Класстан тыш чара Ягез әле, кызлар

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класстан тыш чара Ягез әле, кызларАктаныш муниципаль районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе







Үткәрде

Шакирова Ә.И.


1. Кем елмайса, жәйге таң аткандай

Балкып китә бөтен тирә-як.

Нәфислектә- гөлләр сокланырлык

Көчлелектә- тиңе юк сыман.

Кем кулларыөйне, жирне ямьли

Изгелеге-үлчәү тапкысыз.

Ул - бердәнбер яшәү чыганагы

Тормыш коты, ана, хатын-кыз.

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кызлар! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Хәзер яңгыраячак җыр, сезгәбүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

2. Безбүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә «Ягез әле, кызлар!» дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (кызлар чыга).

3. Хөрмәтле дуслар! Һәр очрашу танышудан башлана. Менә шул дулкынландыргыч минутлар килеп житте. Иң элек без бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Алар: 1)

2)

3)

- Жюриның гадел булуын, ә тамашачыларның кызларны яратып, алкышларын жәлләмәүләрен телибез. Шулай итеп, бәйгенең беренче бүлеген башлыйбыз. Ул «Таныш булыйк!» дип атала. Сүз командаларга бирелә. (Кызлар чыгыш ясый)

-Жир шарының ак бәхете өчен

Яратылган жәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте - сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз.

2.Алдагы бәйге «Прическа» дип атала.

- Матурлар безнең кызлар

Данлы эшләре белән.

Егетләр эшләгән эшне

Кызлар да эшли белә.

3.Бу бәйге «Саморез бору» дип атала.

- Татар халкы борын-борыннан бик кунакчыл. Ул кунакларны еш җыю белән бергә, үзе дә кунакка йөрешә, аның табыны мул, ризыклар күптөрле була. Хәзер кызларыбыз кунак өстәле әзерләү осталыкларын күрсәтерләр.

4. Бирем:

1. Салфетка төрү.

2. Пешкән йомыркадан "ромашка" ясау.

(Әйләнә буенча юка гына итеп йомырканың агын кисәргә һәм чәчәк ясау өчен кулланырга. Уртасына сарысын куярга.)

Кызлар эшләгән арада җырлавын сорыйбыз.

5. Ә хәзер без "Блиц турнир" ны уздырабыз.

1. Һәркемдә дә бар. ( исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә - куаныч (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. ( тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз)

5. Нинди кошлар кычкырып оча? (төркем булып очканы)

6. Ясалма чәч ничек дип атала?

7. "Туган тел" гимны җырлап бирә аласыңмы?

8. 1 күкәй 3 минутта пешсә, 5 күкәй ничә минутта пешә?

- Хатын-кызлар гаилә фәрештәләре. Алар семьяның врачы, пешекчесе дә, җыештыручысы да, барлык тормышның авырлыкларын җиңүчесе дә алар.

1. Ашарга пешергәндә бармак пешсә нишләргә кирәк?

2. Балагыз борыны канады ди. Сез нәрсә эшләрсез икән?

3. Ит кискәндә кулыгызны кистегез ди, нишләргә?

4. Туган көнегездә сезгә яратмаган әйбер бүләк бирделәр. Сезнең сүзләрегез.

5. Сез бәйрәмгә барырга уйладыгыз, ләкин әбиең хәлсезләнеп калды. Синең эшен.

6. Дустыгыз өй эшен эшли алмады. Сез аңлатасызмы, күчерегә бирәсезме

6. Ә хәзер кызларыбызның сәхнә осталыгын күрербез. Алар безгә заманча әкият сәхнәләштереп күрсәтерләр. Аларга киенү һәм әзерләнү өчен вакыт бирик һәм сәхнәбезне тапшырыйк.

7. Биюченең итәкләре

Бии -бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии -бии остара.

Ә хәзер төрле халыклар биюләрен башкарырбыз. Командадагы һәр катнашучы да бии.

8.Тапкыр сүз, жор теллелек хас безнең халыкка. Уен-көлке белән тормыш та жиңеләеп китә. Әлеге бәйгебез «Шаян такмаклар» дип атала. Командалар кара каршы такмак әйтешә. Кем азаккы булып такмак әйтә, шул жиңүче була.

9.Мәктәптә иң яхшы егет образын күзаллау.

10. Соңгы бирем капитаннарга: хөрмәтле хатын-кызларны бәйрәм белән котларга.

- Ә хәзер хөкемдарларга сүз бирәбез.(нәтиҗә ясала, катнашучыларга һәм хөкемдарларга рәхмәт әйтелә).

Кем сокланмас шушы күзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет-дуслык,тынычлыкта-

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Кадерле әниләр,апалар,укытучылар,укучы кызлар!Сезнең барыгызның беренче бәйрәме-8март-Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйбыз!

Язгы гөрләвек сезгә эшегездә, тормышыгызда бәхет-куаныч, саулык -сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы көннәр алып килсен!

Язгы бөреләр белән күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын. Мөлаемнар, сизгерләр, уңган-булганнар, рәхимле - сөйкемлеләр дигән, ягымлы сүзләр күбрәк әйтелсен!

Эшләрегез уң булсын, якты хыяллар тормышка ашсын!

Илебез имин, күгебез аяз, тормышлар мул булсын!


© 2010-2022