- Преподавателю
- Классному руководителю
- Классный час на тему Расланган, ләкин танылмаган батырлык
Классный час на тему Расланган, ләкин танылмаган батырлык
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Гайнетдинова Р.З. |
Дата | 22.03.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Беренчеләрдән булып Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагы кадаган
Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе
Гайнетдинова Рузалия Зөфәровна
7 класста үткәрелгән тәрбия сәгате
2015
- Хәерле көн, укучылар, укытучылар. 2015 нчы елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Бүгенге тәрбия сәгатебез дә шул хакта һәм аның темасы "Танылган, ләкин расланмаган батырлык" дип атала. Бүген без сезнең белән Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагы кадаган татар егете Заһитов Гази Казыйхан улының батырлыгы турында сөйләшербез. (Слайд 1)
Җәйге матур кич. Сызылып кына таң атып килә. 10 классны тәмамлаган егетләр-кызлар чыгарылыш кичәсеннән таралышалар һәм юлда үзләренең киләчәктәге планнары, хыяллары турында гәпләшә башлыйлар.
1 нче укучы уртага йөгереп чыга.
- Беләсезме, дусларым, киләчәктә мин укытучы булачакмын. Үземнең бөтен гомеремне балалар укытуга һәм тәрбияләүгә бирәчәкмен. Укытучы-нинди олы һәм изге исем. Шул исемгә тап төшермичә, армый-талмый халыкка хезмәт итү-минем иң зур хыялым. Әти-әнием дә киләчәктә мине укытучы итеп күрергә тели.
2 нче укучы.
Ә мин туган авылымда калам. Әти-өнилөрем инде картлар, аларны ташлап бер җиргә дә китәсем килми. Әтиемне ял иттерәсем килә. Мөгаен, мин аның урынына тракторда эшкә калырмын. Картлык көннәрендә алар да бәхетле булырга хокуклы бит. Җитмәсә, әле мин гаиләдә бердәнбер бала.
3 нче укучы.
Ә мин табибә булачакмын. Ишетүемчә, табибә булу өчен Казан шәһәренә барып укырга кирәк.Инде мин юлга әзерләндем дияргә дә була. Чөнки иртәгә үк юлга чыгачакмын. Ә сезне мин, кадерле дусларым минем, гомерем буе сагынып, искә алып яшәрмен. Минем авыруларга ярдәм итәсем, аларны терелтәсем, киләчәккә ышанычларын уятасым килә. Юлыгыз Казанга төшсә, һич икеләнми минем янга килә аласыз. Мин сезгә үземнең кайда яшәвемне хәбәр итәрмен.
4 нче укучы.
Ә мин очучы булачакмын. Очучыларны Оренбург очучылар мәктәбендә әзерлиләр икән. Хәтерлисезме мәктәптәге очрашуны? Анда бер очучы килгән иде. Аның сөйләве буенча мин бу һөнәрнең авыр, җитди, ихтыяр көче соравына төшендем. Мин үз хезмәтемне яратырга, аның нечкәлекләренә төшенергә, үземдә ихтыяр көче тудырырга телим.
5 нче укучы.
Мин дә туган авылым да калам. Дусларым, безнең авылыбыз бик матур бит. Аның шифалы һавасын, чикләвек белән баланга бай урманы, җилөк-җимешкә бай үзәнлекл
әре генә дә ни тора. Юк, мин бер җиргә дә китмим. Аңа да ярдәм кирәк. Минем дә укыйсым, зур кеше буласым килә. Ләкин вөҗданым әниемне, авылымны ташлап китәргә ирек бирми. Сау кешегә авылда да эш бетмәс әле.
