Бәйрәм кичәсе «Әтиләр сүзе-күңелнең күзе»

Бу кичә 23 нче февральдә, әтиләр көненә багышлап үткәрелә. Кичәдә башлангыч сыйныф укучыларының әтиләре катнаша. Кичә әтиләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, ә әтиләрдә бала алдындагы бурычларыңны тагын да күбрәк күзаллау, үзеңә булган ихтирамны тою максатыннан үткәрелә. Кичә шул ягы белән үзенчәлекле, ул монтаж формасында гына түгел, ә әтиләр белән сөйләшү, аралашу, балаларның аларга җылы мөнәсәбәтен күрсәтү өчен дә әһәмиятле. Безнең мәктәптә бу кичә «Әтиләр сүзе- күңелнең күзе» исеме астында узды....
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ӘТИЛӘР СҮЗЕ - КҮҢЕЛНЕҢ КҮЗЕ.

1.Бер утыру үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

2.Безнең әтиләр җыелды

Ял итәр өчен бүген.

Шуңа сүзләрнең матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

3.Зур шатлык күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Барыгыз да беләсездер-

Әтиләр көне бездә.

4.Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

5.Ул-тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

6.Ул-солдатлар бәйрәме

Без котлыйбыз аларны.-

Әтиләрне,абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Үскәч солдат булырмын

Әтием кебек мин дә.

Аның кебек тырышып

Зарядка ясыйм көн дә.

А.Б. Бүген без иң якын кешеләребезне - әтиләрне кунакка чакырдык. Ил терәге -ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз мәктәптә укыганда да, аны бетереп чыгып тормыш мәктәбен үткәндә дә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.

7Авыр чакта җилкәсенә

Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

8. Уйнап-көлеп шаярырга

Кызык уйлап чыгарырга,

Китап укырга бергәләп

Сабый җанлы әти кирәк.

9.Ваемсызланып йөргәндә.

Тиккә вакыт үткәргәндә,

"Сабак укытырга" әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

10Яңа һөнәр өйрәнгәндә

Акыллы киңәш бирергә,

Эшне эшләргә төгәлләп

Алтын куллы әти кирәк.

11.Тормыш сынаулары баскач

Ялгышмыйча атлар өчен,

Булыр өчен җирдә терәк

Үз әтиең булу кирәк.

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Алмадык сатып бүләкләр

Без үзебез ясадык.

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык.

Әтиләргә бүләкләр тапшыру

Косички биюе 1 кл.

2 класс җыр "Солдатта булган , диләр"

Бу очрашуда без бер-беребез турында күбрәк белербез, балалар тәрбияләүдә булган тәҗрибәләр белән уртаклашырбыз, балаларыбыз белән горурланып утырырбыз, ә алар үз чиратында сезгә булган хөрмәтләрен күрсәтерләр.

Мәктәптә әтиләргә багышланган кичә була дигәч тә, балалар бу бәйгегә бик тырышып әзерләнделәр. Алар сезнең портретларыгызны ясадылар, анкеталар тутырдылар, сочинениеләр яздылар. Әтиләр! Балалар сезнең белән чын мәгънәсендә горурланалар һәм сезне яраталар.

12Минем әти бик уңган,

Бар эшне дә булдыра.

Өйдә рәхәт яшәргә

Бөтен шартны тудыра

13.Әти белән бергәләп

Уйныйбыз да, көләбез

Тәртипсезлек эшләсәк

Ачулана - беләбез.

4кл. Җыр "Сүндерми тормыш учагын"

Безнең әтиләр күбесенчә, урта яшьләрдәге ир солтаннары. Шулай да, кичәдә утырганда үзегез арасындагы иң яшь һәм өлкән яшьтәге әтинең кем булуын искәреп утырыгыз әле.Әйдәгез үзегезнең арагыздагы иң яшь һәм иң олы әтине әйтеп китегез әле.(иң яшь, иң өлкән әтиләрнең балалары шигырь сөйли)

Җ.Дәрзаман шигыре "Солдат булдым"

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем

- Мин солдат булдым! - дидем.

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым.

- Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир

- Смирно! - ди әти дә,

Печән ашат бәтигә

Бераз утын ярырсың,

Аннан суга барырсың.

- Була!- дидем фырт кына

Һәм борылдым кырт кына

Шуннан китте и китте

Мине чын солдат итте.

