Разработка выпускного вечера для 9, 11 классов

Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле урта гомуми белем мәктәбе


Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

(9,11нче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе)












Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Гайнетдинова Фәридә Мөнир кызы.








1.Алып баручы.

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

Имтиханнар инде артта калды,

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Еллар узгач, сагындырыр инде

Балачакның соңгы бәйрәме.

Еларгамы, көләргәме бүген -

Күңелләрнең иләс бер мәле.

2.Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, кадерле укытучылар һәм укучылар!

1.Алып баручы. Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәре булып хәтердә калыр.

2.Алып баручы. Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле урта гомуми белем мәктәбе укучыларының 2014 елгы чыгарылышына багышланган кичәбезне башлыйбыз!

1.Алып баручы. Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.

2. Алып баручы.

Мәктәп еллары!

Нинди гүзәл көннәр!

Тупланганнар анда барсы да:

Укучының кайгы-шатлыклары,

Яшь кызларның сагышы…

Шау-гөр килеп узган кичәләр,

Яшьләрнең шат,шаян җырлары,

Яшь кызларның керсез хыяллары,

Җырлап үткән мәктәп еллары.

Синдә кала, барысы синдә кала

Гүзәл уку, мәктәп еллары.

1.Алып баручы. Хөрмәтле 11-9 нчы сыйныф укучылары! Бүген без сезне балачак белән хушлашырга һәм зур тормышка, олы дөньяга беренче адымыгызны ясарга озатабыз. Без теләсәк-теләмәсәк тә, бу көн килеп җитте. Алдагы көннәрегез гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булыр.

2.Алып баручы. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояшлы, гамьсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган "Балачак иле" патшасына -хөрмәтле директорыбыз Зөлфия Заһит кызына бирик. Әле кайчан гына ул сезне белем иленә чакырган иде, ә хәзер инде балаларына олы юлга фатихасын бирә. Рәхим итегез!

1.Алып баручы. Кичәбезнең иң дулкынландырган минутлары житә. Бүген мәктәпне тәмамлаучы егетләр һәм кызлар кулларына өлгергәнлек аттестаты алачак.

2.Алып баручы. Безнең арабызда шундый кешеләр бар, без аларны алтын өмет, көмеш яңгыр, алтын-көмешле салават күпере дип атыйбыз. Бу безнең мәктәбебезнең якты йолдызлары.

(Һәр укучы белән бергә сәхнәгә әти-әнисе дә чыга, алар сәхнәгә күтәрелгән арада, укучыга багышлап, шигырь укыла.)

1. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Әхмәтов Илгизне чакырабыз.

Тапкыр сүзле, нурлы йөзле,

Бик эшчән безнең Илгиз.

Ялганны ул һич яратмый,

Күңеле аның нәфис.

2. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Төхфәтуллина Илсөяне чакырабыз.

Күктә генә түгел икән,

Бездә дә бар якты йолдыз.

Нинди эшкә тотынса да

Илсөябез - юл күрсәтүче йолдыз.

3. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Җамалдинова Алинәне чакырабыз.

Безнең Алинә - иң ягымлысы,

Үзе матур, сөйкемле.

Ул елмаеп караса,

Күпләр сөйләшә алмый,

Дулкынланып тик тора...

4. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Яфизов Илнарны чакырабыз.

Иң сабыры, иң тыйнагы

Мөгаен, ул - Илнардыр.

Тәртип бозмый, һич рәнҗетми,

Тәмле телле була гел.

5. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Гайнутдинов Данисны чакырабыз.

Пөхтәлекне, чисталыкны

Данис бик тә ярата.

Киң күңелле, иң ярдәмчел

Барыбызга да карата.

6. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Хәйруллина Регинаны чакырабыз.

Нинди эшкә тотынса да

Башкарып чыга Регина.

Бии, җырлый, тырышып укый,

Ныклы белемгә ия.

7. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Мифтахов Раилны чакырабыз.

Тирә-якны әйбәт белә,

Компассыз да адашмас.

Урманда да югалмассың,

Раилны итсәң юлдаш.

8. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Ильясова Гөлкәйне чакырабыз.

Ике бите алма кебек,

Күзе якты күк йөзе.

Бик сөйкемле һәм ягымлы

Гөлкәй исемле үзе.

9. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Нәсибуллин Илмирны чакырабыз.

Безнең Илмир - шәп спортсмен.

Спортзалга йөгереп керә,

Йөгереп чыга чыкканда.

Физкультура-көрәш дисәң,

Җанын бирергә тора.

10. Аттестат тапшыру өчен сәхнәгә Минкина Марияне чакырабыз.

Безнең Маша бик тыйнак,

Елмаеп кына тора.

Күзен сирпеп бер караса,

Җаннарга шифа була.

1. Алып баручы. Кадерле 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен бар да шатлана: дусларыгыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз. Ә беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала.

Тәүге тапкыр кулларыма "Әлифба" тоттыручы,

Карурманда сукмак күрсәтүче, тел ачкычы миңа бирүче -

Син, беренче укытучым минем!

Нәни генә кулларыма башлап эш өйрәтүче,

Хисләремә минем җан өрүче,

Иң беренче булдың, беренче!

Сүзне укучыларның беренче укытучылары Гүзәлия апаларына бирик, аның да сезгә әйтәсе сүзләре бардыр.

2. Алып баручы.

Укытучы! - Ул бит әле тагы

Кирәк чакта кырыс булган,

Яшәү ямен төшендерә алган,

Һәрчак сабыр булып кала алган,

Күңелләргә шәфкать нуры салган,

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итә белгән.

Һәрвакытта сезнең янда булган,

Олы җанлы сыйныф җитәкчесе.

