Внеклассный час по татарской литературе Кеше кайчан матур була (10 класс)

Раздел Классному руководителю
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кеше кайчан матур була?

8 нче класста сыйныф сәгате.

Максат: 1. Төп матурлык- кеше күңеленең матурлыгы.

Чын кеше- үзе булып кала белгән, эчке

матурлыгын саклаган шәхес ул.

2. Укучыларда матурлыкка омтылу, гаделлек,

тыйнаклылык, мәрхәмәтлелек, эчкерсезлек

кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

3. Татар әдәбиятының тәрбияви эчтәлегенең

тирән булуын чагылдыру, әдәбиятка

мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Шигырьләр, күрсәтмә материаллар, плакат,

мәкальләр, иҗади биремле эшләр.

Сыйныф сәгате барышы.

  1. Оештыру моменты:

Укучыларның кәефен, әзерлеген тикшереп алу.


  1. Сыйныф сәгатенең төп өлеше:

Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә яна ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яна туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе-балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш-тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әве­релә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җавап­лылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Без моны татар халкының борынгы җыры «Рәйхан»дагы:

Аклы ситсы күлмәгеңнең

Якаларын кем уйган?

Ой, Рәйхан, исемен кемнәр куйган,

Сине күреп кем туйган? -

дигән шигъри юлларда бик ачык күрәбез.

Татарларда урта гасырларда һәм XVIII-XIX йөзләрдә Рәйхан - киң таралган хатын-кыз исемнәреннән берсе. Безгә гарәп теленнән кергән бу исем «зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)» һәм «рәхәтлек», «ләззәт» мәгънәләренә ия. Күрәбез, Рәйхан исеменең мәгънәсе ифрат матур, үзе гаять аһәңле, әйтелеше үтә җиңел һәм ачык. Рәйхан кебек матур исемнәр халкыбызның күңеленә хуш килгән, кешегә шундый һәйбот исем кушучылар җырларда макталган. Рәйхан, Зөбәйдә, Зифа, Зөһрә, Зөлфия, Мәрфуга, Гөлзадә, Сәрбиназ, Гөлҗамал, Айсылу, Миң-сылу, Галиябану, Гөлниса, Алсу, Әлфия һ. б. кебек матур һәм аһәңле хатын-кыз исемнәребез әдәби һәм сәнгать әсәрләренең исемнәре булып киткәннәр. *

Кеше исемнәре - күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш. Бабичның, бер шигырен «Исемнәр бакчасында» дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата күңел түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле:

...Гөлнур туташ, гөлен бар бит, нурың бар бит,

Күзеңдә «сүр», күкрәгендә «нурың» бар бит,

Сигез оҗмах каршысында синең белән

Җир мактанган: «Минем дә бер хурым бар!»-дип.

Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән,

Ике күзе кичке тонык күл диелгән,

АЙ-кояшның ак нурларын оялтырлык

Күзләренә чем-карачкыл нур җыелган.

Айзирәк кыз, ай, зирәк кыз, үткер теле,

Изгеләрдән изгерәктер, юктыр кере,

Күзләр- тылсым, сүзләр- офсен, йөзе - офлисун,

Аның кебек оҗмахыңда юктыр хуры...-

дигән шигъри юлларны укыгач, кем генә эстетик ләззәт, канәгатьләнү кичермәс икән дә, кем генә Гөлнур, Гөлгенә, Айзирәк исемен үз итмәс, аларны аһәңле һәм матур дип санамас икән?

Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр -исемнәр бар. Татар халкы элек-электән балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу - бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга. Менә шуңа кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар язмыш белән туу куркыныч түгел әле ул, ә менә начар исем алу-коточкыч» диелә.

Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әл­бәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала.

Әйе, без санап киткән исемнәр - телебезнең кыйммәтле хәзинәсе, безнең милли йөзебез, тарихыбыз, бүгенгебез, киләчәгебез. Менә мин дә сезгә үз исемнәрегезнең нәрсә белдерүен, аны сезгә кем кушкан икәнлеген, ни өчен шундый исем сайлаганнарын-бер сүз белән әйткәндә, сезгә исем кушу тарихын әти-әниләрегездән сорап, белеп килергә кушкан идем. Әйдәгез сүзне сезгә бирик.

