Я помню как будто сегодня

Сценарий  составлен для класса  в котором учатся всего 4 ученика: два парня и две девушки. Праздник проходит на татарском языке, презентация и фильм тоже созданы на татарском языке. Презентация и сценарий тесно переплетены, а фильм и оформление сцены  как класс выпускников тоже приятно дополняет ход событий праздника. Открывают праздник маленькая сценка "В первый раз в первый класс", будто гости праздника перенеслись на 11 лет назад - на начало школьной жизни нынешних выпускников. Затем события ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Я помню как будто сегодня...Республика Татарстан

Нижнекамский муниципальный район

МБОУ «Верхнечелнинская СОШ»













Последний звонок

(на татарском языке)












Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна учительница татарского языка и литературы I категории муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа"



село Верхние Челны



Перечень представляемых материалов:

- Сценарий последнего звонка «Я помню как будто сегодня»;

- презентация «Последний звонок»;

- Видеоролик «Эй, где вы, парни?»



Сценарий составлен для класса в котором учатся всего 4 ученика: два парня и две девушки. Праздник проходит на татарском языке, презентация и фильм тоже созданы на татарском языке. Презентация и сценарий тесно переплетены, а фильм и оформление сцены как класс выпускников тоже приятно дополняет ход событий праздника. Открывают праздник маленькая сценка "В первый раз в первый класс", будто гости праздника перенеслись на 11 лет назад - на начало школьной жизни нынешних выпускников. Затем события переносятся на 7 лет назад: появляются учительница и ученик проходивший тестирование, которому надоели контрольные задания - сценка "Скорее бы стать выпускником". Презентация и музыка возвращают всех в настоящее - в утро Последнего звонка. Первой на сцене повляется выпускница, которая хотела попрощаться со школой наедине, прочитала ей стихотворение "Последний звонок". Вторая же выпускница любит петь, она дарит своей школе песню "Детство, прощай" Две девушки ищут своих друзей-одноклассников. Одного из них они находят в мастерской. Он делает классной руководительнице указку, ведь старая уже сломалась. Другого одноклассника выпускницы находят в спортзале с баскетбольным мячом. Вся эта веселая история происходит на экране - видеоролик "Эй, где вы, парни?". Встретившись, все возвращаются в свой класс, вспоминают события проходившие в школе, рассматривают фотографии, свои рисунки, грамоты, танцуют вальс, которую они готовили еще в 5 классе для осеннего бала. (все это показывается и на экране). Дальше праздник продолжается по традиционной форме: благодарственные слова и песни школе, первой учительнице, классной руководительнице, всему педагогическому коллективу и, конечно же, родителям.









"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" көе яңгырый.

Беренче күренеш пәрдә алдында бара. Сәхнәдә беренче класс кызы һәм аның әнисе

  • Әни, тизрәк минем сумка белән букетны алыйк та китик инде.

  • Кызым, ашыкма әле бәйрәм башланырга бик иртә, әле мәктәп ачылмагандыр да.

  • Әнием, тизрәк барыйк инде. Миләүшә белән Сәрбиназ күптән киткәннәрдер, мине көтәләрдер.

  • Әйтәм ич, кызым, иртәрәк әле. Әйдә алайса шигыреңне кабатлап алыйк. Яле, сәхнәдәге кебек кычкырып, матур итеп сөйләп күрсәт әле.

(Алга килеп баса да)

  • Кулдан тотып әти-әни

Мәктәпкә илтә туры.

Аллы-гөлле чәчәк белән

Башлана мәктәп юлы.

  • Менә булдырдың, хәзер барсак та була инде. Әйдә кызым.

(Җитәкләшеп чыгып китәләр).

"Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" көе астында пәрдә ачыла.

Икенче күренеш. Сәхнәдә парта артында 4 нче класс малае утыра, янында укытучы.

  • Я Әмир, тестларыңны эшләп бетердеңме әле?

  • Юк, әле апа, хәзер, тагын 3 кенә сорау калды.

  • Ярый, мин укытучылар бүлмәсендә җыелышта булам, эшләп бетергәч, өстәлгә куеп китәрсең яме.

