Сыйныф сәгате Дуслыкта көч

Раздел Классному руководителю
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема.

Дуслыкта көч.Максат:

  • Дуслык турында күзаллауны булдыру.

  • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.

  • Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.

  • Дуслар белән аралашканда түземлек булдыру.

Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү

Дәрес барышы

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар.

Исәнмесез балалар.

Сыйныф сәгатебезне бер риваят белән башлап китәм.

Бик биек тауда, гаиләсе белән көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.Көтүченең өе бик кечкенә икән.Көтүче аларга:

Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.

  • Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

Төркемнәрне тикшерү өчен сораулар:

  • Көтүче кемне сайлаган?

  • Балалар фикере......

  • Дуслыкны. Ни өчен?

  • Әйе,Дуслык аның өенә кергәч,гаиләсенә Бәхет Һәм Байлык килгән.Бу чыннан шулай,гаиләдә дуслык булгач гаилә бәхетле була,кайда бәхет -шунда байлык.

  • Димәк, бүгенге сыйныф сәгатебез нәрсә турында барачак?

  • Әйе, дуслык турында.

I.Оештыру өлеше.

  • Ә сез дуслыкның нинди төрләрен беләсез?(кызлар арасындагы дуслык,малайлар дуслыгы,күршеләр, туганнар дуслыгы ,гаилә дуслыгы.)

  • Балалар ,бүгенге дәрестә без кешеләр арасындагы дуслык турында сөйләшәбез.Әйтегез әле,нәрсә соң ул дуслык? Дуслык сүзен ничек аңлыйсыз?(фикер алышалар)

  • Әйе,бергәләп эшлисе эшне берәмләп ялгыз гына һич эшләп булмый.Мәсәлән, бер кеше бер агач утырта ,ә күп кеше, дус булса бергәләп чәчәкле зур бакча үстерә.

  • Кешеләрне хезмәткә дуслык берләштерә.Бергәләп,дус яшәгән кешеләр ,бәхетле булалар.Кешегә,һәр милләт кешесенә иң кадерле нәрсә -дуслык.Безнең Татарстан Конституциясендә дә дуслыкка зур урын бирелә.

  • Әйе, Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре дә дус һәм тату яшәргә тиеш. Татарстанның иң зур байлыгы - ул халыклар дуслыгы.

  • Безнең мәктәбебездә сыйныфыбызны бер гаилә дип әйтергә була.Гаилә кешеләренең холыклары төрле булган кебек .Сыйныфта да төрле холыклы милләтләребез төрле булса бер-беребезне хөрмәт итәбез.

  • II.Ныгыту.

  • Без бер- беребез белән дус - тату,бер-беребезне хөрмәт итсәк,түзеп торсак кына дус була алабыз.Ә инде бер-береңә түзеп тору ул, Толерантлылык дип атала. Толерантлылык ул мәктәпнең кыйммәте дип атала.

Дуслар күп булу бик әйбәт,дуслар белән үзеңне батыррак,тынычрак хис итәсең.Дус, бердәм булсаң,теләсә нинди авыр эшне дә эшләп була.Авырып китсәң хәл белергә дә дуслар кирәк. Дусларыңны сагыну ,аларны күрәсе килү бик табигый хәл.Беркем дә кешесез яши алмый."Этсез куян тотып булмый,дуссыз гомер итеп булмый" халык мәкале.

  • Мин беләм,сезнең барыгызның да дуслары бик күп,ә шулар арасыннан иң якыны бармы? Нинди дусны якын , чын дус диләр?( фикер алышу)

Әйе без сыйныфта бер-беребезне хөрмәт итәбезме?

Безнең сыйныф дусмы?

Кайларда күренә дуслыгыбыз?

Хәзер мин сезгә бер хат укып китәм.

Без сыйныф белән шугалакка барырга җыендык.Безгә Лена килде дә Син шугалакка кем белән барасың?Әйдә бергә барабыз,кайтканда да бергә кайтырбыз-диде.Мин шатландым,чөнки миңа иптәш булды.Шугалакка килдек , ләкин шугалакта Лена Алсуны күрде һәм аның белән шуа башлады. Минем яныма килмәде дә.Миңа бик кыен булды.Хәзер миңа нишләргә-дип яза Наилә исемле кыз.Укучылар ,сез ничек уйлыйсыз?

-Лена дөрес эшләгәнме?

-Бу очракта сез ни эшләр идегез?

-Бу кызлар чын дуслармы?

-Чын дуслар булсалар,хикәя ничек тәмамланыр иде?

Сез дуслык турында мәкалләр беләсезме?

Дуслык турында нинди мәкалләр беләсез?

Мин сезгә карточкалар таратам шул карточкалардан мәкалләр төзегез.

100 сум акчаң булганчы...(100 дустын булсын).(Әйе,акча ул була да бетә,әдуслар,дуслык гомерлек)

  • Дустың булмаса - эзлә...(тапсаң-югалтма)(Әйе,берьялгызың,дусларсыз гына яшәве бик авыр.Син үзеңә дус табарга тиеш.Ә инде дустыңны югалтмау,саклау - сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел,ышанычлы булсагыз,дусларыгыз югалмас.)

  • Кешенең иң зур байлыгы- ...(чын дусты). (Әйе,дусты күп булган кеше -иң бай кеше.Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар,кайгың булса,уртаклашалар,шатлыгыңны бүлешәалалар.)

Дус-кайгыда...(сынала)Син кешенең дусты икән,шатлык килгәндә генә түгел,кайгы килгәндәдә аның янында булырга тиеш.Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән,ул чын дусмы?Юк,ул башта ук чын дуслык булмаган.Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый

Менә ,укучылар ,без сезнең белән төрле гаиләләрдә яшәсәк тә,бер проблема турында сөйләштек.Димәк ,алда әйткәнебезчә,халыклар барысы да дус булсалар гына, барлык илләрдә дә бәхет,байлык булыр.

Бу чыннан да шулаймы икән?! Хәзер мин сезнең белән бер тәҗрибә үткәрәм.

Я шушы чыбыкларны сындырып карагыз әле.(сындыралар)

-Сындымы?( әйтәләр)

Я монысын сындырып карагыз?

Бу тәҗрибәне кем ничек аңлады.

Күрәсезме,укучылар ,бер кешене җиңү бик җиңел,ә бөтен дөнья белән дус,бердәм булсак ,безне беркемдә сындыра алмаячак.Димәк, "Дуслыкта,бердәмлектә көч" икән.

IX. Йомгаклау.

"Дуслык - ул эчкерсез, ныклы бәйлелек"- Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.



100 сум акчаң булганчы...

100 дустың

булсын.

Дустың булмаса - эзлә...

тапсаң югалтма.

Кешенең иң зур байлыгы-

чын дусты.

Дус-кайгыда...

сынала.


© 2010-2022