Методическая разработка Соңгы кыңгырау

Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

А.б.Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар. Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата.Алар гыйлем әнкәләре кочагыннан белем, тәрбия алып, көч туплап, очар канатларын ныгытып зур сәфәргә юл алалар.Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.11 ел элек менә шушы балаларны, 7 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур чәчәк бәйләмнәре тоттырып, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр һәм кызлар алар бүгенге көндә! Әйдәгез үзләрен бирегә чакырыйк әле.

Укучылар "Сау бул, хуш балачагым "җырын җырлап чыгалар.

А.б. Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

1 укучы: Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар аңа барысы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларнын йөрәк сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат, шаян жырлары,

Яшь кызларнын керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гузәл уку, мәктәп еллары.

2 укучы: Узып китте мәктәп елларыбыз

Ямансу да, бүген читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек

Ватылганда төсле бөтендә.

3 укучы:Мәктәп белән саубуллашыр вакыт житкән

Соңгы кыңгырау чыңлый, зарыгып көткән.

Бала чакта зур үсәсе бик килсә дә,

Дуслар белән хушлашуы читен икән.

4 укучы: 11 ел гомер сизелмәгән үтеп киткән

Бу мәктәптә без хуҗалар түгел бүтән.

Без залларда булырбыз тик кунак кына

Шаярмабыз элеккечә, утырырбыз тыйнак кына.

5 укучы: Көмеш чыңнар монда башкаларны әйдәр,

Бездән башка гына үтәрләр бәйрәмнәр.

Якты заллар әле безне онытмаслар

Безнең шат авазларны көйләрләр.

6 укучы: Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык-шаярулар..

Гашыйк булып утта янулар,

Укып килми оятка калулар...

7 укучы: Тәнәфестә тузан туздырулар,

Тактадагы акбур язулар,

Артта болар, әмма алда көтә:

Безне зур сынаулар, имтиханнар

Классташлар, сезне сагынулар...

8 укучы: Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

9 укучы: Онытмамын, укытучым,

"Бәхетле бул!" - диеп әйткәнең.

Яшь аралаш кабатлыймын:

"Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!"

10 укучы: Уй - хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген

Күңелләрнең иләс бер мәле?!

11 укучы: Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, сезнең алда бүген

Сынау тотам соңгы дәрестә.

12 укучы: Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып сабак укырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

13 укучы: Истә әле каләм тоткан кулым

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга Сез

Тотып башта нәни куллардан.

14 укучы: Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

"Исәнме!" - дип

Балачакка кулым сузасым.

Җыр: "Сау бул мәктәп"

А.б.Чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрик итәргә бәйрәмебезгә мәртәбәле кунаклар да килде.

А.б.Кадерле укучылар! Сезне тәбрикләргә килгән нәниләргә игътибар итегез әле. Моннан күп еллар элек сез үзегез дә шундыйлар идегез. Сез дә шулай чыгарылыш сыйныф укучыларын озаттыгыз. Шушы урында, кулыгызга чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш, инде күп мәртәбәләр кабатлаган котлау сүзләрен эчтән генә кабатлап басып тордыгыз. Әйдәгез, 2025 нче елда мәктәпне тәмамлаячак нәни дусларыбызны тынлыйк әле.

1 нче класс укучылары чыгышы.

  1. Безгә карагач,

Сезгәбиккызыктыр.

Без ниндикечкенә

Әсезниндизур.


  1. Чәчәк эзләп йөримкырларда

Белмимсезненичекзурларга.

Теләпсезгәизге теләкләр,

Йолдызбулыпяна йөрәкләр.


  1. Без укыдык бары «Әлифба»ны,

Әсезиндетомнарукыйсыз.

«Бар иде бит шундыйчаклар»- диеп

Безгәкарапавырсулыйсыз.


  1. «Сезнеңкебекчакта», - дигән булып

Мыскылиткән булып сөйлисез.

Без беләбез: сиздермәскә теләп,

Балачакныбездән көнлисез.


