Кем телне, кем җырны күтәргән, Халыкның йөрәген шул саклар!

Кем телне, кем җырны күтәргән,Халыкның йөрәген шул саклар!                                                                                                 Равил Фәйзуллин.     Була шундый китаплар, әсәрләр һәм шигъри юллар - аларны кайта - кайта, кабат-кабат укыйсың, укыган саен нинди дә булса яңалык аласың, уйланасың, дулкынланасың.     Равил Фәйзуллин әсәрләрен укыганда да, шундый халәттә буласың. Аның шигырьләре бер миңа гына шулай тәэсир иткәндер дип уйламыйм.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эчтәлек


I. Кереш. Равил Фәйзуллин - минем яраткан шагыйрем. .....................................2 бит

II. Төп өлеш. Равил Фәйзулинның иҗаты. .........................................................2-3 битләр

1."Сәйдәш" поэмасы турында.......................................................................................3 бит

2. Шагыйрьнең кыска формалы шигырьләре...............................................................4 бит

3. Равил Фәйзуллинның Ак шигырьләре......................................................................4 бит

7."Көрәшчеләр" поэмасы..............................................................................................5 бит

III.Йомгаклау. Равил Фәйзулин иҗатының бөеклеге..........................................5-6 битләр

8. Кулланылган әдәбият.................................................................................................7 бит




































Кем телне, кем җырны күтәргән-

Халыкның йөрәген шул саклар!

Равил Фәйзуллин.

Була шундый китаплар, әсәрләр һәм шигъри юллар - аларны кайта - кайта, кабат-кабат укыйсың, укыган саен нинди дә булса яңалык аласың, уйланасың, дулкынланасың.

Равил Фәйзуллин әсәрләрен укыганда да, шундый халәттә буласың. Аның шигырьләре бер миңа гына шулай тәэсир иткәндер дип уйламыйм.

Равил Фәйзуллин шигърияткә, иҗади мөхиткә, баштан ук көтелмәгән бер яңалык булып килеп керә. Моңа кадәр яшәп килгән шигъри калыпка капма-каршы булган, яңа өлгереп килгән алсу алмадай әсәрләрен куя. Иң элек ул иҗатын яшәп килгән ясалма пафостан, билгесез гомум-максатлардан азат итеп, туган җир, халык, туган тел язмышы, кешелеклелек, мәхәббәт-нәфрәт турындагы уйланулар белән тулыландыра. Анда фәлсәфи лирика белән поэтик публицистика бергә үрелеп, ватанпәрвәрлек, гаделлек өчен көрәш мотивлары көчәя бара.

Равил Фәйзуллин шулай, шигърият мәйданына килеп кереп, соңгы биш дистә ел эчендә үзенең зур, бәрәкәтле иҗаты белән татар поэзиясенең алтын фондына кереп калырдай әсәрләр иҗат итә. Равил Фәйзуллин - заман сулышын, табигатьнең һәр хәләтен, кеше куңеленең иң нечкә тибрәлешләрен, матурлыкны үтә сизгер тоеп, аны һич көтелмәгән яктан ачып, сүз-тәгъбирләрне яшертеп-яшертеп һәм яшьнәтеп, тылсымлап иҗат итә белүче шагыйрь. Шуңа күрәдер, аның кыска, бер-ике-өч юллык шигырьләре дә нык уйландыра, сокландыра, карлыгач канаты кадәрле шигырьләре турында да дәртләнеп, байтак сөйләргә була, гәрчә һәр шигырендә сүз-фикере ачык итеп әйтелгән булса да.

Равил Фәйзуллин шигъри форма белән эчтәлекне камилләштереп, аны яңа рух, яңа хис, яңа фикер белән баетучы да. Аның әсәрләре ил, халык, милләт, туган тел язмышын кайгырткан югары әхлакый кыйммәтләр белән сугарылган. Алар халыкны рухи ныклыкка, сафлыкка, гаделлеккә өнди, фәлсәфи фикер йөртергә өйрәтә, матурлыкка, мәхәбәтнең илаһилыгына мәдхия җырлый.

Моннан 40 еллар чамасы элек иҗат ителгән "Мәрмәр" исемле китабындагы бер шигырендә ул болай дип язган :

Кешелек язына Җилме,син?

