Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге. ” (проект эшкәртмәсе)

Бу проект мәктәп һәм гаиләнең үзара эшчәнлеге проблемасын билгеләүдә төп идея булып тора. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык ата-аналар өстендә, ә мәктәп тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә, тулыландырырга тиеш. Вахит урта мәктәбе  ата-аналар белән бик тыгыз элемтәдә тора. Минемчә, баланы укыту һәм тәрбияләү процессының эффектлылыгы аларның килешеп эшләүләреннән тора.  Хәзер илебездә җәмгыятьтә озак еллар буе яшәп килгән кыйммәтләр, карашлар тиз ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Вахит у р т а м ә к т ә б е















Тема:


"Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге."

(проект эшкәртмәсе)












Автор:

Фаттахова Гөлназ Хәсби кызы -

8 нче сыйныф җитәкчесе.




Адрес: 422080

Татарстан Республикасы

Ю.Ослан районы

Вахит авылы

Телефон: 30-1-20

НИГЕЗЛӘМӘ.

Мәктәп һәм гаиләнең үзара эшчәнлеге проблемасын билгеләүдә төп идея шуннан гыйбарәт: балаларны тәрбияләүдә төп җаваплылык ата-аналар өстендә, ә калган барлык социаль институтлар тәрбия эшчәнлегендә булышырга, якларга, юнәлеш бирергә, тулыландырырга тиеш. Белем бирү учреждениесе һәм гаилә безнең җәмгыятьтә ике төп социаль институт булып тора. Баланы укыту һәм тәрбияләү процессының эффектлылыгы аларның килешеп эшләүләреннән тора.

Хәзер илебездә җәмгыятьтә озак еллар буе яшәп килгән кыйммәтләр, карашлар тиз үзгәрә. Яшьләребездә гаиләгә, мәктәпкә, укуга тискәре мөнәсәбәт барлыкка килә башлады. Бу мәсьәләне хәзер ничек хәл итәргә соң?

Мәктәп, укучы, ата-аналар, җәмәгатьчелек белән нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Без проектыбызда шушы сорауларга җавап бирергә тырышабыз.

МАКСАТ.

Укытучыларның, укучыларның һәм ата-аналарның бердәм коллективын булдыру.

БУРЫЧЛАР.

  1. Мәктәптә һәм гаиләдә тәрбия процессы белән идарә итү;

  2. Мәгариф системасында гаилә тәрбиясенең социаль статусын үстерү;

  3. Яңа технологияләрне кулланып ата-аналар һәм балалар белән күмәк эшләү күнекмәләре формалаштыру.


















Проектның планы.


I. Кереш.

II. Төп өлеш.

  1. Гаилә һәм мәгариф учреждениесе арасындагы бәйләнеш моделе.

  2. Ата-аналар җыелышы - үзара эшчәнлекнең төп формаларының берсе.

  3. Ата-аналарның һәм балаларның күмәк эшчәнлеген оештыру.

  4. Төрле гаиләләр белән индивидуаль эшләү. Яшь укытучыларга киңәшләр.

III. Йомгаклау.







КЕРЕШ.

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле.

Гаилә исламдагы һәм татар халык тәҗрибәсендәге рухи- әхлакый кыйммәтләргә нигезләнеп яшәсә генә тотрыклы була һәм үз вазифаларын (беренче чиратта балалар тәрбиясе) үти ала. Гаилә кешене шундый мохит белән чолгап ала һәм тәэмин итә ки, анда кеше кыйммәтләре һәм әхлагы яңа буында барлыкка килә һәм үсә. Әлеге кыйммәтләр һәм әхлак гаиләдән башка яши алмый. Гаиләдә атмосфера һәм аның әгъзалары арасындагы үзара мөнәсәбәтләр тулысынча җәмгыятьнең характерын, аның үсеш дәрәрҗәсен билгели.

Халыкны милләт буларак саклап калуда, аның рухи - әхлакый халәтен формалаштыруда гаиләнең әһәмияте бик зур. Милли хис-тойгы һәм милли аңның да формалашу урыны - гаилә. әлеге милли тойгы - аң гаиләдәге нәкъ менә тәрбия чаралары булырга тиешле дини - милли әдәбият, туган тел, гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре ярдәмендә тамырлана, үсә, шулар нигезендә ныгытыла.

Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, харәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү - ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. "Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез", - дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: "Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр". Димәк, әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы - түәфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәмлегенә, аның алгарышына да үзенең лаеклы өлешен кертә.




ТӨП ӨЛЕШ.

Ата-аналарның күбесе профессиональ тәрбияче түгел, аларның тәрбия бирү өлкәсендә белемнәре юк, шунлыктан бала белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруда кыенлыкларга очрыйлар. Шул сәбәпле, ата-аналар белән медицина, сәнгать, мәгариф һ.б. өлкәләрдә агарту эшләре алып бару кирәклеге проблемасы килеп баса. Белем учреждениеләре белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда ата-аналар комитеты, попечительләр советы, белем бирү учреждениеләре советлары һ.б. зур роль уйный.

Мәктәп советы

Ата-аналар комитеты

Мәктәп


Гаилә


Күмәк чаралар

Ата-аналар клубы

Ата-аналар җыелышы

Индивидуаль әңгәмәләр

Попечительләр советы

Ата-аналар конференциясеАта-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)Ата-аналар белән эш. Тема: “Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.” (проект эшкәртмәсе)





Ата-аналар белән эш итүдә сыйныф җитәкчесе, мәктәп администрациясе, башка укытучы-педагоглар даими катнаша. Сыйныф җитәкчесе ата-аналар комитеты белән берлектә гаиләдә бала тәрбияләү турында төрле чаралар оештыра, алдынгы тәҗрибәне пропагандалый.

Җыелыш үткәрү - сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән эшләүдәге бер алымы. Мондый җыелышларда балалар һәм ата-аналар коллективы тормышының проблемалары карала. Алар тәрбия мәсьәләләре, балаларның характеры, белеме һәм әхлак дәрәҗәсе хакында җентекләп уйлану, киңәшү рәвешендә барырга тиеш. Сыйныф җитәкчесе сыйныфтагы, мәктәптәге кайбер гомуми таләпләр белән таныштыра, фән укытучыларының кайбер фикерләрен әйтә, аларны башка сыйныфларга куелган таләпләр белән чагыштыра. Әти-әниләр, укучылар белән анкеталар, тестлар үткәрү үзара хезмәттәшлекне тагы да нәтиҗәлерәк итә. (кушымта № 1 ).

Ата-аналар җыелышында балаларның җәмәгать эшләрендә катнашуына, әхлак мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәк. Сыйныф җитәкчесе аларны алдагы чиреккә билгеләнгән тәрбия эшләре белән таныштыра һәм әлеге эшләрдә ата-аналарның да катнашуына ирешә. Бу җыелышта укучыларның үзләрен дә катнаштырырга була. 10-11 сыйныфларның ата-аналар җыелышында һөнәр сайлау мәсьәләләре махсус рәвештә карала.

Балаларга дөрес тәрбия бирү - бик авыр хезмәт. Бу эштә без балалар тәрбияләүне җайлаучы төп кагыйдәләрдән, дәүләт документларыннан файдалана белергә тиешбез. Ата-аналар җыелышларында Бала хокуклары турындагы декларация, "Яшьләр турында" закон, РФ нең Гаилә кодексы, РФ һәм РТ ның "Мәгариф турында закон"нары кебек документлар бергәләп өйрәнелә, туган сораулар ачыклап кителә. Мәсәлән,

  1. Нинди документларда бала хокуклары яклана?

  2. БМОның Бала хокуклары турында конвенциясе буенча кем бала булып санала?

  3. БМОның Бала хокуклары турындагы конвенциясе кайчан кабул ителде?

  4. Халыкара балаларны яклау көне кайчан билгеләп үтелә?

  5. Халыкара Гаилә көне кайчан билгеләп үтелә?

Гомумән, ата-аналар җыелышы мәктәп тормышына тәэсир итәргә, сыйныф җитәкчесенең, укытучыларның һәм ата-аналарның тырышлыгын уртак максатларга туплый алырга тиеш. (Кушымта №2)

Сыйныф җитәкчесе еш кына ата-ананы мәктәпкә чакыра һәм бу да аның ата-аналар белән эш итүдәге бер ышанычлы алымы булып тора. Мондый вакытта әңгәмә корганда сыйныф җитәкчесе аеруча тактлы, ачык йөзле булырга тиеш. Үзара аңлашу барышында ата-ананың ышанычын яуларга, укучы бала хакында нинди дә булса тискәре фикер әйтелгәндә дә моның бары тик изге нияттән эшләнүен төшендерергә кирәк. Ата-ана белән сөйләшү барышында ачыкланган хәлләрне башкаларга таратырга ярамый.