  1. Бакчаларда сирень, шомырт

Күпме чәчәкләрнең төрләре.

Сезне көтәтөрлеюллар

Көтә, дуслар, тормышүрләре.


  1. Булсан да синниндиэштә

Язын, жәен, көзен, кышын.

Булырберәү синең белән,

Ул синеңукытучың.

  1. Уңышлар юлдаш булсыннар

Барасы юлыгызда,

Бәхетле тормыш ачкычы

Сезнең үз кулыгызда.


  1. Бүген абый-апаларны

Олы юлга озатабыз.

Имтиханда гел бишлеләр

Булуын теләп калабыз.


  1. Менә монда мәктәп бусагасы -

Юл башы ул алгы көннәргә.

Безгә әлешунда тукталырга,

Сезгә инде ерак китәргә.


  1. Сау булыгыз ,апалар,

Сау булыгыз, абыйлар.

Сезнең арттан куып житәрбез без,

Тик салыгыз безгә ак юллар.


11 сыйныф укучыларының 1 ләргә җавабы


11 класс укучысы: Нәни дустым, гади генә киңәшем:

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын.

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Укыгыз сез, эзләнегез,

Хезмәт сөю, яхшы уку

Шул сезгә теләгебез.

11 сыйныф укучысы: Кадерле 1 нче сыйныф укучылары! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Укытучы апагыз белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзләре җиткерерсез. Бу бүләкләр сезгә безнең истәлегебезбулсын.

11 сыйныф укучылары 1 сыйныф укучыларына бүләкләр тапшыралар.

1 сыйныфлар урыннарына басалар.


15 укучы:Кайчандыр тәүге мәртәбә без дә,

Шатланып мәктәптән кайткач та өйгә,

Әти-әниләр хәлне сорашты

Охшадымы соң мәктәп,дип сезгә.

Охшады,дидек, белмәдек ул чак,

Тоташтан монда ун ел йөрисен.

16 укучы: Кыен булса да унбер ел тиз үтте,

Җәй,көз,кыш,язлар куып бер-берсен

Дәресне безнең ничек белгәнне,

Һәм ничәлегә жавап биргәнне

Тиздән аттестат сөйләп күрсәтер,

Нинди билгегә сынау биргәнне.

17 ук. Дәрескә чакырып, кыңгырау чыңлый. Ишектән, салмак кына атлап, укытучыбыз керә.

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Мәктәптә эшләү дәверендә тормышыгызда үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәрегез санап бетергесез күп булгандыр.Сез күпме кеше күңеленә игелек орлыклары, җуелмас эз салгансыз. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлылык, чибәрлек, очкын чәчрәп торган күзләр.Кайчандыр чем - кара чәчләргә генә бераз бәс кунган.

18 укучы: Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.

Инде менә сезгә, укытучылар,

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

19 укучы: Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынышып сезгә килербез.

Урау юллар узып, таулар кичеп,

Сезнең хәлегезнебелербез.

20 укучы: Без бит үстек, безгә белем биргән

Укытучы, сезнең кочакта.

Авырттырып сезнең йөрәкне

"2"леләр алдык кайчакта.

21 укучы: Хөрмәтле укытучы апаларыбыз һәм абыйларыбыз! Сезгә күп борчулар китергәнбездер. Кичерегез безне!

22 укучы: Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр

Күзегезгә чыкмаса да , күңелегез тулгандыр.

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләткән минутлар

Бер дә юкка уйламыйча күңел калдырган чаклар.

Онытылыр әле бар да онытылыр дидек

Чөнки Сезне чын күңелдән ярата идек.

Дөньяда тик ике кеше : укытучы, ана

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

23 укучы:Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк кылган теләгебез.

Зур хөрмәтләр белән моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

Җыр: "Укытучым сезгә карап"


24 укучы: Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең барчагызга да чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!


(укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә бүләк тапшыру)


Мәктәп дип аталган "Балачак иле" патшасы - хөрмәтле директорыбыз: Анатолий Николаевич.

