Конспект внеклассного мероприятия «Туган илем-Татарстан»

Туган як hәркем өчен изге hәм кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирә. Туган илне сөю, ватанчылык хисе – күңелдәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хис.  - Мин яратам сине, Татарстан,                Ал таңнарың өчен яратам.                Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган,                Яңгырларың өчен яратам.  - Яшел киңлекләр, урман hәм күлләр илендә – инде мең елга якын үзенең серле исеме hәм гаҗәпләнерлек тарихы булган шәhәр урнашкан. Бу Казан. Идел буендагы иң эре сәнгать hәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТЕМА : ТУГАН ИЛЕМ - ТАТАРСТАН!

Конспект внеклассного мероприятия «Туган илем- Татарстан»


МАКСАТ:

1. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ hӘМ ТАРИХЫ УРЫНДАГЫ БЕЛЕМНӘРЕН СИСТЕМАЛАШТЫРУ ҺӘМ НЫГЫТУ.

2. ХӘТЕР, ИГЪТИБАРНЫ, БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ,

СӘНГАТЬЛЕ УКУНЫ ҮЗЛЭШТЕРУ, УЙЛАУ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ.

3. БАЛАЛАРДА ТУГАН ИЛГӘ, ТУГАН ҖИРГЭ МӘХӘББӘТ ХИСЛӘРЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.


ҖИҺАЗЛАУ: ПЛАКАТЛАР, УКЛАУ, БӨТЕРЧЕК, КАРТОЧКАЛАР, ШАРЛАР, МАГНИТОФОН.

АЛЫМНАР: КҮРСӘТМӘЛЕЛЕК.

ТИП: ӘДӘБИ - МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ.


- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар! Хәзер без " Туган илем-Татарстан"дигән әдәби - музыкаль кичәбезне башлыйбыз.

(Татарстан гимнын тыңлыйлар).

Алия: - Республикам минем, Татарстан!

Халкым бәхетенәдер син туган.

Сине яклап утка кергән,

Исемеңне тарих ташка уйган.

А.Б.: - Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ята бездә таң.

Таң шикелле якты туган җирем

Бәхет биргән җирем Татарстан.

Раиф: - Минем Татарстаным кайдан башлана соң? Татарстан - ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем, авылдашларым hәм дусларым.

Илһам: - Край родной, ты с малых лет со мной,

Милый край, лесной, сиреневый, грибной.

Для меня поют здесь песни соловьи,

И для меня журчат весенние ручьи.

А.Б.: - Туган як hәркем өчен изге hәм кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирә. Туган илне сөю, ватанчылык хисе - күңелдәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хис.

Артем: - Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган,

Яңгырларың өчен яратам.

А.Б.: - Яшел киңлекләр, кыр, урман hәм күлләр илендә - инде мең елга якын үзенең серле исеме hәм гаҗәпләнерлек тарихы булган шәhәр урнашкан. Бу Казан. Идел буендагы иң эре сәнгать hәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы.

Алсу: - Казан зур hәм матур шәhәр. Аның тарихы бик бай.

Алена: - Казанда татар галимнәре К.Насыйри, Ш.Мәрҗани.

Артём: - атаклы математик Н.И.Лобачевский,

Диана: - әдипләр: Г.Тукай, h.Такташ, Л.Толстой, М.Горький,

Алсу: герой - шагыйрь М.Җәлил,

Раиф: - шулай ук атаклы җырчы Ф.Шаляпин яшәгән.

А.Б.: - Казан үзәгендә Кремль hәм Сөембикә манарасы урнашкан. Аның биеклеге 70 метр. Сөембикә манарасы - татар халкының горурлыгы!

Лилия: - Казанский Кремль выглядит нестарым,

Вот минарет - игла в его руке.

Тот минарет, конечно же недаром,

С древнейших пор зовут Сююмбике.

Алина: - С него царица помолившись слезно,

Смотрела в эту сторону и ту,

Когда Казань сломил осадой Грозный,

Красавица шагнула в пустоту.

А.Б.: - Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.

- Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

җырлап ачыла күңел,

җырлап ачылмаган күңел

Мәңге ачылачак түгел.

-Хор, җыр ( Мин яратам сине, Татарстан)

Алия: - Татарстан, тәүге адымнарың

Тарих битләрендә тезелгән,

Син Иделдә яшьнәп күтәрелдең

Шәhри Болгарыбыз нигезеннән.

Алина: - Болгар шәhәре матур hәм бай булган. Анда зур - зур хан сарайлары, йортлар, ак таш пулатлар, мәчет hәм мунчалар булган.

А.Б.: - 1236 нчы елны Болгарны Монголлар басып ала. Соңыннан рус князе Федор Болгар шәhәрен тәмам җимерә.

