«Сау бул, башлангыч!»

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар ,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.   Талгын музыка уйный .” Укытучыма “ җыры  .       1 укучы :  Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек .  Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә Ничә тапкыр киеп карадык. “ 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? “- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп “Белем иле”нә алып керде.    2 укучы:  Әйе, хәтердә ул көн . 2010 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең  , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .   Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !   “ Мәктәп “ җыры  ф. Мортазин  музыкасы , А. Хәмзин  сүзләре.   1 кучы:  Бүгенгедәй күз алдымда тора                Очар коштай йөргән чакларым ,                 Сумка тотып белем алырга дип ,                  Борма сукмак буйлап атлавым .  2 кучы:   Чәчәкләр тотып кулга ,                  Без чыктык матур юлга                  Һәркем белә әлбәттә ,                  Без барабыз мәктәпкә !                  Өйрәтәләр әниләр                  Әйбәт булыгыз , диләр                  Дәү әти , дәү әниләр :                  - Хәерле юл , хуш ! – диләр.  3 укучы:   Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,                    Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә                    Син инде  уйнарга бармыйсың ,                     Кыңгырау чакыра мәктәпкә....   (Бер укучы кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга )
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сау бул , Башлангыч!

Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар , шарлар , чәчәкләр белән бизәлә. Укучыларның кул эшләреннән , үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

Талгын музыка уйный ." Укытучыма " җыры .

1 укучы : Әле кайчан гына без мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идек . Күлмәк һәм алъяпкычларыбызны , костюмнарыбызны әллә

Ничә тапкыр киеп карадык. " 1нче сентябрь кайчан җитә дип ? "- дип әти - әниләребезне аптыратып бетердек . Мәктәптә безне укытучы апабыз каршы алды , җитәкләп "Белем иле"нә алып керде.

2 укучы: Әйе, хәтердә ул көн . 2010 нчы елның 1 нче сентябре әти - әниләребезнең , якыннарыбызның күңелендә мәңге онытылмаслык көн булып кереп калды . Шул көннән башлап бу ике катлы таш бина безнең икенче туган йортыбызга әйләнде, менә 4 ел инде без анда теләп , яратып белем серләренә төшенәбез .

Рәхмәт сиңа , яраткан мәктәбебез , зур рәхмәт !

" Мәктәп " җыры ф. Мортазин музыкасы , А. Хәмзин сүзләре.

1 кучы: Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым ,

Сумка тотып белем алырга дип ,

Борма сукмак буйлап атлавым .

2 кучы: Чәчәкләр тотып кулга ,

Без чыктык матур юлга

Һәркем белә әлбәттә ,

Без барабыз мәктәпкә !

Өйрәтәләр әниләр

Әйбәт булыгыз , диләр

Дәү әти , дәү әниләр :

- Хәерле юл , хуш ! - диләр.

3 укучы: Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың ,

Яңа көч , яңа дәрт йөрәктә

Син инде уйнарга бармыйсың ,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә....

(Бер укучы кыңгырау чылтыратып әйләнеп чыга )

1 кучы: Беренчегә килгән чагым истә

Бөтерчектәй нәни бер кызны

Каршы алды серле белем йорты ,

Дулкынланып түргә уздырды....

1 укучы: Әйдәгез әле дусларым , кунаклар , шул елларның ничек узуын хәтергә төшереп китик .

Укытучы : Әйе укучылар , беренче кыңгырау , беренче дәрес , аннан икенчесе , өченчесе һәм бик күп дәресләр . Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре , очрашулар , бәйрәм кичәләргә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме , ачык дәресләр үткәрү , төрле бәйгеләр , атналыклар , һич кенә санап бетерерлек түгел . Кыскасы , 4 ел гомеребез заяга узмаган . Кадерле укучыларым ! Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә ныклы нигез , гүзәл башлангычлар булса иде дигән теләктә калам . Ә хәзер әйтегез әле укучылар , 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

1 укучы: Шушы еллар эчендә мин уку , татар теле фәннәрне бик теләп укыдым .