Сез укытучы гына түгел, җитәкче дә.Шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтегездә сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Менә килеп каршыгызга бастык,

Иңнәребез шактый ныгыды.

Мәктәптәге һәрбер көнебез

Сезнең белән бергә узылды.

Барысы өчен Сезгә чын күңелдән,

Чын йөрәктән рәхмәт диябез

Без әле дә Сезне якын итеп,

Үзебезнең абый диябез.

Ничә буын Сезнең образны

Маяк итеп алган юлына.

Ничә буын рәхмәт әйткән зурлап,

Аттестатын тотып кулына.

Без Сезгә үзебезнең олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Яраткан мәктәбебезгә үзебездән истәлек итеп шушы бүләгебезне тапшырабыз. Ул безне исегезгә төшереп торсын. Рәхмәт Сезгә!

Мәктәпкә бүләк тапшыру



Хөрмәтле беренче укытучыбыз Алсу Миннигаяновна!

Алсу апабыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең өчен янып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте.Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчебезгә ышаныч уята алды. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыбыз!

Кулыбыздан безне сез җитәкләп

Керткәнсез ич белем иленә

Берни аңламаган сабыйларга

Мәктәп диңгез булып күренгән.

Мәктәп диңгез, сыйныф ак корабль,

Ә сез капитаны булгансыз.

Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,

Йөри-йөри кайчак арганбыз.

Ял иттереп безне өйрәткәнсез

Хәрефләрне танып укырга.

Киңәш биреп, тату-дус һәм әйбәт,

Шәфкатьле һәм тыйнак булырга.

Әниләрдәй сез бит гел ягымлы,

Йөзегездә балкый елмаю

Без сабыйлар, үсеп җиттек апа,

Сизелмәде еллар, зурайдык.

Рәхмәт әйтеп бүген баш иябез,

Сезнең алда Алсу апабыз,

Авыр һәм мактаулы эшегездә

Зур уңышлар теләп калабыз.

Беренче укытучыга сүз бирелә.

Беренче укытучыга бүләк тапшыру


Хөрмәтле физика- математика укытучыларыбыз Михаил Никитич һәм Эльмира Григорьевна!

Дәрес бара.

Синус, косинуслар

Тезелешеп киткән тактада,

Һәр укучы кулга каләм алган,

"Икс" эзләп "дөнья актара".

Үзең уйлап, үзең эзләп табу

Рәхәтенә тагын ни җитә?!

Безнең математиклар

Күңелләрне шулай шат итә.

Физика егет кешегә

Һәркөн кирәк, ди абый

Тәҗрибәләр, формулалар

Бигрәк күп, башта калмый.

Сезнең кебек сабыр кеше

Дөньядадыр бик сирәк,

Уңган Михаил абыйга

Һәйкәл куярга кирәк!

Бүген сезне бәйрәм белән котлап,

Без телибез олы мәхәббәт.

Сез булганда безгә һәрчак рәхәт,

Хезмәтегез өчен мең рәхмәт!


Дорогие учителя русского языка и литературы Ирина Лазеревна и Лариса Васильевна!

Мы помним время золотое,

Мы помним сердцу милый край,

Когда учили мы Толстого,

Данте, Пушкина, Каткова

Старались вы знания нам передать

Чтоб чувства свои мы могли выражать.

Чтоб мыслям было тесно,

Чтоб слово душу жгло,

Чтоб всегда и всюду

Мы побеждали зло.

Мир классиков и критики

Открыли вы для нас.

За труд ваш неустанный

Благодарим мы вас.

Кая барма рус теле кирәк

Без ул телне ныклап өйрәндек

Дәресләрдә рус телендә безм

Күпме әкият, шигырь сөйләдек.

Рәхмәт сезгә! Спасибо! Ике телле иттегез

Хөрмәтебез билгесе дип

Чәчәк кабул итегез.

Хөрмәтле татар теле укытучыларыбыз Марина Васильевна, Светлана Григорьевна һәм Елизавета Семёновна!

Рәхмәт сезгә! Сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл куярлык.

Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,

Гомер буе искә алырлык.

