Класстан тыш чара Өлкәннәр көненә концерт

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Өлкәннәр көне концерты- 2014

1а.б. Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләребез, кадерле әби- бабайларыбыз! Хөкүмәтебез тарафыннан матур бәйрәмнәрнең берсе буларак "Халыкара Өлкәннәр көне" билгеләп үтелә.Шушы бәйрәм уңаеннан бүген без кунакка гаиләдәге иң хөрмәтле кешеләрне өлкәннәрне бирегә чакырдык.

2а.б. Хөрмәтле кунаклар Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Ходай Сезне сәламәтлектән аермасын, хәерле гомер бирсен, бәхетле тыныч картлык насыйп итсен. Сез еллар буена кадер - хөрмәттә генә яшәсәгез иде.


1а.б. Өлкәннәр бәйрәме - 1 октябрь җитте

Иртән иртүк бар дөньяга

Кояшкай нурын сипте.

Ул да котлый өлкәннәрне,

"Сәламәт булыгыз!"- ди

Җылы нурлары белән

Бөтен дөньяны бизи.



2а.б. Ә хәзер, сезгә булган җылы хисләрне оныкларыгыздан да ишетегез.

Бәйрәм белән котлау өчен сүз 1 сыйныф укучыларына бирелә. (монтаж)

1а.б.Талга кунган сандугачтай

Талпына бүген күңел.

Биюләрнең иң матурын

Биеми мөмкин түгел.

Сәхнәдә кызлар башкаруында чабата биюе.

1а.б. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

Тирә-юньгә бүген таралсын.

Кемнәр болар-бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карасын.

2а.б.Җырламыйча көн итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый.

Безнең балалар җырламаса

Дөньяда бер ямь булмый.

Бәйрәм сәламе итеп җырлый Алсинә һәм Раил Тляковлар "Пар канатым"

2а.б. Тыпыр - тыпыр тыпырдатып

Бергә басаек әле

Уйнап көлеп, җырлап -биеп

Күңел ачаек әле.

Сәхнәдә "Чишмә" биюе

1а.б.Җырла дустым, җырла син

Җырламый мөмкин түгел.

Җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел.

Җырлый Ризәлә Мортазина "Ак яулыклы әбием."

2а.б. Биеп китәр кебек булам

Ишетсәм дәртле көйләр.

Бию көе, әйтерсең лә

Сибелә назлы гөлләр.

Каршы алыгыз 2һәм 3 сыйныф кызлары башкаруында "Эшләпә" биюе.

1А.б. Дәртле җыр күңел ачкычы

Җыр белән яшәү җиңел

Җырлый белсәң, тормыш сөйсәң

Җырламый мөмкин түгел

2а.б.Җырлар булса шундый булсын

Җиргә шатлык сибәрлек

Күңелләргә бәйрәм булып

Язлар булып килерлек.

Сезгә бәйрәм сәламен тапшыралар 4 сыйныф егетләре "Шофер буласым килә"

2а.б.Их, тормышның матур чагы

Бетмәс илһам учагы

Күбәләктәй очып кына

Биисе килә тагы

Сәхнәдә 5 сыйныф укучылары башкаруында "Вальс" биюе.

1а.б.Җырлый Низамиев Булат "Җәйге

2а.бҮскәч безнең егет- кызлар

Кыю моряк булырлар

Моряк булып корабларда

Ил чигендә торырлар

Каршы алыгыз 3 сыйныфлар башкаруында "Моряклар" биюе.

2а.б. Талга кунган сандугачтай

Талпына бүген күңел

Җырларның иң- иң матурларын

Җырламый мөмкин түгел.

Җырлый Гөлия Хайруллина " Маленькая страна"

1а.б.Күңеллерәк җыр ишетсәк

Күбәләктәй очынабыз.

Бер урында бөтереләбез

Басып аяк очына.

2а.б. Төшләребездә күрәбез

Сәхнәдә биегәнне

Тамашачылар алкышлый

Күрсәгез сөенгәнне

Кызларыбыз башкаруында "Волна" биюе


2а.б.Көмеш тавышлар яңгырый

Җырлар суза ир бала

Җырла дустым, җырла катырак

Тавышыңны кызганма.

3сыйныфлар башкаруында " Шома бас " җыры

1а.б. Биючеләр биегез,

Матур безнең көебез

Биегез, биегез

Матур безнең илебез.

Сәхнәдә кызлары башкаруында "Восточные сказки" биюе.

1а.б. Җырлар булса , шундый булсын

Җиргә шатлык сибәрлек

Күңелләргә бәйрәм булып

Язлар булып килерлек.

Каршы алыгыз сәхнәдә 6 сыйныфлар башкаруында "Бииләр итек, читекләр"

2а.б.Каршы алыгыз нәфис сүз осталары Ислам һәм Рәзил : Илдар Юзеев "Алма пеште"

1а.б.Их, тормышның матур чагы

Бетмәс илһам учагы

Күбәләктәй очып кына

Биисе килә тагы.

"Веснушки " бию төркеме башкаруында "Косички" биюе.



2а.б. Чәчәкләрне таңнар уяталар,

Ә таңнарны җырлар уята.

Йөрәкләргә якын җыр авазы

Күкрәп уза ерак -еракка.

Сәхнәдә 5 сыйныф укучылары башкаруында хор "Ай матур Гөлгенә"

1а.бҖырла-җырла дип әйтәсез

Сезгә нинди җыр кирәк

Сезнең алда җыр җырларга

Сандугач теле кирәк диләр 4 сыйныф кызлары "Курыкма тимим "

1а.б Һәр дәвердә, һәр халыкта

Җыр гомернең юлдашы.

Бер шатлыкта, бер тансыкка,

И күңелкәй, җырлачы.

Сәхнәдә 2 сыйныф укучылары башкаруында җыр "Күңелле сәяхәт"

2а.б.Кушылыгыз җырга бергә-бергә

Җырлыйк бергә сәхнә түрендә

Чордан-чорга очсын бу җырыбыз

Дуслар җыры татар хисләре.

Сәхнәдә Рәмилә һәм Чулпан "Тынычлык " җыры.



1а.б. Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза- сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт

1а.б. Хөрмәтле өлкәннәребез, без сезгә бары тик кояшлы көннәр, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар куанычы, ә иң мөхиме сәламәтлек телибез!

2а.б. Киләсе елда да шатланып тагын очрашырга язсын. Киләсе очрашуларга кадәр саубулыгыз, исән -сау булыгыз!

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

6

© 2010-2022