Жанна: - Вновь Татарстан был основан в 1920 году. Его площадь составляет 67838 кв. км. В республике проживает 3 млн.723тыс. человек.

Раис: - Татарстан, бала чагыбыздан

Күңел синең өчен шатлана.

Туган илгә чиксез мәхәббәтем

Синең исемең белән башлана.

А.Б.: - 1991 нче елнын12 нче июнендэ Татарстан Республикасының беренче президенты итеп Шәймиев М.Ш. сайланды.

Алеша: - Төп нигезем минем - Татарстан

Синең язмыш - безнең гомерләр.

Төп нигезем, аерма син мине

Әнкәм-әткәм биргән телемнән.

А.Б.: - 12 ел элек 30нчы августта Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Декарациядә шулай диелгән:

Регина: - Татарстанда татар hәм рус телләре - дәүләт теле дип игълан ителде. Киләчәктә ике тел дә бертигез дәрәҗәдә кулланырга тиеш.

Карина: - Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дэ безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

А.Б.: - Шулай ук Татарстанның үз байрагы hәм үз гербы кабул ителде. Гербта кызыл, түгәрәк җирлегендә канатлы, җитез барс сурәтләнгән. Барс - ирек сөюче, көчле җәнлек, уңыш hәм үрчем билгесе.

Тимур: - Нинди бәхет безнең өчен бу көн,

Уз гербыбыз бар бит, күрегез!

Ак барслы герб бәхет тели,

Чәчәк атар туган җиребез!

А.Б.: - Бие эле, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии диләр,

Биетеп карыйк әле.

- Сезнең алда тагын бер кунагыбыз - Азат Зиннатуллин. Каршы алыгыз! ( Бию)

Алина: - Татарстан чит илләргә нефть hәм нефть продуктлары, Камаз, йөк машиналары, шиннар чыгарыла.

А.Б.: -Алар «Татнефть», «Камаз», Түбән Кама нефть химиясе, Казан органик синтез акционерлык җәмгыятләрендә җитештерелә.

Алмаз: - Тылсымлы куәткә ия

Нефть дигән җир мае.

Ансыз хәзер күз алдына

Китереп булмый дөньяны.

Себердә дә, Кавказда да,

Балтыйк буйларында да,

Күрергә була Камазны

Чит ил юлларында да.

А.Б.: - 1992 нче елнын 6 нчы ноябрендә тарихыбызда беренче тапкыр Татарстан Конституциясе кабул ителде. Конституция - республикабыз халыклары өчен үзара килешү законы да.

Алёна: - Җәелеп ята бездә басу-кырлар,

Күренеп бөтен яктан,

Бу - безнең иксез-чиксез җир,

Бу - безнең гүзәл Ватан…

Тыңлыйм күктән тургай җырын,

Былбылны сөеп тыңлыйм.

Шулар барысы - туган җирем,

Минем ил! - диеп тыңлыйм.

( «Ай, былбылым» җыры )

А.Б.: - Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле-төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә Туган илебез,

Тик бер генә Туган җиребез.

Азат: - Посмотри как он хорош,

Край, в котором ты живешь.

Край, наполненный свежей листвой,

Береги его, он твой.

Лилия: - Берегите все вокруг,

Лес, полянку, речку, луг,

Одуванчика пушинку,

В лепестках цветка - росу,

За окном сосульку - льдинку,

Муравейничек в лесу.

Альберт: - Рәхмәт сиңа, жылы кояш,

Якты нурлар сибәсең,

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Безгә байлык биргәнсең.

А.Б.: - Балалар, әйдәгез әле ял итеп, уйнап алыйк.

В этой игре - викторине вы сможете показать свои ловкость и быстроту, а также знания о нашей республике и ее истории.

Участвуют 2 команды: 1 - Ак барс

2 - Чулман.

У того кто выиграет игру, есть возможность выбрать билет, ответить на вопрос и заработать для команды очко.

УЕННАР: 1 - Ачык авыз

2 - Яулык

3 - Уклау

4 - Йомык куз

5 - Бөтерчек

А.Б.: - Булдырдыгыз, балалар. Бүген безнең … командасы җиңде, аларны котлыйбыз.

Илһам: - Республикам минем, Татарстан!

Һәр яз синдә гөрли сабантуйлар.

Данлы эшләр кала тарихыңда,

Яңа эшләр көтә синең куллар.

Хором (стоя):

- Күтәрелә байракларын

Күпме гасыр катламыннан.

Мәңге яшә, күкрәп яшә!

Туган илем - Татарстан!

(гимн тыңлыйлар)

А.Б.: - Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Менә бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сау булыгыз!


© 2010-2022