Тукайларны, Муса, Такташны,

Кол Галине Сездән ишеттек.

Гади булган өчен якын иттек

Һәм зурладык Сезне, иш иттек.

Татар теле туган телем

Иң яраткан үз телем

Үз телемдә Марина апа

Яратып бирде белем.

Үстердегез безнең сөйләмне.

Рәхмәт Сезгә бездән бүләк

Аллы-гөлле чәчәк бәйләме.

Хөрмәтле тарих укытучыбыз Петр Григорьевич!

Тарих, җәмгыятьтән укыттыгыз безне,

Дәресләрдә илләр буйладык.

Ерак гасырларга барып килдек,

Гаҗәпләндек, көлдек, уйладык.

Күп нәрсәгә өйрәттегез безне,

Һәрчак яхшы киңәш бирдегез,

Якты, назлы карашыгыз белән

Күңелебезне аңлый белдегез.

Петя абый яратабыз сезне,

Абый диеп сагынып кайтырбыз

Сез укыткан тарих фәне аша

Гасырларның серен ачарбыз

Чын йөрәктән сезгә телибез без,

Бу җиһаннын аяз,зәңгәр күген.

Еллар өстәлсә дә иңнәрегез,

Тоймасалар иде тормыш йөген.


Инглиз теленнән белем бирүче укытучыларыбыз Людмила Сергеевна һәм Ландыш Радифовна!

Чит телдән сез укыттыгыз безне

Тумыштан сез, гүя чит илдән.

Сездән белем алган укучылар

Күбесе дәрес бирә шул телдән.

Сездәгедәй талант бик азларда

Иң-иң гүзәл укытучы сез,

Сезнең дәресләрне һәрвакытта

Сагынып көтеп ала идек без.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт Люда апа,

Рәхмәтебез сезгә, юк чиге

Исән булып, дәрәҗәле булып

Яшәгез сез балкып, гел көлеп.

Сезнең биргән яхшы киңәшләрне

Маяк итәрбез без юлларда

Ә күбебез сезнең юлны сайлар,

Сездәй булу безнең хыяллар.

Хөрмәтле химия - биология укытучыбыз Чулпан Николаевна!

Биология дәресенә

Чакырасыз Сез чынлап

Яңа дәресне аңларсыз

Игътибар белән тыңлап.

Табигатьне аңларга

Жирне-суны сакларга

Гөлләрне үстерергә

Гүзәллекне күрергә

Өйрәтәсез мәктәптә.

Укытучыбыз,безнең йөрәктә

Сез тормышка сөю уяттыгыз.

Күңелебездә туды яктылык.

Әйтерсең лә яңа таң атты...

Белем алгач,-дидегез, зур үскәч

Һәрбер ягын илнең бизәгез

Сез йөрәктә салган белемнең

Диңгезендә бүген йөзәбез.


Хөрмәтле технология укытучыбыз Галина Павловна!

Сезнеңкулларалтыннан да түгел,

Тик шулай да аларсоклангыч,

Сезнеңкулдабар да җиңелкебек,

Сезэшләгәчҗиңелкебекэш.

Сезөйрәткәнхезмәтсерләренә,

Без рәхмәтлебулыпкалабыз

Гомер буешушыүрнәкләрдән

Гелөлгеләргенәалабыз.

Сезгә бу ел тагын бер яшь өсти,

Ә егәрлек әле җитәрлек.

Көч һәм куәт сездә ташып тора

Йөзгә кадәр җырлап үтәрлек.

Хөрмәтле география укытучыбыз Ирина Валерьевна!

Уч төбенә куеп Җирне гүя

Бүгенгесен, аның үткәнен.

Күрсәттегез безгә,урап кайттык

Бер белмәгән илләр үтәли.

Әгәр географиябулмаса,

Әле дә глобусны туп дип уйлар идек.

Әгәр булсаң Африкада,

Бик мөмкин анысы да.

Искә төшәр география

Һәм контурлы картада.

Хөрмәтле тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучыларыбыз Рубин Робертович һәм Нияз Тәлгатович!