Тәрбияче, укытучы кеше табиблар кодексына тиң сыйфатка ия булырга тиеш: авыруның серен саклау, аңа көчтән килгәнчә ярдәм итү - табибларның изге анты. Шушы таләпләр үтәлгәндә сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән уңышлы эшли ала, аларның ышанычын яклый.

Сыйныф җитәкчесе укучыларның өйләренә даими рәвештә бара, аларның тормышы белән таныша, гаилә шартларын күзәтеп аралаша. Укучының өенә, ата-анасы янына барганда, алар белән гаилә шартларында әңгәмә корганда аеруча сизгер булырга, баланы да, ата-ананы да гаепләмәскә кирәк. Иң яхшысы - баланың укуда артта калуы яки аның берәр җитешсезлеге сәбәпләрен ата-ана белән бергәләп ачыкларга тырышу, педагогик киңәшләр бирү, ярдәм итәргә тырышуыңны, эчкерсезлегеңне күрсәтү. Шулай булганда гына ата-аналарда сыйныф җитәкчесе белән очрашу, киңәшү һәм аралашу, сыйныф тормышында, аның җәмәгать эшләрендә катнашу теләге туачак.

Педагоглар өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе - гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, ныгыту өчен шартлар тудыру. Монда ата-аналар һәм балаларның күмәк эшчәнлеген оештыру зур урын алып тора. Ата-аналар кызыксындыру призлары хәзерләүдә, нәтиҗәләрне бәяләүдә булыша алалар һәм бу эшләрдә үзләре дә,я үз командаларын төзеп, я катнаш командаларда катнаша алалар. Ата-аналарның кайсысы нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы белгән сыйныф җитәкчесе аларны мәктәптән тыш тәрбия чараларына - спорт, үзешчән сәнгать, әдәби түгәрәкләр оештыру эшенә тарта. Ата-аналар белән бергә үткәрелгән тематик кичә, сәяхәт, экскурсияләрнең әһәмияте бик зур. Мондый чаралар вакытында балаларда җаваплылык хисе дә арта, үзләрен күрсәтү теләге дә көчәя. Алар белән берлектә түбәндәге чараларны үткәреп була: "Эрудит гаилә", "Гаиләнең яраткан шөгыле", "Гаилә бәйрәме", "Әти-әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" (Кушымта №3), "Әниләр бәйрәме" (Кушымта №4), "Әтиләр көне", "Гаилә спартакиадасы" һ.б.

Бала тәрбияләүдә гаиләнең мөмкинлекләре гаять зур. Бу яктан аны мәктәп тә алыштыра алмый. Шуңа күрә мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең әйбәт һәм үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән булуы бик мөһим. Моның өчен гаиләнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен һәм балага уңай тәрбия бирә алу мөмкинлекләрен яхшы белү таләп ителә.

Уку елы башында класс җитәкчесе еллык тәрбия эш планы төзегәндә һәр укучының нинди гаиләдә тәрбияләнүенә дә игътибар бирергә тиеш.Кыен гаиләләрне билгеләргә, алар белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк.Андый гаиләләрне дүрт төргә бүләргә мөмкин.

Беренче төр гаиләләрдә "Бала культы"өстенлек итә,"Барысы да бала өчен!"дигән принцип хөкем сөрә.Шулай итеп, бала гаиләнең үзәгендә тора.Әлбәттә, мондый шартларда үзен генә яратучы эгоист формалаша.Үсмер чакта ул үз-үзен раслау өчен хәтта хокук бозуга кадәр барып җитәргә мөмкин.Әти-әнисе исә моны күз алдына да китерми.Киресенчә, укытучыларның урынлы һәр таләбе улларын яки кызларын "кысу" булып тоела.Янәсе, мәктәптә аларның баласын аңларга теләмиләр, шуңа күрә аңарга бәйләнәләр.

