- Преподавателю
- Классному руководителю
- Тәрбия сәгате Витаминнар – сәламәтлек дуслары
Тәрбия сәгате Витаминнар – сәламәтлек дуслары
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Хабибуллина М.Р. |
Дата | 12.11.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тәрбия сәгате
Тема . Витаминнар - сәламәтлек дуслары.
Максат. 1)Укучыларны витаминнар белән таныштыру ,аларның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату.
2) Кызыксынучанлыкны , игътибарлыкны үстерү.
3) Укучыларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү.
Материал. 1) Г. С. Насыйров " Балалар иртәсе." 51-62 нче битләр.
2) Ачык дәрес газетасы , июль 2006 нчы ел.
Җиһазлау . Яшелчә рәсемнәре, А, В, С,Д витаминнары , савыт белән венегрет, кашык ,әби киемнәре, магнитафон , касета , өстәл , урындык, Ш. Галиев портреты.
План.
1. Оештыру өлеше.
2. Укытучының кичәнең темасы белән таныштыруы.
3. Укытучының кереш әңгәмәсе.
4. Ш. Галиевның "Хәрефле витаминнар" шигырен укучы сөйли.
5. А, В, С , Д витаминнары чыгышы.
6. Скетч " Венегрет".
7. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры.
8. Йомгаклау.
Тәрбия сәгате барышы.
-Бүгенге тәрбия сәгатендә без "Витаминнар - сәламәтлек дуслары." - дигән темага сөйләшербез.
- Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны сәламәтлек дуслары дип атыйбыз.
- Витамин " Вита" - тереклек дигән сүзне аңлата.
- Кешеләрнең сәламәт яшәве һәм таза булып үсүе өчен витаминнарга бай , төрле ашамлыклар белән тукланырга кирәк. Андый ашамлыкларга арыш һәм бодай ипие , он һәм төрле ярмадан әзерләнгән ашлар , сөт һәм сөтле ашлар , эремчек , май һәм үсемлек мае , ит һәм балык , җиләк - җимеш һәм яшелчәләр керә. Ашамлыкларда витаминнар җитешмәгәндә кеше төрле авыруларга бик тиз бирешә . Төрле азык белән тукланган укучылар сирәк авырыйлар һәм таза - сау булып үсәләр.
-Хәзерге вакытта берничә дистә витамин билгеле. Уңай булсын өчен аларны хәрефләр белән билгелиләр.
- Балалар язучысы Шәүкәт Галиев "Витаминлы хәрефләр" исемле бик матур шигырь язган. Аны безгә Ринат белән Ләйсән сөйләп күрсәтерләр.
А дигән витамин бар, Түм-түгәрәк, вак-ваклар,
В дигән витамин бар, Әйтерсең лә борчаклар,
С дигән витамин бар, Кайсылары ап-аклар,
Д дигән витамин бар, Кайсылары ал гына,
Күп төрле витамин бар. Ә үзләре бал гына!...
-Ә хәзер сүзне витаминнарга бирик . Алар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.
1нче укучы. А витамины җитешмәгәндә , күзләр начар күрәләр , балаларның үсүе туктала , тире өсте кибә һәм бозыла. А витамины балык , сыер маенда , кызыл борычта , кишердә, кузгалакта ,яшел суганда, помидорда, абрикоста, каймакта, сырда ,йомыркада бар.
2 нче укучы. В витаминын җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга , мәсәлән В1 , В2 , В6 бүленә һәм төрле авыруларны: йөрәк , кан тамырлары, ашказаны , сулыш органнары , күз , тире һәм нерв авыруларын дәвалауда кулланыла. В витамины группасы арыш һәм соры икмәктә , бодай , солы һәм карабодай ярмасында ,борчак һәм фасольдә , сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта , йомыркада бар.
3 нче укучы. Д витамины җитешмәгәндә , балаларда рахит авыруы барлыкка килә , скелет зәгыйфьләнә. Ул бавырда , иттә, каймакта , сөттә , майда була.
4 нче укучы. С витаминын да кешеләр , яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала. Ул кан әйләнешен яхшырта , кешедә йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә. С витамины киптерелгән гөләф җимешендә , кара һәм кызыл карлыганда , кузгалакта , помидорда , лимонда , мандаринда , алмада , кәбестәдә , яшел борчакта , редискада һәм кишердә була.
-Укытучы : -Димәк витаминнар җиләк-җимешләрдә һәм яшелчәләрдә бик күп була.
-Укытучы : - Ә хәзер "Венегрет" дип аталган күренеш карап китәрбез.
Әби: -Балакаем , карының ачкандыр бит инде, ашап алырга кирәк.
Малай: - И , шушы әбине , бигрәкләр дә борчыла инде , минем өчен . Хәзер керәм , әбием.
