«Созвездие -Йолдызлык» бәйгесенең сценарий программасы

"Описание материала: "Ришат: Исәнмесез дусларым! "Алсу: Здравствуйте, мои друзья! "Ришат: Без бер илнең балалары, Барыбыз да дуслар без. Татарлар, чуваш, марилар Башкортлар һәм руслар – без! "Алсу: Наш Татарстан Дружбою славится Нам жить в Татарстане Очень нравится. "Ришат: Сезне, Йолдызлык бәйгесе артистларын, сәламлиләр. "Алсу: Чирмешән районы, табигате белән данлыклы Бәркәтә авылы укучылары. "Ришат: Каршы алыгыз дуслар , Сезне сәламли Рузилә Сибгатуллина. “Җыйдым җиләк” "Алсу: Кадерле дуслар, 2014 нче ел – Татарстанда “Мәдәният “ елы буларак игълан ителде. "Ришат: Чыннан да Алсу, безнең Татарстаныбызның мәдәнияты, татар халкының гореф-гадәтләре, матур бәйрәмнәре буыннан буынга күчеп килә, онытылмый. Менә синең Алсу ТНВ каналыннан “Аулак өй” тапшыруын караганың бармы? "Алсу: “Аулак өйнең безнең якта Үз яме бар, үз тәме Бүген дә бездә аулак өй Аулак өйгә кил , яме” - Әлбәттә, бар . Шуннан нәрсә Ришат? "Ришат: Шуннан шул , Алсу! Аулак өйләрдә биелә торган биюләрне карап үтик әле без сезнең белән. Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда Алия Иранова һәм “Дуслык” бию төркеме.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы МББУ "Бәркәтә урта мәктәбе"



"Созвездие - Йолдызлык"

(2 тур өчен сценарий программасы)





2013 -2014 уку елы.

Алсу: Уятыйм әле кояшны

Көннәрем якты булсын!

Ришат: Уятыйм әле әнине

Көннәрем җылы булсын!

Алсу: Уятыйм әле кошларны

Көннәрем җырлы булсын!

Ришат: Уятыйм әле дусларны

Көннәрем ямьле булсын!

Алсу: Уятыйм әле Җир шарын-

Көннәрем гөрләп торсын!

Ришат: Исәнмесез дусларым!

Алсу: Здравствуйте, мои друзья!

Ришат: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, чуваш, марилар

Башкортлар һәм руслар - без!

Алсу: Наш Татарстан

Дружбою славится

Нам жить в Татарстане

Очень нравится.

Ришат: Сезне, Йолдызлык бәйгесе артистларын,

сәламлиләр.

Алсу: Чирмешән районы, табигате белән данлыклы

Бәркәтә авылы укучылары.

Ришат: Каршы алыгыз дуслар , Сезне сәламли

Рузилә Сибгатуллина. "Җыйдым җиләк"

Алсу: Кадерле дуслар, 2014 нче ел - Татарстанда

"Мәдәният " елы буларак игълан ителде.

Ришат: Чыннан да Алсу, безнең Татарстаныбызның мәдәнияты, татар халкының гореф-гадәтләре, матур бәйрәмнәре буыннан буынга күчеп килә, онытылмый. Менә синең Алсу ТНВ каналыннан "Аулак өй" тапшыруын караганың бармы?

Алсу: "Аулак өйнең безнең якта

Үз яме бар, үз тәме

Бүген дә бездә аулак өй

Аулак өйгә кил , яме"

  • Әлбәттә, бар . Шуннан нәрсә Ришат?

Ришат: Шуннан шул , Алсу! Аулак өйләрдә биелә торган биюләрне карап үтик әле без сезнең белән. Каршы алыгыз, сезнең каршыгызда Алия Иранова һәм "Дуслык" бию төркеме.

Алсу: Татар халкының биюләрен карап үттек, татар халык җырларын да тыңлап карыйк әле, Ришат.

Ришат: Татар халык җыры "Эх , алмагачлары".

Башкара Фарходов Асадбек.

Алсу: Районыбыз, авылыбызның мәдәнияты алга китсен , зур үрләр яуласын өчен - безгә, яшь буынга бик нык тырышырга кирәк.

Ришат: Әйе , Алсу, менә хәзер сәхнәбез түренә чыгачак нәни кызыбыз - шуның бер дәлиле. Әнә, үзе дә күренә. Гөлшат Халиуллина. " Саумы , кояш".

Алсу: Хөрмәтле дуслар, татар халкының гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре, традицияләре безнең күңелләрдә мәңге саклансын, буыннардан - буыннарга тапшырылсын иде дигән теләктә сезнең белән саубуллашабыз!

Ришат: Досвидания, дорогие друзья, до новых встреч!



© 2010-2022