Классный час «Моя родная деревня» (Материал на татарском языке)

Материал содержит стихотворения местных поэтов (Шайхутдинов Агляс, Гилязев Наиль, Шамсуаров Тагир), где они воспевают местные красоты: леса, поля, горы, реки и озера. Цель данного мероприятия - воспитать любовь к природе, к родной деревне, показать красоту и изобилие природы родного края. Тема также затрагивает вопросы экологии. Наш край богат источниками воды, но некоторые из них в плачевном состоянии, поэтому  необходимо  бережно относиться к ним, очищать их от мусора, так как вода – источник жизни.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класс сәгате "Туган авылым"

Максат:

1. Авыл шагыйрьләренең иҗатында табигатьнең сурәтләнешен күрсәтү.

2. Туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын, аны саклау кирәклеген бала күңеленә сеңдерү.

3. Туган авылга, туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.

Курсәтмә материал һәм бизәлеш:

1. Табигать турында укучылар иҗат иткән рәсемнәр, плакатлар.

2. Язып эленгән плакатлар:

«Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.»

Габдулла Тукай.

«Сәфәр дисәм, чабуымнан

Тарта мине туган җир,

Ташлап булмый торган җир!»

Таһир Шәмсуаров. (мәктәп директоры 1981 -1985 )

3. Тәрәзә төбендә гөлләр, вазаларда чәчәкләр.

4. «Авылым тавышлары» җыры(аудиоязма)

5. Видеоматериалдан : авылның "Сабан туе" күренеше.

Кичәгә хәзерлек:

1. Туган җир һәм авыл турында шигырьләр эзләу һәм аларны өйрәну. (Татар теле һәм әдәбияты укытучысы )

2. Рәсем укытучысы тарафыннан табигать турында рәсемнәр һәм плакатлар ясату.

3. Җыр укытучысы белән җырлар өйрәнү.

4. Авыл шагыйрьләре белән очрашу һәм алар белән сөйләшү, шигырь китаплары белән танышу, аларның кайберләрен өйрәнү (класс җитәкчесе).

5. Видематериал һәм аудиоязма әзерләү.

Кичәнең, эчтәлеге:

Тәрәзә пәрдәләре ябылган. «Авылым тавышлары» җыры яңгырый, әтәч кычкыра һәм тәрәзә пәрдәләре ачыла, Тәрәзә төбендә гөлләр.

1 укучы:

Читтә йөргән чакта сагындырып

Керер өчен төнлә төшеңә

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган жире кирәк кешегә.

2 укучы

Зур уңышлар яулап заманалар

Матур бәя бирсә эшеңә,

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

3 укучы:

Йөри-йөри күңеле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә;

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

4 укучы

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дэ кечегә,

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә. (Клара Булатова шигыре "Туган ягы кирәк кешегә")

Алып баручы: Эйе, туган ягы кирәк кешегә!

Безнең туган жиребез - Татарстан Республикасы Лениногорск районы Куакбаш авылы. Авылыбыз шагыйре Наил Гыйләжевнең «Куакбашым» дигән шигыре бар,

1 укучы: Арып-талып сиңа кайтып керәм,

Йөрәгемне кайгы-сагыш сарганда.

Эч серемне бары синдә чишәм

Килеп сарылам да талларга.

Куакбашым минем, йөзек кашым,

Күзләрем карасы ла,

Әнкәм назы бирәсең,син

Йөрәгем ярасына.

Олы шатлык иңне баскан чакта

Синең белән бүлешерга ашыгам.

Салкын чишмәнең көмеш суында

Тынгысыз дәрт, күәт бар сыман.

Куакбашым, йөзек кашым

Күзләрем карасы ла.

Кайчан гына кайтып кермә

Кочаклап аласың да,

Моңларга саласың, ла.

- Табигатьнең иң матур һәм иң бай төбәкләренең берсендә урнашкан Куакбаш авылы.Безнен якта урман дисәң-урман, таулар дисәң- таулар, чншмәләр, елгалар; урманнарында жиләк-жимеш, кош-корт, төрле жәнлекләр- барысы да бар. Һәр төбәкнең нинди дә булса истәлекле урыны, табигать бүләк иткән бизәге була. Берәүләр көмеш сулы чишмәне искә ала, икенче берәүнең хәтеренә өй түрендәге миләшләр, су буендагы таллар уелып калган...

Жыр . «Талларым» (З.Сафиуллин.көе, Р. Рәкыйпов сүз.), «Миләшләрем» (З.Хәйретдинов көе, М.Шакиров сүз.)

