Бөек Җиңүнең 65 еллыгына бәйрәм программасы

"Описание материала:МТема: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына бәйрәм программасы.1 А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле ветераннар, балалык елларын сугыш урлаган шул чор балалары, укучылар, укытучылар, бәйрәмебез кунаклары! Бер-беребезне хәерле көн дип сәламлик әле. Узган һәрбер көнебез, кылган һәр гамәлебез хәерлегә булсын!. 2 А.Б. Хәерле көн барыгызга да! Көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора. 20 нче гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә ел үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә бик күп кенә юб...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

14

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы "Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе" татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнисә Фазыловна Валеева үткәрде.

Тема: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына бәйрәм программасы

1 А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле ветераннар, балалык елларын сугыш урлаган шул чор балалары, укучылар, укытучылар, бәйрәмебез кунаклары! Бер-беребезне хәерле көн дип сәламлик әле. Узган һәрбер көнебез, кылган һәр гамәлебез хәерлегә булсын!.

2 А.Б. Хәерле көн барыгызга да!

Көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора. 20 нче гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистә ел үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә бик күп кенә юбилей даталары булган бәйрәмнәрне билгеләп үттек. Ә бүген халкыбыз зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк.

3 А.Б. Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү ул! Тарих бу кадәр булган афәтне башка хәтерләми. Рәсми мәгълүматларга караганда, илебез бу сугышта 27 млн.кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән.

4 А.Б. Шушы иң олы, иң кадерле вакыйга уңаеннан оештырылган, безнең өчен иң хөрмәтле, зур ихтирамга лаек булган кешеләребез - сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш афәтен күргән шул чор балалары хөрмәтенә багышланган бәйрәмебезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

( "Священнная война" уйнатыла).

Сәхнә артыннан яңгырый: 1941 ел, 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар, зәңгәр күкне канлы корым каплады. Бөек Ватан сугышы башланды.

(Музыка уйный. Диктор Левитан тавышы ишетелә.)

-Внимание! Внимание! Говорит Москва! Сегодня в 4 часа утра без объявления войны, германские войска напали на нашу страну!

"Озатып вокзаллар каршында" җыры башкарыла. (Р.Эхмэтжанов суз.,Ф.Эхмэдиев муз.) Шигырь беткәнче үк чыгарга.

Сәхнәнең сул ягына тезелгән урындыкларга кызлар утырган. Аларның кайберләре бияләй, оекбаш бәйли, кайберләре тегү машинасында гимнастерка, телогрейка, тун тегә. Арада берничәсе яулык чигә. Бер бала, идәнгә тезләнеп, тырыша-тырыша кәгазь битенә кулын төшереп ( каләмен бармаклары тирәли йөртеп) маташа: янәсе фронтка җибәрү өчен хат яза. Хатын- кызлар "Көтәм сине" яки "Юксыну" дигән җырны көйлиләр.

Сәхнәнең икенче ягында фронттагы солдатлар тормышы чагылдырыла. Солдат киемнәрендәге өлкән класс укучыларының кайсы хат яза, кайсы газета укый, кайсы кырына, я булмаса гимнастеркасына төймә тага, күн итекләрен чистарта, я булмаса моңаеп, читкә карап утыра. Берсе самовар тирәсендә кайнаша. Сәхнә агачлар белән урталай бүленгән.

1 нче хатын. Әйдәгез безгә, кызлар. Бездә кич утырабыз. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.

2 нче хатын. Безгә килерсез. Өч- дүрт көнлек керосин бар әле.

3нче хатын. Мин базардан 1 стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тозда пешкән тәмле бәрәңге алып килермен.

1 нче хатын. Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бетте. Беркөнне балалар суыкка чыдый алмыйча, чыра яндырып куйганнар һәм чак кына ут чыгармаганнар. Ярый әле, Бибисаймә түти күреп калган.

3 нче хатын. Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге белән майны да фронтка җибәререргә, ди.

2 нче хатын. Җибәрәбез, җибәрмичә, үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.

1 нче хатын. Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дә жәл түгел. Гитлерны тизрәк тончыктырып, исән- сау гына кайтсыннар инде, бәгырь кисәкләрем.

Хат ташучы. Кызлар, сез монда икәнсез. Мин сезгә хат алып килдем.

Кызлар. Кая, кая, миңа бармы?

