Классный час «Ут-дус та, дошман да»

"Описание материала: 1 класста Ут - дус та дошман да дигән темага класс сәгате үткәрелде .  Дәрес мәкаль белән бирелгән теманы анализлау белән башланып китте . Утның килеп чыгышы турында сөйләнде . Аның файдалы һәм зыянлы яклары күрсәтелде . Янгын булган очракта нишләргә кирәклеге аңлатылды . Ярдәмне 01 телефон номеры белән чакырырга кирәклеге әйтелде . Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды . Утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел , саксыз эш иткән очракта күп бәла - каза...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Ут- дус та, дошман да.

Максат: укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;

утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта

күп бәлә-казалар сәбәпчесе булуын ," Янгын- зур фаҗига" икәнен хикәяләр,

шигырь, мәкальләр аша төшендерү, анализлау; ут һәм көнкүреш приборлары

белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;



Кулланмалар: Ачык дәрес газеталары, 2005 апрель, 2006 январь

« Көмеш кыңгырау" газетасы 2000 ел № 50-51


Тәрбия сәгате барышы:

Тема мәкаль белән бирелгән. Мәкаль эчтәлеген анализлау.

Дус сүзенең мәгънәсен аңлауларын ачыклау.

  • Ни өчен ут дус диелгән?

( Ут җылылык, яктылык бирә. Ут ярдәмендә ашарга пешершбез, телевизор карыйбыз, үтүк ут белән эшли...)

Укытучы ярдәмендә нәтиҗә ясау:

  • бүгенге көндә дөньяны утсыз, газсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Зур-зур самолетлар күктә оча, теплоходлар суда йөзә, поезлар чаба. Өйләрдә җылы, рәхәт. Дуслар бер-берсенә ярдәм итәләр. Чыннан да ут безнең дустыбыз дип әйтә алабыз, чөнки ул безгә бик нык булыша. Бер-берең белән дус, тату яшәгәндә генә зур эшләр башкарып була, шул вакытта гына бәхетле булырга мөмкин. Р. Мингалимовның " Дусларың гына булсын" шигыре укыла.


Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була-

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып, көлеп була-

Дусларың гына булсын!

Мәкаль уку.

" Саклана белсәң генә ут- дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя."

Укытучы:

  • Дошман дип нинди кешеләргә әйтәләр?

Укучыларның җавабы.

  • Кешегә зыян салучы, тәртипсез кешеләрне, гел начарлык эшләү турында уйлап йөрүче- көнче, явыз сугыш чукмарларын дошман диләр. Ә ут нинди очракта безнең дошманга әйләнә соң?

( Кулны пешерә, кешене йорт-җирсез калдырырга , үлемгә сәбәпче булырга мөмкин, юлына очраган һәр нәрсәне ут көлгә әйләндерә, аны туктату бик кыен)


Газета язмаларын укучылардан укыту:

1. " Бер шырпындан килгән зыян" (4 бит)

2. " Ваемсызлык гаепле" ( 11 бит)

Укытучы:

Ут - дустыбыз әнә шулай рәхимсез дә була ала. Кешеләрнең дә ут эчендә янып үлгән очраклары күп. Сак, бик сак, булырга кирәк аның белән! Шырпы уенчык түгел.


3. Кәстрүл хикәятен уку. Янгын сәбәбен таныту. (15 бит)

4. Мәкальләр буенча аңлашу

" Ут төшкән җирен көйдерә"

" Ут чыкканда җил астында калма"

" Утның уены юк"

" Уттан калмый, бурдан кала"

" Утны күз яше белән генә сүндерә алмассың"

" Янгынны сүндергәнче, булдырмау яхшырак"


Сорауларга җавап бирү:

1. Учакны нинди урыннарда ягарга ярамый? ( Коры агачлар, салам, печән кибәне, йорт янында җилле көнне)

2. Син мәктәптән кайтканда бер йорттан төтен чыкканын һәм кечкенә бала елаган тавыш ишетәсең. Син нәрсә эшләр идең?

3. Яңа ел чыршысын бизәгәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

4. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү:

- Әгәр дә өстендәге киемең яна башласа, җиргә ятып ауна. Телевизор яна башласа, аны су сибеп сүндермә, башта ток килү челтәреннән өз, аннары гына өстенә тыгыз одеал капла.

- Янгын була калса, беренче чиратта янгыннан чыгарга тырыш. Чыгу юллары ут эчендә булса, чыгам дип ут эченә ыргылма. Төтен белән агуланмас өчен, авызыңны, борыныңны куляулык белән томала. Һәм тәрәзә янына килеп, яисә балконга чыгып хәбәр сал. Янгыннан чыгуга 01

хезмәтенә шалтырат.

-Өйдән чыгып киткәндә, бүлмәдә ут сүнгәнме икәнен тикшер. Бервакытта да телевизорны, яисә башка электр приборларын уттан алмыйча калдырма. Аш бүлмәсендәге газ плитәсе сүнгәнме? Һәрвакытта да игътибарлы бул һәм ут белән шаярма.

5. " Ут белән уйнамагыз!"- шигырен укып аңлату.

Бер авылда бик тәртипсез

Бер малай яшәгән, ди.

Ваемсызлык аркасында

Зур бәла эшләгән, ди.

Арыш арасында кереп

Кырын төшеп яткан, ди

Кешедән качып папиросны

Авызына капкан, ди

Шырпы сызган, төтен йөткан,

Буылып-буылып йөткергән.

Папиросны читкә атып,

Теш аралый төкергән.

Ә папирос мыштым гына

Саламны көйрәткән, ди.

Талгын җилләр утны һаман

Игенгә үрләткән, ди.

Ут кулын көйдертеп алгач,

Малай сискәнеп киткән.

Шул арада ялкын теле

Кыр уртасына җиткән.

Инде малай бар көченә

Авылына ычкынган.

" Янабыз бит, коткарыгыз!"-

Дип каравыл кычкырган.

Янгынчылар, килеп җитеп,

Бу янгынны сүндергән.

Тик шулай да зур басуны

Ялкын ялмап өлгергән.

Утны санга санамасаң,

Килеп чыгар һәләкәт

Малайга кыйбатка төшкән

Бер ваемсыз хәрәкәт.

Әй, малайлар! Сез дә шулай

Ут белән уйнамагыз!

Шуклык эзсез узар, диеп,

Һичкайчан уйламагыз!

6. Йомгаклау

Укучылар, киләчәктә сезнең барыгыз да ут белән саксыз эш итмәс, башкаларны да бу турыда кисәтер дигән теләктә калабыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.








© 2010-2022