  • Уф, туйдым шушы мәктәптән. Көн саен иртүк торып килергә кирәк, көн дә шул өй эшләрен эшләргә. Укы, укы дип әниләр дә тәңкәгә тиеп бетте инде. Урамга да чыгып булмый... Саргаябыз инде кояш та күрмичә. Җитмәсә, хәзер ел ахыры. Тестлар, контроль эшләр бер-бер артлы явып кына тора. Эх, тизрәк 11гә җитәсе иде дә мәктәпне бетереп ераккара-а-ак китәсе иде. (Язып бетерә дә, - Апа, апа, бетердем, - дип чыгып йөгерә)

Өченче күренеш "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" көе астында пәрдә ачыла. Класс күренеше (парта, өстәл, такта, андагы язулар: Егерме дүртенче май. Контроль диктант. Мәктәп китапханәсендә. Иртәгә сәг 8.00 җыелабыз, ашаган өчен 180 сум акча алып килергә, шкаф)

Миләүшә - И-и, яхшы булган, берәү дә юк икән әле. Мондый көнне ничек йоклап яталар икән. Әллә көзге каршында тоткарланалармы? Ә мин менә башкалар килгәнче, мәктәп белән аулакта гына хушлашып калыйм дидем. Исәнме класс! Әй, юк ла, алай түгел. Кхм-кхм... Хәерле иртә, укучылар, утырыгыз. (Укытучы булып өстәл янына килгән була, урындыкка утыра) Өй биремен эшләдегезме, балалар? Я кем җавап бирә? (Бераз тын торгач) Кечкенә малайлар да йөгерми, шаян кызлар да көлешми, бөтен класслар, коридорлар тып-тын. Мәктәп төнге йокыдан уянып җитмәгән әле. (Өстәл яныннан торып алга килә)

"Соңгы кыңгырау" (Р.Вәлиев) шигырен укый

Алда безне күпме юллар көтә...

Бәхетләргә, диләр, юл урау.

Шул турыда искә төшергәндәй

Яңгырады соңгы кыңгырау.

Бәхет кайда? Китаплардан укып,

Бу сорауга җавап тапмадык.

Бәхет эзләп, илләр, җирләр кичтек,

Хыял тулпарына атланып...

Шигырен сөйләп бетергәч, бераз тын тора да:

-Нишләп һаман килмиләр соң, әллә актлар залында микән болар? - дип чыгып китә.

Зәлия - Сәлам! (дип килеп керә дә аптырап туктап кала) Һа! Берәү дә юк икән әле, и-и йокы чүлмәкләре! Һаман килмәгәннәр. Ярар, шигырьләремне тагын бер кат сөйләп чыгармын. Тукта әле, башта җырымны кабатларга кирәк, дискны югалтмадыкмы икән инде. Кая әле кабызып карыйм да.

"" җырын башкара.

Җыр беткәч тә, сәхнәгә Миләүшә чыга:

Миләүшә - Сәлам, Зәлия, син дә килгәнсең, тик менә малайларны гына күрмим. Кайда йөри икән бу Айназ белән Самат?

Зәлия - Ә мин чамалыйм бугай.

Миләүшә - Я инде, тилмертмә, әйт, нишләп һаман килмиләр икән? Кичә барыбыз да 8 гә килеп җитәбез дидек ич.

Зәлия - Минемчә, алар күптән килгәннәр инде.

Миләүшә - Килгәч кайда соң алар? Шкаф артында качып утырмыйлардыр бит инде.

Зәлия - Кайда булсыннар инде, Айназның иң яраткан дәресе нәрсә иде?

Миләүшә - Физкультура... бүген дә спортзалдадыр дисеңмени?

Зәлия - Әлбәттә.

Миләүшә - Ә Самат кайда инде алайса?

Зәлия - Самат мастерскойдадыр. Кичә генә дә "Апаның укаскасы сынган икән, чыгып киткәнче бер-икене ясап калдырыга инде",- дип сөйләнгән иде бит.

Миләүшә - Яле карап килик әле. (икесе дә чыгып китәләр)

Экранда Айназның спортзалда үзе генә баскетбол уйнап ятканы күрсәтелә. Ә Самат мастерскойда укаска шомартып маташа. Кызлар керәләр, аларны класска чакыралар.

Барысы да сөйләшә-сөйләшә сәхнә - класска керәләр.

Зәлия - Ягез инде, киемнәрегезне рәтләп алыгыз да бәйрәмдә сөйләнәчәк сүзләрне кабатлап алыйк.