Хат ташучы. Килер, кызлар, сезгә соңрак килер.

(Сәхнәнең хатын-кызлар утырган ягына хат ташучы йөгереп керә һәм хат тарата башлый. Берәүләр эшләрен ташлап, сөенә-елый хат укырга керешә, икенчеләр, моңаешып, аларга карап тора. Алдан язылып куелган хатлар хат ташучыга тапшырыла. Идәндәге бала да, хатын почмаклап, почтальон апасына суза . Хат ташучы йөгерә-атлый чыгып китә).

Сәхнә артында микрофоннан солдат хаты укыла.

Хат

Исәнме кадерлем! Исәнмесез кадерле авылдашлар!

Сагынычлы солдат сәламнәре белән хат яза Гайнулла. Сиңа, әткәй белән әнкәйгә һәм улым Газизгә кайнар сәлам җибәрәм. Ничек анда сезнең хәлләр? Икмәкне җыеп бетерә алдыгызмы? Атлар ни хәлдә? Бездән соң тагын кемнәр китте?

Үземә килгәндә, хәлләр әйбәт. Фашистларны тукмап һаман алга барабыз. Монда эшләр яман. Һәр тарафта атыш, бомбалар ява, үлем белән күзгә-күз минут саен очрашасың. Шулай да, һәр солдатның күңеле көр, чөнки без Ватан өчен сугышабыз. Дошманны җиңеп, алла боерса, туган якларга кайтырбыз.

3 нче хатын. Әйдәгез әле, кызлар, безгә керик тә, сугышка җибәрергә посылка тутырыйк әле.

Хатыннар. Әйдәгез, әйдәгез.(чыгалар)

Сәхнәнең икенче ягына солдатлар килеп керә.

1 нче солдат. Ай котырына , ай шаша.

2 нче солдат. Ярый әле бераз хәл җыярга вакыт бирде.

3 нче солдат. Егетләр карагыз нәрсә язалар. Сугышның беренче сәгатьләрендә 1200 дән артык совет самолеты аэродромнарда ук юк ителгән.

4 нче солдат. Бу зур югалту бит. Сугыш болай барса, җиңүне күрә алырбыз микән соң без?

1 нче солдат. Әй, кайгырмагыз әле, егетләр. Без аларга үз ватаныбызны яулап алырга ирек бирмәбез. Җиңү барыбер безнең якта булачак!

Хат ташучы. Егетләр, хатлар алып килдем. Ягез бер куандырыйм әле үзегезне.

1 солдат хатны алып китә, кырынрак ятып хат укый.

Сәхнә артында микрофоннан хат укыла.

Хат

Исәнме, Гайнулла! Синең хатыңны алдык, исән-сау булуыңа бик куандык. Тормышларыбыз ярыйсы. Сезнең хакка барысына да түзәбез. Тизрәк дошманны җиңеп, Туган якларга кайтыгыз. Тормышлар авыр инде. 17 яшьлек егетләрне дә сугышка озаталар. Атлар ябык, әйбәтләрен фронтка озаттык. Сыер җигеп тырма тырмалаган чаклар да булды. Ашау яклары такыр инде. Барысына да түзәбез исән-сау гына кайтып җитегез.

Хат ташучы (алгарак килә, хат укыган солдатка йөзе белән борылып, бер-ике адым ясый, аннары С.Хәкимнең " Куллар" шигырен сөйли башлый.)

Бүлмә син фикерен аның, әй,

Кояшым, иртә батып;

Күр, ничек ихлас белән ул

Хат укый кырын ятып.

Күп сәлам сезгә, дип язган

Хөрмәтле юллар да бар;

Ниндидер рәссам төшергән

Бик нәни куллар да бар.

Кулларын үбә аның ул

Сак кына, йомшак итеп;

Яшьләре тама рәсемгә

Күңеле йомшап китеп.

5 нче солдат. Эх, егетләр, дошманны тар-мар итеп, җиңүләр яулап, туган илләргә әйләнеп кайтсаң иде тизрәк! Сагындыра бит туган җирләр.

Эчтән командир тавышы килә: Тезелергә, сугышка керергә әзерләнергә!

Солдатлар киенеп, коралларын алып чыгып китә.

1 А.Б. Солдат күңелен тылдан, туган яклардан, дуслардан килгән хатлар җылытып торган, тормышка булган мәхәббәтенә дәрт биргән, явыз дошманга нәфрәт уты кабызган...

