Көзге бал бәйрәме сценарие

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 алып баручы: Хәерле кич, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 алып баручы:

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без "Көзге бал" бәйрәменә җыйналдык.

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер көзнең билгеләрен санап чыгыйк:

Балалар: 1. Көннәр суытты.

2. Күктә болытлар йөзә,

3. Яңгырлар ява,

4. Салкын җилләр исә.

5.Агачтагы яфраклар төрле төскә керә. Җиләк -җимешләр өлгерә.

Малай: Көз ул ялгыз гына йөрми. Аның бик чибәр кызы да бар. Әгәр Көз алып килгән менә бу кроссвордны дөрес чишсәк, без ул чибәркәйнең исемен дә белербез.

1. Ачыдыр теле,

Кыллыдыр төбе. (Суган)

2. Гәүдәсе бар, җаны юк,

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

3. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

4. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

5. Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

6. Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

7. Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

Малай: Нинди матур исем - Сөмбелә! Сөмбелә - җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.

Сентябрь: Мин сентябрь, мин сентябрь. Тыңлагыз, тыңлагыз! Бүген Сөмбелә балаларны, кунакларны бәйрәмгә чакыра.

Октябрь: Мин октябрь, мин октябрь. Тыңлагыз, тыңлагыз! Сөмбелә мондый әмер бирде: "Күңел ачарга, җырларга, егылганчы биергә!"

Ноябрь: Мин ноябрь, мин ноябрь. Тыңлагыз,тыңлагыз! Бу күңелле бәйрәмгә Сөмбелә үзе киләм дигән. Әнә үзе дә килеп җитте.

Сөмбелә : Исәнмесез , нәни дуслар

Сезне күреп килдем мин

Матур бәйрәмегез икән,

Йөзегездән белдем мин.

Тәрбияче: Балалар, бу бит Сөмбелә үзе, безнең яраткан сылу көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.

Балалар: Исәнме, Сөмбелә.

Сентябрь: Мин сентябрь. Мин көзнең беренче ае. Халыкта мине "Алтын көз " дип йөртәләр.

Ни өчен мине шулай дип атыйлар?

Балалар: Чөнки агачларның яфраклары төрле төскә керә.

Октябрь: Мин октябрь. Мин Көзнең уртасы. Халыкта мине кара көз дип атыйлар. Мине ни өчен кара көз дип атыйлар икән?

Балалар: Кырларда икмәкләр җыелып бетә. Җир кара булып кала.

Ноябрь: Мин ноябрь көзнеңсоңгы ае, халыкта бу айны "Боз ае" дип атыйлар. Ни өчен шулай дип атыйлар икән белмисезме?

Балалар: Ноябрь ае кышка күчү чоры. Сулар боз белән каплана, җирләр ката.

Тәрбияче: Балалар, аңладыгызмы инде? Сентябрь, октябрь, ноябрь - көз айлары.

(сентябрь,октябрь,ноябрь -утыралар)

Сөмбелә: Укучылар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, "Яфрак тану" уены уйныйк. Сез мин күрсәткән яфракларның кайсы агачтан коелганын әйтерсез.

"Яфрак тану" уены.

Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

Малай: Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

Сөмбелә: Әле минем сезгә табышмакларым да бар. Ә җаваплары кәрзиндә.

  • Катлы-катлы булып үсә, җир өстендә ул нәрсә ? (Кәбестә)

  • Туныйсың, туныйсың тунаганда елыйсың. (Суган)

  • Җир астында җиз бүкән. (Бәрәнге)

  • Җир астында алтын казык. (Кишер)

  • Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма)

  • Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

-Дөрес гөмбә. Ә кәрзиндә гөмбәләр юкмыни? Әнә ич гөмбәләр үзләре кунакка килгәннәр.