Бетте ялкау гадәтем,

Санаулы һәр сәгетем,

Иртүк торам, юынам,

Сөлге белән уынам.

Ялт иттерәм тешләрне

Аннан эшлим эшләрне.

Бүлмәдә тәртип хәзер,

Ни кирәксә, шул әзер

Солдат булу, шулай ул

Өйрәнгәч, бик уңай ул

Әтием Марсель исемле

Ул бик тырыш, ягымлы.

Нинди эшкә тотынса да

Гел ятып тора кулы.

Мин әтине бик яратам,

Эшләрендә булышам.

Аны сөендерер өчен

Яхшы укыйм, тырышам.

Безнең әтиләр кем булып кайда гына эшләмиләр икән? Алар - шофер, машинист-оператор, өлкән оператор, балта остасы,газовик , терлекче, тракторчы булып төрле өлкәләрдә хезмәт куялар.

14.Минем әти эш сөючән

Бик көчле, киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне.

Әтиемне эшендә дә

Һәр кеше мактап сөйли.

Ул үзе дә авылдагы

Күпләрнең көен көйли.

3кл.Җыр " Бескозырка белая"

Безнең әтиләр "Һәрбер егет армиядә булып кайтырга тиеш" дип саный. Әйе, алар үзләре дә кайларда , кемнәр булып Ватан алдындагы изге бурычларын үтәмәделәр ?Абдуллин Мансур Украинада десантник булып,

Рамазанов Ранил Венгриядә шофер, Гарифуллин Әмир Хабаровскида пограничник, Рамазанов Мөдәрис Каракалпакстанда химик , Низамиев Азат Ставрополь шәһәрендә десантник, Ризванов Әнәс Казанда танк училищесында Ватанны саклау серләренә өйрәнгәннәр.

Минем әти дә күптән

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Турникта ул атынган

Канатта ул тартылган

Һәм күтәргән гер дә ул

Көчле шуңа күрә ул.

Әтиемнең портреты шигыре.

Ясадым мин ак биткә

Әтиемнең портретын.

Бик ошады әтигә

Ул шундый матур чыкты.

Әтием эштән кайткач

Портретын карады.

Матур сурәт булган дип,

Әти мине мактады.

- Ләкин шуны әйт әле

Рәсемдәге бу матур кыз

Ни өчен соң мыеклы?

- И, әти,әти,әти,

Үзеңне танымыйсың,

Бу бит синең үзеңнең

Яшь чагың, матур чагың.

"Портретларны тану" уены..

Әтиләр!

Сезнең каршыгызда балаларыгыз ясаган портретлар. Сез бу рәсемнәрдә шулкадәр матур килеп чыккансыз.Рәсемнәрне дикъкать белән караган әти һичшиксез үзен таныячак.

Кызлар башкаруында заманча бию

Әтиләр! Тиз генә уйлап җавап бирик әле, сезнең иң бәхетле чагыгыз кайчан иде? Яхшылап уйлагыз. Әгәр яхшылап уйласагыз - иң бәхетле чак - балачак дигән нәтиҗәгә килгәнсездер.

Җыр "Балачак- бәхет иле" 1 класс

Кемнәр генә булырга хыялланмаган безнең әтиләр малай чакларында?Врач, шофер, милиционер,очучы, начальник, космонавт.

"Әтием әйтүе буенча, аның бәләкәй чакта шофер буласы килгән. Хыялым тормышка ашты дип әйтә әти, - дип яза анкетасында Гарифуллина Айгөл. Балачак хыялларына тугры калучы әтиләр, менә алар:

Рамазанов Ранил, Гарифуллин Әмир, Низамиев Азат.

Кичәнең "Әтием турында әйтер сүзем бар" өлешендә без анкета сорауларына бирелгән җаваплар белән танышып китәрбез.Бу язмаларда безгә гадәти булган күренешләрдән, эш-гамәлләрдән балалар үзләренә тәҗрибә туплаганнары, үрнәк алганнары күренә.

Әтиең сиңа нинди киңәшләр бирә дигән бүлектә :

Тырышып укы, олыларны тыңла ди Рам.Руфия , Тырыш бул, яхшы укы ди Гарифуллина Айгөл, яхшы укы ди Низ.Булат ,Тырышып укы, тормышны ярат, кешеләргә ярдәм ит ди Абдуллин Айрат, сау-сәламәт бул, Сәламәтлегеңне сакла Рамазанов Азат , Әти-әнине, кешеләрне хөрмәт ит Ризванов Салават, тәртипле бул, сәламәт бул Мәҗитова Гүзәл.