(Әби керә , кулында венегрет.)
Әби: -Менә улым, ашап кара әле. Витаминнар бик күп бу ризыкта , ашап бетерсәң , үсеп тә китәрсең, сәламәт булырсың.
Малай: - Хәзер , әбием . Кулымны гына юам да , ашап карыйм. Витамины булмаса ашамыйм....( болгатып карый , борчак таба) Ә-ә , менә нинди зур витамин (каба) Тфү, тфү , борчак бит бу , витамин түгел, тагын алдагансың инде, әбием.
Әби: -Ну шушы киребеткән малайны . Витамины күренеп тормый инде аның . Һәр ризыкның үз витамины бар. А, В , С , Д витаминнары. Ашамлыкны, улым, рәнҗетергә ярамый , ризыктан өстен булмыйлар. Әйбәтләп кенә утыр да аша , аның чөгендере , суганы , кишере , барысы да витамин инде. ( китә)
Малай: - Аңламассың шушы зурларны . Витамин да витамин диләр. Бер витамин да юк монда. Менә бусы чөгендер, бусы кишер , бусы суган - фу исе , ашамыйм. ( сикергәләп йөри)
Әби-әби венегретта Бик күп , дидең , витамин Ашап карадым эчендә Витамин юк бит аның.
Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр , тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?
Әби керә: Кара син бу киребеткәнне, өстәл янында сикергәләп йөри, килешмәгәнне, утыр , тот кашыгыңны, икенче чыгуыма бер бөртеге дә калмасын, аңладыңмы?
Малай: - Аңладым , әбием. ( шигырьне кабатлый -кабатлый йоклап китә. Төш күрә.)
Музыка . Бии, бии яшелчәләр керә.
Борчак. Борчакларым бигрәк матур Охшаган витаминга С витамины күп була Яшелрәк чагымда.
Чөгендер. Чөгендерем бигрәк тәмле Кан составын яхшырта. Глюкоза , витаминнар , Бар минем составымда.
Кишер. Витамины күп булмаса , Ашар идеме , куян ? Җитез , шаян булу өчен Килә дисез , көч каян?
Кәбестә. Кәбестәдә бик күп була Витаминның һәр төре . Кәбестәне әрәм итмә, Алтын кебек бөртеге.
Бәрәңге. Бәрәңге, бәрәңге Бәрәңгене күр , әле. Апельсинныкыннан да күп Витаминнар күләме.
Көнбагыш. Көнбагышның маенда Е витамины бик күп . Яшәрепләр китәрсең Төшен ашасаң бик күп.
Суган . Исем тәмсез булса да Сугандай дару сирәк . Салкын тисә , тизрәк , Суган ашарга кирәк.
Сарымсак. Грипптан котылырга Сарымсак ярдәм итә . Барлык витаминнан ул , Склад хасил итә.
Бергә. Балаларга үсү өчен Сәламәт булу кирәк. Безнең белән дус булсагыз, Үсәрсез сез тизрәк.
Малай уяна: Төшемме соң бу, өнемме? Әллә чыннан да витамин бар микән бу яшелчәләрдә . Ашап карыйм әле. Кара, кара чыннан да тәмле икән.
Әби керә: - Менә , улым булдыргансың. Ашап та бетердеңме ? Әллә берәрсе булыштымы ?
Малай: -Әйе , әбием , фәрештәләр булышты.
Әби: - Менә могҗиза . Хәзер үсәсең дә үсәсең инде. Сәламәт булырсың , алла боерса.
(Тезелеп басып , башларын ияләр.)
Укытучы : -Укучылар , сәламәт булу өчен сезне мәктәптә нәрсәләргә өйрәтәләр ?
Җыр. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә."
1 Иртән ничек ашарга, Кичен ничек йокларга. Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Исәнлекнең , саулыкның Кадерләрен белергә Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.
2.Яшелчәләр ашарга , Витаминнар җыярга. Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Спортны чын дус итәргә, Ялкаулыкны җиңәргә . Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.
3. Иртә белән һәркемгә , Хәерле көн теләргә . Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Дус һәм тату яшәргә, Һәм сәламәт булырга. Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.
4. Исәнлекнең , саулыкның, Кадерләрен белергә . Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Витаминнар җыярга , Һәм сәламәт булырга . Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә.
- Бүген без нәрсәләр турында белдек? (Витаминнар турында)
-
Организмга күбрәк витаминнар керсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң ? (Төрле азык белән тукланырга кирәк)
-
Әйе, моның өчен төрле азык белән тукланырга кирәк. Төрле азык белән тукланганда, кеше организмы җитәрлек дәрәҗәдә витаминнар белән тәэмин ителә.
-
Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә , аларны файдалана белергә өйрәтә.