Чыгарылыш класслар белән Соңгы кыңгырау кичәсе үткәрү сценарие

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме (Зал бәйрәмчә бизәлгән. Барлык кунаклар да утыра. )   1 Менә без дә үсеп җиттек... 2 Безгә дә бала чагыбыз белән хушлашу мизгелләре килде... 1 Эх, балачак!  Мәктәбемә илтер юллар буйлап,  Бала булып килә узасым.  Еллар үткәч килә: -Исәнме!- дип,  Балачакка кулым сузасым. 2   Эх, балачак! Үткән сукмаклардан  Яланаяк йөгереп үтәргә  Бар дөньяны онытып, сабый булып,  Күбәләкләр куып китәргә. 1,2 Балачакта зурлар дөньясына  Сайлар өчен юллар җитәрлек.  Тик еракта калган с... Әлифбаның хәрефләре аша Сукмак салдык яшәү серенә. Әнкәемдәй иң кадерле кеше- Укытучым күңел түрендә. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Язмышларны башлап яздыгыз, Өмет тулы күпме күзләргә сез Яшәү чаткылары салдыгыз.   Сабый чакта кулларыма «Əлифба» биргəн, Хəерле сəгатьтə, дустым, Хуш килдең,- дигəн. Мəктəбем, мəктəбем Һəм укытучым, Сезнең алда гомергə дə Бетмəс бурычым!   2 Кадерле укытучыларыбыз, зур рәхмәт сезгә! (чәчәкләр, медальләр бирелә) 2 Уку еллары дәверендә без шулкадәр дуслашып- туганлашып беттек. Уртак уйларыбыз, серләребез бар... 1 Уен түгел, 5-7 ел буе бер бүлмә һавасын сулау диләр аны... Ә бит без башлангычта 2 мәктәптә укыган идек... 2 Бу еллар безнең шаян балачагыбызның тере һәйкәле. Соңгы кыңгырау яңгырар бүген Яңа юл яра гомер агышы. Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы. Изге юл тели аның тавышы.   Хуш мәктәбем! Бәлки әле безне Онытмыйча искә алырсың Ә син безнең йөрәк түребездә Гүзәл мизгел булып калырсың. Бер могҗиза булып калырсың.   Әле кайчан гына тәүге тапкыр Ачып кердек синең ишегең Бүген исә саубуллашу көне Күзендә яшь һәрбер кешенең.   Узып китте матур бер төш кебек Укып йөргән мәктәп еллары Язмышларга инде сукмак ярды Йөгереп үткән яшьлек юллары.   Шул сукмактан сагынып... 1 Беләсеңме, без укыган класста музей оештырырлык экспонатлар бар. 2 Укытучылар онытып калдырган әйберләрме? Бездә дә бар алар. 1 Әйдә, каникуллар башланганчы аларны ияләренә тапшырыйк булмаса.    2 1 нче экспонат ( директор  блокноты) Кабинетларның  берсендә  зәңгәр  төстәге  әйбер  табылды.  Эчтәлегенә  караганда  аның  хуҗасы  сантехник,  бухгалтер,  котельнаяда  оператор,  математика  профессоры,  бизнесмен  һәм  башка  бик  күп  һөнәрләр  иясе.  Монда  кайбер укучыларның  фамилияләре,  эшлә... Валерий Георгиевич укыткан фәннәр кирәкле, Кычыткан дип, яфрагы дип, Сабагы дип, чәчәге дип, Кешеләр дип, песиләр дип, Балыклар дип, тавыклар дип, Бирде безнең кирәкне.   Иң яхшы укытучыбыз, лаеклы ихтирамга. Химикларны калганнардан Электролиз ярдәмендә Бик тиз аерып ала...   Тиешләрен  әйтеп  беттегезме Эшләп  беттегезме барысын? Көнегез  үтте шулар  өчен  янып, Уртаклашып  кеше  кайгысын. ( Директорга  чәчәкләр,  медаль ).   2 2 нче  экспонат(  рассписание ) Бу шундый  әйбер, мәктәптә  бер  генә  көн дә аннан  башка  үтми.  Аны  төзү  өчен  бик  күп көч  түгәргә  кирәк.  Бу  әйбердә  барлык  дәресләр  һәм  кабинетлар   күрсәтелгән.  Бу  нәрсә?  Хуҗасы  кем? ( укыту эшләре буенча директор урынбасары ) Бейсик телен белмәсәк тә, Сезне яхшы аңлыйбыз. Зинһар, билге төзәтик дип, Артыгыздан калмыйбыз.   Син  чәчәсең  белем  орлыкларын Биреп  бөтен  күңел  җылыңны. Синең  йөрәк – нурлы  бер  йолдыз  ул Яктыртасың  барыр  юлымны. Рәхмәт  Сезгә!      ( чәчәкләр,  медаль). 1 3 нче экспонат.  (карта). Тактага эленә торган җәймә. Төрле дәүләтләрнең һәм  хәрби  частьларның сугышчан юлы  кызыллы – каралы  уклар  белән  күрсәтелгән.  Бу – кырыс,  таләпчән  укытучының  эш  коралы.  Кем  бу?( җавап бирелә ) Әлеге предмет иясе 6 ел дәвамында безнең сыйныф җитәкчебез булды. Мәктәптәге иң күп санлы балалары булган, иң шук классны җитәкләде ул. Безнең сезгә сүз бирәсебез килә, Любовь Васильевна. Карта  аша  сәяхәткә  йөрдек Тауга  мендек,  гиздек  диңгезне Зур  корабның капитаны  сыман Әйдәдегез алга сез безне.   Укытучым, менә каршыңдамын- Мең-мең тапкыр сезгә бурычлы, Олы тормыш юлларымда миңа Һәрчак сезнең акыл булышчы. Бер тутырып күзгә карау белән. Уебызны аңлый алдыгыз Шуңа күрә безнең күңелләрдә Онытылмаслык булып калдыгыз . Рәхмәт  Сезгә!  (тарих укытучысына чәчәкләр, медаль).   2 4 нче экспонат.  (әдәби китап). Әлеге предмет күп укытучыларда күренә, тик берсе аны аеруча ярата. Ул аны һич тә кызганмыйча, хәтта шатланып укучыларга биреп тора, тегеләре вакытында тапшырмыйлар, укытучы ду китереп эзли. Аңа язганны яратмый, китапханәләрдә вакыты булса, сәгатьләр буе шул предметны актарып йөри ала. Җитмәсә, әле безне дә аның белән дус булырга өнди. Бу кичәдә безнең дә сыйныф җитәкчебезнең сүзләрен ишетәсебез килә. Рәхи... Татарча да яхшы бел, Урысча да яхшы бел, Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле, затлы тел.         Укытучым , безнең йөрәктә Син тормышка сөю уяттың. Күңелемдә тулы яктылык, Әйтерсең лә яңа таң атты. Һәр яңаны элек сездән белдек, Киңәш сорап сезгә йөгердек, Анабыздай сезне якын итеп, Дустыбыздай сезне үз күрдек .     1 5 нче экспонат.  (тест,яки к.эш язылган кәгазь). Бик вак шрифт белән язылган кош теле кадәр битләрне 6,8,9,11нче классларда күрергә була. Әлеге укытучы аларны бик ярата, укучыларның кайберләре дә бу кәгазьләр буенча белем күтәрәләр.Шуңа да алар кабинетларның бөтен мөмкин булган урыннарыннан килеп чыгалар. Петр Николаевич килеп керде, Бүген контроль эш диде. Барыбыз да шатландык- Шпаргалкага ташландык. Шатыр-шотыр күчердек, Булды инде өчлелек.   Бар гомерне җитәр яктыртырга Сез кабызган утның яктысы. Нурга күмсен иде гомерегезне Безнең гомернең дә балкышы. ( чәчәкләр,  медаль).   2 6 нчы экспонат.  (БДИ китабы) .Бу әйбер укытучы кулыннан онытылып калырга мөмкин түгел диярлек. Шулай да булгалый. Хәер, ул безнең һәрберебездә бар. Аеруча югары классларга күтәреп керәләр алар аны. “Киңәшчең синең. Дустың. Ярдәмчең синең...” -шушы китап турында инде бу сүзләр.   Рус теле укытучыларыбыз- Анна Андреевна, Георгий Иванович.  Вы понимал то, что мы Не слепок, не безбушный лик- В нас есть стремление к свободе, В нас любовь рожденная в ответ На ваши добрые улыбки, На ваши все старания.   Рус теле дәресендә Күп нәрсәләр беләбез. Без бит ,дуслар, русчаны Татарча да беләбез.  ( чәчәкләр,  медаль).   Сүзне безне иң авыр һәм җаваплы елыбызда класс җитәкчесе буларак үз канаты астына алган мөхтәрәм укытучыбыз Георгий Ивановичка бирәбез.   Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә Сез бик кирәк барлык кешеләргә; Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!   1 Кадерле укытучыларыбыз һәм мәктәптәге барлык хезмәткәрләр. Сез безнең уку елларыбызны мәгънәле, күңелле, җылы, чиста, тук иттегез. Сау-сәламәт, бәхетле яшәгез. (Калган барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә дә чәчәкл... Әнкәй кулларына сыенып үстем, Күңеленең тоеп аклыгын Васыять итеп алдым юлларыма Сабырлыгын аның, сафлыгын...   Гомер таннарыбыз аткан көнне Зарыгу белән көтеп алучы, Безнең өчен тау кадәрле йөкләр Күтәрергә әзер торучы әниләр.   Әткәй, әнкәй Синнән башка тагын Кем бар шундый бала бәгырьле Кояш сыман әнкәй берәү булса Синдә безгә шулай кадерле. Сүзне әти- әниләребезгә бирәбез.   1 Хөрмәтле әти- әниләребез! Тәрбияләп үстерүегез өчен рәхмәт сезгә. Йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.   Сау бул инде, туган мәктәбем Соңгы дәрес. Соңгы кыңгырау Без торабыз юллар чатында Күңелләрдә туа мең сорау   Соңгы кыңгырау, моңлы кыңгырау Тавышыңда нинди сагыш бар. Киләсе майларда булырбыз кайларда? Алда көтә нинди язмышлар?   Бу бит безнең тәүге хушлашу, Берчә татлы,берчә сагышлы. Бала чагым- татлы бер төш кенә, Яшьлек дәшә чая тавышлы   Нинди юлдан, нинди сукмактан Йөртсәләр дә тормыш юллары, Татлы сагыш булып дәшеп торыр Кыңгырауның моңлы чыңлавы.   2 Тыңлагыз! Тыңлагыз! Безнең өчен соңгы мәртәбә кыңгырау яңгырый. Аның чыңнары , балачак кайтавазы булып, мәңге истә калсын! (бала күтәргән укучы) Ун ел гомер үтеп китте төштә кебек, Кыңгыраулар чыңын тыңлыйм соңгы кабат. Моңсу гына мәктәп белән саубуллашам, Зур тормышның күзләренә туры карап   Очар кошлар без ямьле бу язда, Юл җиңел булмас, сынаулар алда. Киңәш бирергә, ярдәм итәргә
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Барлык кунаклар да утыра. )