Магнитофон язмасында Левитан тавышы: «Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашистская Германия, нарушив пакт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза». (слайд 2)
(«Изге сугыш» (В.Лебедев-Кумач шигыре, А.Александров көе) җыры яңгырый.) (слайд 3)
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте. Бу-1941 елның 22 июнь иртәсе иде. Авыллыр, шәһәрләр тыныч йокыда. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Шул вакытта Гитлер германиясе гпскәрләре авылларны, шәһәрләрне үлем утына тотты. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде. Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан. Бу сугышта илебезнең 1710 шәһәре, 70 меңнән артык авылы яндырыла һәм җимерелә. Бөек ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Бу сугышта татар уллары да үзләрен аямыйча көрәшәләр. Без инде астрономик саннарга күнегеп барабыз. Әмма бу очракта коры сан гына атап китү гөнаһ булыр төсле. Чагыштыру кирәк. Әгәр дошман белән яуга чыккан Татарстан егетләрен бер-бер артлы бер сафка тезсәң, бу саф ике мен ике йөз кырык километрга сузылыр иде. Ә Мәскәү белән Чаллы арасы бер мең километр чамасы. Бу сан Чаллыдан Мәскәүгә ике тапкыр барып кайтырлык араны биләр иде
Бөек ватан сугышы барышында халкыбызның 14 егете үз гәүдәләре белән дошман амбразурасын каплап, иптәшләренә алга барырга юл ачалар. Менә ул каһарманнарның мәңгеләштерелгән исемнәре:
1. Шакиржан Мөхәммәтҗанов
(Александр Матросов)
2. Газинур Гафиятуллин
3. Барый Шәвәлиев
4. Хафиз Зарипов
5. Алексей Исаев
6. Нух Идрисов
7. Николай Липатов
8. Абдулла Сәлимов
9. Мингали Гобәйдуллин
10. Арсений Карташов
11. Мансур Галимуллин
12. Сәләхетдин Вәлиуллин
13. Әхмәт Мөхәммәдов
14. Афанасий Панарин
Безнең Арча районында Советлар Союзы герое исеме бирелгән 5 якташыбыз бар.
Салихов Гатаулла Салихович
(1924)
Звание Героя Советского Союза Гатаулле Салиховичу присвоено 27 августа 1943 года.
Салихов Гатаулла Салих улы
(1924)
1943 елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Сафин Накип Сафиевич
(1921-1987)
Звание Героя Советского Союза Накипу Сафиевичу присвоено 20 декабря 1943 года.
Сафин Нәкыйп Сафа улы
(1921-1987)
1943 елның 20 декабрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.
Сафиуллин Ганий Бекинович
(1905-1973)
Звание Героя Советского Союза ему присвоено
26 октября 1943 года.
Сафиуллин Гани Биккенә улы
(1905-1973)
Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның
26 октябрендә бирелгән.
Соколов Леонид Михайлович
(1906-1981)
Звание Героя Советского Союза Леониду Михайловичу присвоено 27 июня 1945 года.
Соколов Леонид Михаил улы
(1906-1981)
Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның
27 июнендә бирелгән.
Ежков Валентин Федорович
(1922-1943)
Звание Героя Советского Союза ему присвоено
19 марта 1944 года посмертно.
Ежков Валентин Федор улы
(1922-1943)
Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның
19 мартында үлгәннән соң бирелгән.
Җирдә татар халкы яшәгәндә бу каһарманнарның да батырлыгы мәңге онытылмас.
Бу сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә. Ләкин илебез халкы җиңүгә ышаныч белән яши. Озак көттергән ул Җиңү көнен 1945 елның язы алып килә (слайд 4)
Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын беренче булып кадаучының исеме тәмам ачыклана. Бу каһарманмын татар егете Гази Заһитов булуы кабат расланды. Тарих дәреслекләренә, күп кенә фәнни хезмәтләрдә Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын рус егете Михаил Егоров һәм грузин егете Мелитон Кантария урнаштырганнар диелә. Ләкин бу каһарманның татар егете Гази Заһитов булуы кабат расланды.
Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов, милләте буенча татар, 1921 елның 20 августында Башкортстанның Мишкә районы Янагыш авылында туган. Тормышын иң кешелекле һөнәр - медицина белән бәйләргә теләгән. Бөре медицина училищесына укырга кергән. III курстан аны армиягә алганнар. Ул тулысынча сугышны кичкән, фронт яралары алган, хәрби бүләкләргә лаек булган. 1946 елның 1 июлендә сугыштан туган якларына кайта, аннан соң туган яклары Янагыш авыл советы рәисе булып эшли башлый. Шул елларда күрше авыл кызы Камиләгә өйләнә. Бер ул һәм бер кыз үстерәдәр. Соңрак Башкортстанның Мишкә районы Уръяды МТСында механик була. Тик сугыштан соң озак яшәми - Җиңүдән соң сигез ел үткәч, автоһәлакәткә юлыга.
Сугыштан соңгы елларда, алтмышынчы еллар башына кадәр, Рейхстагка байрак элгән батырларның фамилияләрен беркем дә белми иде. Аерым алганда, кыю татар сугышчысы Г. Заһитовның фамилиясе Татарстанда беренче тапкыр 1962 елда күренгәләп китте.