Айназ - Нәрсәсен кабатлыйсың инде аның, 100 тапкыр сөйләдек бит.

Самат - Әйе, 101 тапкыр булсын дисезмени инде?

Миләүшә - Соң ярар, алайса класста гына утырып торыйк, Мөслимә апа килгәнне көтик.

Зәлия - Их, шушы класста күпме дәрес үткәрдек, күпме класс сәгатьләре...

Самат - Концертлар әзерләп яттык.

Айназ - Күпме диктант, күпме сочинение яздык диген.

Миләүшә - Ә бу шкафка безнең мәктәп белән бәйле бөтен тормышыбыз сыйган.

Айназ - Ничек инде тормышыбыз шкафка сыйган?

Зәлия - Монда безнең фотолар, төрле бәйрәм күренешләре, без язган әкиятләр, без ясаган рәсемнәр...

Миләүшә - Әйдәгез бергәләп карыйк әле аларны. (берничә папка алып килә. Бергәләп карточкалар, рәсемнәр, язулы кәгазьләр карыйлар, көлешәләр).

Самат - Карагыз әле, без монда тимурчылыкка чыккач, кар көрибез. Эх, рәхәт чаклар...

Айназ - Хәтерлисезме без кыш көннәрендә Мөслимә апа белән урманга бара идек, чаңгыда. Кызлар "Көтегез әле безне!" (кызлар кебек кыланып әйтә) дип аптыратып бетерәләр иде.

Зәлия - Карагыз инде, бусы - мин язган әкият, ә бусы - синең рәсемнәр, Миләүшә.

Миләүшә - Әйе шул. Исегездәме: без, көз җиткәч, сабантуй урынына бара идек. Башта Изалия апа белән йөрдек, аннан соң Мөслимә апа белән...

Айназ - Учакта бәрәңге пешереп ашый идек.

Зәлия - Ә 6 класста укыганда яшелчәдә вальс әйләнергә өйрәндек.

Самат - Әйе шул, саргаеп килгән чирәм, сары яфраклар өстендә, әйләнеп-тулганып, бию өйрәнеп яттык.

Зәлия - Әйдәгез тагын биеп карыйк әле, онытмадыкмы икән?

Айназ - Хәзер инде менә, әйттең син дә, Зәлия.

Миләүшә - Нәрсә булган инде, Айназ, соңгы тапкыр бит. Башка мондый мөмкинлекләр булмас.

Самат - Соңгы тапкыр тек, соңгы тапкыр, хәзер музыка гына куям да.

(Барысы бергә вальс бииләр, пәрдә ябыла.)

Тантаналы бәйрәм барышы

Беренче укучы(кыз)

Зәңгәр күктә күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә.

Һәм беренче сүздән, хәрефтән ук

Кереп калдың минем күңелемә.

Ничәнче кат шушы ишек алды

Җыя инде очар кошларын,

Фатихасын биреп сәламли ул

Киләчәккә атлар дусларын.

Икенче укучы(егет)

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә: - Исәнме! - дип

Балачакка кулым сузасым.

Онытмамым сине беркайчан да,

Изге йортым минем, мәктәбем.

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

Өченче укучы(кыз)

Чәчләремә кунган күбәләкләр

Балачагым болынында калды.

Әй мәктәбем, бүген бусагаңнан

Зур тормышка ясыйм тәүге адым.

Юк, шомыртлар түгел кочагымда,

Ак канатлы ярсу хыялларым

Пар канатлар куйдың иңнәремә,

Яулар өчен тормыш кыяларын.

Дүртенче укучы(егет)

Шаулап-гөрләп узган кичәләргә

Күпме дәште көмеш кыңгыраулар.

Мәктәбемнең серле авазлары

Төшләремә кереп яңгырарлар.

Хәерле юл теләп озатып кала

Шомыртларның ап-ак тәлгәшләре.

Еллар узгач, бер кайтырбыз әле,

Сау булыгыз, мәктәп, яшьтәшләрем.

(Җыр башкарыла)

Беренче укучы(кыз)

-Иң беренче, 11 ел элек безне шушында җыйган; укырга, үсәргә мөмкинлекләр биргән мәктәбебезгә, бөтен укытучылар коллективына зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Үзебездән бүләк итеп шушы сервисны тапшырыга рөхсәт итегез. Беренче сентябрьдә, бәйрәмнәрдә безне искә алып, бергәләп чәй эчәрсез. Чәйләрегез тәмле булсын.

