8 нче мартка багышланган кичә Ягез әле, кызлар!

8 нче мартка багышланган кичә Ягез әле, кызлар! (4 А, 4 Б класс укучылары башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла)                               Дилара:     Язлар җитте, исә бар табигать                                            Кояш нурларына күмелә                                            Яфраклардан таңда чыклар тама,                                            Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.                                Булат: Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!                                ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

8 нче мартка багышланган кичә

Ягез әле, кызлар!

(4 А, 4 Б класс укучылары башкаруында "Бәйрәм бүген" җыры башкарыла)


Дилара: Язлар җитте, исә бар табигать

Кояш нурларына күмелә

Яфраклардан таңда чыклар тама,

Сиреньнәрдән хуш ис сибелә.

Булат: Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет - дуслык, тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен!

Дилара: Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар!

Булат: Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Бие, бие, биюче,

Биюче мин диюче.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Биюче шәп, беренче.

Хөрмәтле укытучылар, кызлар! Сезнең өчен 8 нче А классы укучылары рус халык биюен башкара.

(Бию башкарыла)

Булат: Бәйрәмнең кайсы да тәңгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көнне, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Без бүген "Ягез әле, кызлар!" дигән кичәгә җыелдык. Бәйрәм белән, хөрмәтле кызларыбыз! 7, 8, 9 нчы класс кызлары арасында иң уңганнары, иң булганнары бүгенге конкурста катнаша.

Әйдәгез, хөрмәтле тамашачылар, кул чабып, кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. (Музыка уйный.Укычыларның исем-фамилияләре әйтелә)

Дилара: Ә хәзер, хөрмәтле тамашачылар, сезне жюри әгъзалары белән таныштырабыз.

65 нче татар гимназиясе директоры Галимзянова Әнфисә Фәрит кызы.

Булат: Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиннатуллина Гөлнара Хәниф кызы.

Дилара: Гимназиянең пионер оешмасы җитәкчесе Исламова Рәйсә Рәис кызы.

Булат: Мәктәбебезнең психологы Нугуманова Асия Салахетдин кызы.

Кызларыбыз конкурска әзерләнгән арада сезнең игътибарыгызга 2 нче А классы укучылары башкаруында "Дәү әнигә бүләккә" җыры яңгырый.

("Дәү әнигә бүләккә" җыры башкарыла)


Дилара: Беренче конкурсыбыз "Исемең ничек, чибәр кыз, яле, танышыйк әле."

Булат: Үзләре хакында сөйләр өчен сүзне конкурсантларыбызга бирик. (Яраткан шөгыле, исеме турында сөйләү.)

Булат: Укытучыларыбызга, кызларларыбызга багышлап, Колесникова Алина һәм Мазитова Регина башкаруында "Әниемнең туган көне" җырын тәкъдим итәбез.

Дилара: Икенче конкурсыбызны башлыйбыз. Кызларның сәләт ягын тикшереп карыйк. Иң беренче итеп сүзне Билалова Гөлнарага бирәбез.(Мухутдинова Регина, Кутлумухаметова Гүзәл, Кашафутдинова Диана, Гөлшат, Альбина)

(Сәләтләрен күрсәтәләр - җыр-бию.)

Булат: Хатын-кызлар кулы нинди була?

Ай янамы, йолдыз калкамы -

Ул кулларда язын - чәчәк исе,

Җәен - икмәк, кышын - кар тәме.

Дилара: Өченче конкурсыбызны башлыйбыз. Кичәдә катнашучыларга өйдә татлы бәлеш (пирог) пешереп яки салат эшләп килергә кушылган иде. Хәзер безнең кызларыбыз аларны ничек пешерүләре турында сөйләп, жюрига тапшыралар. (Жюри һәм тамашачылар татлы бәлешләрдән авыз итәләр. Җиңүчеләр билгеләнә.)

Дилара: Әйдә, әйдә, катырак бас,

Бу кем бии, дисеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар, дисеннәр.

Сезнең алдыгызда 4 нче А, 4 нче Б класс укучылары башкаруында бию.

Булат: Кызларыбыз алдагы конкурска әзерләнгән арада, әйдәгез әле, хөрмәтле тамашачылар, уйнап алыйк! Уеныбыз "Серле бүләк" дип атала. Ул бүләк менә бу гәзит эченә яшерелгән. Хәзер аны залга бирәбез, һәрберегез бер кат гәзитне ачып барырга тиеш буласыз. Бүләк - соңгы ачкан кешегә.(Дәртле музыка яңгырый, Дилара бүләкне залга төшерә һәм карап тора.)

Дилара: Бүләкнең хуҗасы да табылды. Ихлас котлыйбыз. Конкурсыбыз дәвам итә, ул "Җитезләр" дип атала. Һәрбер конкурсантка тиз арада бирелгән ярмаларны аерырга туры киләчәк.

( "Җитезләр"конкурсы)

Булат: Киләсе конкурска күчәбез. Кем кызлар арасында иң тапкыры икән? Шуны тикшереп карыйк.

Дилара:Уенның шарты: мәкальнең беренче өлешен без сезгә әйтәбез, сез аны дәвам итәргә тиеш буласыз. Кем дөрес җавап бирә - бу конкурста җиңүче була.

Булат: Гөлнара, Ана күңеле - балада, ……….

Дилара: Регина, Китап - ……..

Булат: Гүзәл, Тазалык -……….

Дилара: Диана, Саф һава - ………..

Булат: Гөлшат, Алтын җирдән табыла……………….

Дилара: Альбина, Сүз беркөнлек ……………………

Дилара: Залдагы барлык хатын-кызларыбызны котлап, 8 нче класс укучылары "Кояшкай"исемле чегән биюен башкара.

Булат: Конкурсыбыз ахырына да якынлашты. Кичәбез бик күңелле үтте. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән. Алар арасыннан җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмас, дип уйлыйбыз. Тәҗрибәле җюри нәтиҗәләр ясаган арада, 11 нче класс егетләре башкаруында "Кан-кан"биюе тәкъдим итәбез.

("Кан-кан биюе")

Дилара: Ә хәзер сезнең алдыгызда Башкорт дәүләт педагогия университетының өченче курс талибы Салимов Булат башкаруында җыр яңгырый.

Дилара: Ә хәзер кызларыбызны сәхнәгә чакырыйк. Конкурсны йомгаклау өчен сүзне жюрига бирәбез.(Жюри нәтиҗәләрне әйтә.Җиңүчеләргә бүләк тапшырыла.)

Булат: Хөрмәтле укытучылар, кызлар! Барыгызны да 8 март бәйрәме белән котлыйбыз.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп, көлеп торсын,

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

Сәламәтлек юлдашыгыз,

Тату матур тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез -

Һәр барчасы мулдан булсын.





© 2010-2022