Конспект курчак театры өчен әкият «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»

"Описание материала: Кече яшьтәге мәктәп балаларына курчак театры өчен әкият-пьеса , тәндә – сәламәт акыл”. тәндә - сәламәт акыл , ди халкыбыз . Бары сәламәт кеше генә бу дөньяда бәхетле була, минемчә . Балаларны кечкенәдән сәламәт яшәү рәвеше алып барарга өйрәтергә кирәк. Бу әкият тә шул "максаттан язылган. Катнашалар: Саескан Ябалак Бүре Аю Тиен Куяннар Әвәл заманда түгел, нәкъ хәзерге заманда, әллә кайдагы җирләрдә түгел,нәкъ безнең Шәмәрдән урманының уртасында бер алан булган. Аны яратып ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кече яшьтәге мәктәп балаларына курчак театры өчен әкият-пьеса "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

Катнашалар:

Саескан

Ябалак

Бүре

Аю

Тиен

Куяннар

Әвәл заманда түгел, нәкъ хәзерге заманда, әллә кайдагы җирләрдә түгел,нәкъ безнең Шәмәрдән урманының уртасында бер алан булган. Аны яратып Түгәрәк алан дип йөрткәннәр.Табигатьнең иң гүзәл урынында урнашканлыктан бу аланга урман җәнлекләре дә, кешеләр дә бик яратып йөрткәннәр. Шуңа күрә дә иң кызыклы урман маҗаралары да шушы аланда үткән.

(Урман аланы. Аландагы агач башында саескан утыра)

Саескан.Аланга ял итәргә дип киләләр дә, бөтен урманыбызның ямен бетереп китәләр. Әй мактаналар, ни генә кыланмыйлар. Учак та ягалар, карагыз инде, нинди хәлгә килде Түгәрәк алан?! Уф, кемгә сөйлим, кемгә әйтим? Ичмасам, ябалак та йоклый. Тукта әле, ниндидер тавышлар килә? Ә-ә, аю белән бүре малае икән. Миңа урманны яңгыратырлык хәбәр кирәк! Хәбәр кирәк! (Агач яфраклары арасына кача. Аю белән бүре керә.)

Аю. Ярый качып котылдык әле. Безне дә кыерсытырлар иде.

Бүре. Әй, шушы авыл малайлары бигрәк явыз инде. Атнага бер килеп, бөтен урманның тынычлыгын, ямен бозалар.

Аю. Сорыкай, кара әле, нинди хәлгә килгән Түгәрәк алан!

Бүре.Урманыбызның иң матур җире шундый хәлгә килүгә ничек түзеп ятасың инде?!

Аю. Әйдә Түгәрәк аланны элекке хәленә китерәбез, ялт итәбез.

Бүре. Куян малайлары безне ялкаулыкта гаепли, күрсәтик әле үзебезнең тырышлыкны!

(Аланны җыештыралар, тәмәке кабы табалар.)

Аю. Нәрсә бу?

Бүре. Берәр тәмле әйбердер инде. "Кешеләр бары тәмле әйберләр генә ашый,"- ди минем әни.

Аю. Конфет түгелдер инде? Конфет ашаган бар.

Бүре. Менә бит язуы да бар. Укып кына булмый. Урман мәктәбенә йөрмәдек бит.

Аю.Ә-ә! Мин аның нәрсә икәнен беләм. Бу бит тәмәке!

Бүре. Тәмәке?!

Аю. Әйе, әле генә малайларның авызыннан төтен чыгарып уйнаганын күрдек бит. Файдасыз, кирәксез әйбер булса, уйнамас иделәр.

Бүре. Кызык уен дтп карап тордык шул.

Аю. Әйдә, куян малайларын кызык итәбез, аларга тәмәке күрсәтеп шаккаттырабыз. (Китәләр. Саескан очып чыга.)

Саескан. Менә дигән хәбәр! Менә дигән яңалык! Бу хәбәрне бөтен урман ишетсен! Аю белән бүре тәмәке тарттылар диярмен! Ишетегез, ишетми калмагыз, искиткеч хәбәр, искиткеч хәбәр! (Очып чыгып китә.)

(Тиен, куяннар керә.)

Тиен.

Бер, ике, өч-

Синдә көч,

Миндә көч,

Бер, ике, өч.

Туктадык. Таралышмагыз. Бер сафка тезелегез. Дәресне дәвам итәбез.

Әгәр дә көн саен күнегүләр ясасак, безне беркем дә җиңә алмый.

Бергә. Алан тулы төп тә төп,

Сикергәлик дөп тә дөп.

1 нче куян. Әй, Тиенкәй, син бит безне хәлдән тайдырасың.

2 нче куян. Ми дә ардым.

3 нче куян. Зарланмагыз, әйдәгез бергәләп теге такмакны җырлап алыйк әле.

Бергә.

Әйдә, киттек көрәшергә,

Бер җиңеп кайтыйк әле.

Аю чыкса мәйданнарга

Баш аркан атыйк әле. (Көлешәләр.)

