Разработка урока по литературному чтению по теме: Ләбиб Леронның “Йөри торган урындык” шигыре. (1 класс)

1 сыйныфның рус төркемендә  әдәби уку дәресе.                                Тема: Ләбиб Леронның “Йөри торган урындык” шигыре. Максат: 1)Ләбиб Леронның “Йөри торган урындык” шигырен уку; 2)укучыларның орфоэпик күнекмәләрен ныгыту;  3)укучыларда  татар теленә   уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Дәрес тибы: Катнаш Җиһазлау: рәсемнәр,презентация, уенчыклар, мультимедиа.Дәреслек: Татар теле һәм уку китабы: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек/ Кадрия Сөнгатовна Фәтх...
Раздел Классному руководителю
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе.

Тема: Л.Лерон "Йөри торган урындык"

Максат:

1)Ләбиб Леронның "Йөри торган урындык" шигырен уку;

2)укучыларның орфоэпик күнекмәләрен ныгыту;

3)укучыларда татар теленә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: Катнаш

Җиһазлау: рәсемнәр,презентация, уенчыклар, мультимедиа.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: әйдәгез әле, укучылар, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик. Һәрбер көнне, һәрбер эшне яхшы сүз белән, яхшы мөгамәлә белән башлап җибәрик.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Ишетеп аңлау.

Прослушайте и укажите слова с гласным ә: тәрәзә, китап, бәйрәм, урман, балалар, әти, сәгать.

2.Фонетик зарядка.

Татар теленең үзенчәлекле авазларының әйтелеше өстендә эш:

Ө - өч; ң - коңгырт, миңа, сиңа, аңа; ә - әни,әби, гаилә, зәңгәр.

  1. Яңа материал.

  1. Дәрес кунаклары белән исәнләшү. (1 слайд)

  2. Аның күчтәнәче - яңа сүзләр.Сүзлек эше: (2 слайд)

киң - широкий

җилкә - плеча

алмаш-тилмәш - по очереди

энем - мой младший брат

йөри торган - ходящий

  1. Рәсем буенча әңгәмә: (3 слайд)

  • Бу кем?

  • Ә бу кем?

  • Алар нишли?

  1. Физминутка. "Колбаса"

  2. Әңгәмә:

  • Синең әтиеңнең исеме ничек?

  • Ә синең энең бармы?

  • Сез ничек уйныйсыз? (һәр укучы үзенең җавабын әйтә)

  1. Физкультминутка.

  2. Ләбиб Леронның "Йөри торган урындык" шигырен уку (шигырьләр өләшелә/ слайдта). (4 слайд)

  3. Укытучы укуы.

  4. Укучылар шигырьне эчтән генә укыйлар.

  5. Укытучы ярдәме белән шигырьне тәрҗемә итү.

  1. Ныгыту күнегүләре.

  1. Укучылар шигырьне сәнгатьле укыйлар.

  2. Сорауларга җавап бирү:

  • Малай кайда утыра?

  • Энем нәрсә ди?

  • Син әтиеңнең җилкәсендә утырасыңмы?

  1. Йомгаклау.

  • Сезгә шигырь ошадымы?

  • Ул нәрсә турында?

Сез бүген бик актив катнаштыгыз - АФӘРИН!Әйдәгез бер-беребезгә кул чабыйк әле.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Йөри торган урындык.

Әтинең киң җилкәсендә

Алмаш-тилмәш утырдык.

Энем әйтә:

-Син, әтием,

Йөри торган урындык!

Ләбиб Лерон

© 2010-2022