Мероприятие к празднику на тему Пар аккошлар

Раздел Классному руководителю
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Буа районы Иске Тинчэле мәктәбе








"Пар Аккошлар"





Гашыйклар көненә багышланган чара





Педагог-оештыручы:Хәйретдинова М.Р.

"Пар аккошлар" конкурсы

Максатлар:

  1. Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.

  2. Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.

  3. Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру.

Үткәрү формасы: 4 пар арасындагы ярыш.

Җиһазлау: Плакат, шарлар, магнитофон, DVD, дисклар, кассеталар, телевизор, карандашлар, фломастерлар, альбом битләре, 4 алма, 4 яулык,карточкалар, бүләкләр.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Тактага аккошлар ясалган плакат беркетелә, шарлар эленә. Жюри һәм катнашучылар урыны әзерләнә.

Тәрбия чарасының барышы

I. Оештыру өлеше

Укучыларны максатлар белән таныштыру, катнашачак кызларның туфляларын урындыкларга урнаштыру.

II. Төп өлеш

I тур. "Үз ярыңны сайлап ал" яки "Золушка башмагы"

I Алып баручы : Хәерле көн, сөеп-сөелеп яшәүчеләр, гашыйк җаннар, мәхәббәткә сусаган күңелләр. Бүген без сезнең белән шушы якты залда Гашыйклар көне уңаеннан җыелдык. Ул бәйрәм - серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?!

Мәхәбәт-ул иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның уты белән янарга.

II Алып баручы : Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Дөньяда һәр кеше сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши. Нәрсә ул бәхет дип сорасалар, аның ни икәнен төгәл генә берәү дә аңлатып бирә алмас, мөгаен, тик бәхет ул мәхәббәттән башка була алмый дигән уйны һәрберегез дә телгә алыр иде.

I Алып баручы : Һаваларда оча ике аккош,

Каурыйлары җиргә коела.

Янып сөйсәң, күңел канатлана,

Мәңге талмас кебек тоела.

II Алып баручы:

Һаваларда оча ике аккош,

Еракларга китә моңнары.

Киләчәккә аккош юлы булып

Китсен безнең яшьлек еллары.

I Алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар. Билгеле булганча, мәхәббәт символикасы - пар аккошлар. Бүгенге конкурсыбызны да без нәкъ шулай исемләргә булдык - "Пар аккошлар".

Шәфкать туташы киеме кигән 1 кыз керә. Башлыгында кызыл крест урынында зур кызыл йөрәк ясалган. Ул укучыларны тикшереп йөргәндә, доктор керә.

Доктор: Ни булган соң монда? Февраль аеның әле уртасы гына якынлашты югыйсә...ә кешеләр...көлешәләр, җырлашалар, күгәрченнәр кебек гөрләшәләр һәм, күз алдыгызга гына китерегез, кочаклашалар да әле! Эпидемия! Мәхәббәт эпидемиясе бу! Шәфкать туташыыыы!

Шәфкать туташы: Доктор, сез монда мени инде? Исәнмесез! Хөрмәтле дуслар, таныш булыгыз - медицина фәннәре докторы Гашыйкбулаев Изгевәли Вәлиевич!

Доктор: Ә сез, әгәр дә ялгышмасам, Гыйшыйкова Мәхәббәт Яратулловна?

Шәфкать туташы: Әйе.

Доктор: Алайса без, бердә курыкмыйча, үзебезнең эшне башлап җибәрәбез.

Шәфкать туташы: Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Сез безне күргәч, бераз аптырап та куйгансыздыр. Безне мәктәбегезнең директоры Зөлфия Загитовна чакырды. Без менә бу мәктәптә тикшерү уткәрәчәкбез. Безгә приемга язылган пациентларыгызның исем-фамилияларын да язып бирде кебек... Кесәмә генә салып куйган идем. Кая китте соң әле? Рөхсәт итсәгез, без аларны шушында чакырыр идек. Сез ризамы? (Кесәсеннән укучылар списогын алып укый башлый).

Кызлар,егетләр чыга

ТАНЫШТЫРУ

I Алып баручы: Менә бүгенге конкурста катнашачак дусларыбыз(исемнәрен әйтү) Рәхим итеп, үз урыннарыгызны алыгыз, конкурсыбызны башлап җибәрәбез. Беренче конкурс үзегез белән таныштыру.Сүз командаларга бирелә.

II тур. "Сөю Валентинкасы".

Бу конкурсыбыз безнең "Сөю эмблемасы" дип атала. Сөюне сез ничек итеп, нәрсә итеп күз алдына китерәсез? Һәр команда үз валентинкаларын ясарга һәм якларга тиеш.