Тиен. Ярар, ял итсәгез дә була инде. Бүген бигрәк тә тырыштык.

1 нче куян. Тырышмыйча ярамый, безгә һәрвакыт җитез, чыдам булырга кирәк.

2 нче куян. Гел куркып йөреп туйдык инде. Аю белән бүрене әйткән дә юк, урманга аучы килсә, алардан да качарга кирәк.

3 нче куян. Физик күнегүләр белән шөгыльләнсәк, тиен әйтмешли, бездән дә көчле хайван булмас.

Тиен. Әлбәттә шулай. Минем бер китаптан укыганым бар: " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - дип. Әле көчлелек белән генә җиңеп булмый, акыл да кирәк, сәламәтлегең дә җитәрлек булсын.

1 нче куян. Әйдәгез, бер такмак әйтеп алыйк әле! Күңелле булсын!

Бергә. (Җырлыйлар)

Без урманнан үткән чакта

Дер калтырый бүреләр.

Дер калтырамый карасын,

Без бит менә ниндиләр!

(Саескан очып керә.)

Саескан. Ишеттегезме! Ишеттегезме! Яңалык, яңалык!

Бергә. Нинди яңалык?

Саескан. Бүре белән аю тәмәке тарттылар.

Бергә. Тәмәке тарттылар?!

Саескан. Әйе, үзем күрдем, үз күзләрем белән. Ялганламыйм. Чын хәбәр!

Тиен. Болай да гел начарлык кына эшләп йөриләр иде, бу гадәткә дә өйрәнсәләр, эшләр харап.

1 нче куян. Тәмәкенең зыянын сөйләргә кирәк аларга.

Бергә. Әйе, шул.

Саескан. Әнә, үзләре дә киләләр. (Аю белән бүре керәләр.)

Саескан. Менә алар, менә гаеплеләр!

Аю, бүре. Нишләп без гаепле?

Бергә. Сез бит тәмәке тарткансыз!

(Ябалак очып керә.)

Ябалак. Нинди тавыш бу? Нәрсәгә җыелдыгыз монда? Нишләп мине чакырмыйсыз?

Саескан. Ябалак, әле сиңа әйтергә вакытым булмады. Урманда зур яңалык бар!

Ябалак. Нинди яңалык?

Саескан. Бүре белән аю тәмәке тартырга өйрәнгәннәр!

Ябалак. Булмас, урманның болай да яме китәргә тора бит. Агачларны кисәләр, чәчәкләрне өзәләр, инде сез дә тәмәке тарта башласагыз, урманның саф һавасы да бозылыр.

Тиен. Ә үзегезнең сәламәтлегегезгә күпме зыян килер.

Ябалак. Тәмәке тарту - иң начар гадәтләрнең берсе. Бу начарлыкка өйрәнгәннәр озак яшәмиләр, алар һәрвакыт сәламәтлекләреннән зарланалар.

Аю. Без әле тәмәкене тартып та карамадык.

Бүре. Алай файдасыз әйбер булса, аның безгә кирәге юк!

1 нче куян. Без урман мәктәбендә шушы начар гадәткә өйрәнгән аю турында шигырь өйрәнгән идек. Әйдәгез, дусларым, сез дә тыңлагыз, башкаларга да сабак булсын.

Аю урманда яткан,

Бер кипкән яфрак тапкан.

Әз-мәз генә йомшарткан да,

Авызына капкан ди.

2 нче куян.

Еллар буе тарткан,

Болай да кыска гомерен

Кыскарткан да кыскарткан.

Тарткан, тарткан, тарткан, ди,

Сазлыкка кереп баткан,

Чыгалмый озак яткан.

3 нче куян.

Яткан, яткан, яткан, ди,

Һавага ул баккан да,

Яшәүдән колак каккан.

Уйлаганнар әллә инде

Аучы аткан? Аучы түгел,

Тәмәке аткан.

Ун ел буе үпкәсеннән

Төтене чыгып яткан,

Бар куяннар шаккаткан. (Ш.Галиев шигыре)

Тиен. Шушы аюның эш-гамәлләреннән сабак алыгыз, аларның хаталарын кабатламагыз!

1 нче куян. Начар гадәтләргә өйрәнгәнче, әйдәгез, һәр иртәне безнең белән күнегүләр ясагыз.

2 нче куян. Сәламәтлегегез тагын да ныгыр.

Аю,бүре. Без риза.

Аю. Саескан, син нишләп безнең начар якларыбызны гына сөйлисең?

Бүре. Ялган сүзләр сөйләп, гайбәт таратасың!

Ябалак. Я, әйт әле, нинди яхшылык эшләде соң алар?

Саескан. Яхшылык дип, әллә ни яхшылык та түгел инде: аланыбызны җыештырдылар, шунда теге тәмәкене дә таптылар.

Ябалак. Нинди яхшылык булмасын бу?! Бу иң зур яхшылык! Урманыбызның табигатен саклау - ул бик изге эш.



© 2010-2022