Волейбол, футбол уйнап

Чаңгыда йөреп кышын

Рубин абый аңлатты

Сәламәтлек кадерен

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак!

Рубин абый һәрвакыт

Калыгыз шулай сез яшь,

Яңа җиңүләр яуларга

Балаларга сез кирәк!

Рубин абый әле бездән

Патриотлар да ясады,

Мылтык сүтеп җыйдырттырды

Командага атлатты.

Өйрәтте кыен хәлләрне

Авырсынмый чишәргә.

Рәхмәт сезгә, киңәшегез

Ярдәм итәр яшәргә.

Начар алганнары тагы калды:

Килә һәрчак "бишле" куясы.

Зур булсамда үзем, ир булсам да,

Миңа ошый алар дөньясы, - ди Рубин абыебыз.


  1. Хөрмәтле информатика укытучыларыбыз Оксана Алексеевна һәм Эльмира Олеговна!

Рәхмәт сезгә, безнеңөчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Информатик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Тормыштагы мәсьәләләр

Катлаулы булмасыннар!

Калган укучылар сезне

Яратып тыңласыннар.

Гадилектә-бөеклегең

Кешелектә-изгелегең.

Ходай насыйп итсен сезгә

Ике дөнья иминлеген.


  1. Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары Любовь Александровна, Эльмира Андреевна, Серафима Максимовна!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап язасыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары саласыз.

Сезгә булган хөрмәтебез

Мәңге калыр йөрәктә.

Чәчәк букетыбыз Сезгә

Чын күңелдән, бүләккә.


  1. Хөрмәтле китапханәчебез Лариса Григорьевна!

Мәктәптә укыган һәрбер бала

Китапханәгә бара

Күп укыган, күпне белә

Үскәнем син күп укы,

Колач җәеп каршы алыр

Югары уку йорты.

Лариса апа үгет бирә

Мәктәптәһәр балага

Эшендә уңышлар, бәхет

Телибез без аңа да.


  1. Без шулай ук бүген 11 ел буена безгә тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле повар Марина һәм Рая апаларга, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы Ирина һәм Светлана апаларга, завхоз Нина апабызга , шофер Илнур абыебызга, мәктәпне җылытучы кочегар абыйларга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә кире әйләнеп кайтсын.

Тәнәфестә бергәләп без

Ашханәгә керәбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысына да рәхмәт.

Тамактуйгач, дәресләрдә

Утыруларырәхәт.


  1. Шулай ук безнең олы рәхмәтебезне ди - джей Николай абыебызга да җиткерәсебез килә. Безнең чакыруыбызны кабул итеп бәйрәмебезне ямьләндерүе, музыкаль бизәлеше өчен зур рәхмәт аңа.


  1. Безнең тормышыбыз, тәртибебез, укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче,һәр адымыбызны күзәтеп,ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез Лидия Семёновна!Мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз.Кирәк чакта терәк, кирәк чакта язгы җылы җилдәй йомшак,ә кирәк икән,кышкы салкыннардай кырыс та була белдегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә,безне үз балагыздай якын күреп ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең киңәшчебез, ә кайвакыт сердәшчебез дә булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Киң күңел, юмартлык өчен

Кояш белән сезне тиңлибез.

Шатлык белән тулы, куанычлы

Озын гомер сезгә телибез.

Безнең өчен күпме тырыштыгыз сез

Уйладыгыз безнең өчен дә,

Онытмабыз сезне һичбер вакыт

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Сыйныф җитәкчесе сүз ала

Хөрмәтле укытучыларыбызСезгә барысы - барысы өчен мең рәхмәт!

Сезгә телибез саулык ,озын гомер,

Шәхси бәхет дөнья рәхәтен,

Шәкертләрнең- тырыш, инсафлысын,

Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!

Гитара белән җыр: "Последний звонок"



25 укучы:Кысып җитәкләдем дә мин әни кулын,

Мәктәп бусагасын атладым…

Шушы адым мөһим булганлыгын

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

"Тырыш, укы!"- дип өндәде әни,

"Тырышам,"- дип кемне алдадым???

