Нардуган

Этот материал можно использовать на классных часах, можно провести внеклассным мероприятием  во всех классах. Детям интересно будет знать свои традиции. Праздник «Нардуган» проводится не только татарами , его проводят и чуваши, и марийцы, и удмурты. Праздник  начинался или с 24 декабря или 25 декабря. Продолжался двенадцать дней. Собирались  в одном доме, «покупали « дом у хозяев. Пели песни,шутили,  гадали,играли в разные игры. Например, бросали свои валенки и ждали, в какую сторону упадёт - ту...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Югары Оры башлангыч мәктәбе.




Нардуган.






Р.Х.Сафиуллина.


Пәрдә алдына ике алып баручы чыга.

1 укучы. Башка бик күп халыкларда кебек татар халкында да кышкы кояш торгынлыгы көннәре төрле тылсымлы йолалар,күрәзәлек итү уеннары белән билгели.

2 укучы . Бигрәк тә татар - мишәрләр,керәшеннәр,касыйм һәм нократ татарлары борынгы ышанулар белән бәйле булган традиция йолаларны саклап кала алганнар.

3 укучы. Нардуган бәйрәме-күрәзәлек,багу/тылсымлы йолаларга ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе.

4 укучы. Нардуган декабрьнең 24-25ләрендә башлана һәм 12 көнгә сузыла.Нардуган йоласы Урта Идел буендагы күрше халыкларда билгели :чувашларда-нартаван, удмуртларда-нардуган,мордвалар да -нардван.

Җыр "Нардуганым."

Әби. Безнең ул нардуган 12 көн буладыр иде.Ул унике көн эчендә искечә Яңа ел керәдер иде.Шул искечә Яңа ел кергәч,бер өйгә җыелалар иде яшьләр-кызлар.Нардуганда бер өйгә барып,аны "сатып алалар" иде дә күрәзәлек итәләр,уеннар уйныйлар иде.Иң кызыгы-танытмый торган итеп киенеп,өйдән-өйгә йөрү,бер-береңә матур теләкләр теләү.

Балалар. Әби,безгә нардуган өе сат әле.

Әби. Сатуын-сатармын,бәясе күпмедер бит ?!

Балалар.Ике кадак май,ике дистә йомырка (әбигә кәрзин бирәләр).

5 укучы. Ак келәтнең ишеге

Таңга таба ачыла .

Талигалы бәндәләргә

Күк капусы ачыла.

6 укучы. Ак алъяпкыч бирер идем,

Ак алъяпкыч билемдә.

Җырлый белмәгән кунак кыз

Кайтып китсен өенә.

7 укучы.Тәрәзәңә карар идем-Тәрәзәңә боз каткан Кунак кызы ялкау икән-Сәгать сигездән яткан.

Алып баручы.Йөзек,балдак салу-нардуган уеннарының иң көтеп алганы,күмәкләп җыелып башкарыла торганнарның берсе.Егетләр-кызлар,нардуган өенә җыелып,гаиләдәге иң олы балага белән иң кече баланы бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр.Бәкегә балта белән түгәрәк сызып,суны шул түгәрәк эченнән алалар. Кайткан да сөйләшергә дә, артыңа әйләнеп карарга ярамый.Шул вакытта гына су тылсымга ия була, дип уйлаганнар.

8 укучы. Әйдәгез,йөзек салабыз,такмак әйтәбез.Кемгә нинди җыр чыгар икән?

4 укучы. "Тынга бару","тын тыңлау"-нардуган көннәрендә күрәзәлек итүнең бер төре.

Түгәрәк сызып,агач кашык ыргытасың һәм теләгеңне әйтәсең. Кашык

аркасы белән өскә төшсә"теләгең үтәлми,чокырлы ягы белән төшсә,теләгең үтәлә.

Балалар. Әйдәгез,"тынга" барабыз.

9 укучы. Бу елны казларыбыз күп итеп йомырка салсын,бәбкәләре күп булсын.(Кашык ыргыта,аның кайсы ягы белән төшүенә карап.сөенүен яки көенүен белдерә.)

5 укучы. Сыерыбыз игезәк бозау китерсен(кашык ыргыта.)

10 укучы. Әти миңа базардан ефәк күлмәк алып кайтсын (кашык ыргыта).

Алып баручы. Керәшеннәрдә үткәрелә торган нардуган уеннары христиан дине тарафыннан тыелган булган.Нардуган өен "шайтан өе",нардуган уенын "шайтан уены " дип атаганнар.Нардуган үткәрелә торган өйгә кереп,уенчыларны куып йөргәннәр.

(Ишек шакыйлар.Ике "куучы"керә.)

"Куучылар"(такмак әйтәләр).

3 укучы. Җаман эшне-нардуганны һич тә искә алмагыз. Шайтан туе-нардуганга Кусалар да бармагыз.

2 укучы Нардуганны саласың,

Төне буе җыелып. Нардуганны уйнаучыга Шайтан йөри сыенып.

4 укучы. Хәзер бергәләп Нардуган уеннары уйнарбыз.

"Итек ыргыту"уены. (Җилкә аркылы итек ыргытырга кирәк.Итекнең башы кайсы якка караса, шул якка кунакка барасың.)

"Шаян уен." (Зур табакка су салына.Берничә кеше чәч бөртекләрен өзеп, табакка сала.Алып баручы "үз чәчегезне танып алыгыз" дигәч, тегеләр табакка иеләләр.Алып баручы уенчыларның битенә су чәчрәтә.)

Алып баручы. Нардуган көннәрендә махсус азыклар,йола икмәге пешерәләр.Шуларның берсе-бавырсак.

. Балалар (Җырлыйлар:)

Нардуганым нар булсын, Ризыклары мул булсын. Нардуган ашы кемгә тия, Шул бик бәхетле булсын.


© 2010-2022