Төрле елларда матбугатта чыккан Гази заһитов турындагы мәкаләләр белән таныштыру өчен сүзне укучыларга бирәбез.
- Рәсми мәгълүматлар буенча Рейхстагка байракны 150 нче укчы дивизия разведчиклары сержантлар М.Егоров һәм М.Кантария кадаган. Ләкин күп санлы архив документлары, шушы ерак вакыйгаларның турыдан-туры шаһитлары һәм хәрби тарихчыларның төрле.тикшерү материаллары һич төрле бәхәскә урын калдырмый, ышандырырлык итеп шуны исбатлый, батальон командирының политик бүлек буенча урынбасары лейтенант А.Берест җитәкчелегендә М.Егоров һәм М.Кантария Рейхстаг- бинасы түбәсенә күтәрелгәндә андагы һәйкәлләр төркеме өстендә Кызыл Байрак җилфердәп торган була. Монысы күп дәлилләр белән расланган тарихи факт. Аны 136 нчы авыр пушкалар артиллериясе бригадасы артиллерист-разведчиклары өлкән сержантлар-А.Бобров, Г.Заһитов һәм А.Лисименко, сержант М.Минин һәм В.Маков кадаган була.
Бу буталчыклыкны аклап җиткерү өчен Рейхстагны штурмлау барышын кыскача гына күз алдына китерик. Документлар һәм Рейхстагны штурмлауда катнашучылар шуларны бәян итә. Берлинны бертуктаусыз утка тотып, хәрби хәрәкәтләрне уңышлы җәелдереп, 3 нче удар армия частьләре 1945 елның 28 апрелендә Шпрее елгасына чыгалар. Алда Рейхстаг. Аңа күп булса биш йөз метрлар гына. Кызыл байракны нәкъ менә аның түбәсенә кадарга әмер була. Ләкин аңа кадәр әле Шпреене кичәргә кирәк. Фашистлар исә теге яктан ут янгыры яудыралар. Елга кичүчеләргә безнең артиллеристлар ярдәмгә килә. Алар фашистларны шундый көчле туп утына тоталар, теге якта хәтта пулемет-автоматтан атучылар да тынып кала. Шуны гына көткән безнен автоматчыларга уңай минутлар туа. Һәм 28 апрельдә сәгать кичке уннарда Шпрее безнең батальоннар артында кала.
Таңга кадәр батальоннар юл өстендәге күп йортларны фашистлардан арындырып, Эчке эшләр министрлыгы бинасын, ягъни «Гиммлер йортын» алалар.Алда -Рейхстаг. Ләкин аңа якын килешле дә түгел. Рейхстаг алдында Король мәйданы. Анда гитлерчыларның дистәләрчә дзотлары, туры төбәп атучы зенит орудиеләре. Барысы Рейхстагны саклыйлар. Шунлыктан безнең укчы батальоннарның, бинаны турыдан-туры алырга омтылулары уңышсыз тәмамлана.
756 нчы полкның 1 нче батальоны (командиры капитан Неустроев), 674 нче укчы полкның 1 нче батальоны (командиры майор Давыдов) һәм 230 нчы укчы полкның 2 нче батальоны (өлкән командиры лейтенант Самсонов) яңа штурмга әзерләнә башлыйлар. Алардан тыш Рейхстаг өчен сугышларда һәм аны турыдан-туры штурмлауда үзләре теләп килгән төркемнәр катнаша. 79 нчы укчы корпус составында 25 кешедән торган шундый ике төркем төзелә. Беренчесе 136 нчы һәм 86 нчы артиллерия бригадалары сугышчыларыннан капитан В.Н.Маков, икенчесе -бүтән артиллерия частьләреннән майор Бондарь җитәкчелегендә.
79 нчы укчы корпус командиры Рейхстагка кадау өчен штурмга баручы һәр төркемгә Кызыл байрак тапшыра. Капитан Маков төркеме капитан Неустро-евның 1 нче батальоны сугышчылары белән бергә хәрәкәт итә. Алар Рейхстагны парад ишеге ягыннан штурмлый башлыйлар.
Батальон командиры Степан Неустроев истәлекләреннән: «Король мәйданын көчле утка тотканнан соң, 30 апрельдә, сәгать унда батальоннар, безнең артиллерия яудырган утка ышыкланып, Король мәйданына ташланды.