2укучы : Ә минем өчен математика , физкультура яраткан фәннәрем булды .

3 укучы: Рус телендә аралашу

Миңа җиңел бирелә ,

Ана телен дә яратам

Ул бит безгә бер генә .

4 укучы: Рәсем ясыйм матур итеп ,

Канатка оста менәм ,

Татар телен , рус әдәбиятын

Мин әле якын күрәм .

Барысы бергә : 4 ел буе иң югары

Өлгереш бездә булды ,

Үрнәк тәртип һәм чисталык

Классыбызга нур бирде !

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә " җыры .

1 укучы : Килеп җитте тәнәфес , тәнәфес ,

Көтеп алган тәнәфес

Уйнап калыйк , шаярышыйк

Яңалыклар алышыйк ,

Җырлап алыйк , әйдәгез !

Аерым номерлар :

  1. Малайлар җыр . " Шофер буласым килә "

2. шигырь." Колаклы коймаклар "

Йолдыз Шәрәпова.

3. җыр . "Балачак - бәхет иле "

4.җыр . "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй "

5.Малайлар шигырь. " Тынычлык телим "

6.Кызлар җыр . " Хуш , балачагым "

1 укучы: Әгәр ничәү дисәгез :

Коллективта җидәү без .

Аерылмас дус булып ,

Тату булып үсәбез ...

Ничек охшап туганбыз ,

Әйтерсең җиде туган без

Җырларга да оста без ,

Биергә дә оста без .

Укучылар башкаруында татар халык биюе .

1укучы : Әллә каян белә апа

Өй эшен онытканны

Кайту белән сумкамны да

Почмакка ыргытканны .

Әллә каян белә апа :

- Син бит надан түгел ,- ди,

Әйдә әле дәресеңне

Әзерлә син бүген ,- ди.

Әллә каян белә әни

"5 " алган көнемне.

Ул көн минем үземә дә ,

Әнигә дә күңелле.

Укытучы : Чыннан да үзенең мәшәкатьләре , шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары , иң уңганнары , иң кадерлеләре булды . Алар белән мин үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чәнки минем Илнурым, Риназым, Динарым кебек җитез , тапкыр , игътибарлы укучы тагын бар микән ?! Сиринә кебек сөйкемле , тырыш укычы да башка юк кебек . Ә Ландыш һәм Рәфидә кебек үтә тыйнак укучыны да ишеткәнем юк . Айсинә кебек бар яктан да килгән үзе тырыш , үзе чибәр , укуда да , класстан тыш эшләрдә дә үрнәк булган укучылар да юк кебек .

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни ? - дисәләр ,

Сөенечем - таңнан торып ,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни ? - дисәләр ,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр .

Миңа сорау бирсәләр :

-Бәхет ни ул ?-дисәләр ,

Бәхет - шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

Ә хәзер сүзне укучыларны котлау өчен әти- әниләргә бирик .

Котлаулар.

Талгын музыка.

1укучы : Мәктәбемә озын гомер телим ,

Чылтырасын мәңге кыңгырау

Шул тавышка кушылсын тик бары

Шат тавышлар , серле яңгырау .

2укучы : Инде менә 4 ел вакыт узган

Бусагаңны синең атлауга.

Хәзер инде без бурычлы сине

Күз карасы кебек сакларга .

Укытучы: Әйе , без мәктәбебезгә , белем биргән укытучыларыбызга рәхмәтле булырга тиеш . Алдагы уку елларында да мин сезне мәктәбебезнең горурлыгы булырдай укучылар булырсыз дип ышанып калам . Ә уңышларга ирешкәндә иң беренче чиратта иптәшләрең арасында дуслык , татулык булырга кирәклеген сез үзегез дә беләсез .

"Дуслык турында җыр" җыры.

Тәмам . Соңыннан алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырыла .


© 2010-2022