Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира

Гамил Афзал − татар поэзиясенең мактанычы, горурлыгы, иң абруйлы  шагыйрьләребезнең берсе. Мин үзем Гамил Афзалның шигырьләрен бик яратып укыйм.Шагыйрь халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын тора; шаян юморы, үткен кылычлы иҗтимагый сатирасы белән Шәехзадә Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән безгә яхшы таныш Г. Афзал остазларын кабатламый, олы традицияләр...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гамил Афзал иҗатында юмор һәм сатира.

Хәйдәрова Венера Гыйльметдин кызы, Яр Чаллы шәһәре 47 нче кадетлар мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Гамил Афзал − татар поэзиясенең мактанычы, горурлыгы, иң абруйлы шагыйрьләребезнең берсе. Мин үзем Гамил Афзалның шигырьләрен бик яратып укыйм.

Шагыйрь халык тормышына, яшәешенә, тарихына, кешенең иң газиз эчке серләренә, кичерешләр дөньясына тирән үтеп керүе, бай һәм сыгылмалы теле белән Тукайга якын тора; шаян юморы, үткен кылычлы иҗтимагый сатирасы белән Шәехзадә Бабич юлыннан атлый. Юмористик һәм лирик шигырьләре, җырлары белән безгә яхшы таныш Г. Афзал остазларын кабатламый, олы традицияләрне үзенчә, заманча дәвам иттерә. «Поэзия» исемле шигырендә ул болай ди:

Шигырь булып туды әманәтем,
Шигырь булып чыкты хәсрәтем;
Матурлыкка − чиксез мәхәббәтем,
Явызлыкка − чиксез нәфрәтем.

Сүзләренә генә игътибар итегез! Ул без әйтергә теләгәнне оста итеп әйтеп бирә.

Шагыйрь халык белән бергә иҗат итә. «Көлсен күзләрем» шигырендә болай дип яза:

Иң кадерле сүзләремне ил теленнән эзләдем;
Иң яраткан гөлләремне буш бизәктәй тезмәдем.
Ай караган төннәремдә ялга ятып түзмәдем;
Ялкыным бар, янсын, әйдә, көлсен, әйдә, күзләрем!


Халкыбызны фаҗигале хәлләрдән чыгара торган бик көчле бер чарасы бар: ул − табигый көлү сәләте. Шулай да юмор-сатираны үз дәрәҗәсенә күтәрерлек итеп бары тик халыкчан шагыйрьләр генә иҗат итә ала. Минем яраткан шагыйрем − Афзал ага да юмор-сатираны терелтеп, яңа югарылыкка күтәрүдә җиң сызганып эшли. Көлү − көлкеле эш булса да, уен эш түгел. Ул − халыкның рухи дөньясы, җәмгыятьнең үсеше белән бәйле күренеш.

Шагыйрь кулындагы коралының көчен аңлап эш итә:

Бернидән дә курыкмаган, таш күңелләр
Хур булудан куркып кала куян төсле.

Гамил Афзал шигырьләрен сәхнәдән ишеткәч, чынлап та, күңелләре мүкләнгән кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлыйлар. Әхлакый, рухи кыйммәтләргә кытлык бу заманда аның кеше тәрбияләүгә багышлаган әсәрләре бигрәк тә тәэсир итә. Мәсәлән, бала тәрбияләү. Кыз баланы да, ир баланы да бертөрле җаваплылык белән үстерергә кирәк. Шул исәптән, «Өф-өф итеп», «Сайладым, их сайладым», «Флүрәттәй акылы», «Әсмәбикә җаным, ахирәт» әсәрләре бик тә тормышчан итеп иҗат ителгәннәр.

Гамил Афзалның 50 нче еллар ахырында әдәбиятка үзенең юмористик һәм сатирик шигырләре белән омтылышлы керүе - аның үз геройлары арасында яшәвендә, авыл кешеләренең гадәт - психологиясен нечкәләп белүендә, аларны аңлый алуында. Ул алар турында яратып, сөеп яза.Күпчелек очракта ул кешеләр аңа рухи якын,үз кешеләр.Шагыйрьнең аларга кешелекле эчке бер җылы хисе бар. Юкса,ул аларның рухына,эчке дөньяларына үтеп керә алыр идеме,алар теле белән алар булып яза алыр идеме? 50-60 нчы еллар авылының байтак кызыклы типларын үзенчә буяулар белән калку итеп күрсәтеп бирә шагыйрь. Аның геройлары - билгеле бер төбәкнеке, әйтик, Шәрип авылы тирәләренке генә түгел,гомумән,Урта Идел, Урал буйлары татар авылларыныкы. Алар - типик геройлар. Алар һәр авылда бар. Кайберләрен генә исебезгә төшерик.