Әмма нибары йөз метрлар чамасы гына үтә алдылар. Гитлерчылар ачкан җавап уты безнең роталарны җиргә ятарга мәҗбүр итте. һөҗүм уңышка китермәде. Көндезге икеләр тирәсендә дошман янәдән көчле ут ачып, һөҗүмгә күчәргә омтылды. Көн төн белән алмашынган төсле булды. Тик кичке җиделәр тирәсендә генә мәйдан өстендә чагыштырмача тынлык урнашты. 22 сәгатьләр тирәсендә безнең артиллерия дошман ягын тупка тотканнан соң, батальоннар яңадан һөҗүмгә күтәрелделәр», һөҗүм шул тикле була, Рейхстаг менә-менә җимерелеп төшәр кебек тоела. Командирлар берсеннән-берсе уздырырга тырышып, Рейхстагны алу турында рапорт тапшыру дәрте белән яналар. Капитан С. Неустроевның сүзләренә караганда, 756 нчы полк командиры Ф М.Зинченко дивизия командирына, янәсе, аның полкы 1945 елның 30 апрелендә 14 сәгать 25 минутта Рейхстаг өстендә Кызыл байрак кадавы турында хәбәр итә. Ихтимал, башта телефон аша яки радиодан 79 нчы укчы корпус командирына нәкъ менә шушы рапорт тапшырылгандыр. Аннары бу хәбәрне барча тарафка язма рәвештә 150 нче укчы дивизия штабы тараткан.
150 нче укчы дивизия штабы шундый белдерү тарата: "Штакарга,79 (штаб стрелкового корпуса, № 79) шуны белдерәм. 1945 елның 30 апрелендә 14 сәгать 25 минутта Рейхстаг бинасыннан төньяк-көнбатышка таба бистәләрдә, дошман каршылыгын җиңә барып, 1/ 756 укчы полк (756 нчы укчы полкның 1 нче батальоны ), һәм 1/ 674 укчы полк (674 нче укчы полкның 1 нче батальоны ) штурм белән Рейхстаг бинасын алдылар һәм аның төньяк өлешендә Кызыл Байрак кададылар.
Байракны батальон командиры Неустроев һәм майор Давыдов кадады. Рейхстаг бинасын һәм аның подвалларын анда калган гитлерчылардан тазарту дәвам итә. 150 нче укчы дивизия командиры генерал-майор Шатилов»
Әлеге шатлыклы хәбәр корпус штабы аша 3 нче удар армия штабына, аннан фронт штабына китә. Армия командующие чыгарган приказда болай диелә:
«Бүген 14 сәгать 25 минутта частьләр... Берлинда Рейхстаг бинасын штурм белән алдылар һәм аңа Советлар Союзы флагын кададылар».
Бу приказга кул куярга ике сәгать кенә чамасы алдан 3 нче удар армия командующие генерал-полковник В.Кузнецов бу вакыйга турында 1 нче Белоруссия фронты башлыгы Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуковка хәбәр итә. Бу яңалык радио аша, бөтен илгә тарала һәм чит илләргә тапшырыла. Рейхстагка шунда ук журналистлар, кино һәм фоторепортерлар килергә омтылыш ясый. Ләкин анда әле якын барырлык та булмый. Король мәйданында һаман да каты сугыш бара. Эсэсовчылар гарнизоны аны беркемгә дә бирергә җыенмый һәм Рейхстагка алып килүче барлык юлларны көчле ут астында тоталар. Шулай итеп, генерал Шатиловның хәбәре ашыгычлык белән ясалган булып чыга һәм бик еракка китүче нәтиҗәләргә китерә. 1 нче Белоруссия фронты командующие 06 санлы приказ чыгара. Ул анда штурм, Рейхстагка Кызыл байрак кадау турында ашыгычлык белән тапшырылган хәбәрне законлаштырып куя.
Гамәлдә исә 79 нчы укчы корпус командиры приказы буенча хәлиткеч штурмга артиллерия әзерлеге атышлары 21 сәгать 30 минутта, ә штурм үзе караңгы төшкәч, җирле вакыт белән 22 сәгатьтә генә башлана. Беренче совет солдаты Рейхстагка моннан соң бер сәгать үткәч кенә аяк баса. Әйе, Рейхстагны алу турыңдагы рапорт вакытыннан алда булып чыга. 14 сәгать 25 минутта Рейхстаг өстендә әле безнең бернинди дә байрак булмаган. Бу чакта Рейхстаг әле гитлерчылар кулында була. 756 нчы полкның 1 нче батальоны көчләре белән (капитан В.Н.Маков нәкъ менә аның составында хәрәкәт иткән) сержант М.П.Мининның истәлекләре буенча, соңгы штурм түбәндәгечәрәк була. (МЛ.Минин. «Знаменосцы Победы». Москва. Из-во Политич. литературы).