2 А.Б. Тыл ветераннары - сугыш чоры хатыннары .......

Сугышның ачы җиле һәркемнең капкасын каккан. Кемнеңдер гомерен алып китсә, икенчеләрнең балачагын урлаган. Кичәбезнең шушы урынында тыл ветераннарына тагын бер кабат олы рәхмәт һәм ихтирам хисләребезне белдерәсебез килә.

3 А.Б. Без киләчәк буын Сезнең фидакарь хезмәтегезгә баш иябез. Тылда хатын-кызлар, балалар җилкәсенә нинди генә кыенлыклар төшмәгән? Алар фронтка киткән ирләрен, абыйларын, улларын, әтиләрен алыштырып колхоз эшләрен төптән җигелеп тарттылар. Сугыш китергән ачы җилләргә дә, кайгы-хәсрәткә дә сынмадылар, сыгылмадылар. Алар безгә Бөек Җиңүне якынайттылар.

4 А.Б. Әйе, бу сүзләр белән көнне-төнгә ялгап эшләүче, ачлыкны, ялангычлыкны күреп, җилкәләрендә ир-егетләр генә күтәрә алырдай эшләрне башкаручы ул чакта ун -унике яшьлек малай һәм кыз булган, авылдаш абый- апалар, Сезгә эндәшәбез, рәхмәт сезгә

  1. Шайхутдинов Мустаким бабай

  2. Саеткулов Әхсән бабай

  3. Абдуллина Әнисә әби

  4. Рашитова Минсылу әби

  5. Валкаева Фәүзия әби

  6. Хабибуллин Рамазан бабай

  7. Саттарова Оркыя әби

  8. Камаева Ләлә әби

  9. Шайхелисламова Фахира әби

  10. Фархутдинова Минсафа әби

  11. Гараева Дөррия әби

  12. Хабибуллин Сабах бабай

  13. Хабибуллина Рәйсә әби

  14. Ахметханов Саяф бабай

  15. Ахметханова Фәймә әби

  16. Ахметгалиев Гамил бабай

  17. Валиахметов Вагиз бабай

  18. Фатхуллин Кашиф бабай

  19. Ихсанова Гайшә әби

  20. Валиахметова Миннекамал әби

  21. Хабибуллина Халиса әби

  22. Махмутова Вәсимә әби

  23. Валитова Рәйсә әби

  24. Мухтарова Минниса әби

  25. Садыкова Асхадия әби

  26. Валиева Миннехаҗәр әби

  27. Хабибуллина Гамбәрия әби

  28. Абдуллина Миннеямал әби

  29. Вилданова Мөслимә әби

  30. Гимранов Мирзаһидан бабай

Җыр Камаева Илмира

3 А.Б. Солдатта булган кешеләр белә, сугыш туктагач, сугыш кыры өстендә гаҗәеп тынлык урнаша. Бу тынлык гадәти тынлыкка бер дә охшамый, ул әллә ничек, бер үк вакытта кайгылы да, шатлыклы да, газаплы да, рәхәт тә була. Җәһәннәм уты астында үзеңнең исән калуыңны, дошманнарны җиңүеңне уйлыйсың да мин бәхетле, дисең.

4 А.Б. Ул елларда беркемгә дә рәхәт булмый. Фронтта тормыш бик катлаулы, җитди, куркыныч була. Чөнки һәрбер очкан пуля кайсыдыр солдатның гомерен өзәргә мөмкин. Ә бит ул солдат кемнеңдер өзелеп көткән, күз карасыдай якын күреп яраткан, аның өчен йөрәге янып торган, иң кадерле улы;

3 А.Б. Кемнеңдер гомеренең соңгы көненә кадәр бергә булырга вәгъдәләшкән, өзелеп сөйгән яры;

4 А.Б. Кемнеңдер сәгатьтән күз алмыйча көтеп торган, төшләрендә күреп, елап уянган, бердәнбер әтисе!

Сугыш аларның балалыгын урлады......