йөз түбәп Бәр!Бәр!

барганда, Бозмы,син?

бергә- Бәр!Бәр!

ныклык Мәрмәр

һәм Матурлык! барыбер

мәрмәр!

Әлеге шигъри юллар юллар аның иҗат кредосы, кыйбласы булып тора, чөнки шул чордан соң аның әсәрләре, үзе белән бергә заманның кырыс сынаулары аша үтеп, җил бәрсә дә, боз бәрсә дә, мәрмәрдәй ныклыгын саклап, безне әле дә рухи ныклыкка, матурлыкка әйдәп тора.

Туган халкың, туган телең белән горурлану хисләрен тасвирлау, аны башкаларда кузгату, мәхәббәт хисләрен сынландыру өчен нинди сүз-образлар табарга?

Равил Фәйзуллин шигырьләрендә әлеге хис-тойгылар, фәлсәфи фикерләр зур гомумиләштерү көченә ия булып яңгырыйлар. Дәлил сыйфатында шагыйрьнең шул темага багышланган шигырьләреннән алынган юллар белән таныштырып үтү урынлы булыр:

Шагыйрь булсаң, дөнья өчен

давыл, януың кирәк.

Януыңны күп халыклар

күмәк тануы кирәк.

("Шагыйрь булсаң")

Равил Фәйзуллин иҗатының укучы, халык арасында абруй казануының сәбәбе, бер яктан, аның шигърияте тематикасының байлыгы булса, икенче яктан, шигъриятенең халык күңеленең раушан көзгесе булуында да. Аның укучылар даирәсе, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, алты яшьтән алтмыш яшькә кадәрге һәм аннан да өстәгеләрне үз кочагына ала. Яңа аһәң дигәннән, Равил Фәйзуллинның байтак шигырьләре күренекле композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынган. Аларда моң аерым бер узенчәлекле хискә ия. Шуңадыр, бу җырлар күңелләргә тирән сеңеп, җуелмаслык эз калдыра.

Шагыйрьнең мәшһүр композиторларыбыз Салих Сәйдәшевка багышланган "Сәйдәш" исемле поэма иҗат итүе бер дә очраклы хәл түгел, чөнки аның милли рухлы иҗат чишмәсе хис-гамьгә, моң-аһәңгә бай.

Поэмада бөек композиторның тормышы, иҗаты, шәхесе халык кичерешләре аша калку итеп гәүдәләндерелгән. Нечкә күңелле, йомшак табигатьле, затлы, ягымлы итеп гәүдәләндерә аны шагыйрь. Ихтимал, ул аны көчле рухлы, нык ихтыярлы шәхес итеп тасвирлап бирергә теләгәндер. Хакыйкать теләк-омтылышлардан өстен шул: әгәр шулай булмаса, Салих Сәйдәшевнең образы халык хәтеренә, чынбарлыкка туры килеп бетмәс иде. Ни хәл итәсең, сәер, йомшак, үзенчәлекле яклары булган талантлар, иҗат әһелләре күп тә түгелдер инде ул бу тормышта.

Илаһи зур талант өстәвенә

Сирпеп торган аннан затлылык!

Күңелеңдә кояш булса гына,

Чәчеп була илгә яктылык.

("Сәйдәш")

Шунысы бәхәссез: поэма - мәшһүр композиторга мәңгелек һәйкәл һәм ул иң беренче чиратта шуның белән кыйммәтле дә.