(Бүләккә әзерләгән сервизны бирәләр)

Беренче укучы

Көләч йөзле укытучым,

Сыйныфка керү белән

Күңелләргә яктылык һәм

Игелек нуры сибә.

Икенче укучы

Кыю тотып нәни кулларымнан,

Алып кердең белем иленә.

Сез тырышкан еллар нәтиҗәсе

Хәзер менә бездә күренә.

Өченче укучы

Сез бәхетле: нәни күңелләргә

Бәрәкәтле орлык сибәсез.

Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын,

Хыялларын шундук сизәсез.

Дүртенче укучы

Зур тормышка төгәл, туры илтте

Сез күрсәткән олы юлыбыз.

Рәхмә сезгә, Изалия апа,

Һәрчак безгә маяк булдыгыз.

Өченче укучы

Беренче укытучының назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләре юкка чыга. Тәүге укытучы һәркемнең сабый күңеленә ачкыч таба белә, гадел һәм искиткеч сабыр була. Изалия апа да үз укучылары өчен янып яши, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята ала. Рәхмәт сезгә. Бәлки, безгә әйтер сүзләрегез бардыр.

(Изалия апага сүз бирелә)

Икенче укучы

Безнең бергә чакларны хәтерләтеп торучы бу сәгать бары тик бәхетле минутларны гына санасын, кайгы-борчулар күрмичә, сәламәт булып, озак яшәгез.

(Бүләккә әзерләгән сәгатьне бирәләр)

Беренче укучы

Укытучым! Шушы сүзгә мин дә

Барлык җан җылысын беркеттем,

Чөнки синең кулга нык ябышып,

Җиде еллык олы юл үттем.

Икенче укучы

Укытучым, гафу сорыйм бүген

Әгәр булса тәртип бозганым,

Ни булса да, ниләр кылансак та ,

Тик син генә безне аңладың.

Өченче укучы

Туган телгә мәхәббәтем артты,

Өйрәттегез дөрес уйларга,

Милләт үлмәс, ә тел мәңге яшәр

Сездәй мөгаллимнәр булганда.

Дүртенче укучы

Мөслимә апа, булдыгыз Сез

Безнең сыйныф җитәкчебез.

Еллар үткәч сагынышып,

Сезне күрергә дип кайтырбыз!

Беренче укучы

Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез Мөслимә апа! Без сезгә чын күңелебездән һәм йөрәгебездән чыккан рәхмәт сүзлзребезне белдерәбез. Сез кирәк чакта яхшы дус та, киңәшче дә, белем бирүче дә булдыгыз. Әлбәттә, сезне тыңламаган чаклар да, өй эшләрен эшләмичә килгән яисә күңелегезгә хуш килмәстәй эшләр эшләгән чаклар да бугандыр. Шул чакларда Сез безгә киңәшләр бирә идегез. Кадерле Мөслимә апабыз, без сезгә чиксез рәхмәтле. Без сезне һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз!

Дүртенче укучы Сезгә дә бергә чакларны хәтерләтеп торган сәгатебезне бүләк итәсебез килә.

(Бүләккә әзерләгән сәгатьне бирәләр)

(Җыр башкарыла)

Икенче укучы(егет)

Физика егет кешегә

Кирәк, -ди Фәнис абый

Тәҗрибәләр, формулалар

Бигрәк күп - башта калмый.

Ньютонга түгел,безнең башка

Төшкән булса иде бер күсәк,

Җиребезнең, бәлки, тарту көчен,

Аңлар идек шунда җиңелрәк.

Оста һәм тәҗрибәле фән иясе дә, киң күңелле, гадел һәм таләпчән мәктәп директоры да ул Ахтямов Фәнис Габделхәевич. Белем йортыбызның тәртиптә булуын, аның заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазлануын, төзек, җылы һәм якты булуын тәэмин итү өчен барысын да эшләргә әзер ул. Укучыларда яхшы сыйфатлар, төпле белем бирү өчен армый-талмый эшләүче педагог һәм тырыш ир кеше. Фәнис абый, сыйныфыбыз белән сезгә зур рәхмәт әйтәбез. Истәлегебез итеп шушы гөлне тапшырабыз.