1 А.Б. Сугыш беткәч тә, бала-чагалар һәм яшьләр, төнне-көнгә, көнне-төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итәләр. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысыннан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк . Сугыштан соңгы авыр елларны , андагы авыр хезмәттне, ачлык -ялангачлыкны авылыбызның тагын бер буын кешеләренә кичерергә туры килә. Телевидениедә дә, матбугатта да алар турында аз языла. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ачлыкка-ялангачлыкка дучар булган, илебезне торгызган 1932 елдан соң туган авылдашларыбызга да бүген зур рәхмәтебезне, хөрмәтебезне, ихтирамыбзны белдерәбез.

2 А.Б. 1. Шарипов Фазыл бабай

2. Самигуллин Наил бабай һәм Әнисә әби

3. Шәйхетдинова Зәния әби

4. Хайбуллина Әнисә әби

5. Хабибуллина Әнисә әби

6. Мостафина Мөсәббиха әби

7. Фатхуллин Кәшиф бабай, Минҗиһан әби

8. Ахметгалиева Халисә әби

9. Гатауллин Әмир бабай

10. Сәхапова Миннегөл әби

11. Хәсәншина Сәрия әби

12. Нәбиев Рәфкать бабай һәм Һәнүзә әби

13. Сабрикова Миннеямал әби

14. Шакирова Мөҗәйдә әби

15. Хабибуллина Мәүә әби

16. Калимуллин Әнис бабай

17. Вәлиев Шәһәдәт бабай

18. Камаев Бәдретдин бабай

19. Гатауллин Наил һәм Маһира әби

20. Зәйдуллина Фәнисә әби

21. Вилданов Нәшәт бабай һәм Луиза әби

22. Әхмәтханова Әдибә апа

3. А.Б. Шушы сугыш аркасында бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелгән, күпме сабыйның уй-хыяллары чәлпәрәмә килгән.

4. А.Б. Тылда да халыкның тормышы әйтеп бетермәслек, күз алдына китерә алмаслык катлаулы булган. Тылда хатын-кызлар, әле беләкләре дә ныгып җитмәгән малай-кызлар, 60-70 яшьлек әби-бабайлар фидакарьләрчә хезмәт куялар, фронтка ярдәм итәләр.

1 А.Б. Тылда да бөтен теләк, бөтен хезмәт, омтылышлар фронт белән бәйләнгән: яшь кенә 15-16 яшьлек кызларны төрле авыр эшләргә җибәргәннәр, хатын-кызлар үгезен дә җиккәннәр; яз җиткәч, күтәреп симәнә ташыганнар, кырда бәрәңге казып утыртканнар; көз җиткәч, казып алганнар, урак урганнар, өлгергән игеннәрне сукканнар.

2 А.Б. Тракторда да 17-18 яшьлек кызлар эшләгән, ватылса, үзләре төзәткән. Кыскасы, кырдагы барлык авыр эшләрне эшләгәннәр.

3 А.Б. Әле ул гына түгел.Хатын-кызлар атын да үзләре караган, фронт өчен корал җитештерелгән, икмәк пешерелгән, кием-салым тегелгән, кич утырып оек-бияләйләр дә бәйләнгән. Кыскасы, булдыра алганча, кулларыннан килгәнчә булышканнар. Әле бит өйдә кечкенә балалары булган. Аларны ач та, ялангач та итмәгәннәр. Кышкы салкыннарда салам, тал чыбыгы ягып өй җылытулар бик авыр булгандыр аларга.

4 А.Б. "Уфалла"ны тарттык ничә еллар,

Тәртә арасыннан чыкмадык.

Авырлыкны, яман интегүне

Төшләрдә дә күреп йокладык, - дип искә ала ул вакытларны ветераннарыбыз.

1 А.Б. "Сугыш елларында ач-ялангач булдык, нәрсә туры килсә, шуны ашадык, кәҗә сакаллары, акбашлар, ат кузгалаклары дисеңме - барысын да, барысын да... Ә кычытканнарны турап аш пешердек. Йомырка, сөт, эремчек ашар идек, аларын фронтка җибәрдек. Безнең куллар эшләмәгән эш калмады, барысын да эшләдек. Мин эш белмим, эшли алмыйм, дип тормадык. Мактанып та, зарланып та әйтүебез түгел, чөнки бу шулай", - дип искә ала ул көннәрне авылдашыбыз, хәзерге көндә Җиңү бистәсендә яшәүче Галиев Мөгамбәр абзый. Аның район газетабыз "Маяк"та чыккан мәкаләләре, шул чор кешеләренең ачы язмышлары уйланырга мәҗбүр итә .