Равил Фәйзуллинның беренче шигырьләре урта мәктәптә укыган чагында языла, һәм алар үткән гасырның илленче еллар ахырында республика матбугатында күренә башлый. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмы­шынчы еллар башында чыга һәм «Казан утлары» журналында басылган шигъри цикллары («Нюанслар иле» һ.б.), аннан соң дөнья күргән «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар»(1967), «Мәрмәр» (1969), «Гадиләргә гимн» (1971), «Наз» (1973) кебек шигырь китаплары белән татар поэзия­сенә сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле талантлы шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, тирән фикер ассоциациясенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән кыс­ка шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тенденцияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп була, һәм ул бәхәсләр, безнең җирлектә генә калмыйча, бөтенсоюз, бөтенроссия мәйданнарында да яңгыраш ала. Кыю иҗаты, гражданлык активлы­гы, популярлыгы Равил Фәйзуллинны табигый рәвештә алтмышынчы ел­лар шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә. Ул чорларда аның иҗаты турында төрле телләрдә йөзләрчә мәкаләләр басыла. Равил Фәйзуллин поэзиясе иң беренче нәүбәттә сугыштан соңгы алтмы­шынчы елларда - фәнни-техник революция чорында формалашкан бу­ынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзлә­нүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Ша­гыйрьнең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интел­лектуаль укучыга адреслана. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, граж­данлык пафосы - шагыйрь иҗатының төп асылы.

Р. Фәйзуллин - шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы ша­гыйрь. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Р.Фәйзуллин - хәзерге татар поэзиясендә кыска фор­маларга, әйтик, бер-ике-өчьюллыкларга, тулы гражданлык хокукы бирү­челәрнең берсе. Бүгенге яшь буын шагыйрьләре арасында аның тарафдар­лары күп. Ул - бу өлкәдә үз мәктәбен булдырган шагыйрь.

Шагыйрьнең байтак әсәрләре ак шигырь яки ирекле шигырь белән язылган. Бездә "бу-яңалык" яки "яңалык түгел", дип озак бәхәсләштеләр, бәхәс мәйданында кылычлар озак чыңлады. Ак шигырь дә, ирекле шигырь дә татар әдәбиятында соңгы елларда юктан бар булган, күктән төшкән нәрсәләр түгел. Ак шигырь элементларын Сәгыйть Рәмиев һәм Һади Такташтан, Әхмәт Фәйзи һәм Әнвәр Давыдовтан табып була. Башка халыклар өчен дә гыйбрәтле хәлләр, проблемалар күтәрү белән Равил Фәйзуллиның төрле алымнар белән язылган шигырьләре башкаланың "Молодая гвардия","Советский писатель","Современник","Советская Россия" нәшриятларында русча басылып чыккан китаплары моңа дәлил була алалар.

Шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешлә­ре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар ни­гезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәле­ге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.

Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә ко­рылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлек­ләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Равил Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сүрәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Вете­ран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.

Фәйзуллинның илледән артык китабы дөнья күрә. Шуларның унбишләбе русча. Башка телләрдә басылганнары да шактый. Мәскәү нәшрият­ларында чыккан «Саз» (1974), «Суровая нежность» (1974), «Миг возвра­щения» (1976), «Песня веселых пекарей» (1977), «Мой звездный час» (1978), «Короткие стихи» (1980), «Полнолуние» (1983), «Лунные тополя» (1990) әнә шундыйлардан. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, гарәп, инглиз, поляк, француз, төрек, эстон, үзбәк, грузин һ.б. телләргә дә тәрҗемә ителә. Аның шигырьләре ике йөз томлык «Бөтендөнья әдәбиятлары ки­тапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә (180) урын ала. Әдипнең Татарстан китап нәшриятында ике тапкыр «Сайланма әсәрләр»е (биштомлык - 1992-2001 елларда; алтытомлык - 2005 елда) басылып чыга.

Равил Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә ак­тив иҗат итә. «Көрәшчеләр», «Гадиләргә гимн», «Сәйдәш», «Ике зират арасы» поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм» (1965), «Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Чәчәкләр үстердем» (1979), «Паласны кем кагар?» (1980), «Якты моң» (1983), «Сәгать белән Сәгыйть» (1989), «Газиз китабы» (2004) исемле шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗти­магый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, новелла-парчалар, каләмдәшләренең һәм сәнгатькярләрнең иҗат портретлары (алар җитмештән артык), чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле («Җырларда ил гаме», 1984, «Сайланма әсәрләр»енең дүртенче, бишенче, алтынчы томнары һ.б.).

Р. Фәйзуллинның хезмәт һәм иҗат биографиясе алтмышынчы еллар­дан бирле «Казан утлары» журналы белән тыгыз бәйле. Ул егерме елга якын бу журналның баш мөхәррире. 2006 елда журналның меңенче саны чыгу уңаеннан аның җитәкчелегендә «Сүнмәс утлар балкышы» дигән эн­циклопедик характердагы зур күләмле уникаль китап дөнья күрә. Хәзерге көндә Р.Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифа­сында.

