РАЗРАБОТКА ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОК

Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яңа Чәчкап урта мәктәбе


РАЗРАБОТКА ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОКРАЗРАБОТКА ВНЕКЛАССНОГО МЕРОПРИЯТИЯ ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОК


2013-2014 уку елы


ТәнзиләА.б.

-Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар!

Буген сезнен өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Буген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Буген аларның бәйрәмнәре.

Әйдәгез, алкышлар белән үзләрен бирегә чакырыйк әле. Менә алар быелгы чыгарылыш укучылары.Иң изге ,иң матур теләкләрне телик без аларга.

(11 нче сыйныф укучылары чыгып тезеләләр)

(музыка астында)Җыр:"Сау бул мәктэп"-1 куплет

Соңгы кыңгырау чыңы,(кыңгырау тавышы) урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка , олы дөньяга юлланган гаҗәп матур моң. Алдагы тормышның тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның укытучылары белән хушлашу авазы.

Иң беренче бәйрәмне ачып җибәрү һәм котлау өчен сүз мәктәп директоры Бикмуллин Рөстәм Даян улына бирелә.

(килгән кунаклар чыгышы)

1.-------------------

2.---

3.----

4.------

Тәнзилә. 2003 нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

Бу кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме!

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Остазларның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

Укулар инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

Белем сукмакларыннан атлап бара торгач 11 көз, кыш, яз, җәй айлары үтеп, күңелләрдә онытылмаслык хәтирә булып уелып калды. Бу сүзләр , әлбәттә, безнең 11 нче сыйныфларга хас.

Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

Гөлинә Саубуллашыр вакыт җитте менә,

Дәреслегем, язу дәфтәрем,

Парталарым, класс бүлмәләрем,

Укытучым, сөйгән мәктәбем.

Кире кайтмас өчен үтте инде

Балачагым, үсмер елларым,

Беренчедән унберенчегә хәтле

Үткәрдек күк бер ел нибары.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, "сабак укырга" дип,

Борма сукмак буйлап атлавым...

(Кыңгырау тавышы ишетелә)

Айрат

Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде. Беренче белем көне дэ безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме - тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның йөрәк сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Жырлап уткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гузәл уку, мәктәп еллары.

Гузәл

Әти-әнием белән житәкләшеп беренче мәртәбә мәктәпкә килдем. Нинди бәхетле, шатлыклы, әйтеп бетергесез куанычлы көн иде бу! Мәктәп бусагасын атлаганда шатлык, куаныч хисләре белән беррәттән, куңелемне ниндидер дулкынлану, курку хисләре дә биләп алган иде. Курәсең, кечкенә балага бу зур һәм таныш булмаган мәктәп чит булып тоелгандыр.

Җыр"Иң гүзәл кеше икәнсез"

Алмаз

Беренче укытучымның назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргэч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Тизрәк бу мавыктыргыч яңа мәктәп дөньясына кереп чумасым килә башлады. Шушы бер күрүдә үк үз иткән, якын иткән һәм яраткан кешебез - иң беренче укытучыларыбыз - Ләлә апа,Наилә апа,Ләйлә апа,Нәфилә апа,Фәнзилә апа,Резедә апа!Алар укытырга авырсынмадылар, сабый күңелебезгә ачкыч таба белделәр, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдылар! Алар безнең белән шатландылар да, көенделәр дә, көнне төнгэ ялгап, безнең язмыш өчен яшәделәр, намуслык, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттеләр. Рәхмәт сезгә беренче укытучыларыбыз. Сүзне Сезгә бирәбез!

(1 нче укытучылар чыгышы,6 укытучыга бүләкләр бирү)

Резедә-Алмаз,Ләлә-Ләйлә,Ләйлә-Фаил,Фәнзилә-Эльмира,Нәфилә-Ильдар,Наилә-Айрат.

Җыр "Укытучыма"

Ильнар

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәр санап бетергесез күп булгандыр. Сез күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас әз һәм сукмак салгансыздыр. Карасаң, буген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, шул ук чибәрлек очкын чәчеп торган күзләр.

Радик

Укытучы язгы кояш кебек,

Куңелемне назлап жылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтын миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның яктысы.

Нинди рэхмэтлэр дэ аз булыр кук,

Аз булыр күк теләгән теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң-жырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

Җыр «Кыңгыраулы мәктәп еллары».

