Могҗизалар кыры ( Поле чудес) ко дню 8 марта

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эшне башкардылар: Шакирова Әлфия Рәфгать кызы,татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Валиуллова Альбина Фарс кызы, биология һәм химия укытучысы,

Азнакай районы, Чубар - Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбе
















Могҗизалар кыры.

Тема: Әни - шәфкать диңгезе

Максат: балаларның әниләренә булган җылы карашларын тулыландыру, олыларга кадер-хөрмәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: балаларның үз куллары белән эшләгән бүләкләре, иҗади эшләре, барабан.

Барышы.

1.А.б. Ана-

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда ...

Хәерле кич, исәнмесез ,хөрмәтле әниләр,әтиләр, кунаклар, укытучылар, укучылар! Сезне якынлашып килүче "Әниләр көне" белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч, матур тормыш телибез. Хәзер яңгыраячак җыр барлык әниләргә бәйрәм сәламе булып ирешсен.

Концерт номеры. 1-2 сыйныф укучылары чыгышы

2. А.б. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул,әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз.

Бүген без бу залга белемнәрне, зирәклекләребезне сынау йөзеннән Әниләр көненә багышланып уздырылачак "Могҗизалар кыры" уенына җыйналдык. Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

1. А.б. Хәзер "Әни - шәфкать диңгезе" дип исемләнгән могҗизалар кырын башлап җибәрәбез.

Уенны башлап җибәрер алыннан кагыйдәләр белән танышып китәбез. Тактада бер сүз язылган, уенчыларыбыз могҗизалы әйләндергечне әйләндереп җибәрәләр.Анда саннар язылган, ул инде сезнең хисапка китә.Әгәр 3 шакмак ачасыз икән, бу очракта серле шкатулка чыга, сез аның берсен сайлап аласыз. Бәхетегез була икән анда безнең сюрприз була, ә юк икән очколарыгыз яна. + билгесе куелган шакмак ачылса, бер хәрефне ачарга рөхсәт ителә, 2х булган очракта булган очколарыгыз 2 тапкыр арта,сорау (?) билгесе булган очракта , ансы хщзергщ сер булып тора.

Игътибар! Хөрмәтле уенчыларыбыз һәм тамашачыларыбыз! Әгәр җавап вариантлары бар икән, аны кычкырып түгел , хәтта пышылдап та әйтмибез.Уенны тәртип белән алып барыйк, кәефләрне бозмыйк.Уенның кагыйдәләре аңлашылдымы? Димәк уеныбызны башлап җибәрәбез.

I тур

2.А.Б. Рөхсәт итегез, сезне I тур уенчылары белән таныштырырга. Беренче уенчыбыз

______________________________ Сез үзегезнең хатыгызда киңкырлы хезмәткәр булуыгыз турында бәян иткән идегез. Шул хакта тулырак мәгълүмат бирсәгез иде.Сез сөйләгән арада барабанны әйләндерәбез һәм сүзне сезгә бирәбез.

Барабан туктады. Бирем белән танышып китәбез . Экранда шигырь юллары бирелгән. Аның авторын белергә кирәк булачак.

Минем дә бәйрәм ул

Әниләр бәйрәме!

Сагынып көтәм бит

Мин дә ул бәйрәмне!

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам:

Мин аңар һәр эштә

Һәр көнне булышам!

Энҗе Мөэминова

Барабанны әйләндерәбез.Барабан әйләнгән вакытта сораулар бирү.

Өстәмә сораулар

  • Үзегезнең тормышыгызда булган кызыклы вакыйганы сөйләп китегез әле.

  • Авырлыкларны ничек итеп җиңәргә тырышасыз: җырлап, елап, әллә биепме?


М

Ө

Э

М

И

Н

О

В

А

2.А.Б. Ә хәзер икенче уенчыбыз белән танышып китик.

_____________________________________ Үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде. Сез сөйләгән вакытта барабанны әйләндерәбез.(сөйли)

Барабан туктады. Сорауны хәтерлисезме? Сорауны кабатлап китәбез.

Сорау менә шулай яңгырый: ( кабатлау )

Өстәмә сораулар

- Улыгызны артист диеп ишеттек, аның белән рольгә кереп уйнаганыгыз юкмы?

- Әле сез тәмле итеп төшләр пешерәсез ахрысы, андый осталык каян күчкән сезгә?

- Тормышыгызда булган берәр кызыклы вакыйганы сөйләп күрсәтсәгез иде.

3. А.Б.Өченче уенчыбыз белән дә танышыр вакытыбыз җитте.

________________. Безнең белүебезчә сез күрше авылга күченеп килдегез.Бу хәл ничек килеп чыкты? Сез сөйләгән вакытта барабан әйләнә торыр.

Барабан туктады. Сорауны искә төшерәбез. (Кабатлау)

Өстәмә сораулар

  • Сез кайда эшлисез?