Үз-үземне алдап йөргәнемне

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

26 укучы:Галим булсын, дип, тырышты укытучым,

Әни исә янда атлады.

Бөтен авырлыкны әни күтәргәнен

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Авыр минутлар да җиңел булып калды,

Җил-давылдан әни каплады.

Кеше булыр өчен әни кирәклеген

Үсеп җиткәч кенә аңладым…

Мин күп белдем хәзер, күп аңладым

Әти-әни сүзен тыңлармын…

Ләкин әни булу зур эш икәнлеген

Әти булгач кына аңлармын…

27 укучы:Әти-әни, тагын озак еллар

Яшәгез сез тату, сәламәт.

Безне тәрбияләп үстердегез

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

28 укучы: Якты йолдыз кебек балкыйсыз сез,

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешеләребез булып,

Торасыз сез күңел түрендә.

29 укучы: Мәңге- мәңге шулай тәрәзәләрдә

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде

Әти-әни, туган йортыбыз.

30 укучы:Кадерле әти - әниләребез!

Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый - талмый тәрбияләвегез, бәла - казалардан саклап үстерүегез, тырышлылыгыз өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

А.Б. Хөрмәтле әти - әниләр! Сизәсезме, әле яңа гына тәпи атлап киткән нарасыегыз үсеп җитте. Тормышның мәшәкатьле, ыгы - зыгылы, җаваплы, авыр да, күңелле дә юлына чыгып басты. Сүз сезгә, хөрмәтле әти - әниләр!

Әти-әниләргә сүз бирелә

җыр: "Сау бул инде мәктәбем"


Әти-әниләргә чәчәкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырыла

31 укучы:Унбер ел буе уку дәверендә без меңнәрчә

Кыңгырау тавышын ишеттек.

Бүген яңгыраячак соңгы кыңгырау

Күңелләрдә мәңге сакланачак.

32 укучы: Агым судай челтерәшеп

Үтте мәктәп еллары,

Озатып калды безне җәйгә

Көмеш кыңгыраулары.

Сау бул, мәктәп, сентябрьдә

Көтмәзарыгыпбезне -

Төрлебезтөрлеҗирләрдә

Каршыларбызбукөзне.

33 укучы:Сабыритчебераз, вакыт,

Үтмиторсынеллар да.

Җыелсыннарунберләрдә

Кыңгыраунытыңларга.

Аныңсоңгычыңлавы,

Хушыгыз, мәктәпеллары.

Аерылышунысизеп

Чыңлыйкүңелкыллары.

11 сыйныф укучылары башкаруында вальс


34 укучы:Дуслар белән ничек саубуллашыйм?

Күкрәгемдә яна мең сорау.

Сөенермен, әллә көенермен

Яңгыраганда соңгы кыңгырау?

35 укучы:Сорауларга җавап табармынмы?

Тормыш мең сорамас, бер сорар.

Балачактан моңсу аваз булып,

Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

36 укучы:Хуш, мәктәбем!

Сау бул укытучым!

Башым иеп, рәхмәт җиткерәм!

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

37 укучы: Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,

Туган оясын онытмый кошлар.

Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Еллар узгач та колакта чыңлар.

1 сыйныф укучысы: Әйдә, дуслар, абый-апаларны

Тормыш диңгезенә озатыйк.

Истәлеккә, хәерле юл теләп

Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк.

(Соңгы кыңгырау яңгырый)

("Хәерле юл" шигыре укыла)

Алып баручы: Хәерле юл!

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз,

Ни көткәнен белми һичкем дә -

Сезнеңюлларвакыткулындагел,

Сезнеңюлларязмыширкендә.

Хәерлеюл!

Хәерлеюл, сезгә, укучылар!

Максатларгабарыпҗитегез.

Ашкынганнангомерюлларыннан

Язмышны да узыпкитегез!

Хәерлеюлсезгә, хәерлеюл!





© 2010-2022