Конспект классного часа на тему Толерантлык нәрсә ул?

Раздел Классному руководителю
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Толерантлык нәрсә ул?

Максат Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру

Җиһазлау: презентация

Дәрес барышы

  1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру

  2. Уку мәсьәләсен кую.

Иң беренче, кеше белән

Исәнләш үзең.

Чытык булма, борын чөймә,

Балкысын йөзең.

Беркайчан да, балакаем,

Кешедән көлмә.

Тыңлый да бел, сөйләгәндә

Сүзен бүлдермә.

Яман сүз белән күңелгә

Җәрәхәт салма.

Хәрәм малга кулың сузып,

Оятка калма.

Туганнарың, дустың белән

Ризыгыңны бүл.

Ятимнәргә, гарипләргә

Мәрхәмәтле бул.

Кешеләргә беркайчан да

Итмә явызлык.

Ялгыз булырга тырышма,

Кыен ялгызлык.

Вөҗданыңны, намусыңны

Беркайчан сатма.

Кырын эш белән чуалып,

Тормышың ватма.

Авырлыклар килгән чакта

Тагын шул сүзем:

Кирәк, балакай, өйрән син

Булырга түзем

- Укучылар, шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыйк. Нәрсә турында сүз бара? Безнең дәресебез нинди темага багышланыр? Димәк, бүгенге тәрбия сәгатенең темасы: "Толерантлык нәрсә ул?"

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

- 16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше-ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия булган һәм үз-үзен ихтирам иткән кеше дә.

- Сөйләшүебезне Мәхәббәт турында башлыйсым килә.

Борын-борын заманда яшәгән ди Мәхәббәт исемле кыз. Аңа дусларсыз бик күңелсез булган. Ярдәм сорап йөзьяшәр картка мөрәҗәгать иткән.

- Бабакай, миңа Ходай тарафыннан бирелгән гомеремне бергә уздырырлык дус табарга ярдәм итче.

Тылсымчы уйга калган һәм әйткән:

- Минем янга иртәгә, үләннәрдә чык тамчылары кипкәнче, беренче кошлар сайрый башлаганчы килерсең ,-дигән.

Иртән, килешенгән урынга килсә, анда биш бик матур кыз тора ди.

-Менә сайла, -дигән Тылсымчы.-Берсе - Шатлык, икенчесе -Уңыш,өченчесе-Матурлык, дүртенчесе - Моңсулык, бишенчесе - Игелек.

-Алар барысы да искиткеч,-дигән Мәхәббәт.-Кемне сайларга да белмим инде.

-Чыннан да, алар барысы да әйбәт. Син әле тормышыңда алар белән күп тапкырлар очрашачаксың. Тик син алардан берсен сайла. Ул сиңа гомерлек юлдашың, дустың булыр,- дигән.

Мәхәббәт кызлар янына якынрак килгән дә күзләренә караган. Уйга калган.

- Ә сез кайсын сайлар идегез?

Мәхәббәт Игелек исемле кыз янына килгән дә, кулын сузган.

- Ни өчен Мәхәббәт Игелекне сайлаган?

-Бүгенге көндә балалар, бигрәк тә яшүсмерләр арасында усаллык, явыз уйлылык, ачулылык, үзара дошманлык , агрессивлык киң җәелеш алган. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм мәдәни эгоизм радио, телевидение, балаларны чолгап алган мохит , гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә.

- Нәрсә соң ул толерантлык?

Фәлсәфи энцеклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән:

толерантлык(латин сүзе tolerantia-түземлелек мәгънәсендә)-икенче төрле карашларга , холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек.

Ә чит телләр сүзлегендә "толерантлык -чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек" дип бирелә.

Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул-кешеләргә карата түземле , кешелекле,шәфкатьле булу.

Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин. Бу очракта толерантлылык өч этапта карала .

I этап-тану яки икърар итү.Тану-бу һәр кешенең башкалардан аерылып торуын, һәр кешенең үз фикерен әйтергә хокукы булуын күрү сәләте.

