Сценарий на тему: Табышмаклар кичәсе

  Табышмаклар кичәсе.                                                        Табышмак сөючеләр икегә бүленеп басалар. Бер команда “Тапкырлар”, икенчесе – “Зирәкләр”. Командаларның эмблемалары бар.   Стенада плакат: “Кем тапкыр,кем зирәк – җавап таба тизрәк”.   Алып баручы:                 Дуслар, бүген бу залга               Җыелдык без уенга.               Рәхим итегез, дибез без,               Безнең уеныбызга.                                 Безнең җиңүне теләп                                ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Табышмаклар кичәсе.

Табышмак сөючеләр икегә бүленеп басалар. Бер команда "Тапкырлар", икенчесе - "Зирәкләр". Командаларның эмблемалары бар.

Стенада плакат: "Кем тапкыр,кем зирәк - җавап таба тизрәк".

Алып баручы:

Дуслар, бүген бу залга

Җыелдык без уенга.

Рәхим итегез, дибез без,

Безнең уеныбызга.

Безнең җиңүне теләп

Бик күп дуслар килгәннәр.

Оттырмасын көч биреп

Торыйк әле дигәннәр.

Судьяларга сүзебез шул:

Гадел хөкем итегез.

Уенны башлап җибәрдек,

Әйдә, рәхим итегез!

Көндәшләр,уңышлар сезгә,

Монда күңелле халык.

Сумкагызга тутырыгыз,

Очколар җыя барып.

Бу безнең көч сынау уены - табышмаклар кичәсе. Кем тапкыр,

кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Бу уенда безнең 5 нче сыйныф укучылары

катнаша.

Кичәбез табигатькә багышлана. Шуңа күрә хайван, кош, үсемлек,

табигать күренешләре турындагы табышмаклар гына әйтик.

Хәзер сүзне командаларга бирәбез.

Зирәкләр командасы (хор белән):

"Без - "Зирәкләр". Тапкырларга кайнар сәлам тапшырабыз:

Без - зирәкләр томышта,

Иң кирәкләр, кирәкләр.

Шуңа инде без менә

Коллективта терәкләр

Тапкырлар командасы (хор белән):

"Тапкырлардан" "Зирәкләргә" күп сәлам.

Тапкырлар без, тапкырлар,

Юк без йөрмәгән юллар.

Юк без белмәгән табышмак,

Әйдә, дустым, әйтеп бак.

Алып баручы:

Уйныйк әле, уйныйк әле,

Сынатыштан булмасын.

Кичә барганда берәү дә

Авыз йомып тормасын.

1нче укучы:

Кем табышмаклар күп белә

Сорап карагыз әле.

2нче укучы:

Кем зирәк, кем тапкыр икән -

Сынап карагыз әле.

3 нче укучы:

Әйтсәгез иде табышмак

Без җавабын бирербез.

Санагыз әйбер серләрен,

Билгеләрен белербез.

Алып баручы:

Ике командага да "Табышмаклар" альбомы ясарга бирелгән иде. Жюри ике албомны да карап, очколар язсын.

"Зирәкләр" командасы өчен табышмаклар:

1.Иртә белән чыга,

Кичен югала,

Аның урынына

Иптәше кала. (Кояш белән Ай).

2. Тәрәзәне какмый,

Ачмый, ватмый,

Пыяла аша өйгә керә.

Бу нәрсә? (Кояш нуры).

3. Кулсыз, аяксыз тәрәзә кага. (Җил).

4. Старты юк - йөгертә,

Гармоны юк - биетә,

Куллары юк - чеметә.

Монысы нәрсә? Кем әйтә? (Суык).

5. Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

Бу ни була - эзләле. (Йолдызлар).


  1. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы нәни корт.

Ул нәрсә? (Помидор).

7. Канатсыз, йонсыз

Нәрсә оча? (Кар).

"Тапкырлар" командасы өчен табышмаклар:

1.Аягы юк, кулы юк,

Ишек ачуга өй эченә йөгерә.

Бу ни була? Кем белә? (Суык).


2 Аяксыз - кулсыз,

Дөп-дөп кое казый. (Тамчы тамуы).


3. Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, газ түгел.

Очса да ул каз түгел,

Ансыз яшәү хас түгел. (Һава).


4. Яз килсә киенә, көз килсә чишенә. (Агач).


5. Үзе туптай түгәрәк,

Өстендә буй-буй күлмәк.

Эчендә була аның

Алсу төстә бал - ширбәт. (Карбыз).


6. Ул булса, көн була.

Ул булмаса, төн була. (Кояш).


7. Кечкенә генә сары корт,

Кигән туны тугыз кат.

Бу нәрсә? (Суган).


Командаларның күпме очко җыюы барлап чыгыла.

Алап баручы:

Хәзер безнең өченче ярышыбыз. Мин сезгә, сумкадан ала-ала, әйберләр күрсәтермен,ә сез алар турында табышмаклар әйтегез. Әгәр,

бер команда белмәсә, икенче команда әйтер. Әгәр икенче команда да

белмәсә, залдагылар катнашсын.

Дүртенче ярыш - капитаннар ярышы.

Терәк сүзләр ярдәмендә табышмаклар әйтергә.

Беренче капитанга:

1. Бал яратучы хайван. (Аю)

2. Сөйләшү органы. (Тел)

3. Татарстанның башкаласы. (Казан)

4.Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек. (Ак барс)

5.Татарстанның иң зур елгасы. (Идел)

Сораулар: 1. Бер тавык-тавык,ике тавык нәрсә?

2. Казанның уртасында ни бар?

Икенче капитанга:

1.Кышын ак тунын кия,

Кишерне ул бик сөя. (Куян)

2.Гыйнварда ничә көн?(31)

3.Без яшәгән республика. (Татарстан)

4.Татарстан флагының төсләре. (яшел, ак, кызыл)

5.Урманда үсә, эшләпәле. (Гөмбә)

Сораулар: 1.Дәрес башында без нәрсә ишетәбез?

2.Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә

алма була?

Жюри ярышка йомгак ясый. Җиңүчеләр билгеләнә. Аларга бүләкләр

бирелә.




© 2010-2022