“Мөселманнар нәрсәгә инаналар?” 4 нче сыйныфлар өчен ОРКСЭ дәресе

Раздел Классному руководителю
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мөслим муниципаль районы Яңа Сәфәр башлангыч мәктәбе.



"Мөселманнар нәрсәгә инаналар?"

4 нче сыйныфлар өчен ОРКСЭ дәресе.







Эшне башкарды: Нуруллина Римма Гилмулла кызы





2013нче ел.

Тема: Мөселманнар нәрсәгә инаналар

Максат: укучыларда кешенең эчке дөньясына кызыксыну уяту, үзе турында, кылган гамәлләре, аларның әдәпле ягы турында уйларга өйрәтү; ислам татар халкы өчен дин генә түгел, бәлки яшәү рәвеше дә, чөнки дәүләтебезнең барлыкка килүе, халкының үсеше, аның теле, сәнгате, традицияләре- барысы да ислам дине белән тыгыз бәйләнүе турында мәгълумат бирү;

Җиһазлау: А.Н.Сахаров "Россия халыкларының дини мәдәнияте",Р.И.Шәяхмәтова "Дин- культуралылык һәм әхлак билгесе",Н.Миңлеәхмәт әл- Хәнәфи "Балаларга ислам нигезләре",Салават күпере журналы, 11-12 сан,1998ел, Җәлил хәзрәт дәресләре.

  1. Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.

Слайд1.

Бөек Аллаһ һәр кешегә Җанны өргән

Ак- караны аерырга Акыл биргән.

Шул сорауны бир үзеңә һаман- һаман:

"Каян килдем? Нигә яшим? Кая барам?"

Шушы сораулар белән дәресебезне башлап җибәрәбез. Чыннан да без сезнең белән бу фәнне өйрәнгәндә, шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Аллаһы Тәгалә бөтен галәмне ике ике төрле итеп яралткан: матди һәм рухи дөнья. Әгәр кешенең күнелендә начарлык икән, ул үз кулындагы барлык мөмкинлекләрне яманлык эшләүгә юнәлтәчәк. Әгәр кешенең күнелендә яхшылык икән, ул булганнары белән генә дә башкаларны да, үзен дә бәхетле итәчәк. Кешегә Раббыбыз шушы ике дөньяны да таный, сизә торган сәләт биргән.

Слайд2.

(Дәреслектәге сораулар аша өй эшен тикшерү, сорауларга җавап бирү)

  1. Уку мәьәләсен кую.

Слайд3.

Дин- халыкларны туры юлга, яхшылыкка юнәлтмәк өчен Аллаһыдан пәйгамбәрләр арадашчылыгы аша җибәрелгән бер корал. Белүебезчә, диннең асылы ышануда, инануда. Ышану акылга бәйле, инану-күңелнең торышы. Шуларның икесе бергә тәңгәл килеп, ихластан тел белән : "Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам, Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәссәламне Аллаһы Тәгаләнең Илчесе итеп таныйм", -дип әйтелсә, иман була. Аллаһка вә пәйгамбәргә ышанган кеше мөселман була. Мөселманга кайвакытларда динле инсан (кеше) мәгънәсендә "мөэмин" диләр. Аллаһка вә пәйгамбәргә ышанмаганнарга "Кяфер" диләр. Бер Инсанның (кешенең) чын инанучы бер мөселман булуы өчен исә алты нәрсәгә бердән ышануы кирәктер. Динебездә боларга "Иман шартлары" яки "Иман нигезләре" диелә.

Слайд4. Иман шартлары

  1. Аллаһның барлыгына вә берлегенә инану.

  2. Фәрештәләргә (мәләкләргә) инану.

  3. Китапларга инану.

  4. Пәйгамбәрләргә инану.

  5. Ахирәт көненә (үлгәннән соң терелүгә) инану.

  6. Кадер (язмыш) вә казага (хәер вә каргышның Аллаһтан килгәненә) инану.

  1. Уку мәсьәләсен чишү

Слайд5.

а) Аллаһ барлыгының сыйфатлары

  1. Аллаһ яшәеш хуҗасы.

  2. Аллаһ бөтен нәрсәне белүче.

  3. Аллаһ бөтен нәрсәне ишетә һәм дә колакка мохтаҗ түгел.

  4. Аллаһ бөтен нәрсәне күрә һәм күзгә мохтаҗ түгел.

  5. Аллаһ үзе теләгәнчә сөйләшә. Сөйләшү өчен бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел.

  6. Аллаһ чиксез көч вә куәткә ия. Ул эшли алмаган бер генә нәрсә дә юк.

  7. Аллаһ һәр теләгән нәрсәне эшли ала. Һәр нәрсә ул теләгәнчә була. Аның теләгенә берәү дә киртә була алмый.