- Чыннан да, әти-әниләрегез исем кушканда сезнең матур, нурлы йөзле, изге күңелле, бәхетле, озын гомерле булуыгызны теләгән.

  • 1 укучы. Йолаларның иң кирәклесе - исем туе. Исем туе 3, яисә 40 көннән соң үткәрелгән. Исем туена туганнар, дуслар, күршеләр, килә. Мулла чакырыла. Мулла янына мендәргә яткырылган баланы китерәләр. Баланың башын кыйблага каратып яткыралар. Мулла азан әйтеп һәр колагына өчәр мәртәбә баланың исемен әйтә. Фәлән углы яки фәлән кызы дип исем кушыла. "Я, Раббым! Бу бала ислам динен куәтләүче, ата-анасына миһербанлы, игелекле, шәфкатьле, тәүфикълы зөррият булсын иде. Ата-аналарына тигезлек, саулык белән үстерегә насыйп итсәң иде" - дип дога укыла. Бүләк һәм хәер таратыла.

  • 2 укучы. Исем кушуны мәҗлесләр итеп тә үткәрәләр, җиде көн эчендә бала исемле булырга тиеш. Алайса аңа шайтан исем куша да, аннан соң бала шул исем белән саташып йөри, диләр. Балага исем сайлауда әти-әни төп рольне үти, чөнки бала аларныкы. Кайвакыт олы кешеләр, шул исемне кушыйк әле дип әйтәләр, балалары тыңлыйлар. Әнине, баланы больнистан алып кайткан көнне үк, бала исемсез йөрмәсен өчен, әле мәҗлесләр үткәрергә өлгереп булмый, кунак өстәле әзерләп, мулланы чакырып, тиз генә исем кычкырталар. Ул мәҗлесләргә Коръән укучы, якын туганнар чакырыла, күршеләрне дә чакырырга кирәк. Алар бәби күчтәнәчләре, бәбигә кечкенә киемнәр кыстырып киләләр.Бу бәби чәе дип атала. Ә соңрак бәби туе үткәрәләр, анысына да бүләк һәм күчтәнәчләр күтәреп киләләр.


  1. Укытучы.

/Мөхәммәт Мирза./

Ү З Е М Ә

Сандугачлар сайравын да Авылдашларны очратканда

Ишетә белү кирәк. Сәламли белү кирәк.

Чәчкәләрнең ачылуын Сиңа төбәлгән күзләрнең

Иртәдән күрү кирәк. Серләрен белү кирәк.

Киләчәкнең матурлыгын Имәннәрне юкәләрдән

Күзаллый белү кирәк. Аралый белү кирәк.

Кайгыны да җиңеп була Зирәкләрне юләрләрдән

Бәхеткә түзү кирәк. Аера белү кирәк.

Кемгәдер кирәклегеңне

һәрвакыт тою кирәк

Өлешеңә көмеш тигән

Нәфсеңне тыю кирәк.

Ваклыклардан, юклыклардан

Гел кайгыдан тормый дөнья

Талчыкма әле йөрәк.

Шатлана белү кирәк.

Шигырьнең эчтәлегенә тирәнрәк керү өчен,укучылар, мин сезгә карточкалар бирәм, сезнең шул сорауларга җавап әзерләвегез сорала.

  1. Кеше өчен иң кирәк сыйфатларны санагыз!

  2. "Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән

әдәптә" мәкале белән килешәсезме? Аңлатып бирегез.

  1. Матурлык, күркәм гадәтләр турында хикәя, әсәр-

ләр беләсезме? Мөмкин күркәм гадәтләрне санарга.

  1. "Үземә" шигырендә: ишетү-күрү, сәламләү- серләрен белү, саклау -хаклау, күзаллау - бәхеткә түзү, аралау -аеру, тою-тыю сүзләренең мәгънәсен

аңлатыгыз.

2.Укучыларның җавапларын тыңлау, фикер алышу. ( 1укучы кыскача эчтәлекне искә төшерә)

4.Әңгәмәбезне Ренат Харисның

«Кеше кайчан матур була?» дигән шигыре белән дәвам итәм. Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт-

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып.

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда.

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

5.Әйе, матурлык- бик тирән мәгънәле сүз.

