5 нче сыйныфта Фонетика һәм орфография бүлеген кабатлау темасына дәрес конспекты

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Фонетика һәм орфоэпия темасын гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1).Фонетика, орфоэпия буенча алган белемнәребезне ныгыту, системага салу.


2)Укучыларның белемнәрен,мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен тикшерү.


3) Туган телне өйрәнүгә кызыксыну, телгә мәхәббәт тәрбияләү.



Дәрес план - конспекты

I. Оештыру.

Укучыларны барлау.

Дәрескә уңай халәт тудыру.

Мин бүгенге дәресебезне күренекле татар галиме, әдип, педагог Р.Фәхретдин хәдисе белән башлыйсым килә, "... Галим яки гыйлем өйрәнүче вә яхуд гыйлемне сөюче булып йөр.Гыйлемне дошман күрүче булудан саклан, һәлак булырсың!" дигән ул. Р.Фәхретдин дәвамчылары без бит инде ул. Гыйлем өйрәнүебезне дәвам итик , укучылар.

II. Алган белемнәрне ныгыту, системага салу.

Без бүгенге дәрестә фонетика һәм орфоэпия темалары буенча алган белемнәребезне гомумиләштерербез, системага салырбыз.

Группаларга сораулар бирәбез, сезгә уйлар өчен азрак вакыт бирелә кайсы группа беренче булып сорауга җавап бирә.

- Фонетика нәрсәне өйрәнә?

- Орфоэпия нәрсәне өйрәнә? (Җаваплар тыңланыла.)

Тик - тэк - тоу

Алга таба эшебезне парталарга куелган сүзләр язылган карточкалар белән дәвам итәрбез. Аларны бирелгән вакытта өчәр - өчәр итеп куегыз, вертикаль, горизонталь, диагональ буенча туры килгән сүзләргә тарнскрипция ясагыз, иҗекләргә бүлеп, ничә хәреф, ничә аваз икәнлеген билгеләгез.

Яфрак, дәфтәр, төтен

Мәктәп, яшьлек, болыт

Китап, юньле, өлеш.

Җилкә күршеләрегез белән билгеләнгән вакытта тикшерәсез. (30 сек.)Парларда тикшергәч, беренче номерлы укучыларның җавапларын тыңлыйбыз

Группаларга икенче бирем бирелә, партадагы чиста карточкаларга бер авазның ике хәреф белдерүенә,бер хәрефнең ике аваз белдерүенә мисаллар китерергә.Икенче номерлы укучыларга сүз бирелә.(Җаваплар тыңланыла.)

Фонетика бүлеген кабатлаганда авазлар турында искә төшермичә булмый, сыйныфка түбәндәге сораулар бирелә:

- Авазлар ничек, нәрсә ярдәмендә ясала?

-Нинди авазлар тавышлы дип атала?

-Нинди авазларны шаулы авазлар диләр?

-Нинди авазлар ясалганда тавыш та, шау да катнаша?

- Нинди авазларны борын авазлары дип йөртәләр?

Рәхмәт җавапларыгыз өчен, бу белемнәрегезне практикада куллана беләсезме икән тикшереп карыйк.Партада авазлар язылган карточкалар бар.30 сек.вакыт эчендә артык авазны билгеләп, һәрберегезгә 30 сек. Вакыт бирелә каршы күршегез белән тикшерәсез, ни өчен бу авазны алып ташлаганыгызны аңлатасыз.

1.[ б],[ к],[ м],[ н],[ з],[ җ],[ а],[ ш]. 2.[ф],[ с],[ л],[ п],[ х],[ т],[ ц]. (Өченче номерлы укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Финк - райт - раунд робин

Алга таба эшебезне сорауларга җавап эзләп дәвам итәрбез Сорауны тыңлагач уйларга язарга, группада тикшерергә вакыт бирелә.

-Сингармонизм нәрсә ул? Аның нинди төрләрен беләсез? (Дүртенче номерлы укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Таймд пэа шэа

Бирелгән тексттан сингармонизм законына буйсынмаган һәм икенче төренә караган сүзләрне табарга. Бирелгән вакытта каршы күршегез белән фикерләрегезне алышасыз.

Икмәк! Бу сүзне ишетүгә күз алдына кызарып пешкән ипи килә. Ул хуш исле, тәмле.

Бодай яки арыш бөртеге шундый күмәч булсын өчен, күпме юл үтә. Игенчеләр күпме көч куя. Яз көне алар җирне бик әйбәтләп эшкәртәләр, аннары чәчәләр. Алар үсеп,өлгергәч, җыеп алалар, амбарларга, элеваторларга озаталар. Игенченең һәр минуты санаулы.

- Текстта сүз нәрсә турында бара?

-Әйе, кызарып пешкән тәмле ипи булып безнең өстәлләргә килгәнче кечкенә генә бөртекләрне игенчеләр дип аталган хөрмәтле затларыбыз күпме көч куеп, маңгай тирен тамызып үстерәләр. Халык алдында булган изге бурычларын үтиләр.(Беренче номерлы укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Сте зе класс

Фонетика бүлеген өйрәнгәндә без иҗек белән басымга аерым игътибар иттек. Инде белемнәребезне практикада сынап карыйк.3 минут эчендә кем күбрәк иҗек һәм басым турында яза.Билгеләнгән вакыт эчендә группаларда тикшерәбез, икенче номерлы укучыларның җавапларын тыңлыйбыз.

III.Йомгаклау

Димәк, дәресебезне йомгаклап, нәтиҗә ясар вакыт җитте . Без бүген дәресебезгә нинди максат куган идек?

-Максатыбызга ирешү өчен ниләр эшләдек?

- Орфоэпия нәрсәне өйрәнә?

- Дөрес сөйләргә нинди факторлар комачаулык итә?

-Сузыклар һәм тартыклар арасында нинди аерма бар?

- Сингармонизм законының эчтәлеген аңлатып бирегез.

IV. Өй эше

Модель фрейер- фонетик анализның мәҗбүри билгеләрен, мәҗбүри булмаган билгеләрен, бер мисал,капма - каршы мисалларны бирелгән формада эшләргә

© 2010-2022