2 нче алып баручы: Тамашачыларга Изге Валентин көне турында сөйләү.

Изге Валентин көне Русия, Татарстан җирендә яңарак кына килеп кергән бәйрәмнәрнең берсе, әмма яшьләр арасында шактый популярлашып өлгерде.Изге Валентин кем, нинди вакыйгалар белән бәйле һәм кайчан изгеләшкән турында мәгълүмат биреп үтәргә телибез. Риваять 267-269 еллар хакында сөйли. Рум империясе тәхетендә Клавдий II утырган. Бу чор сугышлары территория һәм тәхет бүлүдә төп рольне башкарган: кем көчлерәк, шул яшәргә, үз халкын яшәтергә, идарә итәргә хокуклы була. Императорлар, ә шул исәптән Клавдий да, легионерлар ялларга мәҗбүр булалар. Клавдий II шарт куя: өйләнмәскә, имеш. Өйләнгән хәрбиләрнең дәүләт эшләренә игътибары кими, аларны күбрәк гаилә мәшәкатьләре борчый башлый. Дөрес, кайбер тарихчылар моңа каршы чыга: җирле халык арасыннан хатын алган легионер илгә эш урынына кебек түгел, ә үз җиренә караган кебек карый башлый, балаларының тынычлыгы өчен көрәшә, һәм императорлар бу хакта бик шәп белгән, бу ысулны актив кулланган, диләр.

Тыюга карап кына, ялланган хәрбиләр гашыйк булудан туктамый, тик өйләнү мөмкин түгел: руханилар патшадан курка. Парларны кавыштырырга романтик рухлы Валентин алына. Руханиның бу яшерен эшләре императорга тиз барып ирешә, Валентинны кулга алалар һәм үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә Валентин үзе төрмә башлыгының кызына гашыйк булган икән. Тоткынга йөрәген ачарга, хушлашырга да мөмкинчелек бирмиләр. Каһарманыбыз төне буе сөйгәненә хат яза, имеш. Әмма хат иясенә соң ирешә... Баксаң, кыз да егетне яраткан икән. Шулай итеп, валентинкалар барлыкка килгән, ди!

Соңрак Валентинны католик чиркәү изгеләштерә, ә 496 елда Рум рухание Геласиус Валентин үлгән көнне - 14нче февраль - Изге Валентин көне дип игълан иткән икән. Доктор: Без сезнең белән танышуыбызга бик шат. Әйдәгез әле, тикшерүне башлыйк. Ин беренче эш итеп, фикерләү сәләтегезне һәм сөйләм телегезне тикшерегә булдык.

1нче алып баручы: Әйдәгез хәзер командаларның эшләре белән танышыйк. Сузне аларга бирик.

Шәфкать туташы: Борчылмагыз, без сезгә бернинди уколлар кадап та, дарулар эчертеп тә азапламабыз. Бары тик шушы сорауларга гына җавап бирегез. Егетләр командасына беренче сорау.

Сораулар:

  1. Мәхәббәт символы булган чәчәк?

  2. Мифларда мәхәббәт алласы кем?

4.Джуллетага кем гашыйк булган?

5.Мальвинаны кем яраткан?

6.Татарстан Яңа гасыр телеканалында "Адәм белән Һава" тапшыруын алып баручының исеме.

7. Татарстан Яңа гасыр телеканалында яшьләр өчен нинди тапшыру бара иде?

8.Мәхәббәт турында чыга торган татарча газетаның исеме?

Булдырдыгыз молодцы!

Доктор: Да-а-а, тайпылышлар бар азрак. Димәк, эпидемия...мәхәббәт эпидемиясе монда да килеп җиткән...Берәр нинди дәвалану чарасы уйлап карага кирәк.

Шәфкать туташы: Дәваларбыз, Изгевәли Вәлиевич, дә-ва-лар-быз! Ә хәзергә, әйдәгез, пациентларыбызга дәвалау курсы билгелик. (Кереп китәләр)

I Алып баручы : Синең нурлы җылы карашыңнан

Ялкынланып тибә йөрәгем.

Яз гөлләре төсле шат җырларым

Бүләк булсын сиңа, чибәрем.

Алдагы конкурсыбыз "Гашыйк йөрәкләр" дип атала. Гашыйк кешенең күңеле шигъри хисләр белән тулы була. Татар халкы гомер-гомергә үзенең хисләрен шигыри хат юлларына салган.

