Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен тормышка ашыруда иҗади үсеш технологиясенең роле

Мәгариф системасын модернизацияләүдә һәр фән укытучысына караган төп юнәлеш-  ләрнең берсе – белем эчтәлеген яңарту, белем сыйфатын күтәрү, фикерләүне үстерү аша укучыны тормышка әзерләү. Белем бирүнең эчтәлеге үзгәрү яңа инновацион технология-ләр куллануны, альтернатив дәреслекләрдән укытуны, яңа алымнар эзләүне таләп итә. Мәктәп эшчәнлеге тулысынча шәхескә, аны формалаштыруга юнәлтелгән. Шәхес форма-лаштыру турыдан-туры укытучыга, аның белеменә, педагогик һәм методик осталыгына бәйле. Бүген мә...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен тормышка ашыруда иҗади үсеш технологиясенең роле.


Күп белдерүгә караганда да, аз белдереп,

эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен

үзе табарга юллар күрсәтү - мөгаллим

бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадер-

лесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов.

Мәгариф системасын модернизацияләүдә һәр фән укытучысына караган төп юнәлеш- ләрнең берсе - белем эчтәлеген яңарту, белем сыйфатын күтәрү, фикерләүне үстерү аша укучыны тормышка әзерләү. Белем бирүнең эчтәлеге үзгәрү яңа инновацион технология-ләр куллануны, альтернатив дәреслекләрдән укытуны, яңа алымнар эзләүне таләп итә. Мәктәп эшчәнлеге тулысынча шәхескә, аны формалаштыруга юнәлтелгән. Шәхес форма-лаштыру турыдан-туры укытучыга, аның белеменә, педагогик һәм методик осталыгына бәйле.

Бүген мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе - бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә һәм үстерә белү, иҗади баскычка күтәрү, ягъни тормышта үз юлын табардай иҗади шәхес тәрбияләү.

Шушы бурычларны тормышка ашыруда Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе (ИҮТ) һәм әдәбияттан альтернатив дәреслекләр авторы Альберт Гатинович Яхин пргораммасы әһәмиятле урын алып тора.

Күп кенә уйланулар һәм эзләнүләрдән соң мин яңалыкка омтылуның кирәклегенә ышандым һәм 2002 нче уку елында башлангыч сыйныфта ук ИУТ буенча шөгыльләнгән 5 нче сыйныфта татар теле дәресләрен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән укыта башладым. Әдәбият дәресләрен Казан галиме А.Г.Яхин программасы белән укытуны отышлы дип таптым һәм аны да технологиягә кордым, чөнки аның белем сыйфатын күтәрүдә өстен яклары бәхәссез иде. А.Г. Яхин дәреслекләре белән эшләгәндә, Ә.З. Рәхимовның иҗади усеш технологиясен бик җиңел кулланып була. Логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, уку мәсьәләсен адымлап чишү, белемнәрне модельләштерү, рефлексия, ягъни нәтиҗә чыгарү, үзконтроль, үзбәя кую, өй эшләрен 3 төрле вариантта бирү - болар барысы да дәресне билгеле бер калыпка салырга ярдәм итә. Шунысы отышлы: А. Яхин һәр әсәрдән соң иҗади үсеш технологиясенә салырлык биремнәр систе- масын тәкъдим итә.

ИҮТ укучыларның төркемнәрдә эшләвенә нигезләнә. Һәр төркемдә лидер билгеләнә. Лидер - иҗади эшләүче көчле укучы Ул өй эшләрен тикшерә, иң уңышлы өй эшен тәкъдим итә, төркемдә җавап бирүчене билгели, һәр укучының җавап бирүенә ирешә. Бу укучыда җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли. Лидерларны чирек саен алмаштырып торам. Уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, укучыларны белемле-белемсезгә бүлмичә генә, белем-күнекмәләр формалаштыруның төп шарты булып тора. Төркемдә укучы башкалар сөйләгәнне таңларга, килешмәскә, үз фикерен дәлилләргә, кызыклы фикер әйткән иптәшенә хөрмәт белән карарга өйрәнә. Бу үз чиратында укучыларның иҗади активлыгын арттыра. Иҗади фикерли белү исә - теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Балада иҗади үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. ИҮТ белән укытканда, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу технология баланың иҗади сәләтен үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге галимнәрнең хезмәтләре бер-берсен тулыландыралар кебек.

Ә.З. Рәхимов фикеренчә, иҗади үзүсеш омтылышы балаларда иҗади мәсьәләрне чишү ихтыяҗы, иҗади эшчәнлек өчен хас булган кызыксыну, хис булу белән аңлатыла. Иҗади үзүсеш формалашуны ул биш стадиягә бүлә: 1) укучының танып белү эшчәнлеге; 2) иҗади үзбилгеләнүе; 3) үзидарә; 4) иҗади үзкамилләшү; 5) укучының иҗат итүе.