II этап-кабул итү. Бу һәр кешедәге аерымлыкларга уңай карау.

III этап-аңлау. Аңлау ул-икенче кешенең эчке дөньясын аңлау, бу кешегә ике төрле: аныңча һәм үз күзеңнән чыгып карарга өйрәнү.

Ситуацияләр анализлау

1. Сезнең классташыгыз дәрескә инглиз теле китабын алып килми. Бик еш сездән алып тора. Дәрестән соң бирергә онытып, өенә алып китә. Нәтиҗәдә, Сез дәрескә әзерләнә алмыйча, начар билгеләр аласыз.

2. Бер классташыгыз сезнең дустыгыз турында начар сүзләр сөйли. Башкалар тыныч кына тыңласалар да, бу Сезне бик борчый.

3. Сезнең иң яхшы дустыгызны төгәл дип атап булмый: ул һәрвакытта һәм һәркайда соңга кала. Әгәр дә мәктәпкә барганда аны алырга кермәсәң, ул үпкәли, керсәң-соңга каласың. Әлеге ситуация сезне һәрвакыт җенләндерә.

Тест биремнәре чишү

- Ә хәзер без сезнең белән тест биремнәре чишәрбез һәм сезнең толерантлык дәрәҗәгезне билгеләрбез. Әгәр дә сез беренче җавапны сайласагыз, бармагыгызны бөкләрсез.

1. Алсу начар киенгән

-бу мөһим түгел

-син аннан көләсең

2. Петя синең кебек тукланмый, моңа аның дине сәбәпче

-син аннан аңлатуын сорыйсың

-син аңа "син бик кызык тоеласың" дисең

3. Джоның тән төсе синекеннән аерыла

-син аны күбрәк белергә омтыласың

-син аңа үпкәләтерлек сүзләр әйтәсең

4. Карт кына ханым акрын гына бара

-син аңа ярдәм итәсең

-син аны этеп җибәреп, узып китәсең

5. Син- кыз, сине малай белән янәшә бастырып куялар

- син аның белән сөйләшәсең

- син аңа "барлык малайлар да нуль" дисең

6. Синең күз алдыңда кемгәдер һөҗүм итәләр

-син аны якларга тырышасың

-син аны күрмәгәнгә сабышасың

7. Синең яныңа инвалид бала килә

-син гадәти итеп аның белән сөйләшәсең

-нәрсә әйтергә белмичә, аның яныннан китәсең

7 бармак - Искиткеч! Син үз-үзеңә нык ышанучан, үз фикереңне әйтә аласың. Син яхшы аңлыйсың, синең ирек, башкаларныкы башланган урында тәмамлана.

3-6 бармак - син бик үк толерантлы түгел. Син үз-үзеңә бик ышанып җитмисең,тик син игелекле, вакытлар узу белән синең барысы да килеп чыгачак.

1-2 бармак - Ай-ай-ай! Син бөтенләй толерантлы түгел. Әгәр дә син үз-үзеңне яхшырак аңларга тырышсаң, чыннан да бәхетле булачаксың.

- Бүгенге көндә Җирдә 3 мең төрле халык яши. Россия Федерациясе - иң зур күпмилләтле ил, 166 милләт исәпләнә.

-Хәзерге вакытта илдә тынычлык дип атап булмый. Нинди вакыйгалар куркыныч булып тора?

-Күп кенә кешеләр качаклар булып торалар. Алар үзләренең илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булдылар. Россия аларны үзенә сыендырырга тырыша. Әлеге кешеләр илдә барган милләтләр арасындагы сугыш өчен гаепле түгел.

-Ни өчен сугышлар бара соң?

-Тарихта һәрвакыт шулай булган. Тик монда гаепсез гади халык зыян күрә. Бүген кайгы аларга килгән.Ә иртәгә ул безгә килергә мөмкин. Алар нинди авырлыклар белән очрашалар соң?

-Без аларга шәфкатьлелек күрсәтергә тиеш.