Аның әсәрләре күп мәртәбәләр төрле дәрәҗәдәге премияләр, аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы һәм 1979 елда «Литературная Россия» газе­тасы премияләре, 1978 елда «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы (1976) өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1999 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә.

Бөтен иҗади гомере дәвамында Р.Фәйзуллин җәмәгать эшләрендә ак­тив катнаша. 1990-1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты бу­ларак республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген яклауда актив эш алып бара. Үткән гасырның җитмешенче - сиксәненче елларында язучы­ларның илкүләм узган күп кенә съездларында делегат булып катнаша, бер­ничә мәртәбә СССР һәм РСФСР Язучылары берлегенең идарәсенә сайла­на. Ул шулай ук 1968 елдан хәзергә кадәр Татарстан Язучылар берлегенең даими идарә әгъзасы. 1999 елдан - Язучылар берлегенең кабул итү кол­легиясе рәисе. 1985 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткә­ре» исеме бирелә. Әдәбиятны үстерүдә һәм матбугаттагы казанышлары өчен Р.Фәйзуллин 2006 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә. 2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.

Р.Фәйзуллин - 1966 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.

"Көрәшчеләр" поэмасы

Р.Фәйзуллин поэмалар күп язуы белән дан алган шагыйрь түгел. Ләкин алар, зур колачлы эпик әсәрләр буларак, үзенчәлекле, яңа.

Автор бөтен кешелек язмышына бәйле социаль каршылыкларның йомгагын поэманың үзәгенә алып, көрәшче образын алгы планга, мәйдан уртасына чыгарып куя.

Бөтен

планета буйлап

вакансия!

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Беләклеләр җитә,

Йөрәклеләр кирәк!

Куәтлеләр җитә,

теләклеләр кирәк.

Көрәшчеләр кирәк!

Көрәшчеләр!

Шагыйрьнең әлеге поэмада ирешкәне - көрәш мотивларын, гуманизмны калку итеп куюында гына да түгел, бу сыйфатлар гомумән дә аның поэзиясенә хас: ул фәлсәфи уйланучылар тарафдары, күренешләрнең, вакыйгаларның рухи асылына үтеп керергә омтылган, күпчелек очракта шуңа ирешкән шагыйрь.

Безнең заман аяусыз бәрелешләр заманы, тарихның барлык кискен борылышларындагы кебек, ике идеологиянең бугазга - бугаз, пычакка - пычак килгән заманы.

Шагыйрь үзе поэязиядә көрәшче төшенчәсенә менә нинди мәгънә сала:

...Көрәшче шул-

матурлыкны арттыручы

җир йөзендә һәм кешеләр күңелендә,

илаһи көч-мәхәббәтне

кояштан да биеккәрәк күтәрүче...

Гариф Ахунов Равил Фәйзуллин турында шундый сүзләр әйтеп калдыра: "Әгәр шагыйрь шушы программаны ахыргача башкарып чыгарга тели икән, аңар талантлы булу гына җитми, ул һәрдаим халык һәм ил язмышының үзәгендә торырга, үз дәверенең, үз халкының, үз иленең чын улы булып кала алырга тиеш ".

Мин үзем Равил Фәйзуллинның ныклыгына, алга таба да яңа эстетик кыйммәтләр тудыра алачагына ышанам. Яшьли ил күләм мәйданга чыга алуы, табигать биргән сәләте, хезмәт яратуы, үз принципларын үткәрүдә ахыргача көрәшә алуы һәм, ниһаять, вак-төяк бәя - сүзләрдән өстен тора белүе моңа нык ышандыра. Мин аның зур диңездә зур кораб булуын бик телим.


Кулланылган әдәбият:

1. Равил Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр, Казан, 2002.

2. Халыкара "Мирас" журналы. № 6, 2000 ел.

3. Равил Фәйзуллин "Наз" китабы ,Татарстан китап нәшрияты,1973

4. "Идел" журналы, № 12, 1996 ел.


9

© 2010-2022