(Чәчәк бирелә)

Өченче укучы

Шәфкатьле сез, безнең апа Сезнең кебек сабыр кеше

Армас-талмас күңелегез, Дөньядадыр бик сирәк,

Дәресләрдә ачык итеп Исламия апа, сезгә

Сез аңлата белдегез. Һәйкәл куярга кирәк.

Кадерле Исламия апа! Ике ел элек без сезнең белән ГИА биргән идек, ә быел исә бергәләп ЕГЭга әзерләндек. Үзегездә булган белемне түкми-чәчми безгә бирергә тырыштыгыз. Бездә укуга карта җаваплылык һәм төгәллек тәрбияләүдә сезнең дә өлешегез зур. Чиксез рәхмәтле без сезгә. Тырышлыгыгызны имтихан вакытында яхшы билгеләр белән акласак иде.

Бүләгебез сезнең күңелегез кебек матур чәчәкләре белән сөендереп торсын.

(Чәчәк бирелә)

Дүртенче укучы

Эш коралың - гади акбур гына

Бик катлаулы, ләкин мәсьәлә.

Ике кыз һәм ике егет тагын

Җавап көтеп сезгә төбәлә.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар.

Безнең кебек сезне, Мәрьям апа,

Яратып тыңласыннар.

Авыр мисалларны, катлаулы мәсьәләләрне дә чикләвек төше кебек кенә яра белгән иң зикәр хатын-кызларның берсе ул безнең Мәрьям апабыз! Сезгә иң әһәмиятлесе - сәламәтлек, авыр хезмәтегездә исә тыңлаучан, башлы укучылар теләп калабыз.

(Чәчәк бирелә)

Указканы тотып кулларга

Карталардан илләр эзләдек.

Хыялларда бергә сызган юлдан

Диңгез, океанны без гиздек.

Җир шарын ничә мәртәбә

Әйләнеп чыктык бергә.

Таулар, диңгезләр кичәбез

Халидә апа дәресендә.

Гөлләр-чәчәкләр, кошлар-җәнлекләр, бөтен җанлы һәм җансыз табигать турында гына түгел, таулар-диңгезләр, илләр-дәүләтләр турында да иң күп белүче "аяклы энциклопедия" ул Халидә апа. Сезгә алдагы тормышыгызда тырыш укучылар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп калабыз.

(Чәчәк бирелә, җыр башкарыла)

Беренче укучы

Химияне үзләштергәндә

Реакцияне аңлыйбыз.

Практик эштә ни булса да

Шартлатмыйча калмыйбыз!

Икенче укучы

Сәламәт тәндә - саф акыл,

Без моны белә идек,

Шулай булса да һәрвакыт

Спорт белән бергә килдек.

Өченче укучы

Европаны яулап алмасак та,

Кем соң белә кая барасын,

Инглиз теле һәрчак кирәк булыр,

Булсам да мин авыл баласы.

Дүртенче укучы

Тарих, җәмгыять белеме -

Калдырма ул дәресне.

Җәмгыятьне белеп торсаң

Булырсың киләчәкле.

Беренче укучы

Мәктәп - кораб, ә корабта

Штурман була, була капитан!

Капитан ул - мәктәп директоры,

Ә штурманы завуч электән!

Икенче укучы

Мәктәп - кораб диңгезләрдә йөзә,

Максатлары аның бик зурдан

Командасы - көчле педагоглар -

Курыкмый ул җилдән-давылдан.

Өченче укучы

Мәктәп - кораб, ул корабта һәрчак ,

Балкып торды безгә пөхтәлек,

Җыештырган куллар арымасын,

Һәрчак торсын көче өстәлеп!

Дүртенче укучы

Мәктәп-кораб. Ә поварлар безгә

Юл куймады җебеп төшәргә,

Яшәү дәрте ташып торсын өчен,

Тәмле-тәмле ашлар пешерә.

Беренче укучы

Мәктәп - кораб, палубада һәрчак

Раушания апаны күрдек без.

Сәнгать диңгезендә, колач салып,

Ак җилкәннәрдә йөздек без.

Хөрмәтле укытучы, җыештыручы , пешекче апаларыбыз, хезмәт юлын мәктәп белән бәйләгән абыйларыбыз! Безгә төпле белем һәм тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур. Без сезгә чиксез рәхмәтлебез. Киләчәк сезгә имин таңнар, якты үрләр, зур бәхетләр алып килсен.