Фаиль

Беренче дәрес-беренче укытучым(кыңгырау шалтырый)

Без узебезнен беренче укытучыларыбыз, Сезгэ эндәшәбез. Безнең туган мәктәбебезгә мәхәббәтебез сездән башланды.Сез безнең өчен изгелек, дөреслек, белем иясе булдыгыз. Без сезгә чын куңелебездән ышандык.

Эльмира

Ишек төбендә елмаеп

Каршы алдын укытучым.

Куркып кына килгән идем

Сөенеп сезгә чәчәк суздым.

Борчуда да, шатлыкта да

Безнең хәлгә сез кердегез.

Яшәргә дәрт, укуга көч,

Белем ачкычы бирдегез.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт сезгә

Әнидәй булдыгыз безгә.

Гел тырыш, уңган балалар

Укырга керсеннәр сезгә.

Ләлә апа,Наилә апа,Фәнзилә апа,Ләйлә апа,Нәфилә апа,Резедә апа!

Тәуге укытучыларыбыз булып

Хәтердә уелып калдыгыз.

Рәхмәт сезгә, буләгебезне

Кабул итеп алыгыз.(чәчәк)

(Радик-Фәнзилә,Ләлә-Айрат,Ләйлә-Фаил,Резедә-Алмаз,Наилә-Ләйлә,Нәфилә-Ильдар)

Ләйлә

Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы икенче әниебез-класс җитәкчебез ЭНҖЕ АПА .Хөрмәтле укытучыбыз! Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак,ә кирәк икән,кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!Ә хәзер сүз Энҗе апа сезгә бирелә.(Чәчәк)

(подарок)

Гөлинә

Рөстәм абый! Сез оста житәкче,мәктәбебезнең уңышлары сезнең турыдан -туры хезмәтегез җимеше. Сез укытучылар белән дә,укучылар белән дә яхшы мөгамәләдә.

Йөрәктән ташып чыккан хисләребезне,

Рәхмәт сузләребезне

Рөстәм абый, Сезгә житкерәбез.

. Еллар үтеп, чәчкә чал керсә дә

Сездән киңәш сорап килербез.

Сез бит әле безгә һаман абый,

Якын киңәшебез диярбез.(Чәчәк)

Ильдар

Жир йөзендә иң кызыгы шулдыр

11ел буена математика укудыр.

Кем укымый, юлыбыздан китсен

Укыганнар «5» ле өмет итсен.

Математиканы мәңге онытмабыз

Һәрчак хәтердә аны сакларбыз.

Файдасы күп аның кешеләргә,

Ярдәм итә ул бик куп эшләрдә.

Алмаз

Математика укытучыбыз Тәскирә апа!

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Математик мэсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тынласыннар.

Дус һәм иптәш булдыгыз Сез,

Безне аңлый белдегез Сез.

Шатлык көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез Сез

Чәчәк тотып чыктым бүген

Укытучым, каршына.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына(чәчәк Алмаз)

.

Радик

Мәктәптә дәресләр

Тәртип белән тезелә.

Математика бетугә

Физик культура керә.

Апрель ае житү белән

Стадионда кар бетә.

Кар бетугә Рафис абый

Круг буенча йөгертә.

Сыбызгы тавышы белән

Китәбез чабып бергә

Йөрәк тибә, нидер чәнчи

Утлар күренә күзгә.

Тик шулай да туктамыйбыз,

Йөгерәбез максатка,

Йөгермибез, очабыз

Дәрт бар чакта йөрәктә.

Айрат абый!

Көрәш түгәрәкләрен

Көтэ идек зарыгып,

Сез дә безне онытмагыз

Искә алыгыз сагынып.

Сезгә булган хөрмәтебез,

Мәңге калыр йөрәктә

Чәчәк букетыбыз сезгә

Чын күңелдән,бүләккә!(чәчәк Гүзәл-Рафис.Әминә-Айрат)

Җыр:"Шушы яктан,шушы туфрактан без"

Ләйлә

Ирек абый!

Чын йөрәктән сезгә телибез без,

Бу җиһанның аяз,зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,

Тоймасалар иде тормыш йөген.

Тормыш сукмагыннан үткән чакта,

Барыр юллар сикәлтәсез булсын.