1 Менә без дә үсеп җиттек...

2 Безгә дә бала чагыбыз белән хушлашу мизгелләре килде...

1 Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап,

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә: -Исәнме!- дип,

Балачакка кулым сузасым.

2 Эх, балачак! Үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

1,2 Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек.

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмыйм юллар килеп китәрлек.

1 Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бу көн 2010нчы елның 24нче мае- безнең көн. Чакыруыбызны кабул итеп килүегезгә зур рәхмәт.

2 Ә хәзер, чыгарылыш класс укучыларын- безне каршы алыгыз!

(Вальс көе яңгырый. Укучылар икешәрләп, кулга- кул тотынышып, чыгалар, махсус урынга утыралар.)

1 Кичәбезнең тантаналы өлешен башлау өчен сүз мәктәбебез директоры Токранов Валерий Георгиевичка бирелә. (шунда ук кунаклар, ветеран укытучылар сүз ала)

Инсценировка: заманча музыка астында к-ү-ү-п итеп китаплар күтәргән укучылар керә. Укыйлар, укыйлар ...һәм йокыга китәләр.

1 Менә шундый безнең язмышлар...

1,2 җырлыйлар: БДИлар керә минем төшкә

Имтиханнар телә йөрәкне...

9-10 ел укып йөрмәгәнәр

Аһ, мин каптым инде, эләктем.

2 Тавык төшенә тары керә, ди, безне дә имтиханнар борчый шул...

Башлангыч класс укучылары чыга.

Бала1 Безне бүген бәйрәмгә чакырдылар. Минем апа- чыгарылыш класс укучысы...

1 Тукта әле, сез ни эшләп йөрисез, сез бит бу төштән түгел...

Бала2 Без бәйрәмгә килдек, безне чакырдылар.

1 Мин берни аңламыйм...