Минем өчен иң куанычлысы шул: ИҮТ белән шөгыльләнүче сыйныфларда белемнең сыйфаты да башка сыйныфларга караганда югары. Миңа чагыштыру өчен мөмкинлек зур, чөнки бу параллельдә традицион методика белән шөгыльләнүче сыйныфларым да бар.

Психологлар әйтүенчә, фикерләүнең иң югары дәрәҗәсе - иҗатка чыгу. ИҮТ белән шөгыльләнүче сыйныфларда укучылар иҗатка күбрәк тартылалар. Шигырьләр, әкиятләр, нәсерләр иҗат итәләр, вакыйгаларны рәсемдә чагылдыралар, әсәрнең ахырын дәвам итәләр һ.б. Аларның язмалары мәктәбебездә чыгучы «Чишмә», шәһәребезнең «Көмеш кыңгырау» газетасында басыла. Нәтиҗәләребез дә куанычлы. 2006-2007 нче уку елында шәһәр олимпиадасында татар теленнән: 1 урын - 10 нчы класс (Яппарова Г.), 4 урын - 9 нчы класс (Галимова Л.); әдәбияттан: 4 урын - 9 нчы класс (Яппарова Г.), 4 урын - 10 нчы класс (Галимова Л.).

Республика олимпиадасында татар теленнән:3 урын - 10 нчы класс (Яппарова Г.), 6

урын - 9 нчы класс (Галимова Л.), әдәбияттан: 4 урын - 9 нчы класс ( Яппарова Г.)

Шәһәрдә, регионда үткәрелгән төрле бәйгеләрдә укучыларым призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, «Болгар илем - гүзәл җирем» региональ программасында «Буыннар- дан буыннарга күчә бабамнар батырлыгы» исемле сочинениеләр бәйгесендә Уразаева Альбина 1 урын яулады һәм эше китапта басылып чыкты. 2007 нче елда шул ук укучы, фәнни-гамәли конференциядә катнашып, «Милләтемнең тирән тамырлары мәңгелеккә барып тоташкан» исемле фәнни эше өчен 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 2006 нчы елда «Буыннар белән очрашу» шәһәр программасында Яппарова Гөлназ «Хатын-кыз ул - һәрчак алиһә» исемле реферат өчен 1 дәрәҗә диплом белән, «Моңы яшәсен» шигыре өчен 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. «Каурый каләм - 2007» конкурсында «Иң яхшы шигырь» номинациясендә - 3 урын, «Алтын каләм» региональ конкурсында «Татар телендә язылган иң яхшы мәкалә» номинациясендә - 2 урын яулады.

Бүгенге көндә Яппарова Гөлназ - «Көмеш кыңгырау» газетасының актив хәбәрчесе. Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында да шигырьләре еш басыла. Киләсе уку елында Гөлназның беренче иҗат кичәсен уздыруны планлаштырабыз. Уңышлы гына иҗат итүчеләр арасында Габидуллина Фирүзә, Хисаева Алия, Галимова Ләйсән дә бар.

Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: татар телен һәм әдәбиятын инновацион технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучылырның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Бары тик укучылар-ның иҗади үсеш омтылышларына игътибар иткәндә генә, һәръяклап камил шәхес тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдырылганда гына, укыту-тәрбия өлкәсендә яшьләрне тормышка әзерләүдә уңышка ирешергә мөмкин.

ИҮТкә корылган дәресләр түбәндәге этаплардан тора:

І. Ориентлашу этабы(ул үзе өч өлештән тора):

1. Психологик уңай халәт тудыру.

2. Белемнәрне тигезләү.

3. УМ кую.

ІІ. УМ адымлап чишү этабы. Һәр бирем саен укучылар үзләренә бәя дә куя баралар.

Модельләштерү УМ чишүнең бер адымы булып тора.

ІІІ. Рефлексия.

Өй эше өч дәрәҗәдә бирелә: 1) мәҗбүри;

2) ярымиҗади;

3) иҗади.

Профессор Ә. З. Рәхимов болай ди: "ИҮТ өч китта тора. Шуларның беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомумиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе - модельләштерү".

Мин алга таба шушы мөһим компонентларның берсе булган модельләштерүгә тукталырга булдым. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекләрен, төп билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Типографиядә эшләнгән әзер күрсәтмә чаралар укучыларның фикерләү сәләтен үстерми, ә модель укытучы һәм укучыларның бердәм уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә туа. Укучылар төрле символлар, билгеләр, график модельләр белән эш итәргә өйрәнәләр.