  • Авылдагы авырлыклардан курыкмадыгызмы?

  • Вакытны туктатып кирегә кайтыр идегезме?

Җиңүчене ачыкладык. Әниләр көне уңаеннан туганнарыгызга, әниләрегезгә сәламнәрегезне тапшыра аласыз.Менә камера монда сөйләгез.( Бәйрәм котлавы)Уенчыларыбыз залда урын ала.

Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Әниләребезне 3 сыйныф укучылары тәбрик итә

Концерт номеры: монолог

2 тур. Икенче тур уенчыларын каршы алабыз һәм беренче уенчы белән якыннан танышып китик

_________________ Сез үзегезне шәһәрдән диеп язгансыз. Бу якларга ничек килеп чыктыгыз? Барабанны әйләндерәбез, ул әйләнә тора. Барабан туктады , ә хәзер бирем белән танышып китәбез .

Иң матур итеп сайраучы кош - сандугач, иң матур итеп сөйләүче кеше -Кем ул? (Яучы)

Я

У

Ч

Ы

Өстәмә сораулар

- Сезне бик шаян сүз остасы да дип таныштырдылар. Сездә чыннан да шундый сыйфатлар бармы?

- Авыл җирендә торуы ошыймы?

- Гаиләгез белән кайда ял итәргә яратасыз?

2.А.Б. Чират икенче уенчыбызга да җиттте. Икенче уенчыбыз белән танышып китик.

____________________ Сезнең хатыгыз аша без сезне авылның сандугачы икәнлегегезне аңладык. Бу чыннан да шулаймы? Сез сөйләгән арада барабанны да әйләндереп җибәрегез.

Сорауны кабатлап китәбез. Сорау исегездәме? Сорау менә шулай яңгырый: ( кабатлау )

Өстәмә сораулар

  • Нинди җырлар башкарырга яратасыз?

  • Кызыгызны да үз юлыгыздан китүен телисезме?

  • Кечкенә улыгыз җырлар җырлап йоклатасызмы?

1. А.Б.Өченче уенчыбыз белән дә танышабыз.

____________________Китапханәче буларак сез безгә бик кызыклы башваткыч җибәргәнсез. Башваткычлар чишәргә яратасызмы? Сез сөйләгән арада барабанны әйләндереп җибәрәбез. Барабан әйләнгән вакытта сорауны искә төшерәбез.

Өстәмә сораулар

  • Әле сез үзегезне күрше авылдан дигәнсез.Йөреп эшләве бик авыр түгелме?

  • Туган телебез - татар телгә мөнәсәбәтегез ничек? Өйдә аралашасызмы?

  • Фамилиягез дә бик кызыклы, чыннан да ирегез майор түгелме?

Барабан туктады . Сорауны хәтерлисезме? Искә төшерәбез. ( Кабатлау)

2 турда җиңүчене ачыкладык . Әниләр көне уңаеннан туганнарыгызга, әниләрегезгә сәламнәрегезне тапшыра аласыз.Менә камера монда сөйләгез.( Бәйрәм котлавы)Уенчылар залда урын ала.

Рәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,

Аяз көннәр булсын җаныңда.

"Бисмилләһ" дип син шатланып уян

Гомереңнең һәрбер таңында.

Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә…

Концерт номеры: 4 сыйныфлар чыгышы ,

Мәктәбебездә яңа гына оешкан " Илһам" түгәрәгендә йөрүче укучылары башкарыунда Ф. Яруллинның « Ана » балладасы буенча әзерләнгән инсценировканы карап китегез.

Рәхмәт бик зур. Ә хәзер без 3 нче турны башлап җибәрәбез.

3 тур

3 тур уенчыларын чакырабыз.Беренче уенчы белән танышып китик

____________________ Сез үзегезнең _______ хуҗалыгында эшләвегез турында һәм буш вакытыгызда башваткычлар чишәргә яратуыгыз турында бик тәфсииләп язган идегез.Үзегез турында тагын ниләр сөйләр идегез? Барабанны әйләндерәбез. Барабан туктады. Хәзер сорау белән танышып китәбез.

Ә хәзер бирем белән танышып китәбез .

25 декабрьдән алып 5 январьга кадәрге чорда үткәрелгән бәйрәм. Бәйрәмнең төп мизгелләре түбәндәгеләр: кеше танымаслык итеп киенеп, йорттан йортка керү, йөзек салып багу, кызларның язмышы турында, кияү булачак кеше турында төрлечә багулар. (Нардуган)

Өстәмә сораулар

  • Бухгалтер булып ничә ел эшлисез?

  • Ирегезне шәхси эшмәкәр дип ишеттек, бу дөресме?

  • Кечкенә кызыгызның кем булуын телисез?

Н

А

Р

Д

У

Г

А

Н

- 2.А.Б. 3 турның икенче уенчысы белән танышып китик.

