- Преподавателю
- Классному руководителю
- «Поле чудес»
«Поле чудес»
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гайфиева А.З. |
Дата | 09.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: " Поле чудес".
Максат:
Балаларга кече яшьтән уен аша юл йөрү билгеләрен өйрәтү.
Бурычлар:
1. Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз-үзеңне тоту культурасы формалаштыру.
2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү.
3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен өйрәтүне дәвам итү.
Җиһазлар: әйләнмәле барабан, магнитофон, юл билгеләре, сандык, транспорт төрләреннән уенчыклар, рәсемнәр, уенчык машина.
Эшчәнлек барышы.
Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн балалар! Леонид Якубович килә алмау сәбәпле, бүген мин, ягъни Алсу Зуфаровна, Сезнең белән "Могҗизалар кыры" дигән тапшыруны алып барачакмын.
Тапшыруның исеме: "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?". Ә хәзер сезнең белән танышып китик. Балалар, сез кайда яшисез?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Мөслим авылмы, шәһәрме соң ул, балалар ?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Сезнең балалар бакчасының исеме ничек ?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Ә нинди төркемдә йөрисез?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Балалар, ә бүген сез бакчага нәрсә белән килдегез? (1-4 баладан сорала).
(балалар җавабы).
Алып баручы: Ока, Жигули боларны бер сүз белән генә әйтсәк, нәрсәләр дип әйтәбез?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Ә машиналар нинди төрләргә бүленәләр?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Балалар, ә нинди транспорт төрләрен беләсез?
(балалар җавабы)
Алып баручы: Коры җир транспортына нәрсәләр керә?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Ни өчен?
Балалар җавабы: Чөнки машиналар коры җирдән, юлдан йөриләр.
Алып баручы: Балалар, су трнаспортына, һава транспортына, җигүле транспортка нәрсәләр керә?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Транспорт төрләре бик күп икән. Балалар, әйдәгез, барабан янына рәхим итегез. Хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. "Юл хәрәкәтенең" билгеләрен беләсез микән? Мин дә сезгә буш килмәдем, җиңүчегә - М а ш и н а!
1 нче турга - 4 уенчы чыга
Алып баручы: 1- нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди юл билгесенә туктады?
1-нче уенчы: Велосипедларда хәрәкәт итү тыела.
Алып баручы: Бу билге юлда торса нишләр идең?
1-нче уенчы: Велосипедта барудан туктар идем.
Алып баручы: 2-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Нинди юл билгесенә тукталды ук?
2-нче уенчы: Автобус тукталышы билгесенә.
Алып баручы: Бу билге безгә нәрсәне аңлата?
2-нче уенчы: Бу билге торган җирдә автобуслар туктый.
Алып баручы: 3-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Ук нинди юл билгесенә туктады?
3-нче уенчы: Җәяүлеләр хәрәкәте тыела дигән билге, төзелеш бара...
Алып баручы: Әйе, дөрес балалар, бу билге булган җирдә йөрергә дә, уйнарга да ярамый.
Алып баручы: 4-нче уенчыбыз барабанны әйләндерә. Нинди юл билгесенә тукталды ук?
4-нче уенчы: Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны.
Алып баручы: Бу билге нәрсәне аңлата?
4-нче уенчы: Җәяүлеләр бу билге торганда юлны курыкмыйча аркылыга чыга алалар. Ә нәрсә дип атала соң җәяүлеләр чыга торган урын? (зебра).
Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Менә ничек әйбәт беләсез икән юл билгеләрен.
Ә хәзер рекламная пауза (көй уйнап тора)
Х/уен: "Кайсы кайда йөри?"
2 нче турга - 4 уенчы чыга
Балалар таблога карыйк әле. Монда нинди юл билгеләре яшерелгән? Игътибар белән карагыз.
Алып баручы: 1-нче уенчыбыз, сул яктан беренче юл билгесен әйтә.
1-нче уенчы: Туклану пункты.
Алып баручы: 2-нче уенчыбыз, уңнан беренче юл билгесен әйтә.
2-нче уенчы: Беренче медицина ярдәме пункты.
Алып баручы: 3-нче уенчыбыз, уртадагы юл билгесе ни әйтә.
3-нче уенчы: Телефоннан сөйләшү пункты.
Алып баручы: Балалар, ә менә болары нинди юл билгеләре?
(балалар җавабы).
Алып баручы: Дөрес, балалар, безнең хәрефләрдән нинди сүз ясалган?
Балалар: Светофор.
Алып баручы: Әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк һәм сүзне иҗекләргә бүлеп карыйк.
-Ничә иҗектән тора?
Балалар: Өч иҗектән.
Алып баручы: Светофорның ничә төсе бар?
(балалар җавабы)
Алып баручы: Кызыл күз нәрсә ди?
Сары күз нәрсә ди?
Яшел күз нәрсә ди?
Балалар: Кызыл күз - тукта. Ди!
Сары күз - сабыр, ди!
Яшел күз - Сезгә юл ачык, ди!
Алып баручы: Балалар, светофорны белү бик кирәк. Шәһәрдә машиналар күп, шуның өчен хәрәкәтләрне көйләп тору өчен светофор куелган. Светофорны белмәсәк без хәләкәткә очрарга мөмкинбез.
Алып баручы: Балалар, без бүген нинди транспорт төрләрен белдек, могҗизалар кырында нәрсәләр өйрәндек?
Балалар җавабы.
Алып баручы: Рәхмәт сезгә, балалар! Сез бүген минем сорауларга матур, төгәл итеп җавап бирдегез. Сез бүген балалар, "Могҗизалар кырының" җиңүчеләре.
Миннән бүләк - машина. Ә хәзер , "супер" җиңүчегә машинаның ачкычын тапшырырга рөхсәт итегез. Балаларга бүләкләр тапшырыла.