"Һөҗүм башлануы турында хәбәр итүче яшел ракеталар һавага атылганнан сон, Неустроев батальоны Рейхстагның парад шегенә таба ташлана. Капитан Маков төркеменнән дүрт кеше -өлкән сержантлар Бобров, Заһитов, Лисименко һәм сержант Минин төп көчләрне көтеп тормастан, шунда ук алга омтылалар. Рейхстагка якын ук килеп автоматларыннан ут ачалар. Төн бит инде, караңгы төшкән. Алар барыр юлларын бер фонарь кисәге |белән яктырта-яктырта, мәрмәр баскыч буйлап өскә ашыгалар. Менсәләр, алларында машина белән керердәй зур тимер ишек. Ул эчтән бикле. Ишек төбенә инде звод чамасы солдатлар җыелган. Көтмәгән тоткарлык. Нишләргә? Мондый чакта тәвәккәллек коткара. Заһитов белән Лисименко бер читтәрәк яткан бүрәнә күреп алалар. Шуны күтәреп, башка автоматчыларның да булышлыгы белән ишеккә таран ясыйлар.
Штурм төркеме үзенә гранаталар белән юл ярып, автоматлардан ут сиптереп алга ыргыла..
Озын һәм биек баскычлар буйлап, дошман өстенә ут сиптереп, һаман өскә менә торгач, ниһаять, кыекка килеп чыгалар. Астан туктаусыз һавага чөелеп торган ракеталар яктылыгында һәйкәлләр төркемен күреп алалар. Аңа таба ыргылалар. Аста әле көчле сугыш бара. Егетләр кулларында җилфердәгән байракны һәйкәлләр өстенә кадыйлар. Аның тукымасына үзләренең фамилияләрен язалар. Өлкән сержант Гази Заһитов кулъяулыгын ерткалап аны байракның сабына бәйли. Һәйкәлдә снарядмы, пулямы тиеп тишелгән урын күреп алалар. Байракның сабын шул тишеккә кадыйлар. Авыл егетенең
холкы хәтта шушы тарихи минутларда да чагыла. Байрак ничектер ышанычсызрак торган төсле тоела Заһитовка. Байракның сабын бинт белән һәйкәл таҗына да бәйләп куя. Хәзер инде егетләр кадаган байракны биредән хәтта атып та төшерерлек булмый. Капитан Маков белән өлкән сержант Бобров аска төшәләр һәм рация аша корпус командиры генерал Переверткинга хәрби заданиене үтәүләрен, 22 сәгать 40 минутта үзләренең төркеме Рейхстаг түбәсенә Кызыл байрак кадауларын тапшыра. Бу хакта 3 нче удар армиянең политик бүлек начальнигы полковник Ф.Я.Лисицынга билгеле була. Ул бу вакытта корпусның команда пунктында тора. Байракны кадаган чакта өлкән сержант Гази Заһитов авыр яралана. Ләкин ул сугыш кырын ташламый. Тик аңын җуйгач кына аны батальонның тылына озаталар.
136 нчы артиллерия бригадасы командованиесе 1945 елның 1 нче маенда В.Н.Маковны, өлкән сержантлар Г.К.Заһитовны, А.Ф.Лисименконы, А.П.Бобровны, сержант М.П.Мининны Советлар Союзы Герое дигән исемгә тәкъдим итә. 79 нчы укчы корпус командиры, артиллерия командующие һәм 3 нче удар армия командующие мондый югары бүләк бирүне хуплауларын раслап кул куялар. Бу документаль факт. Ләкин бүләк нигәдер бирелми кала.
