Классный час на татарском языке «Дус яшәү серләре» (Секреты дружелюбных отношений)

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яшел Үзән районы Акъегет төп белем бирү мәктәбе

















" Дус яшәү серләре "

( сыйныф сәгате )











Укытучы: Музафарова Р.Ф.















2015 - 2016 нче уку елы



Тема: «Дус яшәү серләре» (Секреты дружелюбных отношений)


Максат: чын дуслык, чын дуслар турында сөйләшү; татар халык мәкаль-
ләре белән танышу; бер-береңне хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәмләшергә кирәклеген төшендерү.


Класс сәгате барышы:


Слайд1
-Исәнмесез,кунаклар,исәнмесез,тагын бер кат,кадерле балалар!"Дус яшәү серләре"исеме астындагы тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.Бала-
лар,кунакларга,бер-берегезгә карап елмаик әле.Чөнки йөзебездәге ел
маюлар күңелләрне күтәрә,кәефне яхшырта.Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.(Ачык һәм караңгы төстәге күбәләк-
ләр тәкъдим ителә)Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез.
Бүген без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык-дөнья
дагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр ге-
нә бәхетле буладыр,минемчә. Ә сезнеңчә ничек икән? Сезнең фикерлә-
гезне ишетеп китәсе килә.Әйтегез әле,балалар,кем ул дус?
Ә сезнең дусларыгыз бармы?
Кемнең бер дусты да юк?

Слайд 2
Әйе,балалар,Һәркемнең дә дусты булырга тиеш,шулай булганда гына
яшәве күңелле,рәхәт була.Ә дус булу өчен дустыңны яратырга,хөрмәт
итергә,авыр чакта ярдәм кулын сузырга,дуслыкны сакларга омтылыр-
га кирәк.Бу турыда бик күп әкиятләрдә,хикәя-шигырьләрдә дә языла.Сез яратып карый торган мультфильмнарны искә төшерик
әле, аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса,шулкадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.

Слайд 3
Балалар,дуслар бары тик кешеләр арасыннан гына буламы?Хайван-
нар,җәнлекләр арасыннан да сезнең дусларыгыз юкмы?-------------------


Слайд 4
Сезнең дусларыгыз барлыгын без белдек, балалар, беләсезме, дуслык-
ның да үз дуслары була икән. Ышанмыйсызмы? Әйдәгез әле,"Дус-
лык дуслары"дигән уен уйнап алабыз, шунда минем сүзләремнең дө-
реслегенә ышанырсыз.Моның өчен безгә группаларга берләшергә ки-
рәк.Мин сезгә кешеләр нинди булырга мөмкин, шул сыйфатлар языл-
ган карточкалар өләшәм, ә сез шуларны икегә аерырсыз:кайсылары яхшы-дуслыкның дуслары, ә кайсылары начар - дуслыкның дошманна-
ры. (Группаларда эш)
Ягез әле,дуслык дуслары нинди сыйфатлар икән.
1 группадан ,----------------- ,укып кит әле .Рәхмәт.
2 группада нинди сүзләр икән,---------------,рәхим ит,укып күрсәт әле.

Балалар,ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз?---------
-----,укып чык әле,сездә нинди сүзләр артып калды?Башка группада да
шул ук сүзләрме?---------
Алар турында нәрсә әйтә аласыз?----------------------
Әйе,балалар,бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөри
алмыйлар.Алар булган җирдә дуслык яши алмый.Рәхмәт, урыннары-
гызга утырыгыз.

Әйдәгез әле, балалар, тагын бер кат ул безгә кирәк булмаган сыйфатларны искә төшереп китик. Дус яшәргә теләсәк безгә бу гадәт-
ләрдән ерак торырга,үзебездә яхшыларын гына булдырырга кирәк.
(Презентация буенча эш)
Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп ,дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итик.