2 А.Б. "Бөек Ватан сугышы башланганда без 11 яшьтә генә идек. Авыр заманалар булса да, нишләптер күңелебез көр булды. Каһәр суккан сугыш аркасында колхоз эшенә җигелдек. Колхоз рәисе Гариф бабай классташым Рәис белән безгә хуҗалык көтүен көтәргә кушты. 12-13 яшьләрдә сабан эшләренә дә куша башладылар.

Хәтеремдә 1943 елның җәе иде. Безгә Ютазы станциясенә печән төяп илтергә куштылар. Юлга яртышар кадак он бирергә тиешләр иде. Өчебезнекен дә бергә Зөлхиҗә алып кайтты.

Иртә таңнан юлга чыгып киттек. Бара торгач, көн кичкә авышты. Атларны ашату өчен, Ютазы инеше янындагы чирәмлеккә туардык. Тамак ялгарга аш сыман нәрсә әмәллик дип, чиләк асып, су кайнатырга куйдык. Су кайнап чыккыч, Зөлхиҗә онны алырга китте. Күп тә үтмәде, аның: "Оныбыз төшеп калган бит!" - дип ачыргаланып кычкырган тавышы ишетелде. Бер кабым ризыгыбыз юк иде. Су буеннан кәҗә сакалы, ат кузгалагы кебек үләннәр җыеп, аш пешереп ашадык. Икенче көнне таң белән иң беренчеләрдән булып печән бушату урынына килеп җиттек.

Кайтканда Зөлхиҗә төшеп калган онны тапты бит. Барыбыз да сөенештек. Ул онны кулъяулык өстенә куеп өчебезгә дә тигез итеп бүлде. Алтышар кашык он тиде.

Инде ничәмә-ничә еллар узса да, әлеге вакыйга һич исемнән чыкмый. Сугыш еллары адәм баласының күңелендә юылмас эз калдырды шул.

2 А.Б. Бу елларда яшь кызларны төрле авыр эшләргә алып киткәннәр. Пермь якларында, Мари урманнарында билдән кар ерып, өши-өши урман кискәннәр, торф чыгарганнар. Авырлыкка түзә алмыйча, кайберәүләр үзләренә үлем дә теләгәннәр. Утын кисәргә барганнар арасында: "Беренче ауган имән өстемә төшсә иде, шушында үлеп калсам иде, никләр генә бу дөньяда яшим икән мин",- дип әйтүчеләр дә булган. Ләкин фашистларның халыкны утта яндыруын, тереләй җиргә күмүен ишеткәч, тешләрен кысып булса да, Җиңү көнен якынайтырга тырышканнар. Һәм ул көн килгән. Кан-яшь аша, миллионлаган гомерләр аша булса да килгән.

Идиятова Айгөл " Көтәм сине" 1941 ел балалары .......

3 А.Б. Сугыш... Нишләдең соң син ? Син бит миллионнарча хатын-кызларны ирсез, аналарны баласыз, балаларны әтисез калдырдың. Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калды. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрергә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак...

4 А.Б. Әтиле балалар, әтиләренә карап куанышсалар, ятим балаларга кемгә әти диеп дәшәргә белмичә сугыш китергән газап-михнәткә түзеп яшисе генә кала. Авылыбызда да атасыз ускәннәр шактый. Бу кичәдә аларның да исемнәрен атыйсы, сугыш китергән хәсрәтләрен юатасы килә.

1 А.Б. 1. Газизуллина Сирина апа

2. Шайхулов Мөдәрис абый

3. Шарипова Фания апа

4. Ихсанов Фаис абый

5. Шайхутдинова Зилара апа

6. Гатауллина Расима апа

7. Гарипов Тәксин абый

8. Гимранова Роза апа

9. Нуркаев Мөнәвир абый, Луиза апа

10. Калимуллина Елена апа

11. Максудова Флера апа

3 А.Б. Шул чор балалары - әбиләребез дә - фронтка санап бетерә алмаслык ярдәм күрсәткәннәр, авыр сынауны үтә алганнар. Сугыш елларында азнакайлылар Җиңү фондына 2 миллион 354 мең сум акча җыеп биргәннәр. 1942 нче елның Яңа ел бәйрәме алдыннан авылдашларыбыз фронтка 11 каз, 9 кг. сохари, 1 кг. каз мае, 50 яулык озатканнар.