150 нче укчы дивизия командованиесе һәм башка вазифалы кешеләр теге, вакытыннан алда рапорт бирүнең нигезсез булуын белсәләр дә, объектив фактларны үзгәртә һәм бозып күрсәтә башлыйлар. һәм менә күп еллар инде капитан Маков төркеменең каһарманлыгы инкарь ителә. (Ватаным Татарстан. Әллүки кушымтасы. 07.041995 "Х акыйкать җиңәргә бер адым" Альберт Хәсәнов )
("Ватаным татарстан" "Рейхстаг өстенә байракны кем күтәрде?" Сугыш ветераны, отставкадагы полковник Николай Дмитриевич Иванов" 1995 ел) - 150 нче укчы дивизия командиры генерал Шатиловнын 79 нчы укчы корпус командирына рейхстагның алынуы һәм анда Кызыл Байрак беркетелүе турындагы доклады сакланып калган. Анда бу каһарман батырлыкны турыдан-туры башкаручыларның исем-фамилияләре күрсәтелми. 756 нчы укчы полк штабының 2 майдагы йомгаклау белдермәсендә рейхстагны штурмлауда катнашкан 6 сугышчы - капитан Неустроев, лейтенант Печерский, өлкән сержантлар Сьянов һәм Талак, кече сержант Глотов һәм рядовой Кабулов күрсәтелә. Күрүебезчә, алар арасында М.Егоров та, М.Кантария дә юк. Хәер, кабатлап әйтәм, һәр нәрсәгә таянып әйткәндә, алар бик шәп сугышканнардыр һәм 1945 елның 4 маенда аларның дивизия командованиесе тарафыннан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителүе очраклы түгелдер. Командованиенең гаебен яшерү максаты белән оештырылган спектакльгә җәлеп ителүләре аларның гаебе түгел. Шунысы игътибарга лаек, капитан Неустроев сөйләгәннәр тулысынча инкарь ителә. Ә ул 1 майда төнге өченчедә рейхстагка байрак белән М.Егоров һәм М.Кантарияне алып килүләре турында әйтә. Алар триумфаль ишек аша керәләр. Алдан лейтенант А.Берест бара, аның артыннан байрак йөртүчеләр килә. Ул рейхстаг өчен сугышта катнашучылардан берсе булган Фамильскийга язган үзенең бер хатында намуслы рәвештә шуны таный: «Мин түбәгә Берест белән Егоров һәм Кан-тарияне җибәреп, хата ясаганмын, алар атакага бармадылар, рейхстагны алмадылар, ә бөтен батальонның даны аларга эләкте».
Ул сәяси бүлек буенча үзенең урынбасары А.Берестка язган хатында тагын да кискенрәк әйтә: «М.Егоров һәм М.Кантария түбәдә Кызыл Байракны, синең җитәкчелектә рейхстаг өчен сугышлар тәмамлангач кына беркеттеләр. Бу бит хакыйкать!.. Мин рейхстаг турындагы хакыйкать өстен чыгар дип өмет итәм». М.Егоров һәм М.Кантария исә, вөҗданлы кешеләр буларак, үзләрен объективрак күрсәттеләр. Киң катлау укучыга аз билгеле булган «Җиңү Байрагы» дигән брошюрада алар 5 нче номерлы байракны рейхстагка башка байрак йөртүчеләрдән шактый соңрак алып килүләрен таныдылар. Әмма бу факт рәсми версия белән тәңгәл килмәгәнлектән, аларның бу икърар итүенә игътибар да бирмиләр.
Җиңү байрагының оригиналы, кыйммәтле реликвия буларак, бүгенге көндә Кораллы көчләр музеенда саклана. Михаил Егоров белән Мелитон Кантария аны башта Вильгельм II статуясына, ә соңрак Рейхстаг гөмбәзенә урнаш--тырганнар. Бу вакыйга Берлин вакыты белән 1945 елның 1 маенда сәгать төнге өченчедә була.
Бөтен тарих дәреслекләренә һәм күп кенә фәнни хезмәтләргә кергән рәсми версия әнә шундый.
Архивларда сугыш барган урыннардан килгән хәбәрләр саклана. Апарга карап фикер йөрткәндә, Егоров белән Кантария, һөҗүм итүче совет гаскәрләренең икенче эшелоны белән килеп, Рейхстаг түбәсенә күтәрелгән чакта, анда берничә сәгать дәвамында кызыл байрак җилфердәп торган була инде.
Аны 136 нчы армиянең пушка артбригадасының биш сугышчысы урнаштыра. Алар арасында капитан Владимир Маков (штурм төркеме командиры), өлкән сержантлар Алексей Бобров, Гази Заһитов, Александр Лисименко һәм сержант Михаил Минин була. Бу төркем беренчеләрдән булып, сугыша-сугыша, Рейхстаг янына барып җитә, бинага кереп, түбәгә күтәрелә. Егоров белән Кантариядән аермалы буларак, аларның кулында алдан әзерләнгән агач саплы кызыл байрак булмый. Берсенең күкрәгенә төреп яшерелгән әләм тукымасы гына. Бер уңайдан алар бер озын тимер колганы йолкып алып, кулъяулыклары ярдәмендә тукыманы шуңа бәйлиләр.