- Укучылар, әйдәгез сөйләшеп алыйк эле. Сезгә кайсы урыннар бик охшый, исегездә саклана? Ни өчен охшый бу урыннар сезгә?..,

- Яхшы, һәркемнең күңеленә хуш килгән, аерым истә калган жирләр бар икән. Менә сез барыгыз да ярата торган Кадермәт буйлары турында авылыбызнын икенче бер шагыйре һәм җырчысы Әгъләс Шәйхетдинов болай дип яза:

2 укучы: Төгәл генә әйтә алмыйбыз

Кем булгандыр Кадермәт.

Ләкин аны күңелләрдә

Тотабыз бик кадерләп .

Шушы исем белән йөри

Газиз урман, җиребез.

Бу якка килеп чыксагыз

Алдан белеп торыгыз.

Каерылып уңа монда

Безнең иккән игеннәр.

Суларыннан шифа таба,

Яңа төшкән киленнәр.

Бүләк итә язлар саен

Кузгалак, юаларын.

Килсәң ташлап китә алмыйсың

Балыклы буаларын,

Урман тулы кура-жилэк,

Чикләвек - җыям дисәң.

Гел авыр чорда Кадермәт

Калдырды безне исән.

Шундый як бу, монда гына

Туа илһамлы уйлар.

Җаннар да күбәләк булып

Шушында очар уйнап.

-Кадермәт урманы буенда җәйге Сабан туйлары күңелле уза. (Видеотасмадан авыл Сабан туеннан күренеш күрсәтелә) Шуңа да бик истә ул безнең Кадермәт буйлары.

Безнең як-җиләкле як. "Бөркет кулы" дип аталган тауга җиләккә барганыгыз бардыр, һәм андагы карт имәннәрне кургәнсездер. Әгъләс Шәйхетдинов аларга үзенең шигырен багышлаган. «Бөркет тау имәннәре».

3 укучы: Сокланам, карап сокланам

Беркет тау имәннәре!

Туган як имәннәренен,

Сез бит бер дигәннәре.

Гүя постка баскансыз сез,

Саклап кырны, авылны

Китермәскә теләп безгә

Дәһшәтле җил-давылны.

Корылыклар килеп салды

Сезгә күпме яраны,

Зәмһәрир усал суыклар

Юк итәм днп карады.

Түздегез сез, имәнкәйләр

Көч алып җир-анадан.

Яшәсәгез иде шаулап

Күп гомерләр яңадан.

- Укучылар, безнең авыл чишмәләргә бик бай авыл ул. Алар авылда -16. Аларнын һәрберсенең үз исеме, тарихы бар. Ягез әле, без кайсыларын беләбез икән?

(Кадермәт чишмәсе, Салкын су чишмәсе, Хәлкәй чишмәсе, Кантор чишмәсе, Каен елга чишмәсе, Иске авыл чишмәсе...) Бу чишмәләр буена килеп авылның нинди генә сылу- лары су алмаган да, алар янында нинди генә кайнар, батыр йөрәкле егетләр сусавын басмаган, ә юлчылар юлларын дәвам итәр өчен алар янында хәл жыйган.

4 укучы: Хәлкәй буе алмагач та шомырт

Бар бит анда безнен эзләр дә.

Тик яшьлекне генә таба алмабыз

Тырышсак та күпме эзләргә.

Хәлкәй буе алмагач та шомырт

Һавасы да рәхәт суларга.

Якын күреп, җанга шифа биреп

Дәшә-дәшә ага сулар да... (Әгъләс Шәйхетдинов)

- Туган авылыбызнын табигатен, анын матурлыгьш, байлыгын шигъри юлларда да тасвирладык. Барысы да - урманы да, тавы да, кыры да - кул сузымы гына җирдә, һәм атлап чыгу белән үзеңне табигать кочагында күрәсең. Шушындый матур табигатьле җирдә туып үскән халык, билгеле инде, жыр-моңга бай, биюгә оста.

(Бер кыз бала татар халык биюен бии).

-Безнен татар халкы борын-борынгыдан чишмә-күлләрне, урман-болыннарны күз карасыдай саклаган. Өй алдын агач-куаклар бизәп торса, тәрәз төпләрендә гөлләр чәчәк аткан.

Дөньялар үзгәрә. Гореф-гадәтләр яхшы булса да юкка чыга. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, сулар өчен һава биргән табигать бүген ни хәлдә?

5 укучы: Бер карасаң бу табигать

Шул килеш, борынгыча.

Гөлләр үсә, җилләр исә,

Диңгез шаулый, кош оча.

Бер карасаң бу табигать

Тәмам үзгәреп беткән.

Кояш үзе аптырыйдыр,

Теге киткән, бу кипкән.