"Тотып җибәр,апаем" шигырендә эчәргә өмет итеп йөрүче бригадир Ахунны тәнкыйть утына тота:

Баш төзәтеп ара - тирә,

Баш авырткач ава - түнә,

Бригадага эшкә әйтергә,

Урам буйлап Ахун килә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

- Харис агай ,басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә;

- Фани дөнья эше бетмәс,

Күңел ачар чаккаем,- ди,-

Тәнгә сихәт - тәңкә сыйфат,

Тотып җибәр,апаем, - ди.

Кайсыбызга таныш түгел "Өф-өф итеп" яки "Мыек борам" шигырьләрендә сурәтләнүче читтән карап торучы "батырлар"! Анда сурәтләнгән персонажлар, кызганычка каршы, бүгенге көндә дә безнең арабызда яши. "Әйдә, ярар","Уйлап табучы куян" исемнәренән үк безгә таныш тойгылар уяна.

Юмористик әсәрләрнең бер үзенчәлеге шунда: начарны яхшы итеп күрсәтү. "Тәвәккәл әби" шигырендә әби үзенең яман эшен яхшы итеп күрсәтергә тели, караклыкны (печән урларга баруны) акламакчы була:

Минемчә ялгышкан Алла,

Үз печәне булмаганга,

Колхозныкын җибәргән ул,

Идарәгә җәвитсә бул!

Идарәгә әби барды,

Күзләреннән яшь чыгарды,

Ул намазчы, изге килеш...

Котыртучы шайтан, имеш!

"Сәләхетдин абзый сөйли" шигырендә мактануның бик начар сыйфат булуын дәлилли. Сәләхетдин абзый үзенең дүрт малаен мактап туя алмый:

Алар район күркесе лә,

Начальниклар дүртесе дә,

Сокланып туймый күңел,

Мактанып әйтү түгел.

Ләкин үзенең бер төреп тартырлык тәмәкесе дә юк икән!

Бер төрик әле, Сәйфулла,

Янчыгым юк минем монда,

Калган акча сандыгымда,

Мактанып әйтү түгел.


Партиянең соңгы вакытта безнең тормышта очраган эчүчелек, дәүләтне алдау. күз буяу, ришвәтчелек кебек барыбызның да җанын борчыган кимчелекләргә карата чыгарган карарлары уңае белән шагыйрь язган сатирик әсәрләр миндә аерым бер кызыксыну уятты. Гамил Афзал иҗатында бу- эзлекле тема, иҗатының төп юнәлеше. Хакыйкатьне ярып салган әсәрләр озын гомерле, шуңа озак яшиләр. Хакыйкатькә тугрылыклы талант кемнеңдер нидер әйткәнен көтеп ятмый. 50 нче елларда язылган"Тәвәккәл әби"ләр, соңрак язылган "Өф-өф итеп", "Мыек борам"нар күптән инде безнең телгә күчте. Тукай, Бабичның сатирик көче дәвамлы икән, икенче чорга чыгып,икенче формаларда дәвам итә.

Әйе, Г. Афзал − безнең горурлыгыбыз, яраткан шагыйребез. Үткен телле сөекле шагыйребез хезмәтенә зур бәя бирелгән. Татарстан Республикасының Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Г. Афзал шигырьләре халык күңелендә яши. Гомер буе ишетеп килгән гап-гади сүзләр аның шигырендә гаҗәеп бер матур аһәң белән бөтенләй яңача яңгырыйлар.

Ә «Олуг җанлы ир» дигән шигырендәге бу юллар аның үзенә бик туры килә:

Караңгыда калганнарга йолдыз булып,
Ил иңендә маяк булып, янып яшә!


© 2010-2022