  8. Аллаһ бердәнбер яратучы. Һәр нәрсәне юктан бар итүче. Ул яратканнан тыш һичбер нәрсә була алмый.

б)Слайд6.

Фәрештәләрне дә Аллаһ яраткан. Фәрештәләрнең гәүдәләре күренми. Чөнки ул аларны нурдан ясаган.Мөселманнарның икенче инанганнары ул - фәрештәләр.

- Җәбраил, Микаил, Газраил, Исрафил.

в)Слайд7.

Аллаһ Тәгалә бөек фәрештәләрдән Җәбраил галәйһис- сәлам арадашчылыгы илә пәйгамбәрләренә китаплар күндерде. Бу китапларга "Изге китаплар" диләр:

-Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коъән-и Кәрим.

Коръән-и Кәримдә 114 сүрә һәм 6666 аять бар. Ул Аллаһ иңдергән, камил вә соңгы изге китап булганы өчен бөтен инсаннар аңа ышанып, аның белән яшәешләрен төзәтергә тиешләр.

г) Слайд8.

Пәйгамбәрләр - Аллаһның әмерен, тыюын вә теләкләрен инсаннарга белдерүчеләр. Корьән-и Кәримдә 25 пәйгамбәрнең исеме телгә алынган.

Мөхәммәд пәйгамбәр- бөтен кешелек дөньясына күндерелгән зат, соңгы пәйгамбәр. Кешеләр дөньяда михнәт илә бик күп дәрәҗәләргә ирешә ала. Әмма пәйгамбәр була алмый.

Слайд9.

Бары тик пәйгамбәрләрдә генә була торган мөһим билгеләр, әһәмиятле сыйфатлар бар:

  1. Тугрылык : пәйгамбәрләр беркайчан да ялган сөйләмәсләр.

  2. Ышанычлы булу: беркайчан да гаделсезлек эшләмәс, әманәткә хыянәт итмәс.

  3. Акыллы вә зиһенле булу.

  4. Гөнаһ эшләмәү.

  5. Аллаһтан алган белемнәрен кешеләргә җиткезү, аңлату.

д) Слайд10.

Мөселманнар шулай ук ахирәт көненә инаналар.Һәрбер кеше белә , бөтен җан ияләре анадан туа, яши вә үлә. Ахирәт көнендә җәннәткә эләгү өчен бу тормышта һәркем яхшылык кына эшләргә омтылырга тиеш, начарлык эшләүдән, харам ашаудан, ялганнан сакланырга тиеш.

Мөселманнарның соңгы инанулары - ул кадер вә казага инану.

Барлык кеше дә белә һәм инана, галәмдәге җанлы, җансыз һәр бар нәрсә: кояш, ай, йолдыз һәм башкаларны яратучы Аллаһ .Аллаһ белмәгән бер генә нәрсә дә юк. Аллаһ баштан алып азаккача ни буласын алдан белер. Шуңа , Аллаһның алдан белеп тәкъдир иткәненә "Кадер" диелә. Аллаһ тарафыннан беленгән эшләрнең вакыты җиткәч мәйданга чыгуына "Каза" диләр.Яхшылыкны да, яманлыкны да сайлап алу кешенең үз ихтыярындадыр.

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Слайд11.

  1. Аллаһка инану нәрсәдән гыйбәрәт?

  2. Мөселман ни өчен яхшылык кылырга һәм хак яшәргә тиеш?

  3. Җәннәт һәм тәмуг нәрсә ул?

  4. Нәрсә ул ахырзаман һәм кыямәт көне?

  1. Йомгаклау.

Слайд 12.

Ислам әдәбенең төп нигезләренең берсе- әхлаклылык - милләт көченең нигезе, шулай ук бозыклык һәм әхлаксызлык - милләт таркалуының , түбән тәгәрәвенең төп нигезе булып тора. Мөселманнар өчен бик мөһим булган сыйфатларга тыйнаклык, гадилек һәм табигыйлык керә. Тәкәбберлек, үз-үзеңне өстен кую һич тә кабул ителми, чөнки кешеләрнең бер- берсе алдында өстенлеге юк, алар игелеклелекләре һәм зирәк акыллы булулары белән генә аерылалар. Ислам тормышның барлык өлкәләрендә дә тыйнаклык, сабырлык таләп итә.Бер чиктән икенчесенә ташлану, арттыру, киреләнү, кылану кире кагыла. Үз- үзеңне тотышның табигыйлеге социаль киеренкелекне киметү һәм җәмгыятьтәге элемтәләрне ныгыту чарасы булып санала.

Слайд 13.

Өй эше: сәнгатьле укырга, 89-92 битләр, сорауларга җавап бирергә, 92 бит.


© 2010-2022