Әйтем-сүзнең бизәге,

Мәкаль-сүзнең җиләге дигәндәй, тактага мәкальләр язылган. Шуларны укып, мәгънәсенә төшенергә тырышып карыйк әле. Сүз нәрсә турында бара?

  1. Казан карасы китәр,

Намус карасы китмәс. ( Н А М У С)

(Тактада әигырь юллары ачыла, укучы укый.)

Кеше өчен иң әүвәле - НАМУС, дигән.

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән.


  1. Акылың булса, акылга ияр,

Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр. ( А К Ы Л)

(Тактада шигырь юллары ачыла, укучы укый.)

Икенче кыйммәтлесе - АКЫЛ, дигән.

Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.

Акылсызда намус та юк, иман да юк

Ялганга ант итеп барын саткан дигән.


  1. Үгет-нәсихәт бездән,

Әдәп белү үзеңнән. (Ә Д Ә П)

Өченче кыйммәтлесе -ӘДӘП , дигән.

Әдәп - көчле мәхәббәткә сәбәп дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк

Кеше исемен күтәрү дә, гаҗәп дигән.


  1. Рәхимле бүре рәхимсез кешенең

баласын асраган. ( К Ү Ң Е Л)

Дүртенче кыйммәтлесе - КҮҢЕЛ, дигән.

Күңеле бозык кеше - кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,

Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел дигән.


  1. Күркәм кием - тән зиннәте,

Күркәм холык - җан сихәте. С А Б ЫР

Бишенче кыйммәтлесе - САБЫР, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.

6. Магнит тактасында укучылар җавабы буенча ромашка чәчәге , таҗлары ачыла бара - намус, акыл, әдәп, күңел, сабыр, дип язылган сүзләр укыла.

Ромашка таҗы ачылып бетә.

Кеше шушы сыйфатларга ия булганда, уртадагы түгәрәкне ачабыз, анда:"Кеше - җирнең гүзәл чәчәге", дигән фикергә киләбез.

Ә хәзер ромашка таҗларын бер-бер артлы югалта барабыз, аның ямьсезләнүен күрәбез. Бу таҗларның берсе генә югалса да, кеше үзенең матурлыгын югалта икән.

Димәк,тышкы матурлык кешенең акылын да, намуслылыгын да, күңел матурлыгын да әхлаклылыгын да билгеләми. Кеше өчен иң кирәге - эчке матурлык, кеше күңеленең матурлыгы. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый.

Безнең ерак әби - бабаларыбыз да һәрвакыт матурлыкка омтылганнар. Мөлаемлылык, ярдәмчеллек, эчкерсезлек, саф йөрәклелек -шундый күркәм сыйфатлар безгә алардан мирас булып калган. Кеше, нинди генә тормыш юлларын үтсә дә, үзе булып кала белгән, эчке матурлыгын саклаган

шәхес булырга тиеш.

Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Шуңа күрә, кечкенә яшьтән үк үз - үзеңә карата таләпчән булып, халкыбызның күркәм сыйфатларына ия булып, матурлыкка омтылып яшәргә тырышырга кирәк.

Иң изге, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, газиз әниләребез безнең һәммәбезгә дә ихлас күңелдән бәхет телиләр.

Исеңдә тот!

Бәхет башы - намус, балам,

Намусыңнан аерылма син.

Талпынып очар чагыңда,

Канатың каерма син

Жәлләмә һич хезмәтеңне,

Эшләгәннән кеше үлми.

Рәхмәт алып яшәмәсә,

Кеше үзе рәхәт күрми.

Булсын һәрчак кешеләргә

Ачык йөзең, шат күңелең.

Җанга уктай кадалмасын

Бәреп әйткән туры сүзең.

Кеше кешедән ким түгел,

Шуны, балам, һич онытма.

Йөрәгеңдә беркемгә дә

Гомер буе кинә тотма.

Кертеп куй син колагыңа,

Үзеңнән зур булып булмый.

Туган ил ул берәү генә

Өр яңадан туып булмый.

Яшәү бүләк иттем сиңа,

Буш ятмасын, яшәү ул - ут.

Ана сүзе изге була,

Мин әйткәнне исеңдә тот!

Сыйныф сәгатендә актив катнашкан укучыларга рәхмәт белдерелә.






© 2010-2022