(Барлык укытучыларга чәчәкләр бирелә, җыр башкарыла)

Сүз мәктәп дирекциясенә бирелә.

(Үзара сөйләшә-сөйләшә сәхнәгә чыгалар)

1)1 нче сыйныф укучылары, әти-әни һәм әби-бабай көтеп алган ел фасылы кайсы?

1 нче сентябрь, димәк көз.

2)Ә мәктәптә 5-6 ел укыганнар өчен 1 нче сентябрь нинди көн?

Ул көнне кем ничек кабул итә инде...

3)11 елга хөкем ителгән ирекле гражданин кем ул?

1 сыйныф укучысы.

4)Кызыл Чапчак авыл җирлеге территориясендә халык тыгызлыгы буенча иң югары күрсәткеч кайда беләсезме?

Югары Чаллы урта мәктәбенең 1 нче сыйныф бүлмәсендә - барлыгы 21 укчы

5)Укучының баш мие кайчан уянып җитә?

Такта янына чыккач, әлбәттә.

6)Иң кызыклы фәнни ачышлар кайчан ясала?

Физика дәресендә телдән җавап биргәндә.

7)Яхшы укучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Югары өлеше - галим, ә түбән өлеше Оршавинныкы кебек булса.

8)Укытучылар өчен уйлап чыгарылган шикаятьләр кенәгәсе ...

Көндәлек.

9)Кеше ни өчен күзлек кия?

Артык күп укыганга.

10)Китап укып бару өчен иң шәп транспорт нәрсә ул беләсезме?

Ике өркәчле дөя?!!

11)Барлык укучылар өчен дә иң шатлыклы көн кайчан туа?

31 нче май иртәсендә !!!

12)Беренче мәхәббәт хисләре кайчан туа?

Мәктәп чорында.

Беренче укучы

Һаман шаярабыз, көләбез, җитди булырга вакыттыр инде безгә. Бүген бит безнең иң тантаналы иртәбез - Соңгы кыңгырау бәйрәме.

Өченче укучы

Дөрес, әйттең, ..., Бүген безнең өчен генә түгел, бу залда утыручы укучылар, укытучылар, килгән кунаклар, һәм бигрәк тә әти-әниләр өчен дә зур бәйрәм.

Дүртенче укучы

Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым.

Шушы адым мөхим булганлыгын

Үсеп җиткәч кына аңладым...

Өченче укучы

Әниемнең газиз кызы мин,

Кайда барсам да аны уйлыймын.

Сиңа булган җылы хисләремне,

Күңелемдә мәңге саклармын.

Икенче укучы

Әткәй-әнкәй - минем канатым

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә,җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Беренче укучы

Акыллы сүз, алтын киңәш

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе - ул сез икәнсез.

(Җыр башкарыла)

Өченче укучы

Хөрмәтле әти-әниләребез! Сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, сабыр булуыгыз өчен бүген Сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә. Бәлки сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр.

(Әти-әниләр котлый)

Беренче укучы

Балачактан аерып безне

Бүген үзгә чыңлый кыңгырау.

Шул тавышка кушылсын тик бары

Шат тавышлар, серле яңгырау.

Икенче укучы

Ел да шулай, очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп - изге йорт.

Сабый чакны эзләп бер килербез әле,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

Өченче укучы

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Дүртенче укучы

Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык -сагышлардан тасма үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

("Кыңгыраулы мәктәп еллары"көе астында бер укучы 1 нче сыйныф укучысы белән кыңгырау чыңлата)зур кыңгырауга төрле яктан кечкенә кыңгыраулар кушыла 10 нчы сыйныф укучылары килеп 11нчеләрнең түшләренә кечкенә кыңгыраулар тагалар, Мәктәп парламенты котлап үтә.)

(Миләүшә һәм Зәлия көй астында шигырь укыйлар - рэп)













Список литературы:

  1. Журналы "Мэгариф" ("Просвещение" г.Казань)

  2. Газеты "Мэгрифэт" (

  3. Газеты "Сабантуй" (г.Казань)

  4. Журналы "Фэн хэм мэктэп" ("Наука и школа" г.Набережные Челны)

  5. Газеты "Чулман энжелере" ("Жемчужины Камы" г.Нижнекамск)

  6. Разиль Валиев "Сонгы кынгырау" (" Последний звонок")

© 2010-2022