Мондый ата-аналар белән уртак тел табу өчен, тәҗрибәле сыйныф җитәкчеләре аларның уллары яки кызлары турында башта:"Чыннан да, сезнең балагыз "үзенчәлекле", аңарга аерым мөнәсәбәт кирәк",-диләр һәм класста аның абруен күтәрү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә вәгъдә бирәләр.Шул ук вакытта әти-әниләргә мәктәп турында гаиләдә беркайчан да начар фикер әйтмәскә киңәш итәләр.Үз чиратында гаиләгә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булачакларын әйтәләр.

Ата-аналарның сыйныф белән бергә экскурсия һәм походларда катнашуы да уңай нәтиҗә бирә.Болай эшләгәндә,алар балаларының коллективта үз-үзләрен ничек тотуларын, башкалар белән ничек аралашуларын яхшырак күрәләр. Мондый әти-әниләрне җыелышта тәнкыйтьләү уңай нәтиҗә бирми, ә киресенчә, гаилә белән элемтәнең өзелүенә генә китерергә мөмкин.Шуңа күрә андый әти-әниләр белән индивидуаль эш алып бару отышлы.

Икенче төр гаиләләрдә тәрбия эшләре авторитар стильдә алып барыла. Шунлыктан бала әти-әни рөхсәтеннән башка берни дә эшли алмый. Әлбәттә, баласы тыңлаучан ата-анага яшәве тынычрак.Әмма, тәрбиянең башка максатлары читтә калганлыктан, тыңлаучан бала да ихтыярсыз, иницативасыз, йомыкый булып үсәргә мөмкин.Андыйлар лидерлар йогынтысына бик тиз бирелә һәм алар кушканны берсүзсез үтәүчегә әйләнә. Шуңа күрә авторитар тәрбия тарафдарлары белән сөйләшкәндә, уллары яки кызларының өйгә вакытында кайтуларын, өйгә бирелгән эшләрнең яхшы башкаруын, сәбәпсез дәрес калдырмавын таләп итүләре өчен аларны мактарга, шуның белән бергә, баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәклеген дә тыныч кына аңлатырга кирәк. Сыйныфта исә андый гаиләләрдә үскән балаларны җәмәгать эшләрендә активрак катнашырга, үз теләге белән башлап җибәргән кечкенә генә эше өчен дә аларны мактау кирәк.

Өченче төр гаиләдә балалар бөтенләй күзәтүсез, үз иркендә яши.Чөнки аларның әти-әниләре еш кына исерек була, өйдә тавыш куптара, эштә дә эленке-салынкы йөри. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, аларның балалары да гомуми тәртипләргә буйсынмый, начар укый, хәтта өйдән чыгып качарга да мөмкин. Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче ата-аналар мәктәп һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән ничек тә очрашмаска тырышалар. Аларны мәктәпкә чакыртуның да файдасы юк, өйләрендә туры китерү дә бик кыен. Очраткан чакта да, андый ата-аналар үзләрен бик тупас тоталар. Мондый шартларда гаилә белән мәктәп арасында бернинди дә хезмәттәшлек була алмый. Андый ата-аналарның балаларына исә сыйныфта аеруча игътибарлы булырга, аларга һәрьяклап әхлакый һәм материаль ярдәм күрсәтергә кирәк. Шул ук вакытта бала өчен көрәш гаилә өчен көрәш икәнлеген беркайчан да истән чыгарырга ярамый.

Дүртенче төр - мещанлык, эшкуарлык, кыйммәтле әйберләргә табыну, төрле юллар белән байлык тупларга омтылу атмосферасы хөкем сөргән гаиләләр шактый әле. Әлбәттә, өлкәннәр тәэсирендә балаларда да шундый ук сыйфатлар формалаша. Андый балалар, гадәттә, икейөзле, шәфкатьсез, дәрәҗә яратучан була, бары тик акча һәм зиннәтле әйберләр турында гына уйлый.

Мондый гаиләләр, җәмәгатьчелек фикереннән куркып, мәктәп белән хезмәттәшлек итәргә әзер булулары сөйләнергә яратсалар да, мәктәп һәм укытучыларны яклап өйдә бер генә дә җылы сүз әйтмиләр. Гадел һәм намуслы кешеләрдән көләләр. Яши белмиләр, янәсе. Андый икейөзле ата-аналар белән эшләү сыйныф җитәкчесеннән зур осталык сорый.

Мещанлык, икейөзлелек, рухсызлык, байлык артыннан куу кебек тискәре күренешләрнең нәрсәгә китерүен исә ата-аналарга ачыктан-ачык әйтергә кирәк.