____________ Без сезнең хатыгыздан ________________ авылының алдынгы сыер савучысы икәнлегегезне белдек.Бераз үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Барабанны әйләндерәбез.

Барабан туктады .Сорауны кабатлап китәбез.

Сорау менә шулай яңгырый: ( кабатлау )

Өстәмә сораулар

- Иртән иртүк торып эшкә барулары авыр түгелме?

- Буш вакытыгызда нишләргә яратасыз?

- Сезне оста җырлаучы, юмор остасы диделәр, бу дөресме?

3. А.Б.Өченче уенчыбыз белән дә танышыр вакытыбыз җитте.

___________________Ә сезнең хатыгыз аша без сезне оста пешекче итеп беләбез.Ниләр пешерергә яратасыз? Сөйләгән арада барабанны әйләндерәбез.Барабан туктады . Сорауны искә төшерәбез. Сорау менә шулай яңгырый: ( кабатлау )

Өстәмә сораулар

  • Гаиләгездә ничә бала тәрбиялисез?

  • Ризыкллар пешергән вакытта арасызмы?

  • Әниегез сезнең укытучы.Шигырьләр язарга ярата.Сез дә каләм тибрәтмисезме?

Җиңүчене билгеләү, очколарны әйтү. Әниләр көне уңаеннан туганнарыгызга, әниләрегезгә сәламнәрегезне тапшыра аласыз.Менә камера монда, сөйләгез.( Бәйрәм котлавы)Уенчылар залда урын ала

Нурлы йөзенең сырларын

Киметәсе иде җырларым.

Күпне күргән шул гөлем.

Бигрәк сабыр инде үзе,

Җан азыгы һәрбер сүзе,

Я, киң дә соң күңеле.

Озын булсын гомерең.

Әнием!

Концерт номеры:_5 класс, 6,8 класслар чыгышы

ФИНАЛ

Финалга җиңүчеләребезне чакырабыз:

__________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________

А.Б. Беренче уенчыбыз уенны башлап җибәрә.Барабанны әйләндерәбез.

Финал соравы менә шулай яңгырый, рәхим итеп тыңлагыз.

Кыз бала - өйнең нәрсәсе.( зиннәте )

З

И

Н

Ә

Т

А.Б.Уенны икенче уенчыбыз дәвам итә.Барабанны әйләндерәбез.Сорауны искә төшерәбез.

А.Б. Менә бит барабанны әйләндерергә сезгә дә вакыт җитте.Әйләндерәбез. Барабан әйләнгән вакытта әниләрне котлау мөмкинлеге бар. Камерага карап сәламегезне юллагыз.

Җиңүче билгеле булды.Катнашучыларыбызны кечкенә залга озатабыз, рәхмәт бик зур.

______________________________ Сез ________ очко җыйдыгыз. Сезнең каршыгызда исемлек. Сез җыйган очколарыгызга бүләкләрне сайлап ала аласыз.( Исемлек күрсәтелә, сайлап алына)

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием.

Концерт номеры: 7 сыйныфлар котлавы

Без сезгә супер уен тәкъдим итәбез. Супер уенда катнашырга сез ризамы? " Могҗизалар кыры" бүген бүләк ясый. Алган бүләкләрегез дә бәйрәм хөрмәтенә үзегездә калачак. Сез катнашырга ризамы? Бүген супер уенда- автомобиль!

СУПЕР - УЕН

А.Б. Супер -уен! Башладык. Сезнең каршыда 3 сораудан торган башваткыч. Сезгә бер минут вакыт бирелә. 3 хәрефне әйтәбез. Хәрефләр булса, шакмакларга языла.

Горизонталь буенча

Хатын-кыз бөек зат, ул күркәм, уңган, булган, тырыш, оста, җитез, тыйнак, кыскасы аларның гүзәл сыйфатларын санап бетергесез. Шулай да, хатын-кызларның нинди сыйфатын, хәтта алтын белән тиңлиләр?

Сабырлык

Вертикаль - 1. Иркә хатын иренең нәрсәсенә тотына ? Сакал

2. Гаилә - тормышның нигезе

Әти - әни гаиләнең (Нәрсәсе?)була. Тотка.







Т



О

С


Т

С

А

Б

Ы

Р

Л

Ы

К


К


А

А


Л

А.Б. Бүгенге Җиңүчебезгә рәхмәт әйтеп озатабыз. Сез үзегезнең машинада кайтып китәчәксез.Әйтәсе килгән сүзләрегез бармы? ( Сүз бирелә) Рәхмәт бик зур.

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Концерт номеры: 9 ,11 сыйныфлар сезне бәйрәм белән тәбрик итә.

А.Б. Хөрмәтле әти - әниләр! Бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, "Җан җимешем, балам", - дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә яшәвегезне телибез.


Могҗизалар кыры ( Поле чудес ) ко дню 8 марта

Могҗизалар кыры ( Поле чудес ) ко дню 8 марта



© 2010-2022