Әйе, бала тәрбияләүдә вак-төяк була алмый. Вакытында әтисе, әнисе тарафыннан бирелгән яхшы киңәш баланың киләчәген билгели. Халык мәкальләрендә дә бу бик ачык күренә.

.

Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.

Ана өйрәтсә балалар җитез булыр, ата өйрәтсә- акыллы булыр.

Ата-ана бердәм булса,балалары күркәм булыр.

Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләве, җаваплы, кешеләргә итагатьле булуы игътибарга лаек.

"Әтиең сине нәрсәләргә өйрәтә?" дигән сорауга балалар бик тәфсилләп җавап биргәннәр. Ризванов Әнәс- кар көрәргә, бакчада эшләргә, мал карарга,Рамазанов Мөдәрис- агач эшенә,Низамиев Азат- машина йөртү серләренә,Абдуллин Мансур- хуҗалык эшләренә,Рамазанов Ранил,Мәҗитов Илнар-өй җыештырырга, кар көрәргә,Гарифуллин Әмир,Фазылҗанов Рамил-үзләре белгән бөтен һөнәргә дә өйрәтәләр икән.

Әйе, бер генә эшнең дә ояты юк. Баланы хезмәткә җәлеп итү аңарда бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли, һәр эш авыр, әмма көчтән килерлек булсын. Шул чакта гына балагызда үз көченә ышаныч туачак, хезмәткә мәхәббәт уяначак. Әгәр балагыз турында, хезмәт сөючән бала, дип әйтсәләр, моны зур җиңүегез дип кабул итегез.

җыр "Иң шәп бабай"

Буш вакытларында безнең әтиләребезнең иң яраткан шөгылен кычкырып әйтмәсәм дә барыбыз да беләбез. Безнең әтиләр буш вакытларында кроссворд чишәләр, китап укыйлар, шашка-шахмат уйныйлар, агач эше белән шөгыльләнәләр, балык тоталар, тарих-география китаплары укыйлар, машинада казынырга яраталар, умартачылык, бакчачылык буенча белемнәрен киңәйтәләр, компьютерда уйныйлар.

Ковбой биюе

Ә хәзер барыбыз бергә уйнап алабыз. Мин сораулар бирермен, ә сез ашыкмыйча уйлап җавап бирерсез.

1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр ••' *

аңа еш таяна. Авылда аның урыны һәрвакыт түрдә була, ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (МЕНДӘР)

2. Аның ике колагы бер борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аңа күмер салалар. Ул өстәл өстендә җырлап утырганда чәй эчәргә дә күңелле. (Самовар)

3. Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата, моңландыра, күңелне күтәрә, әниләр аның белән баласын йоклата. (Җыр)

4. Аны малайлар ныграк ярата.Тотып йөрү өчен "мөгезе" дә бар. Ул ике яисә өч тәгәрмәчле була. Малайлар аңа атланса, урамнан бик озак кайтып керми. (Велосипед)

5. Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем көтеп ала. (Туган көн)

6. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа да карамастан аны һәркем ярата.(Бала)

7. Җирдә яшәүче кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле, безне ничек бар -

шул килеш - барлык яхшы якларыбыз һәм кимчелекләребез белән яратучы кешеләр. (Әтиләр һәм әниләр.)

"Хыяллар "җыры

ЙОМГАКЛАУ. Һәр әти, һәр бала үзе бер серле сандык. Әгәр без бүгенге кичәдә шушы сандыкларны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән, максатыбызга ирешкән булырбыз.

Без - кешеләр - җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди генә кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.

Хөрмәтле балалар! Безнең әтиләребезгә булган олы ихтирамыбыз сүнмәсен иде! Әтиләребез кебек хөрмәткә лаек кешеләр булып үсик.

Сез - аларның, алар - сезнең мәңге иң кадерле кешегез булып калсыннар! Бәхетле булыгыз!

Хушлашырга вакыт җитте

Тәмамланды кичәбез.

Мондый бәйрәмнәр күп булыр

Сез бик теләп килсәгез!

Килүегез өчен әтиләр сезгә бик зур рәхмәт !



© 2010-2022