“Шәфкатьлелек бизи кешене”

"Выдержка из материала: "Җиһаз: тактага эпиграф языла. Альбом битенә язылган мәкальләр , шәфкатьлелек турында сүзләр. "Максат: укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү. "Ярдәмлек: мәкальләр , шигырьләр. "Укытучы:Менә укучылар мәрхәмәтлелек, миһербанлы булу сөенеч китерә. Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз. Мин сезгә мәкальнең бер өлешен әйтермен, сез дәвам итәрсез. " "Акыллы кеше башкаларга иткән .... (ярдәме белән мактанмый)...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Наратлык башлангыч гомумбелем мәктәбе















"Шәфкатьлелек бизи кешене"


1 классларда үткәрелгән тәрбия сәгате












Класс җитәкчесе: Закирова Гөлгенә Шәүкәт кызы

2013 - 2014 уку елы



Һәр көнне игелек эшлә!


Җиһаз: тактага эпиграф языла. Альбом битенә язылган мәкальләр , шәфкатьлелек турында сүзләр.

Максат: укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү.

Ярдәмлек: мәкальләр , шигырьләр.

Укытучы: Балалар, әгәр тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, кемнәр генә үтми безнең яннан. Әгәр күңел күзе белән карасак, алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булган олы кешеләр, авырулар яши. Алар бер чынаяк кайнар чәй эчәргә, ипигә, сөткә тилмереп ятмыйлармы? Мичкә ягарга утыннары бармы аларның? Берәр дару кирәк түгелме, өендә бер уч тозсыз, бер кап шырпысыз калган инвалидлар яшәмиләрме? Шуңа күрә һәрвакыт игътибарлы булыйк. Чит кешегә ярдәм итүдән, яхшылык эшләүдән күңелләр сафланып китә. Ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк, мәрхәмәтле, миһербанлы булыйк.

"Олылысаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән татар халык мәкале дә бар бит.

Укучы:

Егылганда иптәшемә, сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Әнкәемне "бишле" алып сөендерсәм

Я берәрсе, мине сөеп рәхмәт дисә,

Улы кебек якын итеп, кулын бирсә,

И сөенәм, и сөенәм....

Укытучы:

Менә укучылар мәрхәмәтлелек, миһербанлы булу сөенеч китерә. Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз. Мин сезгә мәкальнең бер өлешен әйтермен, сез дәвам итәрсез.

  1. Акыллы кеше башкаларга иткән .... (ярдәме белән мактанмый).

  2. Тыйнакның кулы эшләр....( мактанчыкның теле эшләр).

  3. Яктылык күрәсең килсә .... ( яхшылык ит).

  4. Күңел биреп эшләгән эш-...( өлге булыр ).

  5. Таш белән атканга .... ( аш белән ат ).

Укытучы: Менә , укучылар, күрәсез мәкальләр кешедә яхшы сыйфатлар тәрбияләү, яман гадәтләргә каршы көрәшү өчен кулланылалар. Хәзер өйгә бирелгән "Синең кешеләргә карата игелек эшләгәнең булдымы?" дигән темага иҗат эшләрегез белән таныштырып китегез. ( Укучылар үзләренең кешеләргә эшләгән яхшылыклары турында сөйлиләр).

Укытучы: Укучылар без сезнең белән мәсьәләләр чишик.

  1. Сез мәктәпкә барасыз, ә бер әбинең хәтере чуалып адашкан, сездән ярдәм сорый. Ни эшлисез?

  2. Сез автобуска килеп кердегез, анда бер яшь кыз утырган, аның кырыенда бер инвалид карт басып бара. Инвалидка ничек ярдәм күрсәтергә?

  3. Сәрия автобус белән кунакка бара. Аның кырыенда яшь егет утыра. Тукталышта автобуска зур яшьтәге абый килеп керде. Сәрия егет кеше урын бирергә тиеш дип урыныннан кузгалмады. Урынны кем бирергә тиеш? Сәрия дөрес эшләдеме?

  4. Мәктәптән кайткач Марат әтисе белән икесе генә җиңел машина белән Арчага барырга чыктылар. Ә башка авылдан килеп укучы классташларын тукталышта калдырып киттеләр. Марат нәрсә эшләргә тиеш иде? Әтисе хаклымы?

  5. Булат мәктәпкә барганда бозлавык юлда егыла-егыла суга баручы әбине күрде. Ул әби янына барып, хәлен сорашып, кулыннан чиләген алып, коедан су алып килде. Әбине җитәкләп өенә кайтарып куйды. Ләкин ул бер сәгатькә дәрескә соңга калды. Булат дөрес эшләдеме?

Укытучы: Мәрхәмәтлелек ата-анаңа, өлкәннәргә бигрәк тә, авыру кешеләргә игьтибарлы, ярдәмчел булуны таләп итә. Сүземне Мйхәмәтдин ага Закировның (Мөслим, ветеран укытучы) "Балага" шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул

Сабыйларны кыерсытма, әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны, кечеләрне

Яшьтән өйрән яратырга кешеләрне!

Очрашканда исәнләш син - телең калмас,

Сәламеңне алмаса тик надан алмас.

Ата - ана хакын хакла, тел тидермә

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.

Олыларның фарыз, балам, күңелен күрмәк,

Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибеңдә, укуыңда булса үрнәк,

Үзнңә дә бик тиз килер кадер - хөрмәт.


© 2010-2022