Модельләштерү бигрәк тә теоретик материалны кыска бер фикер итеп күз алдына китерү өчен кулай.

Мәсәлән, "Аергыч һәм аның белдерелүе" темасын өйрәнгәндә, модель төзү һәм төшенчәгә билгеләмә бирү этабын күзәтик:

1 нче бирем. 62 нче күнегүне эшләү тәҗрибәсенә таянып, аергычның моделен төзергә(төркемләп һәм тактада эшләү).

Аергыч.

иярчен кисәк

исемне ачыклый

нинди? кайсы? кемнең? ничәнче?

белдерелә:

↓ ↓ ↓ ↓

сыйфат сан алмашлык исем(и.к.)

2 нче бирем. Модельгә таянып, аергычның билгеләмәсен чыгарырга.

К. җавап мондый: исемне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? ничәнче? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган иярчен кисәк аергыч дип атала.

3 нче бирем. Дәреслекнең 42 нче битендәге кагыйдәне укырга. Модельгә ни җитми?

К. җ.: аергыч ачыклап килгән сүзне аерылмыш диләр(модель тулыландырыла).

Күргәнебезчә, билгеләмәнең тулылыгын анализлаганда, модель укучыларга күзәтү материалы аша табылган барлык мөһим билгеләрнең кереп бетү-бетмәвен ачыкларга нык ярдәм итә. Аннан соң, дәреслек белән чагыштырылып, билгеләмә камилләштерелә һәм модельгә дә өстәмәләр кертелә.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә - логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да.

Педагогик әдәбиятта галимнәр модельләштерүнең берничә функциясен аерып күрсәтәләр:

  1. Дәрестә УМ кую һәм чишү өчен башкарылган фикерләү гамәлен күрсәтмәле чагылдыру.

  2. Материал арасыннан иң мөһимнәрен аерып алуны һәм системалаштыруны җиңеләйтү.

  3. Укучыларда үз эшчәнлекләренә рефлексив анализ ясауга ярдәм итү.

  4. Укыту процессына файдалы яңалык кертү.

Модельләр, схемалар белән даими эш итәргә өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә.

Мәсәлән, бәет турында белгәннәрне гомумиләштереп, моделен төзергә һәм, шуңа таянып, билгеләмәсен әйтергә.

Бәет.

− халык авыз иҗаты әсәре;

− көйле;

− эчтәлеге - хис;

− 2 юллык строфалардан тора;

− фаҗигале вакыйга турында;

− юату чыганагы.

Билгеләмә. Фаҗигале вакыйга турында сөйләүче, эчтәлеге хис булган, 2 юллык строфалардан торучы халык авыз иҗаты әсәре бәет дип атала.

Шундый модельләр төзү ярдәмендә укучы фикер йөртә, дәлилли, аңлый, хәтердә калдыра.Татар телен һәм әдәбиятын ИҮТ белән укытуда кулланыла торган мондый модельләр фикерләүне күрсәтмәле итәләр, ятламыйча аңлауны җиңеләйтәләр. Шул рәвешле балаларда символик, график формада эш итү күнекмәләре формалаша. Модель ярдәмендә укучылар үз сөйләмнәрен киңәйтә дә, тарайта да алалар.

Тулы бер бүлекне кабатлаганда, белемнәрне гомумиләштереп системага салганда, нигез белемнәрен калкытканда, модельләштерү бигрәк тә отышлы. Мәсәлән, 7 нче сыйныфта татар теленнән беренче кереш дәрес "Сүз төркемнәрен кабатлау".

Бирем. 6 нчы сыйныфта сез нинди сүз төркемнәрен өйрәндегез? Барлыгы ничә сүз төркеме бар? Алар нинди өч төркемчәгә бүленә? Модельдә күрсәтегез.

Сүз төркемнәре(12).

↓ ↓ ↓

мөстәкыйль(7) бәйләгеч(2) модаль(3)

↓ ↓ ↓

  1. исем 1) бәйлек 1) ымлык

  2. сыйфат 2) теркәгеч 2) кисәкчә

  3. фигыль 3) хәбәрлек сүз

  4. сан

  5. рәвеш

  6. алм-к

  7. аваз ияртеме

Бу модельне укучылар дәреснең төрле этапларында, бер-берсенә һәм класска сөйләгәндә, анализ ясаганда аралашу чарасы буларак кулланалар.

Модельләштерү ике төрле формада оештырылырга мөмкин:

  1. Өйрәнелә торган материалның эчтәлеге һәм эш итү ысуллары дәреснең барлык этапларында, кирәгенчә, класс тактасында һәм дәфтәрләрдә модельгә салынып барыла. Дәрес ахырында балалар белән бергә әзерләнгән тулы модель әзер була. Ул укучыга өй эшен эшләгәндә дә, киләчәктә бу белемнәрне искә төшергәндә дә терәк чара булып торачак. (Модель дәфтәрен күрсәтергә мөмкин).