Хезмәтенә күрә хөрмәт белән,

Сезнең урын һәрчак түрдә булсын!(чәчәк Ләйлә)

Әминә

Татар теле, туган телем

Ин яраткан уз телем.

Уз телемдә Айсылу апа

Яратып бирде белем.

Дәреслэрдә инша яздык,

Мактап туган телне без.

Мэктэп елы хатирэсе

Булсын бу булэгебез.(чәчәк)

Ильдар

Кая барма урыс теле кирәк,

Без ул телне ныклап өйрәндек.

Дәресләрдә урыс телендә без

Купме әкият, шигырь сөйләдек.

Хәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Гүзәл апа төсле укытучы.

Урыс телен өйрәнгәнбез икән

Юкка тугел, юкка тугелдер.

Гүзәл апа!

Рәхмәт сезгә! Спасибо!

Ике телле иттегез.

Хөрмәтебез билгесе дип

Чәчәк кабул итегез.(чәчәк-Ильдар)

Әминә

Рус теле укытучыбыз Энҗе апа!

Тиңләп булмый сезнең эшне башка

Хезмәт белән:

Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән.

Сезнең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,

Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел.

Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,

Дистә еллар түгәсең син акыл көчең.

Рәхмәт сезгә,рәхмәт чын кунелдән

Безне балагыздай кургән өчен.

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Куңелләргә шатлык биргән өчен.

Асыл хезмәтегез жимешләре,

Жылытсын гел сезнең йөрәкне

Кабул итегезче ,Энҗе апа

Чын йөрәктән чыккан теләкне. (чәчәк)

Ильнар

Тарих, тарих, тарих дию белән

Күз алдыма Гөлнирә апа килә,

Әйтә кебек күзләремә карап,

Әйдә үткән параграфны сөйлә.

Сөйлә миңа, син шул хакта

Ниләр язалар китапта.

Укып булса да килдеңме?

Сорыйсымны син белденме?

Гөлнирә апа!

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын куңелдән, буләккә.(чәчәк-Ильнар)

Алмаз

Микробларны күрергә,

Саклана да белергә

Өйрәтә Ләлә апа, Ләлә апа.

Табигатьне аңларга,

Жирне-суны сакларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Гөлләрне үстерергә,

Гүзәллекне күрергә

Өйрәтә Ләлә апа, Ләлә апа.

Ләлә апа!

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында.

Химия дәресләрен балалар

Яратсыннар тагын да.

Айрат

Дисперсия, дифракция…

Ни турында суз бара?

Беләм дисәң бу турыда

Физикага кереп кара.

Зөфәр абый Салахов

Физиканы укыта.

Аңлар өчен физиканы

Тик утыр,тавышланма.

Физика кызыклы фән,

Куңел биреп укысаң.

Аңламыйча да калырсың

Авыз ачып утырсаң.

Зөфәр абый

Физика фәнен укыта,

Ул бит математик та.

Зөфәр абыйны барыбыз

Хөрмәт итәбез шуңа.(чәчәк-Әминә)

Радик

Рәис абый! Яратабыз сезне!

Абый диеп сагынып кайтырбыз.

Сез укыткан музыка аша

Мәдәниятның серен ачарбыз.

Сезгә изге теләкләр:

Бәхетле, сәламәт булыгыз.

Кайгы-хәсрәтсез үтсен

Сезнең тормыш юлыгыз.

Тормышка аша күрсен

Сезнең бар теләгегез.

Рәхмәтебезне аңлата

Кечкенә бүләгебез.(чәчәк-Эльмира)

Гүзәл

Инглиз теленә звонок бирәм

Соңламыйча керегез.

Һәр жирдә төгәллек кирәк

Шуны яхшы белегез.

От Канады до Тасмании

Сократится расстояние,

Если будешь ты знаком

С иностранным языком.

Венера апа !

Инглиз телен өйрәттегез безгә,

Тумыштан сез гүя чит илдән

Сездән белем алган укучылар

Бик ярата ,аңлый бу телне.

Thank you very much, my teacher!

Фэнк ю вери мач, мау тиче!

Рэхмэт сезгэ ,Венера апа!(чәчәк)

Ильдар

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә апа!

Очар кошлар күкне сагынгандай,

Ашкынасыз һәр көн мәктәпкә,

Аңлатасыз тормыш ,яшәү фәнен

Өйрәтәсез фәкать әдәпкә.