30 апрельдә 22 сәгать 40 минутта Гази Заһитов байракны бина фронтонындагы хатын-кыз статуясының таҗына беркетә. Шул чакта бер адашкан пуля аның күкрәк читлеген тишеп үтә. Бәхетенә, йөрәгенә тими һәм ул исән кала. Озакламыйча Рейхстаг түбәсенә башка штурм төркемнәре дә күтәрелә башлый, аларның һәркайсының да үз байрагы яисә кызыл тукымасы була. Кызганыч, җиңелгән Берлин өстендә җилфердәгән ул байракларның берсе дә бүгенге көннәргә килеп җитмәгән. Егоров белән Кантариянең икенче көнне урнаштырган һәм, рәсми яктан танылып, расланган байрак кына сакланып калган.
Берлин алынганнан соң озак та үтми, Маков "бишлеген" тулысынча Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Әмма, бу вакыйга рәсми версиягә туры килмәгәнлектән, аларның һәркайсына Кызыл Байрак ордены гына тапшырыла.
Рәсми яктан бүгенгә кадәр танылмаса да, Татарстанда Гази Заһитовны милли героебыз дип саныйлар. Аның батырлыгы турында дистәләрчә китаплар язылган, тормыш юлы җентекләп өйрәнелгән.
Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов, милләте буенча татар, 1921 елның 20 августында Башкортстанның Мишкә районы Янагыш авылында туган. Тормышын иң кешелекле һөнәр - медицина белән бәйләргә теләгән. Бөре медицина училищесына укырга кергән. III курстан аны армиягә алганнар. Ул тулысынча сугышны кичкән, фронт яралары алган, хәрби бүләкләргә лаек булган. Сугыштан соң туган якларына кайтып Янагыш авыл советы рәисе булып эшли башлый. Соңрак Башкортстанның Мишкә районы Уръяды МТСында механик була. Тик сугыштан соң озак яшәми - Җиңүдән соң сигез ел үткәч, автоһәлакәткә юлыга.
Рафаэль МОСТАФИН. Татарстан журналы, май, 2007 Бөек Җиңү байрагы.
Югары командованиенең Маков төркеме батырлыгына нинди зур бәя биргәнен аңлау өчен Заһитовның бүләкләү кәгазенә күз төшерү дә җитә.
"Безнең гаскәрләр Берлин үзәге Рейхстагка якынайгач, иптәш Заһитов аны штурмлау һәм Җиңү байрагын элү өчен барган сугышларда катнашу теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә сержант Минин, өлкән сержантлар Бобров һәм Лисименко белән бергә Заһитов та хәрби бурычны үтәүгә кереште. Һөҗүм итүче пехота алдыннан барып, Заһитов Рейхстаг юлын яхшылап өйрәнде һәм безнең пехотаның дөрес хәрәкәтен тәэмин итте.
28 апрельдә разведчиклар фашистларның тылына үткәндә, немец часовоена юлыгалар. Часовойны аталар һәм подвалга бәреп керәләр. Бу бәрелештә алар 25 немецны әсирлеккә алдылар.
29 апрельдә Заһитов үзенең иптәшләре белән немецлар арасына кереп, безнең артиллериянең Рейхстагка һөҗүмен коррекцияләде. Алар урнашкан йортны фашистлар уратып ала, әмма батырлар бирешмиләр. Автомат һәм гранаталар белән 40 немецны үтерәләр һәм безнең пехота килгәнче йортны саклап торалар.
30 нчы апрельдә, Рейхстаг штурмы башлануга, Заһитов анда иң беренче булып керде. Әмма күкрәген үтәли яралады. Пуля аның партбилетын да
тишеп үтте. Яралы көе өлкән сержант Заһитов һәм сержант Минин Рейхстаг башнясына менеп, беренче Җиңү байрагын урнаштырдылар.
Рейхстагны штурмлаганда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек".
1 нче май иртәсендә Рейхстагта нәкъ шушы байрак җилферди һәм ул Җиңү байрагы булып кала да. Рейхстаг гөмбәзенә аны соңрак - 2 нче майда төштән соң урнаштырдылар.