-Класс-ул кечкенә гаилә.безнең гаиләдә һәрвакыт игелеклелек, хөрмәт, үзара аңлашучанлык булуын, талаш-сугышларның булмавын теләр идем. Әйдәгез әле кытай халкының гыйбрәтле хикәясен тыңлап китик

Яшәгән ди, булган ди бер гаилә.Ул гади булмаган.Әлеге гаиләдә 100 ләп кеше яшәгән, бер авылны тәшкил иткән. Менә шулай бер гаилә, бер авыл булып яшәгәннәр. Алар арасында бернинди талаш-сугышлар, ызгышлар булмаган. Әлеге хәбәр илнең идарәчесенә барып ирешкән. Ул әлеге имеш-мимешләрне тикшереп карарга булган. Авылга килеп керсә, андагы тәртипкә, чисталыкка таң калган. Балаларга да күңелле, картларга да тыныч. Моның сәбәбен ачыклау өчен, гаилә башлыгыннан сораган. Ул бер бит кәгазь алган да бик озак кына нәрсәдер язган. Күрәсең, бик укымышлы да булмаган. Соңыннан битне идарәчегә биргән. Ул әлеге язуларны укырга тырышып караган һәм шаккаткан. Анда 3 кенә сүз: "Мәхәббәт, кичерү, түземлелек" , битнең азагында "100 тапкыр мәхәббәт, 100 тапкыр кичерү, 100 тапкыр түземлелек" дип язылган булган.

-Шул гынамы? дип сораган идарәче.

-Әйе,- дигән карт.- Бу һәр яхшы гаиләнең нигезе. Шулай ук тынычлыкныкы да,-дип өстәгән.

-Сез әлеге гыйбрәтле хикәяне ничек аңладыгыз?

- Мәкаль-әйтемнәрдә халыкның еллар буена тупланган тәҗрибәсе чагылыш таба. Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән? Мәкальләрнең төгәлләгез.

"Кешедән көлмә, үзеңнән көләрләр",

"Кешене хөрмәт итсәң, сине дә хөрмәт итәрләр",

"Һичкемне үзеңнән түбән куйма!"

"Нинди халыкка килсәң, шуның башлыгын киясең" (рус халык мәкале)

"Дөнья төкерсә, диңгез була"(рус халык мәкале);

"Халык төкерсә, күл булыр" (татар халык мәкале);

"Берәү төкерсә - кибә, халык төкерсә - күл барлыкка килә" (чуваш халык мәкале

Йөз сум акчаң булганчы, ( йөз дустың булсын)

  • Кош канаты белән, ( кеше дуслары белән көчле)

  • Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - (югалтма)

  • Иптәшең үзеңнән ( яхшырак булсын)

  • Дуслыкта, бердәмлектә - көч

  • "Игелекле эшнең иртәсе - киче юк".

  • 2) "Изгелек иткән юлда калмас".

  • 3) "Игелек итә алмасаң, яманлык кылма".

  • 4) "Кешегә игелек итсән - үзеңә булышасың".

  • 5) "Матурлык - бер көнлек, игелек - мәңгелек"

Тренинг

-Әйдәгез, уйлап һәм ярымтавыш белән әлеге фразаларны кабатлыйк

Безнең Ватаныбыз-Татарстан.

Без дус яшибез.

Без бер-беребезгә карата түземле.

Без игелекле, гадел,шәфкатьле.

Әгәр дә кешеләр шундый булсалар, Җир шарында барлык балалар бәхетле яшәр, илдә сугышлар булмас иде.

Йомгаклау

-Әйдәгез, урамда болытлы ноябрь, кызу август булса да түземле булыйк .

Җирдәге барлык балалар тынычлыкта, дуслыкта яшәргә хыялланалар. Һәрвакыт якты кояш, янәшәләрендә яраткан әниләре торуларын телиләр. Класс сәгатебезне балаларның яраткан җыры белән төгәллик.

"Һәрвакыт булсын кояш" җырын башкару

укучыларга буклетлар тапшыру


© 2010-2022