Укучыларны котлау өчен сүз аларның сыйныф җитәкчеләренә бирелә. Бәйрәм сәламе белән Миләүшә Хәйретдинова "Мәхәббәт җимешләре"

1.Алып баручы. Мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары - инде җаваплы, мөстәкыйль фикерле егет һәм кызлар. Аларның да укытучыларына, әти-әниләренә әйтер сүзләре бар. Инде хәзер сүзне аларга бирәбез.

Илгиз: Укытучы! Нинди горур яңгырый бу исем. Гасырлар буена халкыбыз укытучыны ихтирам иткән, аны остазы итеп санаган.

Укытучы! Эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп, яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләргә учак ягасың.

Хәйруллина Регина____________________ җырын башкара

Илнар: Әйе, укытучы - иң бөек кеше ул. Ул галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул - идеал, үрнәк кеше дә. Кадерле, укытучыларыбыз! Бүген безнең уртак бәйрәмебез. 11 ел буена армый-талмый белем бирүегез, безнең белән булуыгыз өчен зур рәхмәт.

Зөлфия апа!

Мөгаллимнәр сезне үз итәләр,

Укучыга ныклы терәк сез.

Төрле мәсьәләләр чишкән чакта

Яшәп булмый сезнең киңәшсез.

Без беләбез: сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда.

Ләкин ышаныгыз: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән туры юлларда.

Сезгә карап кемнәр сокланмаган

Тырыш та сез, җилдәй җитез дә.

Киңәш сорап килсәң, җавабыгыз

Һәр күңелдә өмет тергезә.

Алинә: Кадерле беренче укытучыларыбыз !

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып, сабак укырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Шат елмаеп, безне каршыладыгыз,

Өйрәттегез белем серләрен.

Башлангычта дуслар белән бергә

Бик тиз узып китте көннәрем.

Данис: Миләүшә Робертовна!!!

Математик мәсьәләләр

Чишәргә булыштыгыз.

Рәхмәт сезгә, безнең өчен

Бик тә нык тырыштыгыз.

Әлфия апа!

Рус телен без тырышып өйрәндек,

ЕГЭ мәҗбүри дигәч.

Рәхмәтебез чиксез сезгә,

Сират күперен кичкәч.

Илсөя

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күпләп җиңү-дан.

Юлда безне бәлаләрдән саклый,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Баш очында кайчак кояш сүнә,

Атмас кебек була якты таң.

Караңгыда безгә юл күрсәтә,

Әни, синең хәер-фатихаң.

Киңәшергә янда дус югында,

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан -

Иң акыллы бер киңәшче була

Әни, синең хәер-фатихаң.

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан -

Туган көннән үлгәнчегә кадәр

Кирәк, әни, хәер-фатихаң. (Ф.Яруллин)

Гөлкәй: Кадерле укытучыларыбыз!

Рәхмәт сезгә, сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл салырлык.

Һәр сулышта сезгә рәхмәт әйтеп

Гомер буе искә алырлык.

Кулларыңа якты йолдыз тотып,

Карурманнар аша үткәннәр.

Һәм үзләрен алар гади генә

«Мөгалимнәр», - диеп йөрткәннәр.

Раил : Буген бездә яшьлек үзе кунак -

Бу очрашу шуңа кадерле.

Бәхилләшмик, бары саубуллашыйк,

Аерылышып киткән чагында.

Бу изге йорт, туган нигез кебек,

Очраштырыр безне тагын да.

Төхфәтуллина Илсөя _______________________җыр башкара

Регина: Гомер тиз үтә икән ул:

Сизелмәде 9 ел үткәне.

Хәтеремдә минем шушы көнне

Түземсезлек белән көткәнем.

Эх, иртәрәк ашыкканмын икән,

Кирәк булган икән көтәргә.

Шул елларның кадерен белеп кенә

Мәктәп юлларыннан үтәргә.

Саубуллашыр вакыт җитте,-

Кайталмаслар кире ул еллар

Сездән башка авыр булыр ,дуслар

Онытылмас безнең дуслыклар.

Онытмам укытучы апаның

Елмаюлы, нурлы йөзләрен.

Рәхмәт хисен әйтер өчен аңа

Җитмәс кебек минем сүзләрем.

Илмир:Әткәй-әнкәй- пар канатым минем,

Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне-иңгә, җанны җанга куеп

Яшик әле, яшик бергәләп.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда ак юл күрсәтүче,

Күңел күзе ул сез икәнсез.

Ирек җыр________________________

Илгиз:Хуш мәктәбем,

Сау бул, укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм.

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

2.Алып баручы.

Кадерле балалар!

Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, сөенеч, изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

Эшләрегез һәрчак уңай булсын,

Изге хисләр безнең йөрәктә.

Хәерле юл сезгә укучылар-

Калабыз без шушы теләктә.

Класс җитәкчесе:

Кадерле балалар! Саубулллашу мизгелләре дә килеп җитте.Сезне киләчәктә зур юллар көтә.Кайларда гына йөрсәгез дә, ниләр белән генә шөгыльләнсәгез дә Кеше дигән Олы исемгә тап төшермәгез.Тормыш ваклыклары, язмыш кытыршылыклары сезнең күңелләрегезне каралтмасын. Корган планнарыгыз,уй-теләкләрегез, кылган гамәлләрегез һәрвакыт изге булсын. Үз бәхетегезгә үз юлыгызны үзегез салыгыз.Тирә яктагылар сокланырлык, үрнәк алырлык матур тормыш корыгыз. Йөрисе юлларыгыз ак булсын. Хәерле юл, изге юллар сезгә!

"Сау бул мәктәп" җыры

Алып баручы: Кичәнең тантаналы өлеше тәмам. Ә хәзер барыгызны да табын артына чакырабыз.


© 2010-2022