Рейхстаг һөҗүме вакытында Кызыл байрак кую бурычын үтәгән солдат һәм офицерлар, шул исәптән Берест, Бобров, Егоров, Заһитов, Кантария,
Лисименко, Маков һәм Минин Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнделәр.
Сугыштан соңгы елларда, алтмышынчы еллар башына кадәр, Рейхстагка байрак элгән батырларның фамилияләрен беркем дә белми иде. Аерым алганда, кыю татар сугышчысы Г. Заһитовның фамилиясе Татарстанда беренче тапкыр 1962 елда күренгәпәп китте.
Татарстан, 2001, май.
Расланган, әмма танылмаган батырлык. Ягъсуф Шәфыйков
-
Берлиндагы сугышлар, Рейхстаг түбәсенә байрак кадаучылар турында документаль фильмнар һәм рәсемнәр карап үтик. (слайд 5-10 )
-
Левитан тавышы. Сугыш тәмамлану турында ( слайд 11)
-
Җитңү җырын тыңлау (слайд 12)
-
Дәресебезнең темасы "Расланган, ләкин танылмаган батырлык дип аталды. Чыннан да Гази Заһитовның батырлыгы расланган , ләкин бүгенге көнгә кадәр танылмаган. Шулай булса да Татарстанда Гази Заһитовны милли героебыз дип саныйлар. Аның батырлыгы турында дистәләрчә китаплар язылган, тормыш юлы җентекләп өйрәнелгән.
Дәресебез шуның белән тәмам. Күкләребез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч булсын. Дәресебезне "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән тәмамлыйк.
Дәрес планы.
-
Оештыру өлеше.
-
Укытучы чыгышы.
-
Укучылар чыгышы.
4. Магнитофон язмасында Левитан тавышы: «Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашистская Германия, нарушив пакт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза». (слайд 2)
5. («Изге сугыш» (В.Лебедев-Кумач шигыре, А.Александров көе) җыры яңгырый.) (слайд 3)
6. Укытучы чыгышы.
7. Укучылар чыгышы.
1) Ватаным Татарстан. Әллүки кушымтасы. 07.041995
"Хакыйкать җиңәргә бер адым" Альберт Хәсәнов
Камалова Айгөл, Султанова Динә, Нәбиуллина Гөлнара, Нуретдинова Ания
2) Ватаным Татарстан "Рейхстаг өстенә байракны кем күтәрде?" Сугыш ветераны, отставкадагы полковник Николай Дмитриевич Иванов. 1995 ел
Гатауллина Гөлүсә
3) Татарстан, 2001, май.
"Расланган, әмма танылмаган батырлык". Ягъсуф Шәфыйков
Садриева Рәзинә
4) Рафаэль МОСТАФИН.
Татарстан журналы, май, 2007 " Бөек Җиңү байрагы".
Җамалиев Ранил
-
Берлиндагы сугышлар, Рейхстаг түбәсенә байрак кадаучылар турында документаль фильмнар һәм рәсемнәр карау (слайд 5-10 )
9. Левитан тавышы. Сугыш тәмамлану турында ( слайд 11)
-
Җитңү җырын тыңлау (слайд 12)
-
Укытучы чыгышы
12. Дәресебезне "Һәрвакыт булсын кояш!" җыры белән тәмамлыйк.
Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын беренче булып кадаучының исеме тәмам ачыкланды. Бу каһарманмын татар егете Гази Заһитов булуы кабат расланды.
Гази (Газетдин) Казыйхан улы Заһитов, милләте буенча татар, 1921 елның 20 августында Башкортстанның Мишкә районы Янагыш авылында туган. Тормышын иң кешелекле һөнәр - медицина белән бәйләргә теләгән. Бөре медицина училищесына укырга кергән. III курстан аны армиягә алганнар. Ул тулысынча сугышны кичкән, фронт яралары алган, хәрби бүләкләргә лаек булган. Сугыштан соң туган якларына кайтып Янагыш авыл советы рәисе булып эшли башлый. Соңрак Башкортстанның Мишкә районы Уръяды МТСында механик була. Тик сугыштан соң озак яшәми - Җиңүдән соң сигез ел үткәч, автоһәлакәткә юлыга.
Сугыштан соңгы елларда, алтмышынчы еллар башына кадәр, Рейхстагка байрак элгән батырларның фамилияләрен беркем дә белми иде. Аерым алганда, кыю татар сугышчысы Г. Заһитовның фамилиясе Татарстанда беренче тапкыр 1962 елда күренгәләп китте.