2 Димәк, боларның төшенә имтихан түгел әле, балачаклары керә...

Укучылар уяналар. 1 укытучыга әйләнә.

1 Укучылар, сез зур үстегез инде, 1нче класска килдегез. Мин сезнең укытучыгыз булырмын. Сез миңа Нина Николаевна дип эндәшерсез. Кулларыгызны матур итеп куегыз. (укучылар кул күтәрә) Соравыгыз бармы әллә?

- Минем өйдә уенчыгым калган...

- Әни, ашыйсым килә! (урыннарына барып утыралар)

Бала1 Безгә карагач

Сезгә бик кызыктыр

Без нинди кечкенә

Ә сез нинди зур.

Бала2 Сезнең кебек чакта дигән булып

Шаяртып та сөйлисез.

Без беләбез,сиздермәскә теләп

Балачакны бездән көнлисез.

Бала3 Тик сез берүк китәбез дип

Ямансулап тормагыз

Без бит хәзер зурлар булдык

Сезгә алмаш булабыз.

Бала4 Сау булыгыз , абыйлар,

Сау булыгыз,апалар.

Сезнең арттан куып җитәрбез

Тик салыгыз безгә ак юллар.

2 Рәхмәт сезгә, безгә балачагыбызны искә төшердегез.
1 Хөрмәтле беренче укытучыларыбыз: Нина Николаевна, Любовь Павловна, Елизавета Николаевна, Гөлнара Гәптелхәевна! Сез безне җитәкләп белем иленә алып кердегез. Рәхмәт сезгә. Сезгә соравыбыз бар: кечкенә чакта без нинди идек? (укытучылар сөйли)

Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнкәемдәй иң кадерле кеше-

Укытучым күңел түрендә.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз,

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.


Сабый чакта кулларыма

«Əлифба» биргəн,

Хəерле сəгатьтə, дустым,

Хуш килдең,- дигəн.

Мəктəбем, мəктəбем

Һəм укытучым,

Сезнең алда гомергə дə

Бетмəс бурычым!

2 Кадерле укытучыларыбыз, зур рәхмәт сезгә! (чәчәкләр, медальләр бирелә)

2 Уку еллары дәверендә без шулкадәр дуслашып- туганлашып беттек. Уртак уйларыбыз, серләребез бар...

1 Уен түгел, 5-7 ел буе бер бүлмә һавасын сулау диләр аны... Ә бит без башлангычта 2 мәктәптә укыган идек...

2 Бу еллар безнең шаян балачагыбызның тере һәйкәле.

Соңгы кыңгырау яңгырар бүген

Яңа юл яра гомер агышы.

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы.

Изге юл тели аның тавышы.

Хуш мәктәбем! Бәлки әле безне

Онытмыйча искә алырсың

Ә син безнең йөрәк түребездә

Гүзәл мизгел булып калырсың.

Бер могҗиза булып калырсың.

Әле кайчан гына тәүге тапкыр

Ачып кердек синең ишегең

Бүген исә саубуллашу көне

Күзендә яшь һәрбер кешенең.

Узып китте матур бер төш кебек

Укып йөргән мәктәп еллары

Язмышларга инде сукмак ярды

Йөгереп үткән яшьлек юллары.

Шул сукмактан сагынып сиңа килгәч

Безнең күңел янә сафланыр

Һәр класста бер истәлек булып

Эзләребез мәңге сакланыр.

1 Беләсеңме, без укыган класста музей оештырырлык экспонатлар бар.

2 Укытучылар онытып калдырган әйберләрме? Бездә дә бар алар.

1 Әйдә, каникуллар башланганчы аларны ияләренә тапшырыйк булмаса.

2 1 нче экспонат ( директор блокноты)

Кабинетларның берсендә зәңгәр төстәге әйбер табылды. Эчтәлегенә караганда аның хуҗасы сантехник, бухгалтер, котельнаяда оператор, математика профессоры, бизнесмен һәм башка бик күп һөнәрләр иясе. Монда кайбер укучыларның фамилияләре, эшләнәсе эшләр язылган. Моннан тыш бу әйбернең хуҗасы аны һәркайда һәм һәрвакыт югалтырга сәләтле. Бу кем?

1 5 нче экспонат (пробирка).