Сыйныф җитәкчесенең профессиональ әзерлеге, тәрбия эшенең үзенчәлекләрен тирән тоемлавы гаиләләр белән эш итүдә уңышлы нәтиҗәләр бирергә мөмкин. Яшь укытучыга әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салганда мондыйрак киңәшләрне истә тотарга кирәк:

1 Әти-әниләрнең ышанычын казаныгыз - моңа бары тик намуслы хезмәт белән генә ирешеп була.

2. Әти-әниләр алдында укытучының дәрәҗәсен аның кешелеклелек сыйфатлары билгели-шуны онытмагыз.

3. Әти-әниләр белән һәрвакытта да эшлекле мөнәсәбәтләр генә булырга мөмкин.

4. Баланы тәрбияли башлаганчы, иң элек әти-әнисен, гаиләсен өйрәнегез.

5. Кем булып эшләвенә, белемле яки белемсез булуына карамастан, һәр әти-әни укытучы ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ, аларның бала тәрбияләү эшенә дөрес юнәлеш бирү мөһим.

6. Сыйныф җитәкчесе буларак, әти-әниләр активы туплагыз, укыту-тәрбия эше барышын оештыруга аларны җәлеп итегез.

7. Тәрбия эшен планлаштырганда, әти-әниләрнең теләген анкета ярдәмендә өйрәнегез; теге яки бу чараны үткәргәндә, аларның нинди ярдәм күрсәтә алуын ачыклагыз һәм эшне шуннан чыгып оештырыгыз.

8. Бер кеше генә тырышканга караганда, әти-әниләр, укучылар белән оештырган тәрбия чаралары күпкә отышлырак була.

9. Әти-әниләр җыелышын беркайчан да аерым укучының шәхесен тәнкыйтьләүгә багышламагыз, алар мәктәптә бүтән күренмәскә мөмкин.

10. Күпме генә яшереп калдырырга тырышсаң да, бер генә кыңгыр эш тә (аракы эчү, тәмәке тарту һ.б.) әти-әниләрнең игътибарыннан читтә калмый -бу укытучының дәрәҗәсен юкка чыгара.

Укытучының әти-әниләр белән эшли белү дәрәҗәсен түбәндәге күрсәткечләр билгели:

  • Түбән дәрәҗә - укытучы әти-әниләрнең, гаилә әгъзаларының бала тәрбияләүдәге мөмкинлекләрен түбән бәяли; әти-әниләр тәрбия эшләрендә, төрле чаралар үткәрүдә катнашмый диярлек яки аларга кунак сыйфатында гына килә;

  • Уртача дәрәҗә - укытучы әти-әниләр турында хәбәрдар, гаилә мөмкинлекләрен бераз белә, ара-тирә тәрбия чараларын үткәрүгә әти-әниләрне дә җәлеп итә, тәрбия эшләре бергәләп башкарыла.

  • Югары дәрәҗә - укытучы әти-әниләр һәм гаилә әгъзалары белән кулга- кул тотынып эшли, тәрбия чаралары үткәрүгә аларны һәрдаим җәлеп итә, бердәм тәрбия чаралары системалы рәвештә үткәрелә.





ЙОМГАКЛАУ.

Һәр гаилә үз баласын итәгатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Ләкин тәрбия эше бервакытта да җиңел булмаган. Бүген исә ул аеруча кыен чор кичерә. Җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чакта иң зур зыян балалар өлешенә туры килә. Кешенең акыл үсеше белән рухи үсеше арасында упкын хасил булу, рухи үсешнең тоткарлануы күп кенә кимчелекләрнең сәбәбе булып тора.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана - төп тәрбиячеләр. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Бүгенге ата-аналар - безнең кичәге укучыларыбыз. Гаилә тормышын җайга салмыйча, ата-аналар белән даими эшләмичә, тәрбия эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел.

Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы - мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Проект эшендә без менә шуны күрсәтергә теләдек. Мәктәпкәчә учреждениедәге тәрбия, мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала.


Проектны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр

  1. Укучы яшьләрне укыту һәм тәрбияләү проблемаларын хәл итүдә ата-аналар белән мәктәпнең үзара бердәмлеген ныгыту һәм үстерү.

  2. Гаиләнең тәрбияви ролен арттыру өчен психологик-педагогик шартлар тудыру.

