Классный час на тему: Чишмәләр чакыра

Ватан кайдан башлана? Ватан туган җиребездән, чишмә - күлләребездән, урман – кырларыбыздан, мул игеннәр күкрәп уңган басуларыбыздан башлана. Алар барысы да кадерле, җанга якын, балачак хатирәләре белән үрелеп кешенең бөтен гомере буена онытылмый торган төшенчәләр. Яшәешебезне бөтен матурлыгы, әһәмияте дә шулар белән бәйләнә. Шул матурлыкларның иң – иң матуры, сихри көчкә ия булганы, авылларыбызны, урман – кырларыбызны, елга буйларын, тау – ташларны шаулатып аккан көмеш сулы тылсымлы чишмәлә...
Раздел Классному руководителю
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Чишмәләр чакыра

Максат: чишмәләрне яратырга, чиста тотарга өйрәтү; чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: стенд " Безнең авылыбызның чишмәсе", магнитофон язмасы.

Дәрес барышы

Укытучының кереш сүзе: Балалар, бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы "Чишмәләр чакыра".

Нәрсә соң ул чишмә?

Укучылар: Җир астыннан бәреп чыга торган су. Урманнарда, басуларда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап сүзсез каласың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. Челтер- челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп, читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә, таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур- матур исемнәр биргәннәр.

Укытучы: Әйе, укучылар һәр чишмәнең үз исеме бар. Бездә бүген сыйныф сәгатендә чишмәләр турында сөйләшербез. Сезгә "Чишмәләр чакыра" дигән күренеш күрсәтәбез.

Әби. Балалар әйдәгез, чишмә тирәләрен чистартып алыйк әле.

1 нче кыз. Яхшы, әби, бик теләп чистартабыз.

Әби. Карагыз әле, ничек матур булды чишмә тирәләре. Әй, яшьлегем искә төште әле.

( Җыр: "Яшьлегем чишмәләре")

Әби. Балалар, менә шушы тау итәгенә утырып әллә ял итикме?

1 нче кыз. Арыдык шул.

2 нче кыз. Алайса утырып ял итик. ( утыралар)

1 нче кыз.Әби безгә Миңнурый апа чишмәсе турында сөйлә әле.

Әби. Тыңлагыз, балалар, сөйлим.( Миңнурый апа чишмәсе турында сөйли, солдат булып киенгән егет сәхнәгә керә).

Солдат. Сагындым сине, туган ягым! Өйгә кайтышлый чишмә буйларын карарга булдым әле.

Челтер-челтер чишмә ага

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

Солдат. Эх! Нинди ямьле монда! Чишмә буйларын ничек чиста тотканнар. Яңа агачлар, куаклар утыртканнар. Бабам утырткан агачлар да сакланнганнар. Рәхмәт анарга. Ләкин үзе генә сугыштан кайтмады. Агачлары су буйларын бизәп тора. Кая, тәмле чишмә суларын авыз итим әле.( су эчә) Шундый тәмле, үзе чиста, үзе салкын. Әйе, " Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас" дип юкка гына әйтмиләр. Ир егет үзе өчен туар, иле өчен үләр. Илебез тыныч булсын дип, ачлык, ялангачлык булмасын дип, күпме кан коелды. Эх, туганнар, үлгәннәрнең каберен белик, исәннәрнең кадерен белик.(кызларга карап) Бәй, күрми дә торам, эхе-хей тау итәгендәгеләр! Исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез!

Солдат. Эштән кайтып киләсезме?

Әби. Әйе,өмәгә барган идек. Чишмә буйларын чистарттык та менә ял итәбез.

Солдат. Ярый, мин китим. Туганнарны сагындым, тизрәк өйдә булырга кирәк. (чыгып китә)

Әби. Кызым, кара әле, биредә ничек матур!

Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

3 нче кыз. Әйе, искиткеч монда! ә сез беләсезме, таңда шушы суны эчкән кызлар сылу була, имеш шатлыгы да, бәхете дә тулы була, имеш. Әйдә бездә эчәбез. ( су эчәләр)

Әби. Нинди тәмле!

3 нче кыз. Нинди салкын!

Әби. Балалар, ял иткәнсездер инде, әкрен генә кайта торыйк. (чыгып китәләр)

Кызым, җитез атла,

Чиләкләрең чайкалмасын,

Бәхетләрең түгелмәсен.

Күрсәтеп уңганлыгыңны

Алып кайт син суыңны.

Укытучы: Инде сыйныф сәгатебезне чишмәгә багышланган җырлар, шигырьләр белән дәвам итик.( Укучылар чыгышы)

Сыйныф сәгатен Фирдәвес Гарипованың "Тау чишмәләре" нәсереннән алынган өзек белән тәмамлыйм."Без ага башлаганга күп еллар үтте. Элеккеге матурлыгыбыз югала бара, суларыбыз кими, ярларыбыз томалана. Вакытлар үтә, яшьләр үсә, ә без һаман агабыз. Күп туганнарыбыз томаланды, яшәүдән туктады.

Бабайлар заманында безгә әһәмият күбрәк булган икән.Безне карап, чистартып торучылар бар иде. Балалар да яныбызга килеп, төпләребезне, чишмә башларыбызны чистарталар иде. Хәзер алар мопед, велосипедларга утырып кырыбыздан выҗлап кына үтеп китәләр...

Менә балалар, чишмәләр ни дип серләшә икән! Димәк, алар кеше ярдәменә мохтаҗ. Балалар табигатькә, чишмәләргә карата мәрхәмәтле булыйк!







© 2010-2022