Күк гөмбәз үзгәрмәсә дә

Җирдә хәлләр башкарак,

Кеше дигән хуҗа затка

Тереклек тора карап.

Ә кеше соң ничек карый

Үзенең бурычына?

Иң башта син бу сорауга

Үзеңнән җавап сора.

- Кеше үз бурычына һәрчак жаваплы карамый шул.

Зур кыйммәткә ия урманнарыбыз тыштан гына урман. Чынлыкга исә аларның күп өлеше киселгән, тозлы сулар агу нәтиҗәсендә корыган. Авылыбыз шагыйре Әгъләс Шәйхетдинов озак еллар буе урманчы булып эшләде. Шуңа да үзе карап устергән урманнар аңа бигрәк тә кадерле. Ул агачларның зарын, сыкравын ишетә һәм шигъри юлларда бирә.

(Каен киемепдә укучы керә. «Ак каен зары»)

Сине бик сагынып

Килдем дә, урманым.

Ак каен сөйләде

Зар тулы моңнарын:

-Күп идек, тик яшъли

Дөньядан күчтеләр,

Шәп яна, диешеп,

Аяусыз кистеләр.

Бик белә идек тә

Яшәүнең тәмнәрен,

Төзәлми балтадан

Имгәнгән тәннәрем.

Яктыртып тордык без

Бу кара урманны.

Кешеләр йөрәге

Әллә соң туңганмы?!

- Матур дигәч тә, һәр матурлык, гүзәллек аны кадерләп саклауга мохтаҗ. Чишмәләр, елгалар... Алар ни хәлдә?

Кадермәт сулары, Хәлкәй чишмәсе, Салкын чишмә тирәсе тәртипкә китерелде, ә

калган чишмәләр сыкрап, елап агалар түгелме соң? Чишмә буйларын ямьсезләүче, пычратучы кешеләрне күрергә мөмкин бит, укучылар!

(Су киемендә укучы керә. Аңа төрле чүпләр тагылган, консерв банкалары, пластик шешәләр эленгән)

-Мин-су.

Су-кранып яшим.

Сулкылдап елыйм

Су-садым чисталыкка,

Мин-су, тончыгам,

Су-лы-шым кысыла

Су-кыр булмасагыз, коткарыгыз!

- Җирнең күз яше булып агып чыга торган һәм яшәешебезнең асылын диярлек тәшкил иткән чишмәләрне пычратмаска иде. Барыбыз өчен дә шатлык чыганагы булырга тиешле елга ярларын күреп күңел рәнҗи. Бөтен авыл белән кубып чистартырга иде аның ярларын, кайтарырга иде матур гадәтләрне.

6 укучы:

Саф һавасыз калса корыячак

Кешелекнен иркә гөле без.

Җилләр иссен, күбәләкләр очсын,

Табигатьнең кадерен белегез.

Их, яшисе иде озак, мәңге...

Табигатьтән башка үле без.

Кемдер зарыгып бер йотым су сорый,

Чишмәләрнең кадерен белегез,

Изге табигатькә төкерсәк без

Саегыр җан, корыр телебез.

Бездән соң да матур булып калсын

Табигатьнен кадерен белегез.

- Табигатьнең хәлен аңлап, аны сакларга, баетырга теләп яшәгәндә башкарып чыкмаслык мәсьәләләр юк. Туган җиребезгә аз гына игътибарлы, аз гына сакчыл булсак та туган жиребез - авылыбыз гөрли-гөрли яшәвен дәвам итәр!

Бүгенге кичәне Әгьләс Шәйхетдиновның «Авылымда» шигыре белән тәмамлыйсы килә.

7 укучы: Эй, син, туган авылкаем,

Җанга иң газиз төбәк.

Тауларың тәсбих тарта күк

Безгә изгелек теләп.

Күр, өйләрең яшел үзәнгә

Утырган тезелешеп,

Аерылсак, синнән, үләрбез

Саргаеп, өзелешеп.

Шомыртлар көязләнешеп

Суларга карап тора.

Кошларың сайрап җибәрсә,

Кайгыны тараттыра.

Тәмле монда иген исе,

Рәхәт чишмә акканда.

Олыгайсам да җырлап узам

Су буйлап таң атканда.

Барысы бергә «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүз.) җырын башкаралар.

Кулланылган әдәбият:

1. Рaxмай Хисмәтуллин, Клара Булатова шигырьләре

2. Наил Гыйләҗев. «Сихри йомгак». Әлмәт, 1999ел.

3. Әгъләс Шәйхетдин. «Тыкрык». Лениногорск каласы типографиясе, 1996 ел.

4. Җырлар китабы «Сез яраткан җырлар».


© 2010-2022