  3. Үзенә аерым игътибар таләп итүче гаиләләр белән эш системасы булдыру.

  4. Балаларның һәм ата-аналарның буш вакыт эшчәнлеген бердәм оештыру ситемасын булдыру.



Кушымта №1

Ата-аналарга ун киңәш


  1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.


  1. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.


  1. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.


  1. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.


  1. Түбәнсетмәгез!


  1. Кешенең иң әһәмиятле очрашулары - балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирегез, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.


  1. Балагыз өчен нәрсә дә булса эшли алмыйсыз икән, үзегезне гаепләмәгез. Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.


  1. Бала - сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.


  1. Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләүләрен теләмәгән әйберләрне, башкаларның балаларына эшләмәгез.


  1. Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала - иң зур шатлык.


Ана педагогикасы кагыйдәләре


  • Үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма.

  • Эшләтмәү, эштән азат итү аны киләчәктән мәхрүм итү була, чөнки баланы хезмәттә үстерү милли тәрбиянең асылын тәшкил итә.

  • Баланы рәхмәтле булырга өйрәт, ул - изге хис. Синең мәхәббәтеңә һәм ярятуыңа шундый ук җавап булмаса, димәк, балалар үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп, үз мәнфәгатьләрен өстен куеп яшәүне гади күренеш дип саныйлар.

  • Балаларга гына түгел, сиңа - анага да уңай һәм яхшы булсын.

Балаларың бәхетсез булса, син дә бәхетле булмассың. Синең

кайгыларың аларны да борчысын.

  • Ана, үзең турында да уйла, онытсаң, балаларыңа начар булыр. Балаларыңның таләпләре, холыклары, дәгъвалары синең өстеңнән хаким итсен.

  • Балаларыңны байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт.

  • Баланың халәт ихтияҗларын тәртиптә тоту кирәк, алар акыллы, хаклы һәм эшләп алынган булсын.

  • Балаңда белемгә кызыксыну, гыйлем өстәүгә омтылыш тәрбиялә. Бу максатта ата-бабаларның зирәк сүзен, халык әкиятләрен мәкаль-әйтемнәрен, табышмакларын файдалан.






Әти-әниләр җыелышында тәкъдим итәргә мөмкин булган ситуация үрнәкләре:

  1. Сезнең улыгызда ничәнче мәртәбә инде чит ил кассеталарын кычкырта. Үзе андагы сүзләрне аңламый.Әтисе аңа бернисә тапкыр туктату турында кисәтү ясый. Ләкин ул тыңламый, кычкыртуын дәвам итә. Әтисе түзмичә: "Стиляга. Пиҗон" дип кычкыра. Әти кеше дөрес эшлиме? Сез ничек уйлыйсыз?


  1. Балагыз төнге сәгать икедә кайта. Сезнең "Кайда йөрдең?"- дигән соравызга ул: "Кайчан телим, шунда кайтам"-, дип җавап бирә.Сез бу очракта нәрсә эшләр идегез?


  1. Яшүсмерләрнең үзләрен дорфа тотуына нәрсә сәбәп булып тора?


  1. Балага иң уңай тәэсир итәрлек үрнәк киңәшне кем бирергә тиеш?


  1. Кызыгыз озын толымнарын кистереп, модалы итеп чәчен кистергән. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?




Анкета.

Әти-әниләр өчен:

  1. Балагызга ничә яшь?

  2. Аның яраткан бәйрәме бармы?

  3. Балагызның туган көнен ничек һәм кемнәр белән үткәрә?

  4. Балагызның кемнәр белән аралашуын беләсезме?

  5. Аның дуслары арасында иң якын иткән дусты бармы?

  6. Ул дуслыкка сез ничек карыйсыз?

  7. Балагызга көндәлек чыгымнар өчен күпме акча бирәсез?

  8. Балагыз үзенең серләрен сезнең белән уртаклашамы?


......

  • Сезнең балагыз күңелендәге серләрен сезгә яшермичә сөйлиме? (әйе, юк, кайвакытта)

  • Балаларыгыз сезгә һәрвакытта да ахыргача бөтенесен сөйләп бетерәме? (әйе, юк, әйтүе кыен)

  • Балалар сезнең белән нәрсәләр турында (нинди темаларга)фикер алыша?

  • Балагыз сезнең белән бәхескә керәме?