Мәхәббәт - ул күңелләргә ачкыч,

Йөрәктәге нәфис, шат сүзләр.

Йөрәкне ачсаң, саф сөюдән йөрәк сүзен

Тотып ала урман, болын-кырлар.

Хәзер безнең парларыбыз да мәхәббәт хаты язарга туры килер. Менә монда бөтен кирәк- ярак та бар рәхим итегез! Ә бездә музыкаль тәнәфес Хайрутдинова Люция җыр башкара "Мәхәббәт ачкычлары"

IV тур. "Тәмле сөю"

II Алып баручы: Егетләрнең йөрәгенә юл - аның ашказаны аша, диләр. Хәзер кызлар егетләрне сөю грушасы белән сыйлар. Егетләрнең күзләре бәйле, куллар белән тотынырга ярамый. Кайсы пар бу эшне тизрәк башкарып чыгар икән, хәзер карарбыз.

(Егетләрнең күзләре яулык белән бәйләнә, кызларның кулында җепкә эленгән груша.)

V тур. "Матурым син, гөлем син"

I Алып баручы:

Акрын гына бөтерелгән карлар

Күңел кылларына кагыла.

Синнән миңа котлау китерүче

Ак болытлар еракка агыла.

Киләсе конкурс Гашыйклар көне белән уңаеннан шарга матур сүзләр язу. Бәйрәм белән котлап, матур сүзләрегезне кызганмагыз.Бу конкурсны егетләр башкара.

VI тур. "Бөтерелә аккошлар"

II Алып баручы: Сиңа гына карый күзем,

Бетмәс кебек сөйләр сүзем.

Матур көйне көйләр идем,

Ихлас сүзне сөйләр идем.

Син бул инде, егет, тапкыр

Син биергә мине чакыр.

Җилдән җитез әйләнербез,

Алда безнең бәйрәмебез,

Явар безнең ләйсәнебез,

Килер ямьле җәйләребез.

Идәннәре бит нинди такыр,

Син биергә мине чакыр.

Минем йөзем айдай балкыр,

Син биергә мине чакыр.

(Бикә Рәхимова)

Хәзерге конкурсыбыз - бию конкурсы. Сез хәзер карточкалар сайлап алып, шунда язылган халык биюен башкарырга туры киләчәк.(татар, татар вальс, вальс)

VIII " Мәхәббәт һәйкәле"

II Алып баручы :

Яратканнар гына бәхетле ул,

Минем яннарыма кил әле.

Үрнәк булсын барлык гашыйкларга

Безнең ихлас сөю һәйкәле.

Сезгә хәзер оста скульптор булып, мәхәббәткә һәйкәл куярга кирәк булачак. Иң оригинальный һәйкәлне тамашачылар билгеләр.

I Алып баручы : Кеше гомер буе зәңгәр киңлекләргә, менеп җитә алмаслык биеклекләргә омтылып яши. Тик мәхәббәт өчен боларның берсе дә кирәкми: кешеләр бер-берсен ярата икән, аларны бернинди киртәләр дә аера алмый. Моның өчен ихлас сөяргә генә кирәк, сөю мәңгелек булырга тиеш.

II Алып баручы : Яшьлек бер генә килә, аны үкенеп искә алырлык итеп түгел, ә сагынып сөйләрлек итеп уздыра белергә кирәк. Яшьлек - ул мәхәббәт. Мәхәббәтнең кадерен белеп яшәгез.

"Күзләремдә синең күзләр"

Күзләремдә синең күзләр

Дулкынланды диңгезләр.

Тирә- юньдә күпме күзләр

Үзенә тиң эзлиләр.

Күзләремдә чагылдылар

Назлы сөю чаткысы.

Мәхәббәткә бөреләнгән

Күңелемнең яктысы.

I Алып баручы : Күзләремдә синең күзләр

Кояш балкый яктырак.

Җир әйләнүдән туктаган

Күпләр калган аптырап.

Күзләр аша сүзсез дә мин

Сөюеңне тоя алам.

Керфекләргә яшеренде,

Карашыңнан оялам.

Күзләр аша күңелемне

Күрүеңә сөенәм.

Бу бит минем, чынлап торып,

Беренче кат сөюем.

Сөеп-сөелеп яшәгез, бәхетле булыгыз.

III. Йомгаклау өлеше. Шуның белән безнең конкурсыбыз ахырына якынлашты. Барыгызга да зур рәхмәт.Җиңүчеләрне билгеләү өчен сүз жюриларга бирелә.(Бүләкләр тапшыру, чәй табынына рәхим итү)


© 2010-2022