Юка пыяладан, формасы буенча америка сосискасын хәтерләтә. Һәрвакыт анда эчәргә яраксыз сыеклык була. Бу әйбернең хуҗасы аның өчен гомерен дә бирергә риза. Кем ул? Нәрсә бу?( җавап бирелә )

Валерий Георгиевич

укыткан фәннәр кирәкле,

Кычыткан дип, яфрагы дип,

Сабагы дип, чәчәге дип,

Кешеләр дип, песиләр дип,

Балыклар дип, тавыклар дип,

Бирде безнең кирәкне.

Иң яхшы укытучыбыз,

лаеклы ихтирамга.

Химикларны калганнардан

Электролиз ярдәмендә

Бик тиз аерып ала...

Тиешләрен әйтеп беттегезме

Эшләп беттегезме барысын?

Көнегез үтте шулар өчен янып,

Уртаклашып кеше кайгысын. ( Директорга чәчәкләр, медаль ).

2 2 нче экспонат( рассписание )

Бу шундый әйбер, мәктәптә бер генә көн дә аннан башка үтми. Аны төзү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Бу әйбердә барлык дәресләр һәм кабинетлар күрсәтелгән. Бу нәрсә? Хуҗасы кем? ( укыту эшләре буенча директор урынбасары )

Бейсик телен белмәсәк тә,

Сезне яхшы аңлыйбыз.

Зинһар, билге төзәтик дип,

Артыгыздан калмыйбыз.

Син чәчәсең белем орлыкларын

Биреп бөтен күңел җылыңны.

Синең йөрәк - нурлы бер йолдыз ул

Яктыртасың барыр юлымны.

Рәхмәт Сезгә! ( чәчәкләр, медаль).

1 3 нче экспонат. (карта).

Тактага эленә торган җәймә. Төрле дәүләтләрнең һәм хәрби частьларның сугышчан юлы кызыллы - каралы уклар белән күрсәтелгән. Бу - кырыс, таләпчән укытучының эш коралы. Кем бу?( җавап бирелә )

Әлеге предмет иясе 6 ел дәвамында безнең сыйныф җитәкчебез булды. Мәктәптәге иң күп санлы балалары булган, иң шук классны җитәкләде ул. Безнең сезгә сүз бирәсебез килә, Любовь Васильевна.

Карта аша сәяхәткә йөрдек

Тауга мендек, гиздек диңгезне

Зур корабның капитаны сыман

Әйдәдегез алга сез безне.

Укытучым, менә каршыңдамын-

Мең-мең тапкыр сезгә бурычлы,

Олы тормыш юлларымда миңа

Һәрчак сезнең акыл булышчы.

Бер тутырып күзгә карау белән.

Уебызны аңлый алдыгыз

Шуңа күрә безнең күңелләрдә

Онытылмаслык булып калдыгыз

.

Рәхмәт Сезгә! (тарих укытучысына чәчәкләр, медаль).

2 4 нче экспонат. (әдәби китап).

Әлеге предмет күп укытучыларда күренә, тик берсе аны аеруча ярата. Ул аны һич тә кызганмыйча, хәтта шатланып укучыларга биреп тора, тегеләре вакытында тапшырмыйлар, укытучы ду китереп эзли. Аңа язганны яратмый, китапханәләрдә вакыты булса, сәгатьләр буе шул предметны актарып йөри ала. Җитмәсә, әле безне дә аның белән дус булырга өнди.

Бу кичәдә безнең дә сыйныф җитәкчебезнең сүзләрен ишетәсебез килә. Рәхим итегез, Эльвира Ильясовна.

( чәчәкләр, медаль).

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.


Укытучым , безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың.

Күңелемдә тулы яктылык,

Әйтерсең лә яңа таң атты.

Һәр яңаны элек сездән белдек,

Киңәш сорап сезгә йөгердек,

Анабыздай сезне якын итеп,

Дустыбыздай сезне үз күрдек .

1 5 нче экспонат. (тест,яки к.эш язылган кәгазь).

Бик вак шрифт белән язылган кош теле кадәр битләрне 6,8,9,11нче классларда күрергә була. Әлеге укытучы аларны бик ярата, укучыларның кайберләре дә бу кәгазьләр буенча белем күтәрәләр.Шуңа да алар кабинетларның бөтен мөмкин булган урыннарыннан килеп чыгалар.

Петр Николаевич килеп керде,

Бүген контроль эш диде.

Барыбыз да шатландык-

Шпаргалкага ташландык.

Шатыр-шотыр күчердек,

Булды инде өчлелек.