Слайд 5
Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән?
Дуслыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?
Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?
Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?
Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде,
аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде.
Балалар,элек-электән дуслык-бик кирәкле ,изге хисләрнең берсе бу-
лып саналган.Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп калдырган. Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез. Бүген шуларның дуслык турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм,ә сез-ахырын. Сөйләштекме?

Слайд 6 (Мәкальләр өстендә эш)
100 сум акчаң булганчы......(әйе,акча ул була да бетә,ә дуслар,дуслык
гомерлек
Дустың булмаса-эзлә......(Әйе,берьялгызың ,дусларсыз гына яшәве бик авыр.Син үзеңә дус табарга тиеш.Ә инде дустыңны югалтмау,сак-
лау-сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел ,ыша-
нычлы булсагыз,дусларыгыз югалмас.
Кешенең иң зур байлыгы-...(Әйе,дусты күп булган кеше -иң бай кеше
Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар,кайгың булса,уртаклашалар,шатлыгыңны бүлешә алалар.
Дус-кайгыда.......(Бу яңа мәкаль, бәлки кемнеңдер ишеткәне бардыр.
Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә
дә аның янында булырга тиеш.Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән,
ул чын дусмы?-----------Юк,ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус
бервакытта да сине бәладә ташламый. Без моны үзебез белгән "Чын
дус"җыры аша да бик яхшы беләбез. Әйдәгез әле,җырны искә төшерик
тә, күмәк башкарып китик.


Слайд 7

"Чын дус " җырын күмәк башкару
Рәхмәт,балалар,бу җырда чын дусның нинди булырга тиешлеге бик яхшы аңлатыла.Балалар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз.Бергә вакытта уйлап бетермибез, юкка да әйткәләшәбез, үпкәләшәбез, сугышып та алабыз. Бигрәк тә малайлар шу-
лай булучан. Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз.

Барлык алда сөйләшкәннәрне берләштереп ,балалар әйдәгез,без дә үзебезнең дус яшәү серләрен, кагыйдәләрен төзеп карыйк әле.Моның өчен һәр пар1 кагыйдә төзи.Дус яшәү өчен нәрсә әшләргә кирәк?(Парлар белэн эш).------------------------------------------
Балалар мин дә шундый ук кагыйдәләр төзеп алып килгән идем. Сезнекеләр белән чагышыр микән? Укып карыйк әле.


Слайд 8
Әлеге кагыйдәләрне мин сезгә бүләк итәм,сез аны бик кадерле бүләк
итеп саклагыз. Әгәр дуслыгыгыз җимерелә башлаганын , дусларыгыз-
ның сездән ерагаюын сизсәгез, шушы кагыйдәләрне алып укыгыз. Бәл-
ки гаеп үзегездәдер. Сезгә үзегез өстендә эшләргә кирәктер. Кунаклар-
га да бүләк итим әле, аларга да кирәк булуы бар.
Бүләкләр дигәннән,балалар,сез дә бит үзегезнең дусларыгызга бүләкләр ясадыгыз, аны сер итеп сакладыгыз. Әйдәгез, бүген серләрне
ачыйк инде. Алдан әзерләнгән уенчыкларны дусларыгызга бүләк итегез.


Слайд 9
Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрегез ничек? Начар якка
үзгәрмәдеме? Ничек инде , дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе - дус-
лык турында сөйләшик тә, кәефләребез дә начарайсын ди.Дуслык бит
ул бик серле, ул могҗизалар да ясарга сәләтле.Ягез әле,үзегезнең
кәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк.Мог
җиза барлыкка килүенә ышанырбыз. Дустыгызга әйтәсе килгән иң ма
тур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз. Уйладыгызмы? Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп, теләкләрне җибәрәбез.
Менә балалар, чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән , хәтта , күбәләкләр
дә терелде.

Слайд 10
Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә:дустың бар икән-таянычың бар, дигән сүз. Зур хәзинәләрең, байлыкларың булып та, чын дустың булмаса, яшәүнең яме булмый. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез. Барыгызга да бик зур рәхмәт!




























© 2010-2022