  • Бу ни сәбәпле?

  • Беренче булып кайсыгыз килешү юлына баса?

  • Үзегезне хаксыз дип санасагыз, балагыз алдында гафу утенә аласызмы? (әйе, юк, авырлык белән, беркайчан да)

Балагызны өйрәнегез!

  • Балагыз аеруча нәрсә белән кызыксына?

  • Теләсә нинди вакытта бөтен эшегезне калдырып, бала белән шөгыльләнә аласызмы?

  • Баланың яшенә карамастан, аның белән киңәшә аласызмы?

  • Нинди очракларда балагыз белән киңәшләшәсез?

  • Үзегезне хаклы санамаган очракта балагыздан гафу үтенәсезме?

  • Балагызга үзегезнең балачактагы кимчелекләрегез, шуклыкларыгыз турында сөйлисезме?

  • Балаларыгызда нинди сыйфатлар тәрбияләргә телисез?

  • Балаларыгызның дуслары кем, ул дуслыкка ничек карыйсыз?





Бала сезне аңлыймы?

Сорауга "әйе "дип җавап бирсәгез-2 балл, "өлешчә"гә-1, "юк"ка-0 балл өстәп барыгыз.


  • Гаиләгездә балалар белән үзара аңлашып яшисезме?

  • Алар сезнең белән чын күңелдән сөйләшәме, проблемалар туганда киңәш сорыйлармы?

  • Сезнең эшегез белән кызыксыналармы?

  • Балаларыгызның дусларын беләсезме?

  • Дуслары балагыз янына өйгэ киләләрме?

  • Өйдәге хуҗалык эшләрен бергә башкарасызмы?

  • Алар белән уртак шөгылегез бармы?

  • Гаилә бәйрәмен әзерләүдә балаларыгыз булышамы?

  • Туган көннәрен яки шундый башка бәйрәмнәрен уздырганда алар сезнең катнашуны телиләрме?

  • Укыган китаплар турында фикер алышасызмы?

  • Ә телевизор тапшыруларын һәм киноларны?

  • Театрга, музейга, концертка бергә барасызмы?

  • Туристик походка яки болай урамда йөреп кайтырга балаларны ияртәсезме?

  • Дәрес әзерләвен тикшерәсезме?

  • Чираттагы ялны балалар белән үткәрәсезме?

20 баллдан артса.

Нигездә, балалар белән яшисез дип санарга мөмкин. Сездә балаларыгызны аңлый белү сәләте бар. Ләкин камиллеккә җитәргә әле бер адым калган.

10-20 балл.

Канәгатьләнерлек кенә. Сезгә ике арадагы монәсәбәтләрне яхшырту турында уйларга кирәк. Барысы да сездән тора. Вакыт юк яки баланың холкы холык түгел дип акланмагыз.

10 баллдан азрак.

Куркырга кирәк . Әгэр дә болай барса, балагыз өчен бервакытта да якын дус һәм олы тормыш юлына озатучы була алмыйсыз.





Укучылар өчен:

  1. Гаиләдә китапханә бармы?

  2. Укучы почмага бармы?

  3. Өй эшләрен эшләгәндә әти-әниләрегез ярдәм итәме?

  4. Нинди хоббиең бар?

  5. Гаиләдә нинди традицияләр бар?

  6. Әти-әниләрегезгә серләрегезне сөйлисезме?

  7. Кем белән күбрәк аралашасыз?

  8. Кем булырга хыялланасың?

  9. Дусларыгызга карата әти- әниләрегез нинди мөнәсәбәттә?


........


  • Әти-әниең белән бәхәскә керәсеңме?

  • Ни сәбәпле?

  • Синеңчә күп очракта кем гаепле?

  • Гадәттә иң элек кайсыгыз килешергә омтыла?

  • Үзең дөрес дип санамасаң, әти-әниең алдында гафу үтенә аласыңмы?

  • Күңелендәге уйларыңны әти-әниең белән уртаклашасыңмы?

  • Әти-әниен синен белән һәрвакытта да бернәрсәне дә яшермичә сөйләшә дип уйлыйсыңмы?

  • Син серләреңне кемгә яшермичә сөйлисең?

а) әти-әниенә

б) дусларыңа

в) танышыңа

  • Әти-әниең белән нәрсәләр хакында фикер алышырга кирәк дип саныйсың?





© 2010-2022