4 А.Б. Утауга йөрүләр, өлкәннәргә печән әзерләргә ярдәм итүләр, салкында ялан кул белән кар астыннан башак җыюлар, җәйге эсселәрдә көтү көтүләр, апалары, әниләренең вак йомышларына йөгереп аларның күңелләрен күтәрү, көнозын әниләре эштә вакытта кечкенә апайларын карау һәм башкалар балалар өстендә булган.

1 А.Б. Сугыш ятим иткән балалар, исән калган әтиләр кайтканда, Сезнең дә йөрәк сыкрады, күзләргә яшь тамчылары килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: "Их, минем дә әтием исән булса иде", - дип авыр суладыгыз, башкалар "Минем әти" дип сөйләгәндә сезнең "әти "дип авыз тутырып әйтер көнегезне каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якынайткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.

2 А.Б. Ә хәзер сезнең алдыгызда драмтүгәрәккә йөрүче укучылар чыгыш ясар. Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" исемле пьесасыннан өзек.

Туфан Миңнуллинның "Иптәш командир" исемле пьесасыннан өзек.

(Дәртле музыка уйный. Диктор Левитан тавышы ишетелә. "День победы!"музыкасы)

1 А.Б. 4 куркыныч ел,1418 котычкыч көн һәм төн дәвам итте.Ләкин халкым Бөек җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште . Авылдашыбыз Галиуллин Сәйфулла 1944 елның 13 апреленда язган хатында болай дип яза: "Ленинград янындагы сугышларда мин 17 фрицне үтердем. Бу батырлыгым өчен дәүләтебез мине "Батырлык өчен", "Ленинград оборонасы өчен" медальләре белән бүләкләде". Озак көттергән ул Җиңү көне килде . Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килде . Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителде.

Бөек Ватан сугышына авылыбыз 354 кешене озаткан. Алар арасында 5 хатын - кыз да булган. Шуларның 203 е туган якларыбызга кире әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә өч кенә сугыш ветераныбыз исән. Нуркаев Әнвәр, Вәлиев Харис һәм Салихов Мәүлид бабайлар.

3. А.Б Бүгенге бәйрәмдә илебезгә Бөек Җиңү алып кайткан, ләкин инде вафат булган авылдашларыбызны да искә аласы килә. Аларның язымышы - безнең өчен өлге-үрнәк. Күпләренең балалары, оныклары безнең арабызда. Әгәр рөхсәт итсәгез, кайберләренең исемнәрен дә атап китәр идек. Исемнәре әйтелмәгәннәр дә рәнҗемәсләр кебек тоела, чөнки һәрберсе безнең хәтердә. Ә хәтер - мәңгелек

4 А.Б.

1. Шарафиев Габбас Ихсан улы - 3 нче дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

2.Абдуллин Мөгавия Абдулла улы- Кызыл Йолдыз ордены кавалеры

3.Абдуллин Кәрам Абдулла улы

4Фаздалов Мидхәт Мофаздал улы

5. Хайдаров Хәбиб Хәйдәр улы

6. Ихсанов Җәмил Ихсан улы

7. Шакирҗанов Газимян Шакирҗан улы

8. Галиуллин Шәрип

9 Мәрданшин Әмирша Мәрданша улы

10 Галиуллин Сәйфулла Зәйнулла улы

11. Фәрхетдинов Насретдин Фәрхетдин улы

12. Вәлиев Мөхәммәдиша

13 Мухаметшин Кашафетдин

14 Хакимов Талип

15 Калимуллин Мияссәр Кәлимулла улы

16 Калимуллин Нигмәтулла

17.Сәетколов Мөхәмәткол

18. Фатхуллина Әсма Хәсән кызы

19. Хөсәенов Мулланур

20. Сираҗиев Зиятдин

3 А.Б. Сез кичергән авырлыклар бер вакытта да кабатланмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Туган җирнең кадерле, һәркемгә якын икәнен, аны сакларга кирәклеген төшендердегез. Сезгә Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын.

4 А.Б. Сез моңа бик лаеклы! Мул, имин тормышта бәхетле тыныч гомер итүегезне телибез. Без, XXI нче гасыр яшьләре, сугышны үз күзләребез белән күрмәсәк тә, җиңүнең нинди бәя белән яулап алынганын аңлыйбыз.


© 2010-2022