Сез бәхетле, бала күңеленә

Бәрәкәтле орлык сибәсез.

Шул күзләрнең кайгы -шатлыкларын,

Хыялларын шундук курәсез.

Сез гади бер укытучы булып

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

һәр укучыгыз- язылмаган роман,

Һәр дәресегез - маяк тормышта.(чәчәк-Ильдар)

Эльмира

Хөрмэтле башлангыч сыйныф укытучылары Гөлшат апа,Сиринә апа,Роза апа,Тәнзилә апа.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары саласыз.

Балачакның сабыр Әнкәсе сез,

Безнең өчен янып яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен.

Рәхмәт сезгә, чып-чын Кеше сез!әчәк Айрат-Гөлшат,Фаил-Сиринә,Роза-Гүзәл,Тәнзилә-Ләйлә)

Ләйлә

Тәнәфесләрдә кирәкле ярдәмлек эзләп китапханәчебез Зөһрә апа янына йөгерәбез.Ул һәрвакыт ярдәм кулын суза.

Китап сараенда эшли

Зөһрә апа- фея ул.

Китапларны яратыгыз

Саклагыз сез дия ул.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.(Чәчәк-Ләйлә)

Фаиль

Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Гөлфия апа аш пешерә

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утырулары рәхәт.

Гөлфия апа белэн бергә

Эшли Лилия апа да.

Рәхмәтебезне житкерәбез

Чын куңелдән аңа да.(чәчәк Фаилөлфия.Айрат-Лилия)

Гөлинә

Хөрмәтле укытучыларыбыз-Рүзинә апа,Наилә апа,Сания апа,Гөлнара апа.

Дәрескә хәзерләнми килгән чаклар булгандыр.

Күзегезгә чыкмаса да куңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр,упкәләгән минутлар,

Бер дә юкка, уйламыйча куңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле бар да ,онытылыр дидек.

Чөнки сезне чын куңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше: укытучы ,аңа,

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.(чәчәк Рузинә-Гүзәл,Сания-Ләйлә,Гөлнара-Әминә,Наилә апа-Айрат)

Фаиль

Мәдинә,Рания, апалар

Чиста тотасыз мәктәпне.

Бүген сезгә шигырь аша

Әйтэбез без рәхмәтне.

Эшлэрегез уң булсын.

Изге булсын юлыгыз.

Салкын судан сакланыгыз

Сызламасын кулыгыз.(чәчәк Фаил-Мәдинә,Айрат-Рания)


Гүзәл

Руфия,Флюзия ,Наилә,Зөбәйдә апалар!

Ничә еллар бер бинада,

Бер гаиләдә булып яшәдек.

Бу елларны хәзер күңелебезгә,

Өзелмәслек итеп бәйләдек.

Җирдә ничә кояш бар дип?

Әгэр сорау бирсәгез.

Шул кояшларның берсе ул

Тәрбияче апалар!

Җыр:Кабиров Радик"Балачагым"

Тәнзилә апа!

Кадерлечыгарылыш сыйныф укучылары! Бугенге бәйрәмдә иң-иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне кадерләп, тәрбияләп устергән. Алар сезнең саф йөрәкле, акыллы, мәрхәмәтле, алтын куллы булып үсүегезне тели.

Балалар, сез әти-әниләрегез алдында мәңге бурычлы. Аларның ныклы терәге, таянычы булыгыз, ышанычларын аклагыз.

Үсеп житкәч, инде кеше булгач,

Әти-әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Сез китергән кара кайгылардан

Алар берүк яшьләр түкмәсен.

Әти-әни түккән күз яшьләре

Каргыш булып сезгә төшмәсен.


Әминә

Әткәй - әнкәй - минем пар канатым,

Сез булганга дөнья түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җаңга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Тәнзилә апа

Хөрмәтле әти-әниләр сүз сезгә бирелә.Сезнеңдә балаларыгызга әйтер сүзләрегез бардыр.

(Әти-әниләр сөйли)

Эльмира

Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләугә куйдыгыз. Шул ук вакытта таләпчән дә була белдегез. Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә хәрчак нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт куңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

Җыр:Сафиуллина Эльмира,Мусина Гүзәл "Пар канатым"

Тәнзилә

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле. Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, Инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзлэрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. Әйдәгез, 2021 нче елда мәктәпне тәмамлаячак нәни дусларыбызны тыңлыйк әле.Аларны сәхнәгә чакырабыз.