Бар гомерне җитәр яктыртырга

Сез кабызган утның яктысы.

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы. ( чәчәкләр, медаль).

2 6 нчы экспонат. (БДИ китабы)

.Бу әйбер укытучы кулыннан онытылып калырга мөмкин түгел диярлек. Шулай да булгалый. Хәер, ул безнең һәрберебездә бар. Аеруча югары классларга күтәреп керәләр алар аны. "Киңәшчең синең. Дустың. Ярдәмчең синең..." -шушы китап турында инде бу сүзләр.

Рус теле укытучыларыбыз- Анна Андреевна, Георгий Иванович.

Вы понимал то, что мы

Не слепок, не безбушный лик-

В нас есть стремление к свободе,

В нас любовь рожденная в ответ

На ваши добрые улыбки,

На ваши все старания.

Рус теле дәресендә

Күп нәрсәләр беләбез.

Без бит ,дуслар, русчаны

Татарча да беләбез. ( чәчәкләр, медаль).

Сүзне безне иң авыр һәм җаваплы елыбызда класс җитәкчесе буларак үз канаты астына алган мөхтәрәм укытучыбыз Георгий Ивановичка бирәбез.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезнең хезмәт җирдә иң хөрмәтле

Сезнең хезмәт җирдә нур чәчә

Сез бик кирәк барлык кешеләргә;

Йөз яшәгез җирдә, мең яшә!

1 Кадерле укытучыларыбыз һәм мәктәптәге барлык хезмәткәрләр. Сез безнең уку елларыбызны мәгънәле, күңелле, җылы, чиста, тук иттегез. Сау-сәламәт, бәхетле яшәгез.

(Калган барлык укытучыларга, хезмәткәрләргә дә чәчәкләр, медаль).

2 Мәктәп, укытучылар, классташлар белән аерылышу безнең күңелебезне моңсулыкка төрә. Кайберләребез өчен бу шатлыклы моңсу көндә тагын бер күз яше бар- ул туган йорт, авыл, әти-әни белән аерылышу...

Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңеленең тоеп аклыгын

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның, сафлыгын...

Гомер таннарыбыз аткан көнне

Зарыгу белән көтеп алучы,

Безнең өчен тау кадәрле йөкләр

Күтәрергә әзер торучы әниләр.

Әткәй, әнкәй

Синнән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле

Кояш сыман әнкәй берәү булса

Синдә безгә шулай кадерле.

Сүзне әти- әниләребезгә бирәбез.

1 Хөрмәтле әти- әниләребез! Тәрбияләп үстерүегез өчен рәхмәт сезгә. Йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

Сау бул инде, туган мәктәбем

Соңгы дәрес. Соңгы кыңгырау

Без торабыз юллар чатында

Күңелләрдә туа мең сорау

Соңгы кыңгырау, моңлы кыңгырау

Тавышыңда нинди сагыш бар.

Киләсе майларда булырбыз кайларда?

Алда көтә нинди язмышлар?

Бу бит безнең тәүге хушлашу,

Берчә татлы,берчә сагышлы.

Бала чагым- татлы бер төш кенә,

Яшьлек дәшә чая тавышлы

Нинди юлдан, нинди сукмактан

Йөртсәләр дә тормыш юллары,

Татлы сагыш булып дәшеп торыр

Кыңгырауның моңлы чыңлавы.

2 Тыңлагыз! Тыңлагыз! Безнең өчен соңгы мәртәбә кыңгырау яңгырый. Аның чыңнары , балачак кайтавазы булып, мәңге истә калсын! (бала күтәргән укучы)

Ун ел гомер үтеп китте төштә кебек,

Кыңгыраулар чыңын тыңлыйм соңгы кабат.

Моңсу гына мәктәп белән саубуллашам,

Зур тормышның күзләренә туры карап

Очар кошлар без ямьле бу язда,

Юл җиңел булмас, сынаулар алда.

Киңәш бирергә, ярдәм итәргә

Укытучылар булмаслар янда.

Вакыт килеп җиткән түгелме соң

Ялгыз калып уйга калырга?

Киләчәктә безне ниләр көтә?

Кем булырга? Кая барырга?

Сорауларга җавап табармынмы?

Тормыш мең сорамас, бер сорар.

Балачактан моңсу аваз булып,

Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

Хуш, мәктәбем, дуслар, укытучым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт.

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең рәхмәт!

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар!

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар



© 2010-2022