  2. Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Бу очракта да төшенчәнең гомуми ысулы модельләштерелә.

Модельләштерү этабы буенча Ә. З. Рәхимов игътибарны түбәндәгеләргә юнәлтергә киңәш итә:

  1. Укытучы нинди ситуация аша укучыларны модельләштерү гамәлен башкаруга китерә?

  2. Модельләштерүне УМ чишүдә ничек куллана?

  3. Бу дәрестә график, символик, билге һәм хәрефләр рәвешендәге модельләштерү чараларының кайсылары кулланылды? Бер төрлесеме? Әллә төрле типтагыларымы?

  4. Модельләштерү этабында хезмәттәшлекнең төркемләп, парлап, индивидуаль һәм фронталь формаларыннан кайсылары кулланылды? Алар ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булды?

  5. Төзелгән модельләрне классның аңлавы ни дәрәҗәдә? Алар максатка ирешү өчен ярдәм итттеләрме?

  6. Модельләштерү процессы дәрестәге башка эш-гамәлләр белән ничек бәйләнгән?

Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: модельләр белән эш итәргә өйрәнгән укучы проблеманы җиңелрәк чишә, бер төрле ысулдан икенчесенә тизрәк күчә, иҗади яктан үсә. Ә иҗадилыгы үскән укучы үз башындагы идеяләрне күрсәтмәле итеп күзаллауга сәләтле. Андый кешеләр фикерне бер өлкәдән икенче конкрет шартларга күчерергә сәләтле булалар. Шулай итеп, модельләштерү белем сыйфатын күтәрүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә зур йогынты ясый.

Ә хәзер, хөрмәтле укытучылар, үзегезне укучылар ролендә дип хис итегез. Дәреснең УМ кую һәм чишү этапларына тукталмыйча, модельләштерү этабына гына тукталабыз.

5 нче сыйныф. Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

Бирем №1. Фразеологик әйтелмәләр турында белгәннәрегезне модельгә салып карагыз. (Төркемнәрдә эшләү.)

Лидер билгеләү, лидерга сүз бирү.

Төркемнәрне тыңлау, иң уңышлы модельне сайлау, тактага сызу.

Бирем №2. Модель буенча фразеологик әйтелмәләрнең кагыйдәсен чыгарырга. (Төркемнәрне тыңлау.)

Көтелгән модель:

Фразеологик әйтелмәләр.

− ике яки берничә сүздән тора;

− сүзләр үзара тыгыз бәйләнгән;

− бербөтен мәгънә аңлата;

− бер сорауга җавап бирә;

− бер җөмлә кисәге була;

− күчерелмә мәгънәдә.

Көтелгән кагыйдә: Үзара тыгыз бәйләнгән ике яки берничә сүздән торган бербөтен мәгънә аңлатучы күчерелмә мәгънәле төзелмә фразеологик әйтелмә дип атала.

Үзбәя. Модель төзүгә һәм кагыйдә чыгаруга үзбәя

куегыз.

"5" −

"4" −

"3" −

6 нчы сыйныф.

Тема: Ясалышы ягыннан сүз төрләре(алдагы сыйныфларда үткәнәрне кабатлау).

Бирем. Ясалышы ягыннан сүз төрләре турындагы белемнәрне модельгә салырга.

Искәрмә: модельдә сүзләр урынына шартлы билгеләр(символлар) кулланырга.

Көтелгән модель:

Сүзләрнең ясалышы.

(ясалышы ягыннан сүз төрләре)

↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓

∩ ∩٨ ∩∩ ∩-∩ ∩ ∩ кыскартылма

Үзбәя. "5" -

"4" -

"3" -

7 нче сыйныф.

Тема: Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

Бирем. Тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела? Модельдә чагылдырырга.

Көтелгән модель:

Тиңдәш кисәкләр янында:

↓ ↓ ↓

, − ;

1) санау интонациясе; кискен каршы кую җөмлә эчендә баш-

2) каршы куючы теркәгеч интонациясе. ка , бар.

алдыннан;

3) парлы тер-р янында.

Искәрмә. Гомумиләштерүче сүзләрне дә исәпкә алсак:

Тиңдәш кисәкләр янында:

↓ ↓ ↓ ↓

, − : ;

1) санау инт.; 1) кискен каршы кую; гом. сүз: тиң. җөмлә эчендә

2) каршы куючы 2) тиң. кис. - гом. сүз. кисәкләр. башка , бар.

терк. алд.;

3) парлы терк.

янында.

Үзбәя. "5" −

"4" −

"3" −



9

© 2010-2022