Башлангыч сыйныф укучылары чыгышы.

1. Безгэ карагач,

Сезгэ бик кызыктыр. Х.Динар

Без нинди кечкенэ

Э сез нинди зур.

2.Чэчэк эзлэп йорим кырларда

Белмим сезне ничек зурларга.

Телэп сезгэ изге телэклэр,

Йолдыз булып яна йорэклэр.

3.Без укыдык бары «Элифба»ны,

Э сез инде томнар укыйсыз.

«Бар иде бит шундый чаклар»- диеп Б.Сөенбикә

Безгэ карап авыр сулыйсыз.

4.«Сезнен кебек чакта», - дигэн булып

Мыскыл иткэн булып сойлисез.

Без белэбез: сиздермэскэ телэп,

Бала чакны бездэн конлисез.

5.Эйдэ узышабыз, - диеп

Шаярткалап аласыз.

Беренче килуегезгэ,

Сабыйдай шатланасыз.

6.Бакчаларда сирень, шомырт

Купме чэчэклэрнен торлэре.

Сезне котэ торле юллар

Котэ, дуслар, тормыш урлэре.

7.Булсан да син нинди эштэ

Язын, жэен, козен, кышын.

Н.Гүзәл

Булыр берэу синен белэн,

Ул синен укытучын.

8Самолетларда очсан да,

Тракторлар йортсэн дэ,

Мэктэплэр, йортлар салсан да, Б.Люзия

Корычлар эретсэн дэ -

9.Синен хэрбер унышында

Анын да олеше бар.

Хэзерлэде чонки шуна

Сине укытучылар.

10.Синен эшен олеш булып керсен

Ил тудырган боек маяга.

Картайгачтын укенмэслек булсын,

«Гомер утте диеп заяга».

11.Юк сезнен ата нигезен

Корытырга хакыгыз.

Авылга кунака тугел

Яшэргэ дип кайтыгыз.

12.Менэ монда мэктэп бусагасы -

Юл башы ул алгы коннэргэ.

Безгэ эле шунда тукталырга,

Сезгэ инде ерак китэргэ

13.Сау булыгыз , апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнен арттан куып житэрбез без, С.Алия

Тик салыгыз безгэ ак юллар.

(Бию-А.Алмаз.С Әдилә)

Ләйлә

Нәни дусларым, сезгә гади генә киңәшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып жибәргәндэ син,

Үзлегеннән укылсын.

Укыгыз сез, эзләнегез,

Хезмәт сөю, яхшы уку -

Шул сезгә теләгебез.

(бүләкләр 11 шт.)

4класс-11 ләргә

11ләр-4ләргә

Утыралар

Гүзәл

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезне белербез.

Айрат

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, синең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзлэп без килербез,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

Җыр:"Сау бул Мәктәп"

Тәнзилә апа

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Мәктәптә сез белем алдыгыз,

Хәзер инде имтихан тотасыз.

Безнең йөзне, мәктәпнең йөзен

Ышанабыз, сез кызартмассыз,

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле Юл сезгә, укучылар -

Калабыз без шушы теләктә.

Хәерле юл сезгә!

Кынгырау тоткан укучы (Ш.Әдилә)

Хушлашыйк без 11ләр,

Мин сездән китәм.

Сезгә мәктәптә кыңгырау

Чыңламас бутән.

Тәнзилә апа

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Э хәзер мәктәптә укыган еллар истәлеге булып соңгы кыңгырау сезгә янгырый.

Вальс:"Саубуллашу вальсы"

Төзелеп басырга(Мәктәпкә бүләк)

Гүзәл

Без 11нче сыйныф укучылары сезгә чын йөрәгебездән,чын күңелебездән рәхмәтләребезне белдерәбез:Кадерле укытучыларыбыз сез безгә 11 ел буе белем бирдегез,яхшылыкны начарлыктан аерырга,олыларны хөрмәт итергә,кечеләрне яратырга,туган илгә мәхәббәт тәрбияләдегез.Сезгә рәхмәт йөзеннән мәктәпкә кечкенә генә бүләгебезне тапшырабыз,шушы сәгатькә карап безне искә алырсыз.

© 2010-2022