(гөмбә маскалары кигән балалар керә, бииләр)

Сөмбелә: Аһ-һай, дусларым! Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, чөгендер! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп!
Алып баручы: Дуслар! Бүген безгә кунаклар килгән. Алар серле кунаклар. Ни турында сөйли алар, әйдәгез, бергәләп тыңлап карыйк әле. (Ишек шакып, кыяр керә)
Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез !
Кыяр: Хәерле көн, дусларым!
Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?
Кыяр: Хәлем минем бик яхшы,
Уңышлар бик мул булды.
Хуҗам бик тырыш бала,
Түтәле дымлы булды,
Гел утап кына торды.
(Ишек шакыган тавыш ишетелә)
Алып баручы: Керегез, керегез! Түргә үтә күрегез! ( Помидор керә)
Помидор: Исәнмесез! Хәерле көн, дусларым!
Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помдор дус?
Помидор: Хуҗабикәнең кызы
Бик тырыш бала булды.
Су сипте, чүп утады,
Шуңа уңыш күп булды.
Бу мәктәптә укыйдыр, дип,
Рәхмәт әйтергә килдем.
Уңган, тырыш, тәртипле дип,
Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа - кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Кишер:

Минем исемем - кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

Суган:

Минем исемем - суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.

Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

Сәламәтлекнең серләре -

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә, һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.

Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сез - безнең якын дуслар.

-Әйдәгез, балалар ял итеп алыйк. Бергәләп "Көз һәм балалар" җырын җырлыйк.

Балалар: Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: (муляжлар күрсәтә)

Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Балалар: Көз, көз әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: (төсле яфраклар күрсәтә)

Кәрзинемдә сары, кызыл

Алтын матур төсләр бар. Балалар: Көз, көз әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Сөмбелә: (яңгыр макеты күрсәтә)

Кәрзинемдә яңгырлар,

Җылы, салкын көннәр бар.

Алып баручы: Дуслар, бәйрәм дәвам итә.
Әйтегез әле көз, икмәк, хезмәт, яшелчәләр, җимешләр турында нинди мәкальләр беләсез?
(Балалар җавап бирә)

Алып баручы:
1. Ни чәчсәң,
2. Кем эшләми,
3. Ачтан үлсәң дә
4. Ачы булсаң, тоздай бул,
5. Ашаганда колагың
селкенеп торсын Укучылар
1. Шуны урырсың
2. Шул ашамый
3. Ата-анаңны ташлама
4. Татлы булсаң, балдай бул.
5. Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

Алып баручы: Күрегезче, балалар,
Шалкан быел бик уңган,
Самавыр хәтле булган,
Кем чәчкән бу шалканны?
Балалар: Бабай утырткан аны!
("Зур шалкан" әкияте сәхнәләштерелә)

Тәрбияче: Кадерле кунаклар! Бүген аукцион уйнатыла. Мин сатучы, сез сатып алучылар. Мин сезгә җиләк-җимешне күрсәтәм, ә сез аннан нәрсәләр ясап булганын әйтегез. Кем соңгы әйтә шуңа бүләк була. Алмадан нәрсәләр ясап була.

Балалар: Компот. Пирог. Варенье.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Сөмбелә безне сынады да, сынады хәзер без үзен сынап карыйк. Сөмбелә сез ишек артына чыгып торыгыз әле. (чыга) Балалар без хәзер сезнең белән берәр яшелчәнең исемен уйлыйк. Сез кайсын әйтер идегез?

Балалар: Кәбестә.

Тәрбияче: Хәзер, сөмбелә керә, сезгә сораулар бирер, сез "әйе", "юк" сүзләре белән генә җавап бирерсез, башка сүзләр белән әйтәсе түгел.

Сөмбелә: Бу җиләк җимешме?

Балалар: Юк.

Сөмбелә: Яшелчәме?

Балалар: Әйе.

Сөмбелә: Кечкенәме?

Балалар: Юк.

Сөмбелә: Зурмы?

Балалар: Әйе.

Сөмбелә: Түгәрәкме?

Балалар: Әйе.

Сөмбелә: Кызылмы?

Балалар: Юк.

Сөмбелә: Яшелме?

Балалар: Әйе.

Сөмбелә: Катлы-катлымы?

Балалар: Әйе.

Сөмбелә: Белдем, белдем кәбестә.

Балалар: Әйе.

Сөмбелә: Кадерле балалар миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Минем башка мәктәпләргә дә барасым бар. Алар мине көтәләрдер. Китим әле. Сау булыгыз балалар.

Балалар: Сау бул Сөмбелә.

Алып баручы: Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Нинди матур җыр!
Көз алып килгән безгә.

Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә,
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чәйләр эчик!

© 2010-2022