сау бул, Кар кызы. Хәерле юл сезгә!

(Чыршы әйләнәсендә күмәк җыр Яңа ел җыры башкарыла)

А. Б. Сау бул инде, хуш Иске ел,

Син дә тарихка күчтең!

А. Б. Ап- ак карлар төшә бүген

Бар табигать өстенә.

Мамык кебек йомшак алар-

Кыш керә үз көченә!

Администратор: Игътибар! Минем сезгә бер сөенечле хәбәр җиткерәсем килә! Һава торышы яхшырган, авиакомпаниябезнең барлык рейслары да торгызылды. Узегезнең билетларыгызны теркәуләрегезне сорыйбыз. Авиакомпания сезнең барыгызга да күңелле сәяхәтләр тели һәм барыгызга да шушындый матур кичә оештырырга булышканыгыз өчен зур рәхмәт әйтә!

А. Б. Иптәшләр, миңа сезнең белән аерылышуы бик кыен. Ләкин шулай да, кайгырмыйк әле, без тагын очрашырбыз әле, Алла боерса! Яңа ел белән сезне!

Күкләрегез һәрчак аяз булсын,

Һәр таң бетмәс шатлык китерсен,

Табыныгыз тулып ташып торсын,

Йөзегез гел янып балкып торсын,

Зур уңышлар сезгә юлдаш булсын,

Тормышыгыз тыныч матур үтсен

Вальс - 2а сыйныф



© 2010-2022